Игелекле гамәл
Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен ярдәм әзерләү дәвам итә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: “Һәрбер гамәл нияткә карап бәяләнә, һәрбер кешегә ниятенә карап (әҗер-савап яки гөнаһ языла)”.
Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен ярдәм әзерләү дәвам итә. Махсус хәрби бурыч үтәү өчен туган, яшәгән җирләреннән, гаиләсеннән вакытлыча читтә булган ватандашларыбызга мондый ярдәм оештыруда мөселман кардәшләребез бик актив катнаша.
Мөслимәләр җыелып, догалар кылып, салаватлар әйтеп, матур теләкләр теләп “коры душ”, озак яна торган шырпылар ясыйлар.
Дисбеләр, догалыклар, өс-баш, аяк киемнәре, кулдан кискән токмач, киптерелгән ипи, көндәлек кирәк-ярак, консервалар, хуш исле чәйләр, тәм-томнар да әзерлиләр, мәчеткә җыелып, хуш исле үлән чәйләре тутыралар. Госпиталь өчен урын-җир әйберләре, эчке киемнәр, салфеткалар, тозлы бәйләвечләр, медицина кирәк-яраклары туплана. Иганәчеләр ярдәме белән парафин, сөлгеләр, җылы киемнәр заказ биреп кайтарылды. Киң күңелле райондашларыбыз егетләргә кирәк булырдай бар нәрсәне китерәләр. Авыл мәхәлләләре дә активлык күрсәтә, барысы бер йодрык булып ихтыяҗ булган әйберләрне барлап алып киләләр. Атлас авылыннан Резеда Фәсхиева, Мәлләтамактан Фәнзилә Рәхимова Мөслимгә килеп тә булышалар, авылдашларыннан киемнәр, сөлгеләр һ.б. кирәкле әйберләрне дә җыеп алып киләләр.
Тойгелденең “Яшел мәчет”ендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен озак яна торган шырпылар ясадылар. Нурия Гыйльфанова үзе киптергән хуш исле, файдалы үләннәрдән чәйләр әзерли. Авыл халкы кием-салым, кирәк-яраклар алып килә.
Әзер тартмаларның бер өлеше Диния нәзарәте аша юлланса, бер өлеше Мөслимнән җибәреләчәк. Алдагы гуманитар ярдәмгә 60 дисбе, 476 “коры душ”, 780 данә озак яна торган шырпы белән кушылган булсак, бу юлы да аннан ким итмәскә ниятебез.
Игелекле эшкә матди ярдәм күрсәткән, булышкан һәркемгә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез! Еллар имин, күкләр аяз булсын!
Илүсә Исламова, мөхтәсибәтнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече.
Фотолар - Мөслим мөхтәсибәте архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев