Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Коръән уку бәйгесе узды

Балалар 3 номинация буенча көч сынашты

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ үзенең бер хәдисендә: “Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз. Чөнки Коръән укылмаган өйдә яктылык аз, яманлык күп була һәм анда күңелсез вә борчулы яшиләр”, - ди.
28 май көнне, Мөслимнең "Нур" мәчетендә кыз балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды.
Балалар 3 номинация буенча көч сынашты һәм конкурстан тыш әзерләп килгән 1 сүрә белән чыгыш ясадылар. Казан шәһәреннән, Мөслим, Тат Бүләр, Тойгелде һәм Мәлләтамак авылларыннан җыелган 26 катнашучы яхшы әзерлек күрсәтте, алга таба да Аллаһ сүзләрен өйрәнергә дигән максатлар белән кайтып китте.
Бәйгедә катнашкан барлык балалар чәй өстәле артында тәм-томнар белән сыйланды. Иң яхшы һәм дөрес итеп Коръән укучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бәйге җиңүчеләре:
Әд-Духә - Ән-Нәс номинациясендә
I урында - Хәлимә Низамова
II урында - Фатыйма Низамова
III урында - Мәрьям Сафина
Әл-Зәлзәлә - Ән-Нәс номинациясендә
I урында - Зәкия Низамова
II урында - Сафия Агабекова
III урында - Дәлия Сәхипгәрәева
Әл-Фил - Ән-Нәс номинациясендә
I урында - Һәдия Гайфиева
II урында - Зәйнәб Сәрвәрова
III урында - Зәйнәб Фатыйхова

Г.Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев