Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Казан шәһәренең «Мәрҗани» мәчетендә Саматов укулары булды

Чарада Мөслим мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да катнашты

Казан шәһәренең "Мәрҗани" мәчетендә күренекле татар дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовның истәлегенә багышлап ел саен уздырыла торган Саматов укулары булды.
Әлеге чарага танылган мөселман дин эшлеклеләре, фәнни оешмалар вәкилләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, Саматовның туганнары һәм башка мәртәбәле кунаклар җыелды. Алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия мөселманнары Дини җыены Мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Самара өлкәсе Мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, шулай ук Габделхак хәзрәтнең улы – Когалым шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Хәлил хәзрәт Саматов бар иде. Чарада Мөслим мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да катнашты.

Фотолар – Мөслим мөхтәсибәте архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев