Арча районында Мөселман яшьләре активы слеты эшләде
Мөслимлеләр тәҗрибәсе остазлар һәм шәкертләр тарафыннан уңай бәя алды
Арча районында Татарстан мөхтәсибәтләренең мөселман яшьләре активы слеты эшләде.
Слет яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән иде. Яшь мөселманнар биредә үзләренең потенциалын ачып, фикердәшләр тапты. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Чистай мөхтәсибәте мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шәязданов слетның остазы булды. Ул лидерлыкка, мөселманнарның инициативалы тормыш алып баруына багышланган интерактив лекцияләр укыды. Шулай ук татар шагыйре Г. Тукай музеена экскурсия, командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә, вакыт белән идарә итүгә, халык алдында чыгыш ясауга һәм карарлар кабул итүгә юнәлдерелгән чаралар булды. Проектлар яшьләргә үзләренең дини белемнәрен тирәнәйтергә, берләшергә, танышырга һәм рухи яктан баерга мөмкинлек бирде. Чарада катнашкан Ринас хәзрәт Нәбиев Мөслим мөхтәсибәтенең эш алымнарын, яшьләр белән эшчәнлеген күрсәтте. Мөслимлеләр тәҗрибәсе остазлар һәм шәкертләр тарафыннан уңай бәя алды.
Бу хакта Мөслим мөхтәсибәтеннән алынган хәбәрдә әйтелә.
Фото – Мөслим мөхтәсибәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев