Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Мөслимдә Разалия мәчете ачылды (+фоторепортаж)

Яңа гыйбадәт йорты Мөслимнең Кооператив урамында урнашкан.

Дин йортын ачу тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, республика районнарының мөхтәсибәт җитәкчеләре, дин әһелләре катнашты. 

Район башлыгы Альберт Хуҗин, бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, мәчетнең нурлы, бирегә килеп җанына тынычлык табучыларның күп булуын теләде.
– Бүгенге көндә Мөслим авылында – дүрт, районда 37 мәчет эшли. Мөслимдәге яңа мәчет иганәчәләр, райондашларыбыз ярдәмендә сафка басты. Изге эшкә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм. Мин район белән җитәкчелек иткән чорда тагын бер мәчет ачылу – зур бәхет! Изге йортта кылган догалар, укыган намазлар, биргән сәдакаларның әҗер-савабы Мөслимебезгә нур һәм бәрәкәт өстәп торсын! – диде район башлыгы.

Район башлыгы Альберт Хуҗинга, шәхси эшмәкәр Разалия Габдрахмановага, иганәче Дамир Каюмовка – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең, Аллаһ йортын төзүдә ярдәм күрсәткән өчен бертөркем райондашыбызга Мөслим мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 


Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 29 сентябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев