Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Нәрсә ниятлибез, шуны алабыз

Елны хәерле ният, изге теләктән башлап, Аллаһы Раббыбызның рәхмәтенә, рәхимлегенә ирешергә насыйп әйләсен!

Әлхәмдүллилләһ, Аллаһының рәхмәте белән 2022 елны төгәлләдек. Әле кайчан гына, нәрсәләр эшләячәгебезне план итеп корып, бу ел турында сөйләшкән идек. Инде яңа 2023 елның беренче ае үтеп бара. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) якын дусларыннан берсе: “Сезгә хисап кылынганчыга хәтле үзегезнең нәфесләрегезгә хисап кылыгыз”, – диде. Дөрестән дә, ел азагында без үзенә күрә хисап ясыйбыз. Ниндидер эш-гамәл белән шөгыльләнәбез яки берәр төрле җитәкчелек эшен алып барабыз, я булмаса, нидер җитештерәбез икән, ел ахырында нәтиҗә чыгарабыз, үзенә күрә бер статистика алып барабыз. Ни өчен? Әлбәттә, киләсе елда, киләчәк фасылда ниндидер бер нәтиҗәгә ирешер, нәрсәнедер алыштырыр, күбәйтер яисә азайтыр өчен. 
Үзебезгә сорау бирик, нәфесебезгә кайтыйк әле: шушы бер ел эчендә җаныбыз, калебебез, Аллаһы белән бәйләнешебез ничек үзгәрде? Рамазан ае булды, Корбан бәйрәме узып китте, шушы дәвердә без гошер сәдакасы турында да, сәдаканың әһәмияте, тәрбия, балаларның әти-әниләргә мөнәсәбәте турында да сөйләштек. Үзебездән сорыйк, үзебезгә хисап бирик әле: бер ел эчендә нәрсә үзгәрде? Мин нәрсә эшләдем? Раббыма ничек якынайдым? Шушы ел эчендә берәр дога яки хәдис ишетеп, куллана башладыкмы? Үземнең Аллаһка мөнәсәбәтемнән, мөгамәләмнән канәгатьме мин? Кылган гамәлләремнән, хәләл җефетемә мөнәсәбәтемнән, яраткан әти-әниемә, үстергән, тәрбияләгән балама мөнәсәбәтемнән канәгатьменме? Бу бик мөһим, җәмәгать! Барыбыз да беләбез: без нәрсә ниятлибез, шуны алабыз. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) үзенең хәдисендә әйтте: “Дөреслектә, безнең гамәлләребез нияткә карап билгеләнә”. Бу барыбызга да мәгълүм. Үзебезне үзгәртергә ниятлибез икән, белик: Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итәчәк. Үзебезне камилләштерергә ниятлибез икән, вакыты да табылачак, сәгате дә, малы да булачак. Иң мөһиме – ният! Шуның өчен ниятләребезне хәерле тарафка, хәерле сукмакка салып, хәерлене телик! Аллаһы Раббүл Гыйззәнең беркайчан да: “Минән сорагыз, мин сезгә җавап бирермен”, – дигән аятен онытмыйча, безгә иң әүвәл, ниятләп, үзебезнең максатларыбызны сукмакка тиешенчә салып, Раббыбызга ялварып, сорап яшәргә кирәк.
Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызның да шушы елны, шушы айларда кылган игелекләрен кабуллардан кылсын, планлаштырган эшләребезне булдыра алганча камилләштереп бетерергә, хәерле рәвештә алып барырга насыйп әйләсен. Шушы елда кылган начарлыклар, хаталар, ялгыш адымнарны Аллаһы Тәгалә гафу итеп, кылган гамәлләребез белән аларны яхшылыкка алыштырып, пакьләндереп яшәргә насыйп итсен! Хәерле ниятләр белән, хәерле изге теләкләр белән, хәерле адымнар белән атлап, һәрбарчабызга Аллаһы Раббыбызның мәгъфирәтенә, рәхмәтенә, рәхимлегенә ирешергә насыйп әйләсен! 

Хәдис шәриф
Мөэминнәрнең әмире Әбү Хафс Гомәр бине Хаттап разыяллаһү ганһү әйткән: “Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: “Дөреслектә, эшләр ният белән бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә булачак. Шулай итеп, Аллаһыга һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылучы (күчеп китүче) Аллаһыга һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылачак. Дөнья максаты яки өйләнергә теләгән хатын-кыз өчен һиҗрәт кылучы үзе ниятләгән нәрсә өчен һиҗрәт кылачак”.
Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим районы имам-мөхтәсибе.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев