Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Исламга беренче адымнар

28 гыйнварда Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә “Ислам. Беренче адымнар” исемле биш көнлек интенсив уку курслары башланды.

Әлеге проект Мөслимдә җиденче ел эшли. Алты ел эчендә курсларда 200гә якын кеше белем алган.

Проект мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаучыларга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус эшләнгән. Курсларга йөрүчеләр биш дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә ала. Ул якшәмбе саен биш атна дәвамында 15.00-17.00 сәгатьләрдә Җәмигъ мәчетендә үткәрелә. Дәресләргә 14 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк балалардан башлап, намаз укырга өйрәнергә теләге булган һәркем килә ала. Кагыйдә буларак, проектта катнашучыларның саны атна саен арта бара. Дәресләргә килүчеләрнең һәркайсы эш дәфтәре белән тәэмин ителгән. Анда һәр мөселман кешесе өчен мөһим белем урын алган.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев