Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

«Ислам.Беренче адымнар» кыска курслары йомгакланды

«Аллаһның динен аңларга омтылган кешене Аллаһ мәшәкатьләрдән азат итәр һәм көтмәгән урыннан нигъмәтләре белән бүләкләр.» Хәдис.


- Кичә "Ислам.Беренче адымнар" кыска курслары йомгакланды. Укулар 28 январьда башланып китеп, 5 атна рәттән якшәмбе көннәрне оештырылды. Һәр мөселман кешесе белергә тиеш булган темалар өйрәнелеп, үзләштергәннәрне тест, викторина эшләп сынап карадылар. Дәресләргә 5 ир - ат, 32 хатын - кыз йөрде. Иң яшь укучыбыз 8 яшьлек булса, иң өлкәненә 74 яшь иде. Укучылар ислам шәригате кануннарын, намаз укырга өйрәнделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Мөслим мөхтәсибәтеннән шәһадәтнамә, истәлек бүләкләре бирелде, - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.

Фото - Мөслим мөхтәсибәтеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев