Мирас малы
Туганнар арасында мирас малын бүлешә алмау очраклары һәрдаим очрый.
Берсенең төпчек баласы чаярак булып чыккан да, атасын жайлап-майлап нотариуска алып барып, йорт-җирне үз исеменә күчерткән. Абый-апалары бу хакта белеп тавыш куптарган, кычкырышып, талашып беткәннәр.
Мондый очрак та була: авыру ата-анасын соңгы көннәренә хәтле олы кыз тәрбияли. Калган туганнары бу хакта белми дә. Әти-әниләре вафат булып, җирләргә кайткач, васыятьне укып карасалар, барлык мал-мөлкәт әти-әнине караган олы апаларына яздырылган. Туганнар арасында тавыш чыга. “Ник сиңа гына? Без дә аларның баласы бит! Синең кебек авылга якын яшәсәк, без карамас идекмени?!” – дип апаларына дәгъва белдерәләр. Яки киресенчә: карт әти-әнисен тәрбияләгән улы белән килене мирас малының бөтен туганнарга тигез бүленүенә риза түгел: “Алар авырып ятканда берегез дә юк иде. Машина кирәк булгач, кайтып төштегезме?” – дип тавыш куптаралар.
Рамил хәзрәт Юныс, Казанның Иске таш мәчете имамы.
“Әманәтле гомер юлы” китабыннан алынды.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 26 апрель санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев