Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Кыш ул — мөэминнең язы

Районыбызның һәрбарча авылларыннан җыелган абыстайларның 10 нчы җыенында иман баганалары, намаздагы сүрәләрнең тәфсире кабатлап өйрәнелде.

Җәмигъ мәчетендә "Кыш ул — мөэминнең язы" дип аталган чара оештырылды."Районыбызның һәрбарча авылларыннан җыелган абыстайларның 10 нчы җыенында иман баганалары, намаздагы сүрәләрнең тәфсире кабатлап өйрәнелде. Уку, гыйлем арттырулар дәвам ителде, көнүзәк сорауларга җаваплар алынды.Мөслим районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин ,,Кыш ул - гыйбәдәт кылучыларның галимǝте" темасына вәгазь сөйләде, Коръән укылып догалар кылынды.Чарада Диния нәзарәте оештырган дин гыйлеме һәм дини тәрбия бирүче мөгаллимнәр өчен аттестацияне уңышлы үткән мөслимәләргә белем турында таныклыклар тапшырылды.

Шулай ук музей эшчәнлеге, "Нурлы Мөслим "газетасы чыгару, махсус хәрби хәрәкәттә катнашучыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре дә каралды", - дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.

Фото - Мөслим мөхтәсибәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев