Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Мәчетебез айлы булды

22 сентябрьдә Атлас авылы халкы өчен зур вакыйга, бәйрәм булды: мәчетебезгә манара, ай куелды. Шатлыгыбызны уртаклашырга районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, тирә-як авыллардан имамнар, абыстайлар, дин кардәшләребез килде.

Мәчет торгызу Аллаһы Тәгалә ярдәме белән эшләнде, мең рәхмәтләребез, мактауларыбыз булсын аңа. Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев авылыбызның ул вакыттагы имамы Абрик Мәгалимов белән, район башлыгыннан элек мәктәп, клуб булган буш бинада мәчет ачарга рөхсәт алдылар. Игелекле мөселман кардәшләр ярдәме белән бинага ремонт ясалды.

Раил Гайсин бинаны ремонтлау һәм койма өчен материаллар бирде, Тойгелдедән Раиф һәм Радик Габделхаковлар, Рәис Нуриәхмәтов мәчеткә матур итеп манара, ай ясадылар, урнаштырырга ярдәм иттеләр. Мәчетне тышларга һәм түбәсенә материал алырга җирлек башлыгының ярдәме зур булды. Авыл халкының, туганнарның, балаларның мәчет файдасына биргән хәер-сәдакалары зур ярдәм булып тора.

Авылның хәзерге имамы Рөстәм Гыйләҗев, авыл депутаты Резеда Фәсхиева, Таһир Фәйзуллин, Рәшит Сибгатуллин, Дамир Галиев, Эльмир Мулаков һәм башка авылдашлар, дин кардәшләребез мәчетне сафка бастыруда ярдәм күрсәтте. Аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын! Игелекләре үзләренә артып кайтсын, әҗер-саваплары ахирәттә җәннәткә кергәндә сәбәп булсын.

Мәчетебезнең эчке өлешен дә ремонтлап чыгарга насыйп булсын. Йә Раббыбыз! Мәчетебез буш тормасын иде, намазларга йөрергә, дин дәресләре алып гыйлемебезне арттырырга, бидгать гамәлләрдән сакланырга, пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кушканча дус, тату, бердәм булып, кимчелекләребезне гафу итеп яшәргә насыйп итсәң иде. Ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык насыйп булса иде.

Камилә Мәгалимова.

Атлас авылы.

Фото – Тойгелде авыл җирлеге башкарма комитеты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев