Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Мәчетле булу – зур бәхет

Мәлләтамак мәчете төзелүгә 20 ел тулды

Мәлләтамак авылының тау башына салынган Сөләйман мәчете Мөслимгә килүчеләрне ерактан ук каршы ала. 20 ел элек ишекләрен ачкан Аллаһ йорты бүген дә яңа төзелгән кебек. Истәлекле датаны билгеләп үтәргә авыл халкы күп килде.

Коръән укып башланган күркәм чара бүләкләргә дә, матур теләкләргә дә бай булды. Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин 1803 елда Казанда басылган Коръән китабының күчермәсен бүләк итте. Мөнир хәзрәт Борһанов мәчет төзелгән чордагы истәлекләре белән уртаклашты. Район Аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов, Фәрид хәзрәт Аитов изге теләкләр белән дога кылды. Авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Насыйфуллина мәчет эшчәнлегенең җирлек тормышындагы мөһим роле турында сөйләде.

– Мәчетне бүген дә заманча булып күренерлек дизайн белән төзегәнсез. Урыны да бик уңышлы сайланган: әллә кайдан күренеп, үзенә дәшеп тора, – диде чарага кунак булып килгән район башлыгы Альберт Хуҗин һәм бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Чаллы икмәге” АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов – мәчетне төзүгә, аның төзеклеген саклауга зур суммада ярдәм күрсәткән кеше. Соңгы елларда аның ярдәме белән авылның инфраструктурасын үстерү юнәлешендә күләмле эшләр башкарылды. Бүгенге көндә дә ул мәчетнең коммуналь түләүләргә киткән барлык чыгымнарын үз өстенә алган. 

Гөлназ Җәлилова фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев