Мослим

Әдәби мизгел. Җылы оя (МӘХӘББӘТ)

Егетләр белән очрашкаласа да,Наиләгә  әле тәкдим ясаучы булмады. Газинурның бер күрүдән өйләнешергә  ризалыгын соравы  аны  уйларга салды , тынычлыгын  җуйды . Нишләргә?Уенда гел Газинур! Бик ошый!

Роза Хәбибуллина.

Җылы оя.

Повесть. 

 

 

                                БЕРЕНЧЕ  БҮЛЕК

                                   ЛӘЙЛЕКӘЙ

 

                                       Каз өмәсе                        

Октябрь бәйрәменә ишеп-ишеп кар яуды да, салкынайтты.Чишмә башындагы имәннең көрән яфраклары коелмыйча, салкын җилдә кыштырдап утыруын Көнкүрмеш халкы кышның суык булачагына юрады. Суыткан саен мал-туарына, кош-кортына ашатырга күбрәк киткәнгә, мал санын киметә, каз- үрдәк өмәләре үткәрә башладылар.

Урман кочагына сыенып утырган, ак карга  күмелгән  кечкенә авыл әле тирән йокыда.  Җилсез суык төннәрдә генә була торган  тынлыкта  бары Әбуталиплар морҗасыннан гына багана булып өскә төтен күтәрелә,  авылның бер йортында да ут эленмәгән иде әле.

– Ләйлекәй, Маһинур, торыгыз, соңарып йөрү килешмәй! –Миңнебәдәр кызларын уятып, ашыктырды. Күрше авылда яшәүче Җамалия  түтәйләре  чакырып җибәрде: ”Шимбә көн Ләйлебәдәр белән Маһинур каз өмәсенә килсеннәр.”Әнкәләренә кабат дәшәсе булмады-кызлар сикереп тордылар, тиз-тиз әзерләнеп, чәй эчеп, юлга чыктылар.

Куанычлары эчләренә сыймады кызларның! Елга бер була торган бәйрәм бит ул каз өмәсе!

Кызлар урман аша  Акхуҗага тиз-тиз атладылар: авылда андый эшләрне иртүк башлыйлар.

Салкыннан йөзләре алсуланган ике чибәр килеп кергәч , туталары , беренче мәртәбә күргәндәй ,шаклар катып  :

–Сөбханалла -мәшалла! Тфү -тфү, күзләр тимәсен, бигрәкләр дә чибәрләнгәнсез!  И-и , Раббым! Кай арада үсеп җиткәннәр диген!–дип сокланды.

Кунаклар чәй эчүгә,  чакырылган авыл кызлары да   килеп җитте.

–Атасы, бар, Мирзагалине чакыр, мин кичә үк аңа казларны син суярсың дип әйтеп куйганыем, – диде туталары. Ире чыгып киткәч: 

–Ир кеше диген инде, каз да суя алмый, кызгана, исәр!–дип  хурлаган да  сыман,  әзрәк сокланган да сыман әйтеп куйды.               

                                              * * *

Утарга ябылган казларны каңгылдатып тотып, тәпиләрен бәйләп, кызлар егет янына килделәр. Аларның чыр-чу килүләренә, үзләренә дә әлләни әһәмият итмәгәндәй, чалган казларны кызларга тоттыра барды. Әмма берсен генә дә күз угыннан җибәрмәде, һәммәсен сынап, ирләрчә бәяләп торды. 

Башкалар кебек казның канатын каерып тотмыйча, куенына кочып, сыртыннан сыйпап тынычландырырга тырышкан Ләйлекәйнең йөзе моңсу иде.

–Әллә казны жәллисең?–диде егет, кайнар карашы белән сылукайны иркәләп.

Тыныч кына елмаеп торган бу әдәпле кызны Мирзагали башкалардан аерып “тамгалады”: чытлыкланмый, сабыр, чибәррәк  тә...

Кызның оялчан күзләре егетнең карашыннан сирпелделәр дә  керфекләр ышыгына качтылар.

–Кызганам...Бигрәк матурлар бит... Сөеп үстерәсең дә... Мескенкәйләремнең гомере бигрәк кыска ...

Бу көн Ләйлекәйгә бик ямансу – каз гомере киселгән көн... Кызның җаны өзгәләнә, елыйсы килә.
Чалган  казны егет Ләйлекәйгә тоттырды:

–Кызгансаң ите хәрәм була диләр, кызганма! Әле үзең дә каз итен яратасыңдыр, чибәркәй! Яратасыңмы?! Әниең каз канатын кимерергә сиңа бирәдер- очып китсен дип!

Ләйлебәдәр көлеп җибәрде. Аның хәлен аңлап,  шаярып эндәшкәч, бик якын  тоелды егет...

–Әле, ихтимал, минем ихатага очып төшмәгәең, ә?!

Егетнең шаяртуына йөрәге урыныннан купты... Каз йолкыганда да , каз түшкәләрен көянтәләргә элеп, инешкә юарга төшкәндә дә егетнең кыю сүзләре, очкынлы карашы Ләйлекәйнең исеннән чыкмады.

Инештән кайткач,  каз түшкәләрен  туңдырырга киртәдәге чөйләргә элделәр. Ишегалдына  майлы табада пешкән каз тәбикмәгенең хуш исе таралган иде.

–Әйдәгез, кызлар, утырышыгыз. Тәбикмәк кайнар чакта тәмләп ашагыз,– дип, хуҗа  хатын өелеп торган тәбикмәкләрне тагын бер кат майлап чыкты.

–Әйдәгез, җитешегез. Менә , кем ярата, майга манып ашагыз ,–дип эретелгән каз маен  өстәлгә куйды. Бозлы инеш суында   каз  юганда туңган алсу бармаклар  тәбикмәк өеменә үрелде.

Каз суючы  егет юк иде. Ләйлекәй аны очратудан читенсенә дә, күрәсе дә килә. Теге  кайнар күз карашы аны  өметләндерә,  дәвамы булуын тели...

Кичке ашка  кунак кызлары өстәл әзерләп йөргәндә, Мирзагали килеп керде.

–Әйдә, Мирзагали, түрдән уз!–дип чакырды  җизнәй кеше.

Егет бишмәте белән бүреген чөйгә элеп, стена буендагы эскәмиягә утырды. Мирзагали кичке ашка бәйрәмчәрәк, ыспай киенгән, карашында ниндидер ашкыну сизелә. Өмәче кызлар арасыннан апалы - сеңелле кунак кызларын аерып күзәтә. Икесенә дә күз төшәрлек...Мирзагалинең сынаулы карашына Маһинур кыю гына елмайды. Ләйлекәйнең оялчан күзләре егеткә туры карый алмый: күзләре очрашса, йөрәгенең сере ачылудан курка , егет аңа шул тиклем ошый... Үзенә төбәлгән карашын күрмәсә дә сизә, шуңа яңаклары мәк чәчкәсе кебек яна...

Ике бәбәй  итәкле  ал сатин  күлмәге өстеннән чигүле ак алъяпкычын  нәзек биленә кысып бәйләгән, алъяпкыч канатлары  кабарган -иңнәренә күбәләк кунган диярсең! Аркасына төшеп торган калын толымнарындагы көмеш тәңкәләр чыңлап  алса, Мирзагалинең тәне чымырдап китә. 

Бер өстәл артында утырган гашыйк егет белән кызның карашлары очрашмый каламы соң?! Күңелләрнең бер-берсенә тартылуы, омтылуы  зәңгәр ялкын булып күзләрендә чагылды, исләре китте: икесе дә зәңгәр күзле! Мирзагали шул минутта ныклы фикергә килде: андый кызны ычкындырса, исәр булыр! Бүген кич  аңлашырга кирәк! Күпме ялгыз йөрергә була!

                                                      ***

Өмә ашыннан соң  Акхуҗа кызлары Ләйлекәй белән Маһинурны клубка вечерга чакырып кыстый башладылар.

Җамалия түтәйләре дә:

–Бәй, барыгыз, күңел ачып кайтырсыз!– дип ризалыгын белдергәчкызлар барырга булдылар.

–Мирзагали абый,  гармуныңны алып син дә чык!–диде кызларның берсе. ”Гармунчы да икән!” –дип гаҗәпләнде Ләйлекәй.

 

Клуб шыгрым тулы иде...Кызлар бер почмактарак җыелганнар. Егетләрнең күзләре кунак кызларында гына! Гадәт шундый:кунак кызын эләктерү –егет горурлыгы! Уеннар башланды. “Челтәр элдем читәнгә”не  җырлап пар сайлашканда, Маһинурны озын буйлы егет сайлады. Ләйлекәйне Харис исемле егет  җитәкләгәнен күреп, Мирзагали гармунын шып туктатты. Ләйлекәй аптырап калды. Кыз аңлады: Мирзагали аның Харис белән биюен теләми! Тезелешеп баскан яшьләр аптырап таралыштылар. Ялгыз биюләр башлангач, теге Харис тагын, тыпырдап, Ләйлекәй каршысына килеп басты – биергә чакырды. Көй тагын туктады. Бу юлы инде барчасы да аңлады: бу  ачыктан ачык аңлашу! Ләйлекәйгә уңайсыз да, сөенеч тә!.Авылның иң  чибәр  гармунчы егете аны сайлады! Бөтен кеше алдында!

Харис хурлыгыннан  кызарып чыкты, гармунчы янына ыргылды. Аның кизәнгән кулын Мирзагали эләктереп алды да, артка каерды. Нинди егет бу хурлыкка түзсен! Харис гауга күтәрде. Эшне тирәнгә җибәрмәс өчен егетләр Харисны үзләре янына алып киттеләр, үгетләргә, тынычландырырга маташтылар. Ләкин егетнең туктарга исәбе юк иде, күңелсез хәлне йомар өчен тизрәк уен оештырдылар.

–Колхоз түгәрәгенә  чыгыгыз! Стена терәтеп торыр өчен килдегез мени ?!  Барыгыз да чыгыгыз!

Ниһаять , кичә тәмамланды.

Гармунын тоткан Мирзагали Ләйлекәй белән янәшә чыкты. Бер-ике атлаулары булды, каршыларына  Харис килеп басты.

–Мирзагали абый!Синең вечерларда йөрер чагың үткән бит инде! Ник  Ләйлебәдәр белән минем арага керәсең? –диде каты гына.

–Кайда йөрергә икәнен синнән сорамыйлар! Ә менә сине Ләйлекәй белән биетәсем килмәде!

–Бәлки аның  минем белән биисе килгәндер?

Аның өчен егетләрнең тавыш күтәрүенә кыз оялды. Ялварулы тавыш белән:

–Кирәкми, кирәкми, туктагыз, ачуланышмагыз!–диде. 

Харис әрсезләнеп кызның беләгеннән кысып тотты:

–Ләйлебәдәр, әйт әле, син каршы түгелиең бит, әйеме?

Маһинур апасын Мирзагали озатыр дип юраган иде,

Харисның кыланышын ошатмады,тегеңә ябырылды:

–Җибәр, ник аңа ябышасың?!–дип, апасын суырып алгандай кочагына тартты. –Әйдә, Ләйлекәй, киттек! Кызлар йөгерә үк башладылар. Мондый хәлдән соң  егетләр аптырап калдылар, тарткалаш сүрелде.

–Син, Харис, минем юлга аркылы төшәргә уйлама! Ләйлекәй барыбер минеке булачак!

–Карарбыз!

Үзеннән кече егет белән сүз көрәштерүне  Мирзагали кирәк санамады, гармунының телләреннән бармакларын йөгертеп алды да, әкрен генә уйнап юлын дәвам итте. Гармун тавышын ишетүгә  кызлар да адымнарын әкренәйттеләр. Капка төпләренә якынлашканда Мирзагали куып җитте. Маһинурны теге озын буйлы  егет озатып килә иде. Кайтып җиткәч, өйләренә керергә җыенганда, икесен ике егет туктатты.

–Салих, барыгыз, тагын әзрәк урап килегез!–диде Мирзагали теге егеткә.

Икәү генә калгач, Мирзагали гармунын капка төбендәге эскәмиягә куйды. Ләйлекәй дулкынланып,  егетнең аңлашуын  көтте.

–Ләйлекәй, әйдә  әзрак утырып торыйк! –Иңсәләреннән кочып эскәмиягә алып килде. Ләйлекәй кыймылдарга да кыймыйча утыра. Мирзагали аны кысыбырак кочып сорады:

–Туңмыйсыңмы ?  

–Юк...

–Син миңа үпкәләмәдеңме?

–Нәрсәгә?

–Биетмәгәнгә. Сине  башка бер егет белән дә биетәсем килмәде!

Кыз ни өчен дип сорамады, оялды, ул сүзне егет үзе әйтүен көтте.

–Ләйлекәй, сизгәнсеңдер инде, мин сине  бик ошаттым! Син дә мине ошатсаң...Миңа кияүгә чыгар идеңме?

Ләйлекәйнең күкрәгенең әллә кай туры кайнарланып китте, сөенечтән йөрәге тамагына менгән кебек, сулышы ешайды.

–Кызлар сине өйләнгән диделәр бит...

–Алар әйтмәсә, үзем дә әйткән булырыем. Хатын белән аерылыштык. Малайга өч яшь. Малайны миңа Наҗия үзе биреп җибәрде. Ул инде башка кешегә кияүгә чыккан.

Бу турыда Ләйлекәйгә өмәче кызлар сөйләгән иде. Ләкин боларның берсе дә кызның йөрәгендә кабынган сөю хисен сүндерерлек түгел...Кыш салкыны да! Мирзагалинең кочагында кызның күңеле бәхет тойды...Әллә нинди тыныч ышаныч...

–Җә, ни әйтерсең Ләйлекәй? Хатын аерган кешегә чыгарга курыкмыйсыңмы?

–Курыкмыйм,–диде кыз йомшак кына.

–Чыгасыңмы миңа?

–Белмим...Әткәйләр риза булса...

–Әткәйләрең белән сөйләшергә озакламый яучы җибәрермен.Син шуңа ризамы?

–Риза ,–диде кыз пышылдап кына.

–Ләйлекәй,–диде бәхеттән дөпелдәп типкән йөрәгенә кызны кысып кочаклап үпкәч.–Беркайчан да үкенмәссең!

                            ***

Маһинурлар урап килде, кунак кызлар керергә ашыктылар.

–Кызлар ,сез әле монда озак торасызмы?

–Ю-ук, утырмага килмәдек, иртәгә иртүк китәбез,–дип җаваплады Маһинур.

–Үзем илтеп куярмын, –диде Мирзагали,– әзерләнеп торыгыз.

Мондый сүз  чыккач, инде кереп китсәң дә була! Маһинур апасының беләген  каты итеп кысты:  булды, янәсе!

Кереп яткач, кызлар байтак вакыт пышылдаштылар.Кич клубта булганнар турында да , егетләр турында да.  

 

                                  * * *

Мирзагали  гадәттәгедән алда  торып, кәнүшнигә китте. Атларын барлады, утлыкларга арпа саламы салып чыкты. Һәр иртәдә башкара торган эшләре бүген бәйрәм кебек тоелды. Җанын борчыган бик җаваплы, катлаулы  сорауларны чишкәндәй, шатлык тойды егет. Тәвәккәлли – Ләйлекәйгә өйләнәчәк!

Тимеркүк  айгырны җигеп, күршеләренең капка төбенә килеп туктады.

Кызлар әзерләнеп торганнар, тиз генә чанага, кабарып торган салам өстенә чыгып утырдылар. Көнкүрмешкә туры юл – урман аша. Төн караңгысы  таралмаса да, урман яп-якты:  агачларны бәс сырган. Җәяү йөрсәң, ике авыл арасы байтак җир инде – биш чакрым, тик Мирзагалинең айгыры күз ачып йомганчы диярлек китереп җиткерде.

–Кайда туктарга?–дип сорады авылга кергәч.

–Ә-ә-нә, чишмә башында! – Ләйлекәй, ап-ак бияләйле кулы белән морҗасыннан төтен күтәрелгән  өйләрен төртеп күрсәте.

Кызлар рәхмәт әйтеп чанадан төштеләр. күңел өчен генә:

–Әйдә, өйгә кереп җылынып, чәй эчеп чык,–дигән булдылар. (Алла сакласын, керә күрмәсен, өй тулы бала-чаганың урыннары да җыештырылмагандыр, әле барысы  да торып та бетмәгәннәрдер!)

–Рәхмәт, кергән чаклар булыр әле! Ләйлекәй, онытма, вәгъдә – иман! –диде егет, кызның фикерен ныгыту өчен.

–Син дә онытма!

Егет “ялт!” итеп кенә кызны кочаклап үпте дә, чанага уңай гына  кырын ятып, атына  сызгырып җибәрде. Ат, торган җирдән, ыргылып  чабып китте. Чана артыннан тузгыган кар көлтәсе  сибелеп калды.

Ләйлекәй  баскан җирендә  кыймшана алмый торды. Тимеркүк айгырда җилдәй җилдертеп киткән егетне, дугадагы чөелдерекнең  чыңлавы ишетелмәс булганчы карап калды.

–Түтә- әй, Мирзагали турында уйлыйсыңмы?

Ләйлекәй урыныннан кузгалды, кече капканы ачып ишек алдына керделәр.

                              ***     

ДИМЧЕ

Өмәдән соң  күп тә үтмәде, Акхуҗадан Җамалия түтәйләре килде.

–Җәйдән бирле күренгәнең җук ие, ничекләр килергә булдың, рәхмәт җаугыры!–дип каршылады әнкәләре.

–Бик киләсем килә дә бит, бушап булмай, –дия- дия, күчтәнәч  сузды.– Мәле, бәләкәй генә күчтәнәч.

Утырышып дога кылдылар

–Кызлар кая соң әле?

–Эштә, фермага киттеләр, бозау карайлар. 

–Алай икән... Миңнебәдәр, мин  бик олы эш белән килдем бит әле сезгә.

–Ниндәй эш микән?Без эшләрлекме ?

–Анысын  үзегез хәл итәрсез инде. Ләйлебәдәрне безнең күрше җегете ошатып калган бит әле. Сөйләшеп кайт әле дип, китереп куйды.

Кыз әнкәсе бу яңалыктан әллә  нишләде: буыннары йомшады, авызы кипте, чигәсендә кан тамырлары лепелдәде...Бераздан борчылганрак тавыш белән:

–Кем соң ул? Кем баласы? Ниндәерәк кеше?– диде.

–Атасы үлде, анасы, ике энесе бар. Мирзагали калхузда күнних булып эшләй. Тырыш җегет инде. Кулыннан килмәгән эш җук. Тик.. шунысы бар – катынын  аерып җибәрде. Өч җәшлек малае бар.

Миңнебәдәр ишеткәне турында уйга калды. Хатын аерган кеше турында уйланырлык шул. Аерылышуның сәбәбе кемдә икәнен  кем белсен? Таяк ике башлы бит...

–Сүләсәм гөнаһалы булырмын инде, шулай да әйтмәй булмай – дөнҗа көтә  торган түгел ие катыны. Без күрше булып җәшәдек бит инде, күреп тордык: эш рәте белмәй ие.

–Бер нәмә дә әйтә алмаем. Атасы ни әйтер, Ләйлебәдәр ни дияр...Кызлар эштән кайткач сүләшербез.

Караңгы төшүгә олы гаилә җыелышып бетте: кечкенә өй тыгызланып калды.

Олы казанда пешкән ашны ике табакка салып, сәкедә ике табын әзерләп, тезелешеп утырдылар. Тегермән ташы чаклы эпекәйнең кыерчыгы гына калды. Җамалия туганының гаиләсенә кызыгы та, сокланып та утырды: ике чибәр кызлары, аралары икешәр генә яшьлек биш үсмер малайлары эпекәйне дә, ашны да урып куйдылар. Җамалия кияүгә чыккач, бер кыз тапты да, яңадан авырга узмады, шул бер бала белән калдылар. Ире  шуңа күрә еш кына сүз итә.

Чәй янына өлкәннәр генә утырды. Маһинур белән Ләйлебәдәр өйдәге эшләрне карадылар, малайлар кайсы-кая чыгып тайдылар.

Җамалия  килүенең сәбәбен Әбуталипка тагын кабатлады. Бу яңалыкны  ишеткәч, Ләйлекәйнең шатлыгы эченә сыймады: үзе турында сүз барганны тыңлаштырып  савыт-саба юа, әтисенең җавабын көтә.

Әбуталип тиз генә сүз башламады. Ләйлебәдәр – әтисенең яраткан кызы. Эшчәнлеген әйтеп тә торасы юк: булган, уңган. Аның өстенә, андый да йомшак, яхшы күңелле бала булмас! Һәрбер җан иясенә миһербанлы. Шул баланы ничек хатын аерган адәмгә бирәсең? Җүнле кеше хатын аермас!

–Ләйлебәдәр әле сазаган кыз түгел, үз ише табылыр”Үги бала асраган – авызы-борыны кан булыр, үги бозау асраган – авызы-борыны май булыр”,– дигәннәр бабайлар. Минем сүзем шул.

–Әткәй! Мин ул баланы жәллим! Берәр усал үги ана килсә, ул малай нишләр?! Мин риза! Миңа  Мирзагали ошый! Ул начар кешегә ошамаган!–диде Ләйлекәй

–Ошай! Ошаганнар күп булыр! Син каян беләсең, маңгаена язылмагандыр бит әйбәтлеге?!

Бу юлы Җамалия сүз кыстырырга булды:

–Начар  кеше түгел! Начар булса килеп җөрер ием мени? Мин  үз туганыма дошман түгел лә юньсез кешегә димләргә! Әйтәм бит, эшчән, үзе эчмәй, тартмай. Кулыннан килмәгән эше юк !

Әбуталип каты торгач, Ләйлекәйнең коты чыкты.

–Хатын аерган кешегә ышаныч юк! Андый чуар йөрәкле адәмгә Ләйлебәдәрне бирә алмайбыз. Минем сүзем шул!

                                                ***

Ләйлекәй мондый каршылык көтмәде, әткәсе белән әнкәсе ризалык бирерләр дип уйлады. Әткәен дөньядагы иң мәрхәмәтле кеше дип саный иде, башка кешеләрнең аталары кебек балаларына кул күтәреп сукмады... Акхуҗадан кайтканнан бирле үзенең бәхетенә шатланып йөргән кызга атасының карары үлемгә тиң булды.

–Әткәй! Мирзагалигә бирмәсәгез мин башка беркемгә дә чыкмыйм!дип, елап җибәрде.

–Әле син берни аңламайсың!  Күрә торып сине җәберләргә бирә алмайбыз!

                                             ***

Җамалия алып кайткан хәбәрдән Мирзагали дә пошаманга төште. Хатын аерганын  белгәч бик теләп риза булмасларын истә тотса да,  кардәшләрен яучы итеп җибәргәч,  ризалашырлар, Җамалия карчык күрше егете өчен тырышыр, кияү буласы кешенең нинди икәнен аңлатыр, ризалыкларын алыр  дип өметләнде. Мирзагали үзенең бәясен белә : ялкаулардан, булдыксызлардан түгел! Кулыннан килә: нинди эшкә тотынса да ут уйната! Күп укырга туры килмәсә дә, мәнсез дә, мокыт та түгел.  Хатын аерган дигән яманаты  булмаса, теләсә кайсы ата-ана кызларын берсүзсез бирер иде.

Мирзагали үз вәгъдәсеннән чигенергә уйламый да! Нияте киртәгә очрагач, егетнең карары тагын да ныгыды: барыбер Ләйлекәйгә өйләнәчәк! Риза булмасалар, урлап алып кайтыр!         

                                          *** 

Яучы килеп киткәннән соң Әбуталипларның йорты шомга батты, шатлык качты. Ләйлекәй яшереп елады да елады... Маһинур, апасын кызганып, юату әмәлен эзли, әтисенә ачуы килә. Гомергә булмаганны, атасына каршы дәште. Апасын бу газаптан коткару юлы бер генә! “Мирзагали килми калмас, ничек тә очраштырырга кирәк!”– дип уйлады.

Атна-ун көн үзен  ярәшелгән кыз итеп тоеп йөрде Ләйлекәй. Җамалия карчык кире җавап белән кайтып киткәч, мәңгегә ялгыз калгандай булды, Акхуҗа кызларыннан көнләште: араларында Мирзагалигә кызыгып йөрүчеләр күптер дип, йөрәге янды. Мирзагали сораса, кияүгә чыгарга риза булмаган кыз юктыр!

Бер кичне Мирзагали атын Көнкүрмештәге кардәшләрендә калдырып, таныш йорт тирәсендә сөйләшенгән сәгатькә кызларның чыгуын көтте. Чишмә башындагы яфраклары коелып бетмәгән юан имән артына яшеренгән Мирзагали  кызлар капкадан чыгуга алар янына йөгерде!

–Ләйлекәй!

–Мирзагали!

Мирзагали кызны кочагына кысты, Ләйлекәй егетнең күкрәгенә сыенып елап җибәрде... 

–Ярый, сез сөйләшегез! – Маһинур, гашыйкларга комачауламас өчен, китәргә ашыкты.– Монда тормагыз, әткәйләр сизәр! Мин клубта булам, шунда килерсез.

Алар карт имән артына ышыкландылар.

–Ләйлекәй, мин сине алырга дип килдем! Ат Габдрахман абзыйлар ишек алдында, толып чанада! Никах укытырга мулла белән сөйләштем. Барасыңмы?! –Мирзагали кызны урларга дигән ныклы ният белән килде.

–Ничек?! Әткәйләрнең фатихасын алмыйчамы?! Юк, мин куркам! Ябышып чыккан дип, рисвай итеп сөйләрләр! Әнкәйләр рәнҗер! Ата-ана фатихасыннан башка ярамас!

–Никахтан соң фатиха бирми калмаслар әле!

–Юк-юк,синең әнкәң дә моны ошатмас! Минем кешечә, күңелле итеп кияүгә чыгасым килә!

–Алай булгач нишлибез соң?

–Белмим...Әткәйләр белән тагын сөйләшергә кирәк! Үзең безгә кил! Үзең сөйләш!

Ләйлекәйнең башына килгән бу фикерне кызның кайнар мәхәббәте пышылдагандыр! Аның уенча, атасы Мирзагалине күрсә, каршы килеп тормас, риза булыр, чөнки Мирзагали кебек егет дөньяда  сирәктер!

                                                ***  

                   СӘЕТГАЛИ РӘИС     

Егетнең өйләнергә җыенуы, кызның әтисе ризалык бирмәве турындагы сүз Акхуҗада таралып өлгерде. Очраганда кайберәүләрнең төрттереп шаяртулары Мирзагалинең горурлыгына тиде. Моны кичекмәстән төзәтергә, үзен кимсеттермәскә, абруен сакларга, аның өчен Ләйлекәйгә тизрәк өйләнергә кирәк! Харис ишеләр кызга өйләнергә исәп тотмасын! Тик ничек? Үзе баргач та кабат кире борып җибәрсәләр, хурлыгына нишләрсең?!

Ярдәм уйламаган җирдән килде. Беркөн колхоз рәисе, эшләр турында сөйләшкәч:

–Нәрсәгә сөмсерең коелды? –диде, Мирзагали белән булган хәлне белмәмешкә салынып. Аңа да хатыны бу турыда кайтып сөйләгән иде.

–Ишеткәнсеңдер инде! Җамалия  карчык телен тыймаган, бөтен авылга таралган! Өйләнмәкче ием, кызның атасы риза түгел!

Сәет егетне шелтәләп :

–Дөрес эшләгән! Син үзең белмәгән-күрмәгән кешегә кызыңны бирергә риза булыр идеңме соң?! Дивана! Хәзерге заманда яучыга кушалармыни андый эшне?! Кыз ниндиерәк, бик чибәрмени соң?

–Чибәр!

Колхоз рәисенең кәнүшнигә килүе дә Мирзагали белән сөйләшү өчен: беренчедән, егеткә өйләнергә булышырга кирәк, буйдаклар юлдан язарга күп сорамыйлар, тиз йөгәнсезләнәләр; икенчедән, эшче куллар колхозда беркайчан артык түгел, яшь киленнәр авылның киләчәге бит алар! Аннары, рәис Мирзагалигә олы  эш йөкләргә  җыена: илдә авыл хуҗалыгы машиналарын күпләп чыгаручы заводлар эшли башлады, колхозга тракторлар кайтачак. Мирзагали – акыллы, ышанычлы   егет, машинаны үзләштерер, үзебезнең трактористыбыз булыр, дип планлаштыра рәис. 

–Давай, кыз сорарга икәүләп барабыз !

–Кайчан?!

–Әзерлән! Күчтәнәч  ал,  кәнфиттер- чәйдер!

                            ***

 

Капка төпләренә кошовой чанага җигелгән тимеркүк айгыр килеп туктаганын өйдәгеләр күреп алдылар.

–Мирзагали абый килгән!–диде малайларның берсе.–Акхуҗаның персидәтеле белән!

Өйдәгеләр ыгы-зыгы килеп алдылар: әбәт вакыты булганга, барысы да диярлек өйдә иделәр.Тәбәнәк ишектән  кергән кунакларны Әбуталип каршы алды.

–Исәннәрмесез-саулармысыз!–дип кычкырып-шаулап исәнләште Сәет персидәтел. Җыйнак кына гәүдәле кешегә шундый да калын гөргелтек тавыш каян киләдер! Бәләкәй өйдә мондый тавыш стеналарны тетрәткәндәй тоелды. Исәнлек-саулык сорашкач, кунакларны түргә чакырдылар, артсыз урындык куйдылар. Ул арада бишмәтләре белән бүрекләрен тотып, малайлар чыгып сыздылар. Кызлар чаршау артына постылар. Ләйлекәй  эшкә кия торган алъяпкычын салып, яңарагын киде, яулыгын да алыштырды.

Ул шул тикле дулкынланды, хәтта куллары дерелдәп , алъяпкыч сәдәфен эләктерә алмый торды.

–Әбуталип абзый, төшенгәнсездер инде, без бик мөһим эш белән килдек! Мин Мирзагалигә атасы урынына синнән кызың Ләйлебәдәрне сорарга килдем. Кая соң әле Ләйлебәдәр? Чибәрлеге турында Акхуҗада сөйләгәннәрен ишеттек инде, үзен күрик! –диде Сәетгали. Куанычтан, оялудан яңаклары пешеп алсуланган Ләйлекәй чаршау артыннан чыккач, барысы да таң калгандай, аның күзләренә бактылар! Фирүзәдәй зәңгәр күзләр Мирзагалинең карашы белән очрашып, яшьнәп алдылар! Зәңгәр очкыннар егетнең йөрәген камап дөрләтте!

–Көнкүрмеш кызлары матур дигән дан юкка гына таралмаган икән! Менә, җәмәгать, барыбыз да монда :олылар да, яшьләр дә. Бу җитди эшкә алынуым белән мин өстемә зур бурыч та алам: яшьләрнең тормышы уңышлы булсын өчен мин дә җаваплы булам! Мирзагалигә мин ата булырлык яшьтә. Шуны әйтә алам: бәндә хатадан хали түгел дибез, Мирзагалинең дә хаталары бар, тик егетнең эшчәнлегенә, тырышлыгына, намуслылыгына мин шаһит! Менә ничә ел “Кызыл сабанчы”да рәис булып эшлим, Мирзагалинең беркайчан дилбегә кактырганы юк, тәртипле, үзе белеп, яратып эшли. Атасы вафатыннан соң яшьтән үк тормышны үзе тарта, әнкәсе Гарифә түтәй дә авылда иң сабыр, акыллы, тырыш хатыннарның берсе.  Тагын ни әйтим?! Бер-берегезне табышкансыз, яратышкансыз икән, бәхетле булыгыз! Менә шушында сөйләшкәнне беркайчан да исегездән чыгармагыз: безнең йөзгә кызыллык китермәслек, кайгы китермәслек итеп яшәгез! Тормышның кадерен белегез! Гомер бик кыска ул, аны әрәм-шәрәм итеп, аеры-чөеры килеп йөрергә ярамый. Ну, Әбуталип абзый, ни әйтерсең, фатиха бирәбезме балаларга?

Кызларын сорарга персидәтел үзе килү  Әбуталип  өчен зур дәрәҗәне аңлата. Якын-тирәдә даны таралган, абруйлы  рәисне карт белә.

–Кем, Сәетгали, дөрес әйтәсең, гомер  кыска ул, үтә дә китә, сизмәй дә каласың....Мин сине тыңлап утырдым, Сәетгали, синеңчә,  Мирзагали начар егет түгел. Ә нигә соң әйбәт булгач, катынын аерып җибәргән? Баласын анасыннан аерган? Ул катын хәзер ничек яшәр?

Карт ризалашыр дип өметләнеп утырган егет белән кыз, мондый сораудан  соң, тагын утлы табага баскандай булдылар, матур, сөйкемле йөзләре караңгыланды.

–Тормышта төрле хәлләр була инде, аерылышалар да, –диде Сәетгали, эче пошыбырак.– Бер авызы пешкән кеше яңадан суны да өреп каба, диләр бит. Мирзагали аңлар инде, андый эш кабатланмас.

Картның сүзләре Мирзагалинең кешелегенә тиде, кимсетте, оялтты.

–Үзем җавап бирим әле,–диде Мирзагали.–Мин аны кайтып кит дип куып чыгармадым, үзе китте.Баланы алып киткән иде, яңадан:”Карый алмыйм, Мирзагали баланы килеп алсын!”–дип хәбәр биргәч, барып алдым малайны. Дөресен әйтәм, никтер безнең арада мәхәббәт дигән әйбер булмады. Башта ошаган да иде. Ул инде, елдан артык бугай, иргә чыккан, бала да тапкан.

Бу җаваптан соң өйдә тынлык байтакка сузылды. Әбуталипны тынычландырмаса да, сөйләгәннәр уйландырды. Баласыннан баш тарткан хатын инде картка алай ук кызганыч тоелмады. Димәк, гаеп егеттә генә түгелдер. Карт авыр гына сулыш алды.

–Алай икән... Ярар, хәерле булсын... Ризалыгыбызны бирәбезме, карчык, син ни әйтәсең?

–Син ни әйтсәң, мин шуңа риза! –Өлкән кызының, беренче баласының язмышы өчен үзәге өзелеп, дулкынланып утырган ана күңеле нечкәреп, яшьләрен сөртте.

–Матри, егет, Ләйлебәдәр черкине дә рәнҗетә торган бала түгел, андый да мәрхәмәтле җанны рәнҗетсәң, бәхет чырае күрмәссең! Ярар, хәерле булсын, мин риза.

–Рәхмәт! Ант итеп әйтәм, Ләйлебәдәрне беркайчан да кыерсытмам, тыныч булыгыз!–диде кайнарлык белән Мирзагали.

–Ант итмә, безгә ант кирәкмәй .Татулык белән, иман белән яшәгез!

                                      *** 

            ЯҢА ГАИЛӘДӘ

Мирзагали өйләнүне озакка сузарга теләмәде. Бер атналап Көнкүрмешкә килеп йөрде дә, кыз өендә никах укытып, яшь бикәчен алып китте.

Чана табаны астында кар шыгырдый, дугада җиз кыңгырау чыңлый, җилдәй чапкан айгырның тояклары, бәхетле парларның йөрәкләре кебек, дөп-дөп итеп, туң юлда тупырдый. Мирзагалинең бер кулында дилбегә, икенчесе Ләйлекәйне кочкан. Толып якасыннан борыны гына күренеп торган Ләйлекәй, иңсәсендә Мирзагалинең җылысын тоя...Бу бәхетле рәхәтлектән чыкмыйча, бөтен гомер буе шушылай җил сызгыртып, очып барасы да барасы иде..

Ул кышкы көн, җиз кыңгырауның чыңлавы, Мирзагалинең җылы кочагы Ләйлекәйнең күңелендә мәңге сакланачак...

                                             * * *

Кайнанасы яшь киленне аяк астына мендәр салып каршылады. Ләйлекәй кызыл чәчәкле мендәрне алып какты.

Салкыннан кергәч, өйдәге җылылык, таба ашы исе чорнап алды. Шушы рәхәт җылы яшь киленнең каушавын басты, тынычландырды.

Шау-шусыз, тыныч кына исәнләштеләр, күрештеләр. Монда әлләни шаулар кеше дә юк иде: яшүсмер ике җанага* да әбисе итәгенә яшеренеп, кара күзләрен  елтыратып карап торган бәләкәч малай.

Күз төшереп алгач та, Ләйлекәй бу йортта тормыш аларныкыннан артык та, ким дә түгел икәнен күрде. Шундый ук бәләкәй генә өйнең дүрттән бер өлешен биләп торган мич, мич арасында муенчак белән бәйләп куйган бозау, түрдә сәке.

Гореф-гадәт буенча Ләйлекәй сандыгын ачып, һәрберсенә кечкенә булса да килен бүләген өләште. Иң беренче итеп кайнанасына чуклы шәлъяулык бирде, аннан соң кечкенә малай алдына чүгәләде:

–Нинди зур булып үскән икән Мөхәммәтнур! Мондый үскән егет чана шуарга да чыга торгандыр инде! Чана шуарга яратасыңмы?

Малайның зур кара күзләре ятсынып карый, таныш булмаган апаның соравына башын гына какты,”әйе” диюе иде.

–Менә, чана шуарга чыкканда муеныңа бәйләрсең!– Ләйлекәй очларына  төсле  җепләрдән сырлар ясап бәйләгән салават күпере төсле шарфны иңсәләренә салды.–Әле тагын бер бүләгем бар, мә!–дип балчыктан ясалган чыпчык сыбызгы сузды. Малай әбисенә карады.

–Ал улым, ал!

–Өреп кара әле, сыбызгы ул, –диде апа кеше

Сабый тагын әбисенә карады

–Сызгыртып кара әле!

Малай өреп сызгырткач, барысы да көлеп җибәрделәр, баланың да йөзе яктырды, кара карлыган кебек күзләре ялтырап китте.

Болардан башка  үги улына Ләйлекәй үзе җыеп киптергән урман чикләвеге белән конфет бирде.

Мирзагали белән җанагаларына ак бәрән йоныннан бәйләгән йомшак перчәткәлар белән читләре челтәрле чигүле кулъяулык бүләк итте. Чәчәкләре янып торган кулъяулыклар гади генә бүләкләргә ямьле, кыйммәтле төс бирде. Чәчәкле күлмәге өстеннән чигүле ак алъяпкыч бәйләгән, толымнарында тәңкәләр чыңлап торган көләч йөзле килен йорттагыларның һәммәсенә җитәрлек мәхәббәт һәм җан җылысы алып килде, бу өйгә моңа кадәр булмаган нур иңде.

Өч кенә тәрәзәле кечкенә өйгә дә башка төс керде: үсмер чагыннан башлап үзе җегерләгән, суккан, үзе чиккән, бәйләгән, күз нурларын, кичләрен, хыялларын багышлап әзерләгән бирнәсе белән өйне бизәде. Үзе дә яңа тормыш башлады. Раббым, хәерлегә булсын!..

                                                 ***

                        ЯШЬ  ИНӘЙ

Мирзагали  Мөхәммәтнурга  аңлатты:

–Улым, мин сиңа яшь инәй алып кайттым. Ул сине ярата. Ләйлебәдәргә әнкәй дип эндәш, җәме?!

Малай башын какты.Өч яше тулып, дүрт белән барган сабый әле нинди әниләр барлыгын белерлек түгел, үз әнисе дә хәтереннән чыга башлаган. Аның өчен әбисе генә бар...

Өйләренә якты йөзле, матур күлмәкле, чәчәкле алъяпкычлы чибәр Ләйлекәй килгәч, малайның күзе гел анда булды: ул кайда – малайның карашы шунда. Аны күзәткән  зур кара күзләр шундый да садә, гөнаһсыз иде, яшь хатын аның белән төчеләнеп түтелдәргә кыенсынды, зурларча сөйләште. Ләйлекәйгә үги улына ияләшергә кыен булмады: ул үзеннән соң туган сеңлесе белән биш энесен карап үстерде. Кайсының сәдәфе төшкән, ыштаны җыртылган, оекбашы тишелгән, чәче үскән, тырнагы җиткән – барысын кайгыртты, ямады, текте, такты, юындырды, кисте., ачуланып, зарланып түгел, сөеп, яратып! Әнкәсе бер-бер артлар бәбәйләр алып кайта торды, әле үзе дә кеп-кечкенә Ләйлекәй аларны карашты. Күп балалы гаиләдә балалар бер берсен карашып  үсәләр.

Беренче тапкыр Мөхәммәтнур үги әнисенең толымындагы көмеш тәңкәне  кечкенә  бармаклары белән тотып карагач, Ләйлекәй малайны кысып кочаклады, күзләренә яшь тыгылды, яңакларыннан, баш түбәсеннән, керпе кебек каты чәчләреннән үпте. Яңа йортында Ләйлекәйне ике олы мәхәббәт чорнады... Мирзагалигә тамчы да охшамаган кап-кара чәчле, кара күзле малайны Ләйлебәдәр бер күрүдә яратты. 

Килен булып төшүенә  ике-өч көн үтмәгәндер, иртән-иртүк колхоз бригадиры килеп керде.

–Исәннәрмесез, саулармысыз! Ни хәлләрдә җатасыз?! Ләйлебәдәр килен! Әйбәт йортка төштең, Мирзагали шәп җегет! Төшкән җиреңдә таш бул, диләрме әле?! Бәхетле булыгыз

–Рәхмәт!

–Мин бит сине бик олы эшкә чакырып  килдем әле, килен,–диде бригадир. Ул Акхуҗага килен булып төшкән кызларның барысын да килен дип саный. Чыны да шулай: я авылда бөтенесе дә я теге яктан, я бу яктан туган-тумача яки кода- кодагый.

–Нинди эшкә микән?

–Фермага сыер саварга.Сыер сауганың бармы? Сава беләсеңме?

Ләйлекәй челтерәп көлеп җибәрде.

–Аны гына булдырырбыз инде!  

                                                  

                                                      * * *

Яңа төшкән килен авылда сынау үтә. Ләйлекәй беренче мәртәбә мәчет коесына суга барганда тәрәзәләргә капланып карап калучылар күренде...

Фермада сыер сава башлагач, якты йөзләр дә, чәнчердәй очлы күзләр дә очратты...Ләйлекәйне тикшерәләр.

–Мирзагалинең бу хатыны бик булганга ошай.

–Җыйнак .Сыер саварга да   ыспай  киенеп  йөри.

–Мескен теге хатыны, Наҗияне әйтәм,җыйнаксызрак та, томса да иде шул, югыйсә начар да түгелие.

–И,кемнәр белсен инде, аңа да карамай, әллә нинди юбалгылар менә дигән ир белән җәшәп яталар...Язмыш эше инде.

–Монысы чибәррәк  тә, ачыграк та!

–Юхалана, ярарга тырыша!-

–Китчәли, юкны сөйләмә! Кемгә ярарга тырышсын ул! Синең белән миңамы?!

–Җитәкчеләргә!

–Җитәрегез, кеше гайбәтен сатмагыз, гөнаһасы үзегезгә булыр!–диде өлкәнрәк хатын.

Бәхет кешене канатландыра бит! Әле алар Мирзагали белән сөю ләззәтен татый гына башладылар! Фермада эш Ләйлекәйгә авыр түгел, ул бит кияүгә чыкканчы үз авыллларында бозау карады. Бозауларын яратып матур исемнәр бирде: аксыллары – Сандугач, каралары – Карлыгач, маңгаенда аклысы – Йолдыз! Сыерларына да иркәләп кенә эндәшә! Шулай дәртләнеп  эшләп йөргәндә  савымчылар арасында кара эчле кеше барын белеп, күңеле кайтты, суынды... Беркөн сыерларын савып, сөтен кичтән юып куйган  бидонга салыйм дисә, төбендә пычрак – балчык күрде. Ярый күреп калды! Ничаклы сөте әрәм була иде! Кем эше булыр? Ни өчен? Ни үче бар? Шушы яшенә җитеп мондый яманлык белән очрашмаган яшь хатын югалып калды:кемдер аны күрә алмый, дошман итә! Ләйлекәй шул минутта ул кеше белән сөйләшергә, аңлашырга, төзәтергә теләде! Болай ничек яшәмәк кирәк?! Ләйлекәй бер кемгә дә дошман түгел! Берәүгә дә начарлык теләми! Йөзе моңсуланды...Йөрәге әрнеп, елыйсы килде.Нишләргә? Хатыннарга әйтергәме, юкмы? Оялды. Белмәсеннәр. Кайткач иренә  сөйләр.

Ире эшнең нәрсәдә икәненә төшенде: әллә нинди юллар белән Мирзагалине үзенә каратырга тырышып йөргән Сәхия  көнчелектән эшләгән, үч алган! Мирзагали моны хатынына әйтмәде, билгеле.

–Хатыннарга әйтмичә дөрес эшләгәнсең! Син әһәмият  итмәгәнен күреп, ул кеше туктар. Туктамый икән, ул чакта карарбыз.

Кайбер телчән авыл хатыннары кебек Ләйлебәдәр дә тавыш куптарыр, сүз таралыр дип уйлаган Сәхия аптырады: Ләйлекәй берни булмагандай тыныч кына, ачык, якты йөз белән  йөрде.                

***         

        

Уңган киленнең үги улына  мөнәсәбәте белән бигрәк тә нык кызыксыналар.

Ләйлекәй баланы бар булмышы белән яратты. Үзенең дә исе китә –ниндәй  сөйкемле  сөяктер?! Каян килгән бу чаклы мәхәббәт?! Кызганумы? Бала сөяр яшькә кергәнме? Ана буласы килгәнме? Барысы да бергәдер, шуның өстенә Ләйлекәйгә Ходай Тәгалә шәфкатьле йомшак күңел биргән.

 

                                           ***

                      КЫЗЫЛ ЧЫБЫЛДЫК

Беренче кичне үк Ләйлебәдәр  сәкенең үзләре йокласы

 башына Мирзагали белән бергәләп шакмаклы кызыл чыбылдыгын элде. Чыбылдык – дүрт стеналы, түбәсе ябык, киҗе-мамыктан сугылган... куыш. Ике яшүсмер энеләре, кечкенә Мөхәммәтнур белән кайнана да шул ук озын сәкедә йоклавын уйласаң, чыбылдык яңа кавышкан ярларның мәхәббәтен чит күзләрдән яшерер, саклар өчен уйлап табылган ... оя. Бәхет оясы. ..

 Ләйлекәй белән кызыл чыбылдык эчендә татлы ләззәт кичергәндә, яшь кияү беренче өйләнүен искә төшереп, хәзергесе белән чагыштыра. Хатын-кызларны бөтенләй белмәгән икән бит! Барысы да бериш дип уйлаган! Бериш түгел икән! Табышмак икән ул хатын-кыз! Аңлап бетерә алмаслык !

Өйләнгәндә Наҗияне яраткан кебек иде. Ошый иде, тик яши башлагач, якынаясы урынга, читләшә бардылар, җылытмады, ачылмады аның җаны Мирзагалигә! Йомык иде, иркәләнмәде, дөньяга нигә килгәнен аңламаган кебек, шатлана, сөенә белмәде. Мирзагали үзе дә йомылды, бәлки ул үзе гаепледер? Тормыш авырлыгы, җитмәүчелек басты бугай! Җитмәсә дә, гел шул турыда гына уйлап, кайгыга батып яшәп булмый бит инде! Ләйлекәй бөтенләй башка! Ул сөенә дә, куана да!  Иң кыйммәтлесе –ярата, иркәләнә белә... Әле бер хатын-кызның да Мирзагалине бу чаклы үзенә тартканы, күңелен биләп, мондый көчле хисләрне уятканы булмады. Бал кортлары баллы чәчәккә очкандай, аның да күңеле Ләйлекәйгә тартыла!

***

       

Ләйлекәй нишләптер иртә уянды. Мирзагали  уң кулы белән аны кочаклаган да, йөзтүбән йоклап ята. Хатын иренең таза беләкләренә, иңсәләренә сокланып, “күз тимәсен!” дип куйды. Җылы түшәктән торасы килмичә, иренең кочагында  ятканда,  чыбылдык почмагыннан  нечкә генә җеп сузып, кеп-кечкенә кара нокта аның өстенә төшкәнен күрде.Үрмәкүч ! Бәләкәй генә үрмәкүч аңа ниндидер хәбәр китерә! Хатын моның хәбәр икәненә шикләнми ! Ходаем, әйбәт хәбәр булсын!

Үрмәкүч юрган өстенә төшкәч, Ләйлекәй аның юлына кул аркасын куйды. Кечкенә җан иясе  аның кулына үрмәләде.

–Нишләп йөрисең, бәләкәч? Нинди хәбәр китердең? Бар, юлыңда бул!– дип, чыбылдыкны күтәреп, стена мүгенә  җибәрде.

Берничә көннән үрмәкүчнең нинди хәбәр китергәне ачыкланды : Ләйлекәй балага узган иде.      

Бу куанычлы яңалыкны иренә әйтергәме, юкмы, дип уйланып йөрде. Ике - өч көннән, инде үзе тәмам ышанып беткәч, ире кочагына сыенып, пышылдады:

– Мирзагали, без ишәергә торабыз...

Ире, аңышканчы, бер генә мәл сүзсез калды да, йокы ләззәтеннән айнып бетмәгән, йомшак, назлы хатынын кысып кочаклады.

–Ләйлекәй! Безнең уртак балабыз!

–Син кемне телисең? Малаймы, кызмы ?

–Миңа кем булса да ярай! Кыз булсын – сиңа  ошаган чибәр кыз тусын! Ул шатлыктан кабынып, кайнарланып, хатынын үбә башлады.

                                        ***

                 НАҖИЯ БЕЛӘН ОЧРАШУ

Үзенең  әни булырга җыенуын белеп сөенгәч, Ләйлекәйнең  башына Мирзагалинең беренче хатыны турында уй төште.  Ул да шулай көткәндер, малай тапкач, сөенгәндер. Ничекләр итеп сабыен калдырып киткәндер? Мөхәммәтнур әнисе турында уйлый микән? Сагына микән, мескенкәем? Нишләп моңа чаклы бу турыда башыма килмәгән ?

Ләйлекәйнең күңеле тынычсызланды, эче яндыНаҗияне дә, Мөхәммәтнурны да  кызганды

Икесе генә чакны туры китереп, Мөхәммәтнурдан сорады

–Улым, Наҗия  әниеңнең килгәне бармы ?

Малай аптырады, ни дияргә белмәде.

–Әнкәеңне хәтерлисеңме? Күрәсең киләме? – Баланың мөлдерәп торган кара күзләре олыларча уйчанланды. Әнисенең йөзе, кыяфәте томанлана, онытыла башлаган иде. 

– Икәүләп әнкәң янына барабызмы? –Уйчан күзләр  яктырып, көләчләнде, ризалыгын белдереп, башын селкеде.

Ләйлекәйнең кая барырга җыенганын белгәч, Мирзагали аптырады.

–Иргә чыккан бит инде ул . Баласы да бар  ди.

–Булсани! Мөхәммәтнурның әнисе бит ул! Сагынмыйдыр дисең мени ? Илтеп куй!  Җир читендә түгел лә! Егерме биш чакрымда яшәп, күрешми дә торырга !

                                          ***

Ләйлебәдәр белән улы килеп кергәч, өйдәгеләр бер мәлгә исләрен җуйгандай булдылар. Ничек барып керәсен, ниләр әйтәсен алдан ук уйлаштырып килгән булса да, ят кешеләр өендә Ләйлебәдәр югалыбрак калды.

–Исәнмесез! Менә, Мөхәммәтнур белән сезгә кунакка килергә булдык. Көн матур, җылы, юл өзелгәнче килеп китик дидек...

Наҗия һушына килеп, ишек төбенә  ташланды, улын кочаклап, күкрәгенә кысты , чишендерә  башлады..

–Түргә уз!–диде Ләйлекәйгә.

Чишенеп, киемнәрен элеп, сәкедә бишек тирбәтеп утырган олы яшьтәге хатын белән ачык итеп исәнләште. Күчтәнәчләр төенчеген аңа тапшырды. Карчык бу яшь матур хатын килене Наҗиянең беренче ире Мирзагалинең хатыны икәнен аңлады.

–Мөхәммәтнурның  энесеме, сеңлесеме бу бәләкәч?

–Энесе,– диде карчык .

Улын чишендергәч, Наҗия кочагына алып күтәргән иде, малай әнисе кочагыннан шуып төште дә, Ләйлекәй янына барып басты. Улының аннан ятсынуы иде бу. ”Миннән бизгән!”–дип уйлады, ачынып.–Оныткан!

–Олы малай бит инде безнең Мөхәммәтнур! Кил монда, апаең янына. Кара әле ничек үскән! Озакламай  синең белән бергә чаба башлар !

Малай сәке янына килеп, күз кырые белән генә бишеккә  карап алды. Аңа өй дә ят, таныш булмаган әби дә чит, шуңа биредә рәхәт түгел иде. Сабый күңеле карчыкның салкын карашын сизде, Ләйлекәйгә сыенып, пышылдады:

–Әнкәй,  өйгә кайчан кайтабыз?!

Мөхәммәтнурның ”әнкәй”дип пышылдавын ишеткән Наҗиянең йөрәгенә кадалды бу сүз! Аның улына, аның газизенә чит хатын әни, ул  якынрак! Наҗияне белми дә, оныткан... Наҗия киткәндә ике генә яшь тулган иде... Нигә килгән бу хатын ?  Иренең элекке хатыныннан аңа ни кирәк?  Ни калган аңа монда?! Балаңны үзең кара!–дип китергәнме?

Үги ана кулында яшәгән улын энә күзеннән үткәрде, тик  малайда  ятимлек тә, мескенлек тә күрмәде: баланың өсте  чип-чиста, аягында бәрән йоныннан бәйләнгән ап-ак оекбаш,  үзе тупчындай.

Наҗия  самавырга су салып, кайнарга куйды. Өйдә уңайсыз тынлык урнашты. Наҗиягә да, каенанасына да бу хатынның  килүе сәер тоелды.

Ләйлебәдәр сак күңеле белән биредәге шикчел, салкын карашны тойды.

–Без килгәнгә аптырамагыз, юл уңае туры килгәч, кереп чыгыйк, Мөхәммәтнурны сагынгансыңдыр дип уйладым.

–Сагынганыем,–диде Наҗия. Күкрәгенә җыелган авырлык кайнар яшь булып түгелде. Яулыгын битенә каплап тавышсыз гына, тыелып кына елады.

Шул чак өйалдында нәрсәдер дөбердәп, шалтырап төште, сүгенгән тавыш ишетелде дә, ишектән  ир кеше килеп керде. Ул исерек иде. Ишек төбендә чайкалыбрак торды да, алпан- тилпән түргә китте. Лып итеп сәкегә утыргач, таныш булмаган хатын белән малайны күрде. Хатынга тонган күзләре белән озак кына карап торгач, җирәнгеч авызын ерып елмайды. Нәрсәгәдер төшенде бугай, йөзе үзгәрде, кыргый усаллык белән акырып җибәрде:

–Нәмә, малайдан котылырга уйлайсызмы? Кирәк түгелме? Безгә дә кирәкмәй Мирзагали көчеге!

Ләйлекәй куркудан агарып катты, коты очып, Мөхәммәтнурны кочаклады.

Бишектәге бала  уянып, елый башлады.

–Вагыйз, кычкырма, баланы куркытасың!–диде карчык.

Ләйлекәй  киемнәрен алып, тиз-тиз баланы киендерде, үзе дә киенде. Наҗия кычкырып елый башлады.

–Исән булыгыз, мин болай булыр дип уйламаган ием, бала үз әнкәсен онытмасын дигәнием! Гаеп итмәгез!

Салкын һавага чыккач, хатын җиңел сулыш алды, Артларыннан йөгереп чыккан Наҗия  улын кочаклап үпте дә:

–Ләйлебәдәр, килүеңә рәхмәт! Улымны нык сагынганыем! Нәмә эшләйсең соң, бәхеткәйләрең булмагач! Вагыйз баланы сыйдырмады, шуңа күрә улымны Мирзагалидә калдырдым!

Улыкаем, мине онытма! Ләйлебәдәр әнкәңнең сүзен тыңла!

         

–Җай чыкканда  улыңны күрергә безгә килгәлә. Мин бит сине аертып чыкмадым. Мин дә, бала да гаепле түгел. Сагынганда  кил, ишегебез дә, йөзебез дә ачык булыр!–диде  Ләйлебәдәр киткәндә.

Улы утырган чана күздән югалганчы  басып торды мескен ана...Йөрәге  яна, күзен яшь томалаган иде...

                                                  ***   

Ләйлекәй белән улын озаткач, Наҗия кая барырга, нишләргә белмәде, аның өйгә керәсе ,исерек ирен күрәсе, ишетәсе килмәде. Гаҗизлек биләп алды: ник бу дөнья болай мәрхәмәтсез?! Нигә ул бу кадәр бәхетсез?! Ничек итеп чыдарга да, ничек яшәргә?! Нинди гөнаһларым өчен бу газаплар? Әнкәй миңа бәхет теләмәде микәнни?!

Егерме биш яшьлек хатын үткән гомерендә искә алып юанырлык бер якты истәлек  таба алыр иде микән?

Бала чактан ярлылыкта үсте, уйнап-көлеп йөрү тимәде,  шуңадыр, боек, йомык булды. Кыз булып җиткәч тә, өсте- башы начар булгач, кеше арасына керә алмады, оялды. Югыйсә башкалар да әллә нәрсә кимиләр иде, кыюсызлык комачаулагандыр инде: үзен ким санады. Тора-бара холкы йөзенә чыкты: һәрчак күңелсез, боек булды. Болытлы күккә караганда, кояшлы күк гөмбәзенә шатлана бит кеше! Якты йөз дә шулай – үзенә тарта! Елмайганга карап елмаясы килә, елмайган йөз җанны җылыта!

Мирзагали белән дә шулай булгандыр. Наҗия яраткан иде Мирзагалине, тик үзенә тигән бәхетне саклый алмады. Чибәр иреннән үзен ким санадымы, ояла иде, ялангач калса, тартына, дәрте кабынган иреннән тәнен яшерә. Югыйсә Наҗиягә да Ходай хатын-кызга хас нәфислекне биргән, барысы да урынында.

Аралары суынгач, иренең яратмый башлаганын сизде Наҗия.  Бервакыт Мирзагали ачуы кабарып, ярсып диярлек, Наҗиягә кычкырды:

–Син нигә гел ата-анаң үлгән кебек кара коелып йөрисең? Сиңа ни җитмәй?– диде – Туганыңа үкенәсеңме? Ник азрак дөньяга кеше кебек күзеңне ачмайсың? Ник үзеңне карамыйсың?  Тормыш гел кайгыдан гына тормай бит, матур яклары да бар!

Мирзагалидән киткәннән соң, тормышы тагын да катлауланды. Малаен ияртеп кайткач, ата-анасы да , энесе белән киленнәре дә артык кашык икәннәрен сиздерделәр. Кечкенәдән ул иркәләү, ярату күреп үсмәде. Ирдән кайткач ата- анасы  хәленә кермәде, киселгән телем дип санадылар.  Хатыны үлгән Вагыйз сорап килгәч, кияүгә чыкты. Тик Вагыйз Мөхәммәтнурны ияртеп алырга риза  булмады. Ата-анасы да баланы алып калмадылар, ризалашмадылар. Нишләсен Наҗия? Энесе белән килене типкесендә ничек яшәмәк кирәк? Малайны  әтисенә җибәрүдән башка юл калмады. ”Үз атасы, үз әбисе,– дип уйлады хатын, анда Мөхәммәтнур  кадерле иде...

Уйлары тагын Ләйлекәйгә кайтты. Баласын  күрергә  үзләренә дә чакырды, ачылып, йомшак итеп сөйләште дә... Тик  Наҗия Ләйлекәйнең керсез шәфкатьле күңеленә ышанып бетмәде...

                                       ***

 

Тормышта күзгә күренеп бер ни дә үзгәрмәде, тик Ләйлекәйнең күзләрендә серле, бәхетле канәгатьлек пәйда булды.      

Иртүк фермада сыерларын карап, савып кайта да, өйдәге эшләргә тотына. Җитез ул – ни арада мичен агартып чыга, атна саен идәнне я кырып, я комлап ышкып юа, шуңа күрә  ярлы гына бәләкәй өй чиста, якты гүрнәчә кебек тоела. Ләйлекәй каенанасына бик рәхмәтле: эштән кайтуына өйгә ягылган, ашарга пешкән. Аз сүзле, йомыграк Гарифә киленен үз күрде, игелекле бала икәнен аңлады. Беренче хатыны белән аерылышулары өчен кайгырып, борчылып, үзеннән дә гаеп эзләп интеккән хатын, улы белән бу килененә Ходайдан  бәхет-сәгадәт сорады.

 

***

ЛӘЙЛЕКӘЙ МАЛАЙ ТАПТЫ

 

Бәбәйләргә җыенганда, Ләйлекәй үги улын исеннән чыгармады. Сабыйны бу вакыйгага хәзерләргә кирәк, чөнки яңа туган бала күп вакытны алачак, Мөхәммәтнурга игътибар җитеп бетмәсә, көнләшеп интегер, Ходай сакласын!

–Улым, син инде зур булып үстең. Сиңа бәләкәй генә апай  алып кайтыйкмы? Берәр бәләкәч эне яки бәләкәй сеңле? Сиңа уйнарга иптәшкә? И ул сине яратыр инде, Мөхәммәтнур абыем дияр сиңа! –Малай  елмая, ризалыгын  белдереп, башын селки.

Ләйлекәй малай тапты.. Абыйсының исеменә якын исем сайлап, Мулланур дип куштылар.  

Бала тугач, түшәмгә сиртмә кагып, бишек  элделәр. Мөхәммәтнур песи кебек гел шул тирәгә елышты. Ләйлекәй куенына алып бала имезгәндә, малай ымсынып, төкрекләрен йотып куя. Моны күргәч, Ләйлекәй, бер стаканга  савып,  Мөхәммәтнурга ими сөтен бирде. Малай стаканга ике куллап тотынып, тын да алмый, тамчысына  адәр эчеп бетерде.

–Тәмлеме, улым?

–Тәмле ,–диде сабый, иреннәрен ялап.

Кечкенәне юындырганда да гел шул тирәдә була, кызыгып карап тора. Еш кына әнисе аны да апаен суда юындыра да, комгандагы  җылы су белән такмаклый-такмаклый коендыра:

Суы сарыксын, үзе калыксын,

Аю баласы, бүре баласы,

Көндез уйнасын, төнлә йокласын.

Озын гомерле булсын !

                                          ***

Чымырдап сөт төшкән күкрәген беренче мәртәбә сабыена имезгәндә Ләйлекәй ана булуның ләззәтен, рәхәтен, бәхетен татыды! Аны сүз белән аңлатып бирерлек түгел икән! Шул бөек мәхәббәт бәрабәренә икән бит әниләрнең корбаннары!.. Сабырлыгы, түземлеге, изгелеге!

Ләйлекәй бу тетрәндергеч яратудан, мәхәббәттән хайран калды! Биләүләгән улын тешләрен кысып сөя, елмаюдан яңаклары авырта башлый! Үзенең уйлары гел кечкенә улы турында гына булганга, ире балага игътибарсыз кебек тоела башлады.

–Мирзагали, син баланы яратасыңмы?

–Яратам.Нигә сорыйсың?

–Бер дә балаларны сөймисең...Мулланурны да, Мөхәммәтнурны да...

–Бәй, Мөхәммәтнур үсте бит инде, ә Мулланурны тотсам берәр җирен авырттырырмын дип куркам.

–Курыкма, мәле тот, –дип иренә бәбине тоттырды. Мирзагали  улын сак кына тотып, йөзенә карап елмайды.–Минем улым мужик бит, аны иркәләп бозарга кирәкмәс! Мөхәммәтнур да мужик?! Олы егет бит инде син, әйеме, улым?!–Малай мужикның ни икәнен белмәсә дә, егет икәнен аңлап, елмая!

–Яратканга кеше бозылмый, игътибар итмәсәң генә бозыла!

                                        ***

                 КУАНЫЧЛЫ ҮЗГӘРЕШЛӘР

Районга тракторлар кайта башлагач, Сәетгали Мирзагалине

укырга җибәрде.                     

–Ләйлекәй! Мине районга МТС ка трактористлыкка укырга җибәрәләр!–дип дәртләнеп, сөенеп кайтты Мирзагали.

–Озаккамы ?

–Ике айга. Син ризамы?

–Ризамы, дип...Кушкач барырсың инде. Укып кайткач, кайда эшләячәксең? Мытыестамы?

–Белмим әле. Бездә дә МТС төзиячәкләр ди. Безнең колхозга да трактор бирәләр, дип сөйлиләр. Трактористларга хезмәт хакын яхшы түлиячәкләр ди.   

Ире атлар караудан тимер айгырга күчеп утыргач, Ләйлекәйнең башы күккә тиде! Мирзагали аның каршында әллә нинди  югарылыкка күтәрелде!  Кара тузанга батып кайткан Мирзагалине  юынгычта  җылы су белән исле  сабын, чиста  тастымал  әзерләп  көтә.

                                                   ***         

 

Икенче уллары Мулланурга бер яшь тулганда, чыбылдык эчендә хатынының  билен кочкан Мирзагали ниндидер үзгәреш тойды:                              

–Карале, Ләйлекәй, тазарасың димме? Әллә ?..

–“Әллә” шул, әтекәем!

–Чынлапмы? Нишләп миңа бер сүз дә әйтмәдең?

–Белмәй торсын әле дидем!– Ләйлекәй йөзен иренең күкрәгенә яшереп, башкалар ишетмәсен дип тыелып кына көлде. –Мирзагали хатыны бала артыннан бала ташый дип сөйләмәсеннәр!

–Исәр! Өч бала күпмени ул! Әле мин сиңа дүртенчесен дә, бишенчесен дә таптырам!–Мирзагали хатынын кочаклап,  кайнар иреннәреннән, яңакларыннан, аз гына юаная башлаган эчен үбеп:

–Ике малай янына кызлар да кирәк! Кызлар булмаса, малайлар да ярай!

–Мирзагали, ишәйгәч, бу бәләкәй өйгә сыймыйбыз бит инде, әйеме?   

–Мин инде күптән ул турыда уйлап йөрим. Болай булгач, ашыктырырга кирәк. Агачны үзебезнең тирәдәнрәк бирсәләр,  быел ук бура ясап куярбыз.

Корган планнарын тормышка  ашыра барды Мирзагали. Йорт  салып башка чыктылар. Ләйлекәй  ике улы янына бер-бер артлы белән Гөлгенәне алып кайтты . 

Яңа өйдә дөньяларын  яңача кордылар.

–Мирзагали, бу өйгә сәке ясамыйк. Район кибетеннән тимер карават алып кайтырсың, җәме? –Хатыны күптән хыялланып, кызыгып йөргән  ялтыравык  башлы  зәңгәр тимер карават алып кайтты Мирзагали.

Олы якка  өстәл  тирәли урындыклар тезделәр.

Өй түбәсен дә салам белән түгел, такта белән яптылар.

Төп йортта  Мирзагалинең әнкәсе белән кече энесе калды. Өлкәнрәк энесен армия хезмәтенә алдылар.

Яңа йортта тормыш та яңача  үзгәрде: тракторда эшләгәч, Мирзагалигә  ашлык  мул тия, туклык, бөтенлек, элеккегә караганда баерак та – келәттә ашлык күп булгач, маллары да ишәйде. 

Кечкенә йорттан соң үз өйләрендәге иркенлек гаҗәп тоела: кызыл чылбылдыкның да кирәге калмады: зәңгәр җирлеккә  алсу чәчәкләр төшкән ситсыдан Ләйлекәй караватларына чаршау тегеп элде. И аның матурлыгы: чәчәкле урман аланы балкый диярсең!    

Ләйлекәйнең иң олы байлыгы – тегү машинасы. Ул хәзер энә белән каеп, кулдан тегеп утырмый,  челтерәтеп улларына -кызларына “эһ” дигәнче күлмәк яки ыштан тегеп кигерә. Кызларының күлмәкләрен чигәргә дә вакыт таба.

–Ничек өлгерә бу Ләйлебәдәр?–дип аптырый  хатыннар.     

Авыл кешеләренең дә  соравын читкә какмый, күлмәктер, алъяпкычтыр тегеп бирә. Хәзер инде авылда башка яшь киленнәрне тикшерәләр, Ләйлебәдәр сынауларны үткән, Акхуҗаның үз кешесе: дүрт балалы, яхшы күңелле уңган хатын. Сеңлесе Маһинур да, җан кисәге, яшьлек дусты Ләйлекәйдән соң озак та тормыйча, кияүгә чыкты.

Ижау мулласы  килеп, Маһинурга кече  улын өйләндереп, никах укып, Ижауга алып китте. Июнь  аенда ире белән Ижаудан кайтырга җыеналар иде.

 

                                     * * *

Маһинурларның кайтканын ишеткәч, Ләйлекәйнең шул минутта чыгып йөгерәсе килде! Сагынулары көчәйгәндәй булды! Мирзагалиенең эштән кайтканын көчкә көтеп алды.

–Мирзагали! Маһинурлар  кайткан! Кайчан барабыз?

Ире  ишегалдындагы коймага эленгән юынгычта битен-кулын сабынлап  юына иде . Тастымал тотып торган хатын иренең киң җилкәләренә, мускуллары йомрыланып торган беләкләренә, кояшта янып каралган муены белән йөзенә сокланып, эчтән генә“ күз тимәсен!”дип куйды да, соравын кабатлады:

–Кайчан барабыз , ә?

Мирзагали кытыршы сөлге белән ашыкмый гына сөртенде. Шул чак капка шыгырдап ачылды, борылып карасалар – аларга таба кочагын җәеп Маһинур йөгерә..

–Ләйлекә-ә-әй!

–Маһин –у –у -р !

Апа белән сеңел кочаклашып, бер-берсенең куенына  сеңеп, тавышсыз гына елыйлар иде. Елмайган нурлы йөзләре буйлап сөенеч яшьләре  тәгәри...

Озак утырдылар бу кичне. Сөйләшеп сүзләр бетәрлек түгел. Баҗалар, хатыннары иркенләп сөйләшсеннәр дип, ашап–эчкәч, бакчага чыктылар. Мирзагали  ясап куйган  агач өстәл янына, эскәмиягә килеп утырдылар.

Өйдә исә, ыгы-зыгы:бала-чага, Ижау апалары алып кайткан киемнәрне киеп күрсәткәч, уенчыкларга тотындылар. Маһинур балалардан күзен дә алмый.

–И-и-и, ничекләр карап  җитешәсең боларны? Сөбханалла!  Кай  арада  үсеп беткәннәр  болар?!

Ләйлекәй сөенечле күзләре белән балаларын багып:

–Бер-берсен карашып үсәләр  бит алар! Башта Мөхәммәтнур абыйлары карашты, әйе бит улым! –диде  кечкенәләр янында торган  өлкән улына.  Тугыз яшен тутырган  Мөхәммәтнур елмаеп  баш какты.

–Мөхәммәтнур, ничәнче класста укыйсың , апаем ?

–Өченче класска күчтем.

–Әйбәт укыйсыңмы ?

Малай бу сорауга тиз генә җавап бирмәде,оялды .

–Әйбәт укый, дүрт тә биш, өчлесе бер-ике генә. Өйдә бик булыша. Малларны гел ул карый, Аллага шөкер, үсте инде, - дип мактады Ләйлебәдәр. Малайның яңаклары алсуланды, әнкәенең мактавы аны үстереп җибәргәндәй булды.

Матур ефәк күлмәкле, кыйммәтле хушбуй исе килеп торган гүзәл шәһәр хатыны  ике бәбәй итәкле ситсы күлмәк өстеннән ак аляпкыч бәйләгән  тутасының бәхетенә сокланып, кызыгып утыра. Кияүгә чыкканына өч ел тулып китсә дә, Маһинурның баласы юк. Шуңа да ул  кимсенә,  шул тиклем балалы хатыннарга кызыгып карый, тупырдап торган баланы куенына алып имезәсе килә.

Күптән түгел генә тәпи йөри башлаган Гөлгенә  әнисе янына килгән иде, Маһинур кызчыкны күтәреп алып сөйде, битеннән үпте. Кызчык әнисенә тартылды,матур ападан ятсынды бугай.

 –Ләйлекәй, миңа бирегез бу кызыгызны !

Хатын сеңлесен  жәлләп куйды.

–Үзеңнеке булыр әле , җаныкаем.   

Сеңлесенең сүзеннән  елмайды: “Менә үзең бала тап та,   кешегә биреп кара ! “–дип уйлады. Өйләрен  тутырып йөргән дүрт баласы – ике улы, ике кызы аның дөньядагы иң олы байлыгы, олы бәхете!

                                                    * * *

                   

Август-сентябрь айларында Мирзагали өйләренә йокларга гына кайтты. Ашау-эчү дә кыр станында гына булды. Игеннәрне урып-җыйгач, көзге чәчү өчен  җир сөрде.

Бер кичне, тракторы белән капка төбенә кайтып туктады. Өйгә кереп чыккач, Мирзагали аптырап карап торды: хатыны тракторга менеп утырган!

–Ләйлекәй, нәмәшлисең анда?!

–Мирзагали, моны йөртүе кыенмы?

–Сиңа нигә ул?

–Минем дә өйрәнәсем килә!

–Җиңел! На-а! –дисәң китә, тр-р-р! дисәң туктый!

–Шаярма әле! Өйрәт әле мине дә! Хатыннар да йөриләр икән бит, гәҗиттә язганнар! Алар миннән кай төше белән артык?!

–Артык түгелләрдер! Ләкин трактор йөрер өчен түгел, эшләр өчен бит! Өйрәтсәң, эшләр дә бу! Аның үҗәтлеге белән! Түлке бер өйдән ике тракторист күп булмасмы?”–дип уйлады ире.

Хатынының күңелен күрер өчен, Мирзагали мәзәк итеп, берничә тапкыр Ләйлекәйне  рульгә утыртып йөрткәләде. Шундый көчле машина аңа буйсынганга, Ләйлекәй балаларча шатланды!

–Әллә нәрсәсе юк икән моның,  өйрәнсәң, –дип тә куйды беркатлылык белән. Ире кычкырып  көлде.

–Ә син аның күпме   чәстләрдән  торганын беләсеңме соң?!

–Син үзең беләсеңме соң?

–Ну -у-у, өйрәттеләр инде, беләм.

–Бәй, шулай булгач! Кеше эшләмәс эш булмас!

Ул вакыттагы уен-көлке генә тоелган күнекмәләрнең тормышта кирәк буласын берсе дә күз алдына китерми иде әле.

                                        * * *

 

 

                   СУГЫШ

 

–Герман котырып кораллана, сугыш булмый калмас,-

диделәр  дөнья күргән өлкәннәр. Бар кеше сугыш куркынычын тоеп, шомланып яшәсә дә,  ул афәт  көтмәгәндә башланды. Мең тугыз йөз кырык беренче елның  егерме икенче июнендә Советлар Союзының төнъягыннан  көнъягына кадәр меңәрләгән километрларга сузылган чикләр аша немец фашистлары бәреп керде...       

Бу куркыныч хәбәр йөрәкләрне өшетте, авылның нуры сүнде,  моңсулык иңде көләч йөзләргә. Сугышның беренче атнасында ук типсә тимер өзәрдәй ир – егетләрне армиягә озаттылыр. Шофер  Исламгали, колхозга бүләк итеп  бирелгән полуторкага утырып, сугышка китте. Ирләр белән беррәттән  авылның иң яхшы атларын да сугышка алдылар. Җәй башында авылда  бөтен мәшәкать карт-корыга, хатын- кызга, бала-чагага калды...

Ләйлекәй  дүрт баласы белән Мирзагалине олы юлга  кадәр озатты. Гөлгенәне Ләйлекәй, дүрт яшьлек Дамирәне  Мирзагали кочагында  күтәреп барды, Мулланурны Мөхәммәтнур җитәкләде. Сабыйлар әле бер ни аңламый,   Мөхәммәтнурның гына күзләрендә олыларга хас  кайгы уты көйри иде...

–Авыр булыр инде Ләйлебәдәр, нишләрсең микән? Әллә тракторга утырасыңмы? Механизаторларга колхозчыларга караганда күбрәк түлиләр. Эше  җиңел түгел инде аның.  Бу балаларны нишләтерсең, тракторчы көне-төне басуда  була бит. Көчең җитәр микән ?

–Җан биргәнгә – җүн  бирер, диләр. Безнең өчен кайгырма. Менә син генә  ут эчләренә китәсең...Берүк үзеңне сакла! И Раббым! Исән- имин кайтырга язсын !

Төн буе йокламыйча, ирен юлга  хәзерләгәндә   сөйләштеләр.

–Улым, син йортта  иң өлкән бала, әниеңә, апайларыңа булыш! –диде  әтисе Мөхәммәтнурга..

–Ярар,– диде  малай, мөлдерәп төшкән яшьләрен күрсәтмәс өчен түбән карап.

–Печән калынаеп килә, вакыт булган саен чабып, җыештыргалагыз, сыерны асрарга тырышыгыз.

Олы юлга чыккач, Мирзагали балаларын үбеп, аркаларыннан сөйде. Хатынын кочаклап үпте дә:

–Ләйлекәй, син мине көт, кайтырмын Алла бирсә, –диде.

Авыл очында хатыннар, балалар  басып калдылар. Ирләр, газизләре күздән югалганчы, авыллары ягына кайрылып карап киттеләр...

                                                          * *  *

...Мөхәммәтнур болай да үзен  үскән дип саный, чөнки өйдә дә, ихатада да кул арасына керә башлаган иде: апайларын  караша, йомышка  йөри, мал-туарны да карый. Аның нәрсәсе бар: лапасны  тазарта, малларга ашарга печән сала, су эчертә.

Әтисенең киткәндә әйткән сүзләрен аңа зур ышаныч белдерүе дип кабул итте. Эшләр, тырышыр, әнкәен дә, апайларын да карар.

Колхоз июнь азагында печәнгә төште. И Кадыйр! Күкрәк киереп, киң колач белән пакусларны кыеп кына барган ирләр кая? Хатын-кызлар, яшүсмерләр чапкан урыннар ала-кола пеләшләнеп кала. Картлар оста чабалар чабуын, тик тыннары кыска – тиз хәлдән таялар. Ничек булса да, тырышырга, көннәр әйбәт торганда печән  әзерләп калырга кирәк.

Колхоз эшеннән соң кичләрен Ләйлебәдәр улы белән урман аланнарында, юл буйларында күз бәйләнгәнче печән чаба, көннең озын чагы бит. Кипкән печәнне Мөхәммәтнур араталы бәләкәй арба белән ихаталарына ташый. Бер көн дә калмыйча, кайдан таба, я печән, я коры-сары утын  алып кайта. Коры ботакларны  җыеп, бау белән бәйләп, бәләкәй арбага сала. Коры булса да, төягәч арба авырая, кайтып җиткәнче маңгае буенча аккан тир күзләрен әчеттерә. Авырлыгы берни  түгел, менә лесник очрамаса ярар иде дип, алны-артны карап, кача-поса йөрүе кыен. Очраса, җыйган  ботак-сатакны кире урманга илтеп бушаттыра. Арбаны алып кала.

Ләкин ул курку-борчылулар әнисенең сөенгәнен күргәч, онытыла:

–И улыкаем, алай да син бар, синсез мин нишләр ием!

Бу сүзләрдән соң ул үзен егет итеп сизә. Көзен дүртенче класска укырга барасы малай, өй хәлләре турында уйлый: әнкәе эштә, үзе укуда чагында бу бәләкәйләр үзләре генә  нишләрләр  микән? Тәнәфестә чабып кайтып килгәләсәң   генә инде.

 

                                           * * *

                      АЯНЫЧ ХӘЛ    

Акхуҗаның  “Кызыл сабанчы “ колхозы, башка авыллар кебек үк, аяныч хәлдә: бердәнбер машинаны сугышка озаттылар, тракторчы Мирзагалине беренче көннәрдә үк сугышка алдылар.Колхоз рәисе Сәетгали дә печәтен аксак Тимершәех абзыйга тапшырып, сугышка китте.

Кичке нәрәткә җыелгач, бер мәлгә гаҗизлектә утыралар. Тәртипкә салынган тормышның асты-өскә килде. Шулай да  алда ни торганы барысына да ачык: печәнне тизрәк тәмамларга, уракка әзерләнә башларга кирәк. 

–Җәмәгать, кичекмәстән тракторга өйрәнергә берәрсен җибәрергә кирәк мытыеска, – диде Тимершәех. –Кемне җибәрәбез? Тракторсыз булмай! Печәне  аның әле бер хәл, ипи өлгергәч нәмәшләрбез? Ничек суктырырбыз?

–Ләйлебәдәрне җибәрсәк ничек булыр? Ул трактор  җөртә белә .Мирзагали өйрәткәләде бугай.

–Җөртүен җөртер, аның бер көтү җәш балаларын кем карар? Аяксыздан-күтсез, дигәндәй .Укырга  барырга кирәк бит инде барыбер,  аларны ничек ташлап китсен? –диде берсе. 

–Алай булгач, кемне тәкъдим итәсез? Кемне җибәрергә була?

–Ирләр арасыннан тучны җибәрер кеше җук. Хатыннар белән сүләшеп карарга кирәк.

Сөйләшеп карадылар, тик  хатыннарның берсенең дә йөрәге җитмәде, кайсы булдыра алмам диде, кайсының баласы бәләкәй. Аптырагач, Ләйлекәйне чакырдылар. Тимершәех  эшне аңлатып бирде. Ләйлебәдәр ире белән  булган сөйләшүне исенә төшерде.

–Тимершәех абзый, мин каршы түгел, тик  балаларым бик бәләкәй бит, үзләре генә яшәрлек түгел. Нәрсә эшләем соң...

–МТСта кыскартылган курслар оештыралар. Аңынчы гына  бианаң карап тора алыр әле. Ул тиклем карт түгел бит.

Ризалашты Ләйлебәдәр. Колхоздан ашарларына айга бер пот он биреп торырга  вәгъдә иткәч, укырга барырга ризалашты. ”Бер пот он хәзерге заманда алтын бәясенә тора”, –дип куанды хатын.

                            * * *

Тимершәехның башкайлары чыдасын гына! Авылның  бөтен мәшәкате аның җилкәсендә! Җигелеп авыр эшләрне тартырлык, таза бәдәнле ирләр юк бит! Берәү дә юк! Хатын-кызлар да,  кавырсыны ныгымаган  яшүсмерләр, карт-коры!

...Колхозлашканда җирләре алты йөз гектар булса, хәзер ул мең ике йөз кырык гектар! Ул меңгә  якын гектарның ашлыгын урак, чалгы, лобогрейка белән ничек урып бетермәк кирәк?! Көнгә урак белән ничә сутый урасың?! Авылда кеше күп сыман тоела иде, баксаң, аның яртысы да эшкә яраклы түгел икән бит! Кемнән ярдәм сорыйсың, кем булышсын?!  Бөтен җирдә шушы хәл...

Кешеләр белән җүнләп сүләшегез инде, хәлне тагын  аңлатыгыз, уракка чыгучыларга көн саен ике йөз грамм он биреләчәк диегез. Урак тотарлык бар кеше дә чыксыные. Тимершәех  бригадирларга шундый әмер бирде.

Рәис  борчыла. Уен эш түгел: игеннәрне урып-җыеп бетермәсәләр, аның башы бетәчәк. Аннан сораячаклар. Шуңа күрә халыкка аз гына булса да  кызыксындыру чарасы итеп, он бирдерергә булды. Анысы турында  да районда белсәләр рәхмәт әйтмәячәкләр. Ни булса да булсын, урак кына  барсын!

Рәис дөрес  чамалады: он бирәчәкләрен белгәч, яшь балалы хатыннар да күкрәк балаларын бәләкәй арбага салып,   уракка чыктылар. Өйдән ике кеше уракка чыкса, ул бит дүрт йөз  грамм он дигән сүз!

Кишәрлекләргә бүленгән басу. Кояш ут тәгәрмәче кебек баш очында әйләнә, кызуы башка каба, тәннең суты әче тир булып маңгайдан ага, күзләргә кереп томалый, әчеттерә.

Арыган, сызлаган билләрен язарга баш калкыткан хатыннар гаҗәп хәл күреп шаккаттылар.

–Әстәгы ! Карагыз әле,  теге  карамада нәмә ул ?

–Бишек   бугай! 

–Кем кишәрлеге ул ?

–И Аллам! Майсрур баласын алып килгән ие бугай.

–Вәт исәр! Егылыр дип тә уйламый микән? Шул тиклем  биек ботакка  элгән!

–Баласы бәләкәй бит әле аның. Торырлык түгел...

Карама ботагындагы бишек тирбәлми... Бер яфрак та селкенми. Челлә кызуыннан басу өстендә зәңгәр рәшә уйный. Күк гөмбәзе кайнарлыктан төссезләнеп, агарып киткән. Тик басудагылар моны күрми: карашлары камыл төбендә...

Бишектәге нарасыйны нәрсә көтә? Күп елларга сузылачак ачлыктан исән калырмы? Канлы сугыш эчендә йөргән әтисен күрә алырмы? Ниләр язган аларга?

Ләйлебәдәр урак башлангач та ындыр табагында ашлык суктыра башлады. Сложный молотилканы эшләтә, көн буе тракторы гүләп тора, өйләдә  кыска вакытка  гына туктаган  арада,  балалары янына кайткалый. Иртән иртүк ашарларына пешереп, ашатып китә , көндезен бианасы күз-колак була. Күптән түгел генә ун яше тулган Мөхәммәтнур да яшьтәшләре белән басудан көлтә ташырга чыкты. Атлы эш аңа бик ошый. Аның өстенә, хезмәт көненнән тыш, әбәт ашаталар. Басуда көлтәләрне  зурлар төяшәләр, ындыр табагында тагын хатыннар бушатышалар.Көлтә бушатырга   кайткан арада  Мөхәммәтнур, әнисенең ашлык суктырганын  күреп, горурлана – ул бит анда иң главный кеше!

Кыш ачы бураннары, коточкыч салкыннары белән бик иртә башланды. Күңелләрдә дә шундый өшеткеч уйлар – немец Мәскәүгә кадәр килеп җитте. Авыл тилмереп солдат хатлары көтә. Мәңгелек кайгыга салып, газиз улларының, сөйгән ирләренең  үлүе турында  похоронкалар килә. Салкын, караңгы авылда төннәрен бөтенләй тормыш туктаган, дөнья беткән кебек, сирәк-мирәк этләр өргәләп җибәрсә генә, бу куркыныч чигенгәндәй була. Хәер, көндез авыр эштән изелгән кешеләр, берничә сәгатькә бу кайгылы, газаплы уйлардан арынып торалар.

Кич белән бердәнбер радионы тыңларга колхоз идарәсенә ир-атлар җыела. Коточкыч салкын кичләрнең радио бераз шыгырдап, сызгырып алганнан соң, Левитан тантаналы итеп:

“Под Москвой Советские войска перешли в контрнаступление и нанесли немцам сокрушающее поражение! Вражеские войска отброшены  от Москвы на сто километров...”

Диктор немецлардан азат ителгән авылларны һәм шәһәрләрне санап китте.

Бу яңалыкны хәбәр итәргә дип, мич арасында утырган малайлар чыгып чаптылар.

–Әнкәй, нимесләрне Мәскәү янында безнекеләр җиңгәннәр! Әллә ничаклы фашистларны кырганнар! Танкларын, самолетларын юк иткәннәр! – дип Мөхәммәтнур шатланып кайтып керде. Сөенечле хәбәр белән әнкәен шатландырасы килде.

–Радиу тыңларга бардың мени? И Раббым, алда да җиңүләр насыйп итсен!– диде әнисе, уйларының барысын да улына әйтеп бетермәде:

“И-и-и, Алла! Нимесләр генә кырылмаган бит инде анда, үзебезнекеләр күпмедер? Газиз башкайларын салганнар... Ничек җир күтәрә микән бу Гитлерны? Ничек Аллаһы Тәгалә юл куя? Нинди гөнаһларыбыз өчен? Әллә заман ахыры киләме?”

Кырык беренче елның кышын, йөрәккә төшкән салкынын гомергә онытасы юк Ләйлекәйнең! Өйдә җылы тормый, балалар туңа. Мичкә ике мәртәбә яксаң, утын бетә. Әле алда ничә ай кыш...

Балаларын, тыштагы коточкыч салкында кышлаган сыерын  жәлләп Ләйлекәйнең үзәге өзелә. Йокларга ятканда  балаларын кат-кат киендерә.

                                             *** 

                      ЮГАЛГАН СОЛДАТ...  

Соңгы вакытта  Мөхәммәтнур  күңелсезләнеп   йөри башлады.

–Улым, әллә берәр төшең авыртамы ?

–Җук, әнкәй, бер җирем дә авыртмай.

–Әллә мәктәптә бер-бер хәл  булдымы ?

–Җук...

Мөхәммәтнур әйтмәгән серне  Мулланур  чиште:

–Пучталиун  бер кыягаз китергәч, абый җылады.

Ләйлебәдәрнең тезләре хәлсезләнеп, тотмас булды, эскәмиягә чөмәште.

–Похоронкамы?

–Җук, җук әнкәй, үлгән димәгән, безвести пропал дигән! – Малай, телен тыймаган энесенә ачулы караш ташлап,  яшергән җиреннән теге кәгазьне китереп бирде. “Волхов юнәлешендә  барган сугышларда гвардии рядовой Зиннуров Мирзагали  хәбәрсез югалды” диелгән иде ул кәгазьдә. ”Хәбәрсез югалган...Хәбәрсез югалган”, –дип кабат-кабат пышылдады Ләйлекәй. Хәбәрсез югалырлык ир иде мени ул ?”Үзенә төбәлгән сигез күзнең аңа мөлдерәп карап торуын күреп, үзәккәе өзелде...” Әтисез ятим калдылар балаларым... И Раббым! Ник шуларны кызганмадың? Аларның ни гаебе бар?!” Берсеннән-берсе вак дүрт баласын куркытырга теләмәде-кычкырып еламады, тын алырга да бирмичә, күкрәген баскан авыр кайгыдан балаларын кочагына алды:

Үлгән димәгәч, атагыз исәндер, Алла бирсә! Абыегыз  шулай ди бит! –Гөлгенәсе белән Дамирәсен алдына утыртып, кечкенә юка гәүдәләрен күкрәгенә кысты. Аларның якынлыгы, җылысы ярылырга җиткән йөрәген ышыклагандай булды... Шул халәттә күпме утырганнарын да чамаламады, балалар да тынып, кыймылдамыйча әнкәләренә сыенып утырдылар. Ләйлекәйнең җеп өзәрлек тә хәле калмаган иде, балаларын ашатырга кирәклеге исенә төште.

Аларны ашатып, йокларга яткырды. Үзе дә ут сүндереп ятты. Бу хәбәргә кадәр тормышлары авыр булса да, ачлы-туклы яшәсәләр дә бәхетле булган икән Ләйлекәй, чөнки Мирзагали исән  иде...

Яңадан Мирзагалиен күрә алмас микәнни? Ниләр булды соң сиңа, Мирзагаликәем? Кай җирләрдә ятасың? Исәнме,үлдең микән? Дүрт балаңны ятим  калдырып киттеңме?!

Тавышсыз гына елады, кайнар яшьләреннән яңаклары  янды. И бәхетле дә иде бит алар!  Бер-берсе белән килешеп, кадерләрен белеп яшәделәр... Сөйгән ире белән алты ел да җиде  ай яшәп калды... Шулай да күңеленең бер почмагында  Мирзагали  үлмәгәндер, исәндер, сугышта ни булмас, аңын югалтып госпитальдә ятуы бар, яки әсирлеккә төшкәндер дип, өметләнде... Мирзагалиенә исәнлек теләп, сәдака кертте, ирен үлемнән йолып алырга гаҗизлектән, Ходайга ялварды, сабырлык сорады... Тешен кысып түзде –аңа дүрт баласын карап үстерергә кирәк!  

Ләкин беркөн тракторын сүндереп, кайтырга  юнәлгәч,  тәненнән  ток үткәндәй  булды: ферма янындагы  пар каенның берсен кискәннәр... Ләйлебәдәр килен булып төшкәннән бирле, фермада эшли башлагач та аларга сокланып йөрде, пар булганнары өчен. Ул аларны үзләренә охшата иде. Менә хәзер берсе ялгыз калган... Ул, каенны кочаклап, елап җибәрде:

–И җаныкаем, син дә минем кебек ялгыз калдың мени? Кайсының кулы барган?..

Каенны  кочаклап озак, бик озак елады... Туктый алмый үкси башлады. Хәлсезләнеп, ялгыз  калган каен  төбенә  шуып төште. Үз язмышының фаҗигасен бөтен барлыгы белән тойды: ул мәңгегә ялгыз, ятим... Киселгән каен кебек, аның  Мирзагалие  дә юк... Ялгыз каенның сыгылмалы нечкә ботакларын пар каены бер кайчан да иркәләмәс, беркайчан да үзара серләшмәсләр, җылы җилләрдән бергәләп шауламаслар, ул да Мирзагалиен яңадан мәңге күрә алмас...

Шушы вакыйгадан соң аның күңеле кителде, ялгызлыгы, ятимлеге баса башлады, өмете өзелде... Колагында гел бер җыр яңгырады:

Ялгыз каеннардан ялгыз

Мин бүгенге көннәрдә.

Кырык икенче елның  апрелендә  Ләйлебәдәрнең энесе Галимҗанның үле хәбәре килде. Бу кайгыдан ата-анасы  өшәнеп, ябыгып, картаеп калды.   Ата-анасы өчен  дә, һәлак булган энесе  өчен дә үзәге өзелде, кулыннан килгәнчә әнкәйләренә ярдәм итәргә тырышты.  

Ашау ягы да начарланды. Баштарак  тракторда эшләгән өчен он биргәләделәр, соңга таба бик сирәк эләкте .Әкренләп өйдәге әйберләр  кими башлады: сатарлык, үтемле әйберләрне базарга барып, ашамлыкка алыштырды Ләйлекәй. Ун яшьлек Мөхәммәтнур чабата  үрергә өйрәнде. Үзләреннән артканын базарга да алып чыккалады әнисе.   Яшәү авырайды.. .

Кырык икенче елның язында Ләйлекәй трактордан  төшмәде.                                                                              Аш пешерүче  хатын әбәт  җиткәнне яулык болгап  хәбәр салганчы, Ләйлебәдәр басуның бер башыннан икенче  башына  кара буразналар белән  киләп сарый,  авыз-борынына, күзләренә  балчык тузаны  тула, башы  зеңли,  кояшлы зәңгәр күкне дә күрми,   сабан тургайлары  сайраганны да ишетми-күз алдында  бары  сөрәсе  җир..  Кайвакыт җир чайкала башлый, башы әйләнә...

Мосаллия инде әллә ничәнче кабат яулыгын да, кулындагы тастымалын да болгагач кына, килеп туктады.

–Ходаем, эшләп тә куясың инде, малакаем! Ничекләр түзәсең!. Кил әйдә, кулыңы җу, ашарга утыр. Бүген итле аш пешердем. Тимершәех мал суйдырган. Эшләгән кешенең кадерен белә персидәтел.  

Басу станына әбәткә  арыган  сабанчылар җыелды.

Ашарга утырганчы, үгезләрне, сыерларны тугарып,  чирәмгә җибәрделәр.

Шакмаклы ашъяулыкка туралган кабарып пешкән ипи телемнәрен өләште. Чәркәләрен тутырып аш бирде. Өйдә мондый сыйны күптән күрмәгән халык, итле токмачлы ашны тын да алмый, кинәнеп, рәхәтләнеп ашады.

–Хәкимҗан абзый, артка борылып утыр, ит өләшәбез!– диде Мосаллия

Куна тактасына  турап куелган ит кисәген алып, Хәкимҗанга эндәште:

–Монысы  кемгә ?

–Ләйлебәдәргә !

–Монысы кемгә?

–Үземә!

Барысы да кычкырып көлде.

–Кара әле моны, әллә артта күзе бар, олырак кисәкне эләктерде түгелме ?

Сабан сөрүчеләргә көнгә ярты кило ипи бирәләр. Ләйлебәдәр туйганчы аш ашый да, ипине балаларына алып кайта. Бүген өлешенә тигән ит кисәген дә капчыгына салды.

                               ***

           ҖИҺАНГИР БАБАЙ ИПИЛӘРЕ

Тимершәех язгы чәчүгә дип амбарда  ипилек онны күз карасы кебек саклатты. Ул белә: ач, җегәрсез кеше җир сөрә алмый. Җирне вакытында сөреп, ипиеңне чәчмәсәң, көзен урыр ашлыгың да булмас. Шуңа күрә тегермәндә бодай тарттырды.

Бригадирга күрсәтмәләр бирде:

–Җиһангир бабай янына кереп хәлен белеп чык. Колхозчыларга ипи пешерә алыр микән? Риза булса,  пикәрнигә утын илттер, бүген үк миченә җылы биреп куйсыннар. Онны да бүген үк илтегез. Үзең күз-колак бул! Су мичкәләрен дә тикшер!

Җиһангир карт сугышка хәтле  колхозчылар өчен ипи  пешерде. Чәчүгә чыккач, печәнгә төшкәндә, уракка төшкәч,  Җиһангир бабай ипи пешерә иде. Ул пешергән ипине Акхуҗада бик күп еллар үткәч тә сагынып сөйләделәр.

Туачак яңа көн нечкә генә яшкелт нур булып урман өстеннән сирпелә... Йокының иң тәмлесеннән изрәп, авыл тынган. Кошлар да берән-сәрән генә йокы аралаш хәбәрләшәләр. Төннәрнең кыскарган, көннең озынайган чагы.

Өйдәгеләрне уятмаска тырышып, Җиһангир карт сак кына ишекне ачып чыкты, баскычка утырып чабаталарын киде, киндерә очларын пөхтәләп эчкә яшерде. Баскычтагы кадактан киез эшләпәсен  алып киде. Бакча капкасын ачып , бәрәңге ызаны буйлап эшенә юнәлде. Ерак барасы түгел – колхоз пекарние  бакчалары артында гына.

Ак киндер күлмәк, ак киндер ыштан, ап-ак тула оек, ак чабата кигән кечкенә буйлы Җиһангир иртәңге эңгердә  яшел ызаннан җиңел атлап барганда әллә фәрештәгә, әллә хозыр Ильяска охшап тора... Эшләгән урынына якынлашкан саен адымнары ешайды, йөрәге шатлык көткәндәй алгысап типте. Пекарня ишеген ачып керүгә тансык ис – ипи исе килде. Ул шырпы алып стенадагы лампаны кабызды. Чөйдән ак киндер аляпкычын алып киде, җиңнәрен өскә үк күтәреп сызганды да, мич алдында торган комгандагы җылы су белән озак итеп кулларын юды. Бүлмәнең яртысын алып торган мич кичәдән бирле суынырга өлгермәгән. Мич башындагы чиләк ярым керешле күәсен өстәлгә куеп  өстен ачты, картның борынына колмаклы ипи  башының ачысы  үтеп керде. Күбекләнеп, кабарып,”уфылдап” торган камыр башын ларга бушатты да, казаннан күп итеп  җылы су өстәде. Кичтән иләп куйган онны ларга салгач, зур булмаса да җегәрле йодрыгы белән  бисмилласын әйтеп ипи баса башлады. Җиһангир ларны әйләнеп  йөри-йөри басты: ипине никадәр озак басасың, шулкадәр уңа, тәмле була. Камырны баскач, лар капкачын ябып куйды.

Ул мондагы эшләрне күзләрен йомып та эшләр иде: кучкарда* мич кабызырга чыра телеп куелган, аралыкта утын өелгән, почмакта  кораллары – кисәү агачы, ипи көрәге, мич пумаласы. Җиһангирга сәгать тә кирәкми: камырның кабаруын, мичнең өлгерүен,  ипинең ятуы җитүен  дә күңел күзе  белән белә. Аның һәр хәрәкәте ипле.

Җиһангир янган мичкә карап утырырга ярата, ут ялкыннары, агымсулар  кебек, кешенең фикерләрен әллә кайларга алып китә...

      Сарманда ятимлектән каңгырып, ачлыктан интегеп  йөргән көннәре  иде.Байга яллангач , атналар буе  ач йөргән малай , ниһаять, туйганчы ашады: аңа аш  белән  кайнар арыш шишарасы*  сындырып бирделәр.Бу дөньяда күпме яшәсә дә,  гомеренең азагына кадәр  җитәрлек булып  кайнар   ипи тәме  тел төбендә калды.Шуннан бирле ул  бәхетнең туя ипи ашау  икәнен аңлады.Шуны истә тотып , ул хәзер  бала – чага килсә дип, мич авызына шишара тыга.

Мичтә дөбер – шатыр ут яна, ялкын телләре  аның җыерчыклар ярган канәгать йөзендә чагыла.

Мич өлгергәч,  ипиләрне  салып, мич капкачын  ябып куйды.Озакламый бүлмәгә кайнар ипи исе таралды.Дөньяда иң тәмле , иң изге,  иң тансык ис – ипекәй исе!..

Җиһангир кызарып  йөзе килгән  ипиләрне зур көрәге белән чыгарып, кырып юылган өстәлгә сөяп тезә барды.Мичтән ипи чыккан чак- Җиһангирның  бәхетле минутлары:ипиләре уңганга сөенә!Ларда басканнан соң  камыр лар капкачын  күтәрердәй булып менгәндә, кайнар мич төбенә салганнан соң кызарып өскә кабарганда  Җиһангирга  җанлы кебек тоела. Ул үзенә башка язмыш теләми, Ходай биргәненә мең шөкер!  Шушы   авыр заманда  авылдашларын күпереп пешкән ипи белән куандыру олы бәхет!

     Картның уйларын бүлдереп, ишекне ачар – ачмас бер малай кычкырды:

  • Җиһангир бабай!Утын ярырга кирәкме ? Су апкайтыйммы ?
  • Әйдә , улым , кер!

Ипи исенә тәкате калмаган бала – чага пекарня янына көн дә килә.Әнә, Әнвәр дә килеп җиткән1

Җиһангир карт бер шишараны  алып , пычак очы белән бер- ике урыннан төртте дә, сындырып бер кисәк ипине  Әнвәргә сузды:

-Мә, улым, персидәтел я бригадир күрмәсен!

Әнвәр кайнар ипине  түшенә яшереп, рәхмәт әйтергә дә онытып, чыгып сызды.Куенына ипи түгел, бәхет кошы тоткандай , өйләренә чапты.

 Җиһангир бабайның ачлыктан интеккән балаларны җәлләп үзәге өзелә.Үзенең ятимлектә , ачлыкта интегеп йөргәннәре исенә төшә, шуңа да ул бер баланы да буш җибәрми.

                                             ***

                          КӨТЕЛМӘГӘН КУНАК

 Шул елның салкын көзендә уйламаганда- көтмәгәндә Ләйлебәдәрләргә кич соң гына Наҗия килеп керде. Ләйлебәдәр туңган,алҗаган Наҗиягә чишенергә булышты,  чабаталарын салгач, мич башыннан итек китереп бирде:

        -  Мә, итек ки!Әйдә түргә уз, мич янына, җылын, туңгансың бугай.

 -Суытты шул.

Ләйлебәдәр самавырына су салып, кайнатырга куйды.Кунагын сораштырырга базмады , нигә килүен үзе аңлатуын көтте.

-         Ләйлебәдәр,  нигә килгән бу, дип аптырайсыңдыр инде Теге юлы сез килгәч чәй дә эчертә алмаганыем, Вагыйз тавыш күтәреп,-дип сүз башлады.Наҗия.- Дөнҗаның болай булачагы башка да килмәй ие.Ул чактагы кайгылар кысыр хәсрәт булган икән! Менә бит ниләр күрергә  язган!  Мирзагалинең бизбисти югалу хәбәрен ишеттем.  Әле үлде димәгәннәр бит, исәндер ,табылыр да әле ул!-дип куйды, Ләйлекәйне юатырга теләп.

–Бирсен ходай! Синең Вагыйзыңның хәбәре киләме соң?

–Килә. Гомергә булмаганны, “сагынам” ди!–Наҗия әкрен генә матур итеп көлеп куйды. –Мидал бирделәр, дигән. Булыр да! Ул бит бер исәрләнсә , күзенә ак-кара күренмәй, аяусыз, давай!*

Самавыр кайнап чыккач, Ләйлебәдәр өстәл әзерли башлады. Үзләре җыеп киптергән үлән чәенә самавыр борыныннан кайнар су агызгач та өйгә тәмле булып җәй исе таралды. Мич капкачын ачып, кечкенә чуен алды. Суын түгеп, кабыклы бәрәңгене табакка бушатты. Бәрәңге кырып ,көрпә кушып пешерелгән ипекәйне кисеп куйды.

–Әйдә,Наҗия, уз, утыр, бар булганы белән инде, гаеп итмә.–И-и-и, ниндәй гаеп ди!

Кунак барда  утырырга гадәтләнмәгән  балаларын да чакырды: 

–Килегез, сез дә утырыгыз, балалар! – Мөхәммәтнурны әнисе белән якыннан күрештерәсе, аралаштырасы килде.

Наҗия чөйгә элгән төенчеген алып чиште.

–Менә бәләкәй генә күчтәнәч алып килгәнием,– дип өстәлгә кайнаган сөт төсендәге магазин крәндилләре белән шикәр шакмаклары куйды. Бу күчтәнәчләрне күргәч, балаларның күзләре янды, елмаешып бер-берләренә караштылар. Ләйлебәдәр дә исе китеп:

–Каян килгән бу шәһәр күчтәнәчләре? Дөньяда бармыни әле мондый тәмле ризыклар?! –дип елмайды.

–Мин бит быел Гүркигә турфка бардым, күптән түгел генә шуннан кайттык.Менә  Мөхәммәтнур  белән апайларына авыз итәргә алып килдем!

Хатын төенчегеннән  кием чыгарды.

–Мөхәммәтнур  улыма  күлмәк алып кайттым, киеп кара әле, ярай микән?!

Малай Ләйлекәйгә карады. Ике әнисе ике яктан карап торганга, алар карашыннан уңайсызланды.

–Ки, улым!

Көрән җирлеккә вак кына кызыл шакмаклар төшкән  йомшак фланель күлмәк малайга таман иде. Наҗия түшендәге, җиңнәрендәге сәдәфләрне эләктерде, улының аркасыннан сөйде.

 –Куанып ки улым, җылы тәнеңдә тузсын, өстеннән өстәлсен!

Малай  оялчан гына елмайды: күлмәктән килгән фабрика исе, кибет исе , яңа күлмәкнең мамык йомшаклыгы күңеленә  хуш, рәхәт тә, әллә ничек читен дә – Наҗиядән кыенсына...

–Рәхмәт инде, Наҗия, бигрәкләр дә матур, җылы күлмәк алгансың! – Әнисе белән улы арасына сукмак салынуга шатланды Ләйлекәй! Малай өчен бу  гомерлеккә  истә калырлык вакыйга бит! Башка авылда әнисе яшәвен белсә дә,  кечкенә чакта кыска гына арада аларга кереп чыгулары, ниндидер ир кешенең кычкыруы  бераз исендә  , ят иде  аңа әнисе, төсен дә хәтерләми иде. Бүген күлмәк якасын, түшен сәдәфләгәндә улына сокланып, яратып караган кап-кара күзләрен, куе кара кашларын , елмайган йөзен якыннан күреп,  хәтеренә сеңдерде. Мөхәммәтнур тач әнисенә охшаган. Йомшак фланель күлмәкне  дә малай онытмас ,ярлылык баскан тормышта аларның күптән бүләк күргәннәре  юк... Энесе Мулланур да, сеңлеләре дә, елмаешып, абыйлары өчен сөенделәр

Улын калдырып киткәнгә үкенеп, гомер буе үзен гаепле санап яшәгән  хатын бүгенге очрашудан бәхетле иде...  Наҗиянең килүе бер бәйрәм  булды: өстәл тирәли утырып,  күчтәнәч крәндилләр белән, шикәрләп чәй эчтеләр.

Наҗиядәге үзгәрешләргә Ләйлекәйнең исе китте: арыган булса да  йөзе якты, күңеле шат, матур киенгән : өр-яңа дҗемпер, колагында матур алка, муенында гәрәбә төймә. Элеккеге мескенлекнең, кыюсызлыкның эзе дә юк, киресенчә, үз-үзен тотышында, сөйләмендә базымлылык, йөрәклелек сизелә. 

Ләйлекәйнең аңа төбәлгән карашын сизеп:

–Гүркидә бераз өс- башны карадым, кияр әйбер калмаганые. Сугышка кадәр дә  лафкаларда әйбере дә, акчасы да булмады бит.  

Балаларны йоклаткач, бераз сөйләшеп утырдылар.Наҗия Горькийда булган хәлләрне сөйләде.

–Турфта эш  калхуздагы ише генә түгел! Иртәдән кичкә хәтле саз эчендә юеш турф катламын кисеп ташыйсың, сасы исе тәнгә сеңә. Бригадир марҗа үз кешеләренә турфның калын җирен бүлеп бирде, безгә юкасы эләкте.Нурмы тутырырга авыр, акча аз төшә. Аннан бигрәк хәтәре – нимесләр шәһәрне бумбага тотты! И-и, Ходай күрсәтмәсен, дөнҗа бетә дип торасың!

Солдат хатыннарының сүзләре сугыш, тормыш авырлыгы турында барды.

Егерме биш чакрым катканак юлдан арып килгән Наҗиянең күзләре йомыла башлагач, утны сүндереп, йокларга яттылар. Иртүк торып, Ләйлебәдәр белән чәй эчкәч,  Наҗия юлга җыенды.

–Рәхмәт сиңа, Ләйлебәдәр! Синнән дә саф күңелле кеше юклыгына ышандым инде хәзер! Кеше җәлли беләсең, күңелең киң, шуңа Мөхәммәтнур да сине ярата! Яратсын берүк! Мин көнләшмәем, шушылай очрашкалап торсак мин бик риза! Исән-сау бул!

Юка гына кар каплаган юлдан җил-җил атлап, улы белән очрашуга, күлмәк бүләк итүенә сөенеп (күптәнге теләге кабул булды!), җиңел күңел белән авылларына юнәлде.      

                                  ***

 

                             ҮЗӘК ӨЗГЕЧ  ХӘСРӘТ...

Март урталарында колхозга МТСтан механик килгәч, Ләйлебәдәр тракторын ремонтларга йөрде. Тәҗрибәле механик ярдәменә сөенеп, машинасын чәчүгә хәзерләде.

Соң гына эштән кайтып кергәндә, балалары куркып, елашып  беткәннәр иде. Ләйлебәдәрнең коты очты:

–Ни булды ?!

–Гөлгенә косты, тәне яна, – диде Мөхәммәтнур.

–Бәбекәем, җаныкаем, чирләдеңмени? – Кызының маңгаена иреннәрен тидерде – баланың  тәне кызыша иде.

Әнисенең йомшак тавышын ишетеп, сабый елап җибәрде.

–Хәзер, хәзер, бәбекәчем, хәзер мәтрүшкә кайнатам, талкан* болгатам, талкан ашап чәй эчәрсез.

Ашарларына бернәрсә дә калмагач, рәистән боерык яздырып, ярты пот он алып, сөенеп кайткан иде, Гөлгенәсенең авырганын күргәч, коты чыкты.

Казан астына ягып, казанда он кыздырып талкан болгатты. Пары чыгып торган хуш исле талканны ачыккан  балалар капланып ашадылар, Гөлгенә бер-ике генә чемченде. Караватта яткан сабыйның яңаклары кызарып, уттай янып  чыкты, хәлсезлектән зәңгәр күзләре йомылды...   

Фелдшер кыз килде.

–Ләйлебәдәр апа, кызамыкка охшаган, башка балаларыгызга йокмасын! Температурасы бик югары. Төшерергә иде әзрәк температурасын! Өстенә калын япма! Эчәренә күбрәк бир, мәтрүшкә эчерт. Җиләк, карлыган кагы, бал бирсәң дә әйбәт булырые! Менә шушы таблеткаларны эчертегез. Кызамык таралды, күп чирләйләр.

“Раббым Аллам! Ярдәмеңнән ташлама! Исәнлек бир кызыма! Илаһым! Гомер бир минем газиземә!”– Ләйлекәйнең күңеленә курку иңде, төпчеген югалтудан коты чыкты, бер туктамый  Аллаһка ялварды...Каһәр суккан  сугыш аркасында кечкенә кызы туя ипи ашап үсмәде, йомшак, чиргә тиз бирешә  башлады. Ләйлекәй бәләкәй кызын  жәлләп, имидән аермады, өч яше тулганчы имезде.

Барысын да тапты  Ләйлебәдәр, Акхуҗада  умарта асраучылар бар, бирделәр балын да, кипкән җиләген дә. Гөлгенәне  алып калып булмады...Очты газизенең җаны...

–Оҗмах кошы инде бу бала!– диделәр карчыклар, гөнаһсыз сабыйның туп-туры оҗмахка керәсен  юрап.

Бичара Ләйлебәдәр бу кайгыны күтәрә алмады...Яңадан күпме яшәсә дә йөрәгенең  төзәлмәс ярасыннан кан савып, газап эченә салды... 

Ләйлебәдәр тыела алмый сулкылдап елый-елый кызының чәчләреннән сыйпады, суынган аякларын учларында  җылытырга тырышты...

–И Раббым, нинди гөнаһларым өчен алдың минем газизкәемне? Җылы куенымнан чыкмаган сабыемны ничек салкын гүрләргә иңдерәем!

Карчыкларның сүзләре дә үтмәде.

–Артык елама, балам,  кызыңның рухы рәнҗер,–диделәр.

Төпчеге Гөлгенәнең үлеме хатынның сабыр канатларын сындырды, түзәр әмәле калмады, бер кемнең дә сүзен ишетмәде. Аның күз алдында бәгырен яндырган күренеш: кызы соңгы сулышын  алып тынды, зәңгәр күзләре өскә – күккә таба менеп югалды –күз агы гына калды...Ана баласының  күз кабакларын япты... Скрипкәнең нечкә кыллары зеңләгәндәй  күкрәгеннән йөрәк өзгеч  аһәң чыңлады: и-и-и... И-и-и...И-и-и...

–Әнкәй, әнекәем, елама инде! – дип өч баласы әниләренә сарылып үкереп елый башлагач кына Ләйлебәдәр аңына килгәндәй булды. Балаларын кочаклады.

–И минем бәхетсезкәйләрем! И җаныкайларым! Ниләр эшләек соң? Гөлкәемнән башка  ничек яшәек?! Нигә безгә генә соң бу газаплар?! Ничекләр түзмәк кирәк соң, Ходаем? Нишләе-е-ек?!

Уйламаган-көтмәгән  җирдән  бәхетсез ананы  юатырлык кеше килеп чыкты.

–Маһинур килде! Маһинур  кайткан! – диештеләр.

Кызының гәүдәсе янында утырган Ләйлебәдәр сеңлесен күреп калкынды, күзләрендә өмет чаткысы кабынды – Маһинур аны бу газаптан коткарыр кебек тоелды.  Маһинур  апасын кочагына алып кысты.

–Ләйлекәй! – дип бала чактагыча йомшак итеп, яратып. – Ләйлекәем минем!

Алар кочаклашып еладылар. Сеңлесенең куенында Ләйлебәдәр яклау тойды, аның йомшак тавышы, юатуы хәлен  бераз җиңеләйткәндәй булды .

Бу авыр минутларда Ләйлекәйне ялгыз калдырмадылар:  авылдашлары, күршеләре, колхоз рәисе Тимершәех кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр: кайгысын уртаклаштылар, җеназаны оештырдылар, бераз он белән  ярма китерделәр. Карусыз, эшчән, һәркемгә якты йөзле, миһербанлы Ләйлекәйне нык жәлләделәр. Маһинур бар эшне үз кулына алды: кайчандыр кочагына алып сөйгән, үзенең кызы итәргә теләгән Гөлгенәне, бу дөньяда бары дүрт ел яшәп калган газизләрен мәңгелеккә әзерләп озатышты. Хәер-сәдака өләште. Хатыннар керләрне, өйне юып чыктылар. Сәгать өчләрдә барысы да таралыштылар.

Үзләре генә калдылар...Өйдә дә, күңелләрдә дә салкын бушлык...Ләйлекәй инде еламый...Һәрчак нур бөркеп торган якты йөзенә кара коелган, күзләрендә газап уты көйри... Кайгылы тынлык җанны таш кебек баса...

Ижаудагы Маһинурның һич көтмәгәндә килеп чыгуы бер могҗиза булды. Ул самавыр куеп, чәй әзерләде, алып килгән күчтәнәчләрен  өстәлгә тезде.

–Килегез, балалар, чәй кайнап чыкканчы ашый торыгыз,– диде. Пычак белән каерып ит консервасы ачып, алып килгән ипи телемнәре өстенә ягып, һәрберсенә сузды. Арыган, ачыккан балалар гомерләрендә күрмәгән тәмле ит консервасы белән шәһәр ипиен ашый башладылар. Маһинур  заводта биргән талоннарны  балаларга  күчтәнәчкә җыйган иде. Самавыр кайнап чыкты.

–Әйдә, Ләйлекәй, утыр, сиңа аз булса да ашап алырга кирәк, хәлеңне аңлыйм, бәгырькәем, ни хәлләр итәсең... Миңа  да   үлем кайгысын татырга туры килде. Мирфәеземнең үлү хәбәрен алдым. Аңлыйм, бала югалту иң ачысыдыр, Ходай сабырлык бирсен! Әмма бу кайгы  беркайчан сүнмәс тә, сүрелмәс тә! Мирфәез минем өчен атам  кебек тә, ирем дә, балам урынына да иде. Шыр ятим калдым. Синең калган өч балаң исән булсын, Раббым!

Ләйлебәдәр бер стакан чәй эчте, тик тамагыннан үтмәде, бер локма ризык капмады. Гөлгенәсенең күлмәген йөзенә каплап, кызлары белән йоклый торган караватка бөгәрләнеп ятты...                                     

Маһинур бу кичне апаларында кунды. Кайгыдан бөрешеп, агарынып калган балалар  бик кызганыч иде. Алар әниләрен   жәлләп, күзенә генә карап торалар.

Иртән чәй эчкәч , Маһинур  барысына да җыенырга кушты:

–Мин сезне болай калдырып китә алмыйм, киенегез, җыеныгыз, үзебезгә алып китәм. Яңадан нишләргә икәнен күз күрер.

                                          * * *

Мирфәезне сугышка озаткач, Маһинур ире урынына хәрби заводка эшкә урнашты. Икешәр смена берочтан эшләгән чаклары күп булды. Заводта  эш җиңел булмаса да, түзде. Сугыштагы ирләргә мондагы ише  генә  булмаганын аңлый  иде. Мирфәезенең хатларын көтеп яшәде. Ничә еллар  канлы сугыш эчендә исән-имин йөргән иренең, инде  дошманны үз җирендә дөмбәсли башлагач, җиңүгә ерак калмый дип өметләнеп яшәгәндә, үле хәбәре килде. Кайнатасы Миргаяз хәзрәт белән кайнанасы Зәйнәп абыстайның хәер-фатихасын алып, җиде ел яшәгән җылы, матур өен, бәхетле елларын калдырып, туган авылына, әти -әнисе янына кайтты.

Маһинур бәбәй дә таба алмый калды: үзенә врач  “Син сау- сәламәт, бала таба аласың,”– дигән иде, Мирфәезенә тикшеренү турында әйтергә кыенсынып йөрде дә, сугыш чыгып, Мирфәезе китеп тә барды,сөйләшә алмый калдылар.

Көнкүрмештә ата-анасы ачлыктан интеккәч, Иҗауга Маһинурга хат язадылар. Шул хатны алгач, Маһинур кайтырга карар кылды. Иҗауда өр-яңа өйләрен калдырып китте..

Базарда, акчаң булса, бөтен әйберне табарга була. Маһинур базар саен әйберләрен онга, ярмага, бодайга алмаштырып кайта. Апасын балалары белән кайтарып җибәрмәде. Хәзер алар бәләкәй генә өйдә тугыз кеше, бер казанда пешкән аш барысына да җитә. Ике атналап торгач, Ләйлебәдәр авылларына кайтырга җыенды.

–Маһинуркаем, рәхмәт сиңа, яхшылыгыңны мәңге онытмам. Кайтаек без үзебезгә. Бәрәңге утыртыр вакыт та җитте. Үз тормышыбызны җайларга кирәк.

 ***

                     ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ

Балалар авылларын сагынганнар иде. Кунакта рәхәт, үз өеңдә  иркенрәк! Ләйлебәдәр эшкә йөри башлады.Ул яңадан тракторга утырмады. Сугыштан яраланып кайткан танкист Заһидулла тракторга утырды. Ләйлебәдәр төрле эшкә, бригадир кая кушса, шунда йөри. Яшелчә бригадасы эшли башлаганын  ишеткәч, идарәгә барды.

–Тимершәех  абзый, синең белән киңәшергә килдем әле. Эшкә яшелчә бригадасына куймассың микән? Балаларга күз -колак кирәк, үзем белән булырларые. Кул арасына да керерләр, эшләшерләр.

–Җарар, әйбәт булыр, анда синең кебек кеше кирәк! 

Хәзер Ләйлекәйнең Муллануры  белән Дамирәсе дә гел үзе белән шушы  бакчада: чүп уташалар, су сибәләр, кәтмәнлиләр.

Мөхәммәтнур бу җәй колхоз көтүенә көтүче ярдәмчесе булып эшкә керде. Ул буйга үсеп сузылып китте, тик әле үсмерләрчә юка. Киемнәре кечерәйде, ямаулы ыштанының балаклары кыскарып калды. Киендерергә  иде улын.

–Мөхәммәтнур, улым, әтиеңнең чалбарын киеп кара әле, ничегерәк тора микән сиңа, бәлки рәтләп булыр. Бу чалбарыңның элә- танагы* калмаган бит, үзе кыска да. Сине болай йөртү оят, син бит инде егет кеше, – диде әнисе.

Мөхәммәтнур комачтай кызарды. Ул үзе дә бу турыда уйлый иде, тик әнисенә әйтергә кыймады: каян тапсын әнкәе аңа чалбар? Акча каян алсын? Чалбар булмаса да, әнкәенең бу сүзенә дә  сөенде ул. Эх, көтү көткән өчен әзрәк акча да бирсәләр, үзенә чалбар, әнисенә яңа яулык, апайларына да берәр бүләк алыр иде...

Мирзагалинең хәбәрсез югалуына өч ел ярым булды. Ләйлебәдәр  һаман нәрсәгәдер өметләнә. Ачыккач, өйдәге  сатарлык әйберләрне сатып бетерде, иң кадерле әйберен -тегү машинасын да сатты. Мирзагалиенең кәчтүм- чалбарын сатмады. Ләйлекәй аны һаман көтте...

Баһадирдай Мирзагалинең чалбарына малай чумды гына:  озын да, киң дә булып чыкты. Әнисе дә, апайлары да  моны күреп  рәхәтләнеп көлделәр. Әнисе бозып тегәргә  батырчылык итмәде  - чалбар тегү катлаулы эш, бозуың бар, дип уйлады .

–Улым, моны барыбер әйбәтләп чыгарып булмас, мин булмаса базарга барып, бу чалбарны сатыйм  да, сиңа ярашлысын карыйм, – диде.

Тәки юнәтте улына чалбар. Таман да, матур да чалбар  сатып алып кайтты. Шатлыгы эченә сыймады малайның! Тик Мөхәммәтнур ул чалбарны кимәде.

–Әнкәй, мин көне буе көтүдә, мине кем күрә? Сыерларга барыбер : яңамы минем ыштан, искеме. Сентябрьдә мәктәпкә барганда киярмен.

                                      * * *

 

 

 

                СУГЫШ БЕТКӘН !

 

Яшелчә бригадасында кызу эш башланды: түтәлләр казыйлар, кишер, чөгендер чәчәләр. Ләйлебәдәрнең   бакчасында парникларда колхоз өчен кәбестә, помидор үсентеләре тәрәзә пыялаларына башларын төрттеләр, кояш кыздырганда парникларның өстен ачып куялар. Быел колхоз бакчасына алмагач, карлыган, кура җиләге, чия куаклары да күп итеп утырттылар.

–Егерменче майларга кәбестә белән помидорларны җиргә чыгарып утыртырбыз. Кыярны да шул чакта төртербез, болай җылытса, кыраулар булмас, – дип киңәшеп торганда, авыл ягыннан кычкыра-кычкыра бала-чага йөгереп килүен күрделәр.

–Ходаем, нәмә булды микән? – диде кемдер.

–Сугыш  бет -кә-ә -ә - -н!

–Сугыш  беткә-ә-ә-н!

Тилмереп көткән хәбәрне әйтеп әнкәләрен сөендерер өчен чабып килгән балалар җиргә тәгәрәделәр! Тыннары кысылган, еш-еш сулыйлар, тирләгәннәр! Кечерәкләр әниләренә сарылдылар.

–И Раббым Аллам! Бу көнне дә күрергә язган икән! – диде хатыннарның берсе.

Дөняда гомерләренең азагына кадәр күңелләрен  тетрәндереп, күк капусы ачылгандай бәхеткә тарыткан хәбәр иде бу – 1945 нче елның 9 май көне... Бичара хатыннар балчыкка буялган куллары белән балаларын кочтылар. Дүрт елга сузылган газаплардан, мәхшәрдән вакытсыз олыгайган йөзләр буйлап кайнар яшьләре тәгәрәде... Аларның сөенечләре үзәк өзгеч кайгы катыш бит! Җиңү шатлыгы да аларның газизләрен кире кайтара алмый... Ләйлекәйнең дә, башка хатыннарның да балалары мәңге ятим...

Шатлык-кайгылары йөрәкләренә сыймаган хатыннар балаларын җитәкләп, авылга ашыктылар. Ни булса да, барың бергә күтәрүе җиңелрәк!

       

                                 ***

Исән калган солдатлар әкренләп авылларына кайта башладылар. Киткән авылдашларның яртысыннан күбесе  кайта алмыйча, чит җирләрдә ятып калды... Бәхетлеләре  кайткан гаиләләр ничаклы куанса-сөенсә, югалганнарның, үлгәннәрнең газизләре кан-яшь түкте, үз югалтуларының нинди аяныч икәне бәгырьләрен телгәләде.

Наҗиянең Вагыйзы да кырык бишенче елның көзендә медальләр тагып, исән- имин кайтып төште.

Олыгаеп, чигә чәчләре агарып, йөзен тирән җыерчыклар ергалаган Вагыйз шул ук тынгысыз, чая, тупасрак булса да, аны да сугышта кичергән авырлыклар йомшарткан иде... Сугыш туктагач, аларның часте Кенигсберг шәһәренең гарнизонында ноябрьгә кадәр калды. Демобилизация турында приказ көткәндә әнкәсенә, хатынына, улына бүләкләр, күчтәнәчләр әзерләгәч, өен, авылын, гаиләсен сагынуы тынгы бирми башлады, приказны дүрт күз белән түземсезләнеп көтте. Иске Хуҗа аңа дөньядагы  бердәнбер газиз җир иде. Авылына кайткач, әнкәсенә, хатынына, улына, күрешергә килгән авылдашларына, бала- чагага күчтәнәчләр өләште. Дүрт елдан артык күрешмәгән арада байтак кына үзгәрешләр булган-күзгә күренгәне дә, күренмәгәне дә: әнисе нык  картаеп беткән, ул киткәндә өстәл астында йөреп торган малае корык кадәрле егет булган. Ә менә Наҗиясе гел үзгәрмәгән диярлек! Кенигсбергта солдатларга өч көн эчендә нимесләрнең кибетләреннән бушка әйберләр алырга  совет коменданты  рөхсәт иткәч, Вагыйз хатынына күлмәк, улы белән әнисенә дә кием-салым алган иде. Менә шул нимес күлмәген Наҗия киеп карагач, барысының ушы- акылы китте: зәңгәр ефәк күлмәк киң итәкле, кыска җиңле, түшенә кызыл ефәк розалар беркетелгән, изүе йөрәк кебек  тирән итеп уелган. Наҗия кызарып, тиз генә учы белән түшен япты :ике алма кебек күкрәкләре күренер-күренмәс тора! Вагыйз исе китеп хатынына карап   кычкырып көлде:

–Фрау булдың бит, хатын!

Наҗиягә күлмәк тап-таман, билләре сыланып, кыска җиңнән ап-ак йомры беләкләре матур булып тора.Бик озак гомер хатын-кыз затын күрми сусаган Вагыйз  йөрәге кызулап тибә башлавын тойды...  

Наҗия көзгегә карарга оялды, чаршау артына кереп күлмәген тиз- тиз салды.

–Мин ул күлмәкне  кия алмаем, сатарбыз инде,– диде.

–Сатмайсың!

–Кая киясең аны, шәп-шәрә ничек йөрмәк кирәк?!

–Түшен рәтләрсең!

Наҗия тыштан үзгәрмәсә дә, эчтән үзгәргән иде. Бөтен тормыш үзенә калгач, дөньяны тартты, малын карады, колхоз эшенә йөрде, улы белән бианасын тәрбияләде. Аның өстеннән җәберләп торучы Вагыйз булмагач, тынычланды, кыюланды, үз-үзенә ышанып яшәде. Ире бу үзгәрешне сизмәде түгел, сизде. Наҗия хәзер үз сүзен әйтергә куркып  тормый.

Зәңгәр күлмәк сандыкта ятса да, ире мәзәк итеп хәзер Наҗиягә “фрау” дип дәшкәли.

Егет чагында ташып торган көчен, дәртен кая куярга белмичә, нәрсәгәдер ирешәсе, үзен күрсәтәсе килеп, кирәксә- кирәкмәсә дә  гауга чыгарып, сугышып йөргән өчен “дуамал Вагыйз” исемен күтәргән иде. Яшәүнең мәгънәсе турында әлләни  уйланмыйча, максатлар куймыйча, көндәлек  мәшәкатьләр белән гомере үтте. Дүрт ел сугышта үткән гомер дә  – тормыш, яшәү. Ләкин нинди яшәү? Бүген исән, иртәгә ни булыр? Башкалар белән иңсәгә-иңсә, янәшә утка керәсең, юеш окопларда күз йоммыйча төн чыгасың, иң якын дусларыңны югалтасың. Әмма монда максат бар: солдат алдына максатны Ватаны куя!

Днепрны кичкәндә, алдагы биеклектән дошманны бәреп чыгару бурычы куелды. Бу сугышта Вагыйзларның батареясыннан сигез артиллеристка “Батырлык өчен” медале тапшырдылар. Алар арасында Вагыйз да бар иде.    Медальне күкрәгенә таккач, эче тулы шатлык булса да, сиздермәскә тырышты: ул бит малай-шалай түгел! Горурланды тупчы: аның батырлыгын күрделәр, тиешенчә бәяләделәр! Мондый медальне бары солдатларга гына аеруча батырлык өчен бирәләр! Ул орденнан ким түгел!

Вагыйзның үз-үзенә ихтирамы артты, дәрәҗәсен аңлады.

Сугыштан кайтканда ул инде “дуамал” Вагыйз гына түгел, Ватаны өчен  канын түккән батыр солдат иде! Тормышның кадерен, бәясен  төшенгән  ир.

                                      ***                                                                  

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Мөхәммәтнур әнисе белән киңәште:

–Минем, әнкәй, атлар карарга керәсем килә. Бөтенләйгә. Мин инде яңадан укырга бармаем. Атлы эштә булгач, үзебезгә җиңел булыр: утынын, печәнен апкайтырга да, хезмәт көне дә күбрәк төшә.

–И улыкаем, әллә укуыңны ташламыйсыңмы? Укыган кешегә бу дөньяда яшәү җиңелрәк бит. Безнең кебек  интекмәйләр бит.  Атаң исән булса ,сине укытмый калмас ие.

–Апайларымны укытырбыз.

Мөхәммәтнур үз сүзендә торды: басынкы, тырыш малайга   колхоз рәисе атларны ышанып  тапшырды.

–Тракторга  утырганчы  атаң  колхозда атлар карады, атларны ярата ие, әйдә, апаем,  син дә атаңнан ким карамассың, эшлә, – диде Тимершәех .

Сугыш китергән михнәтле заман бик иртә сабыйлыктан алып чыкты малайны. Күргәннәрен санасаң, аңа инде унбиш түгел, ир уртасы яше булыр: аның уенда гел тормыш мәшәкатьләре, планнары... Ат карарга да тормышларын  рәтләү, җиңеләйтү, яхшырак яшәү нияте белән керде. Әмма  эшкә алынуы хаҗәт өчен генә булып чыкмады, егет җаны белән атларга беректе! Бәләкәйдән мал карап үсте, колхозда көтү көтте, ләкин беркайчан мондый канәгатьлек хисе кичергәне юк иде. Атлар бөтенләй башка җан ияләре булып чыкты. Алар Мөхәммәтнурга бик тиз ияләштеләр. Атлар карау  аңа эш кебек тә тоелмый! Ярату менә нишләтә! Хәзер аның күп вакыты кәнүшни чистартып, атларны  ашатып-эчертеп  кенә түгел, чибәрләндереп – чистартып  үтә :ышкый, кыра, ялларын тарый. Йокыдан торгач, атлары исенә төшеп, күңеле  шунда ашкына! Үзгәрде Мөхәммәтнур : ул хәзер кеше кушуы буенча йөрүче йомышчы малай түгел, җаваплы эштә!  Аның үзенә аерып беркетелгән аты  бар! Олыларча җитди, күп сөйләшми, эшлекле. Ирләргә хас ныклык кыяфәтенә дә чыкты:  кашлары калынаеп, кушыла язды; туры матур борыны астында кара төкләр типте; иңсәләр калынайды. 

Авыл кешесе ашны кичкә пешерә. Беренче тәлинкә хуҗа кешегә Ләйлебәдәр ашны Мөхәммәтнурга сала, аннан соң калганнарга. Улын гаилә башлыгы итеп саный,  олы улы белән киңәшмичә бер нәрсә эшләми, Мулланур белән Дамирәгә “ абыегез”, дип кенә тора.

                                        * * * .

        ЕГЫЛЫП КИТӘРЛЕК ХӘБӘР

    

Кырык сигезенче ел башында Маһинурларга Мәскәүдән хат килеп төште.Хатны ачып укыгач, тәгәрәпләр китә яздылар!

“Исәнмесез, хөрмәтле бабай, әби, туганнар! Бу хатны алгач, аптырап калырсыз. Ничә еллар югалып торган киявегез Мирзагали булам мин. Шулай туры килде инде, сугышта ниләр булганын сез дә ишетеп беләсездер. Хәзерге көндә Мәскәүдә яшим. Минем гаиләм турында да, үзегез турында да барысын әйтеп шушы адрес буенча хат языгыз. Барыгыз да исән-саулармы? Минекеләр барысы да исәнме? Балалар ни хәлдә? Мин хатны туры сезгә генә яздым. Акхуҗага язмадым. Миннән хат килгәнне бер кемгә дә сөйләмәгез, Ләйлебәдәрнең үзенә генә әйтегез. Авылда минем хакта сүзләр ишетелмәдеме? Сездән хат алгач, тулырак итеп хат язармын. Только сез минем турда начар уйлый күрмәгез. Бар да тәртиптә, шикләнә күрмәгез. Хат көтеп калам.Сәлам белән Мирзагали.”

Исләре китеп, аңга килә алмый тордылар картлар. Ни өчен Мирзагали хатны Акхуҗага түгел, аларга язуыннан Маһинур шунда ук чамалады. Пленда булган инде бу. Андыйларны тикшерәләр. Исән булуы яхшы да, хатыны белән балаларына зыяны килмәсә...

Маһинур шул көнне үк Акхуҗага китте.

Көтмәгәндә сеңлесенең килеп чыгуына, йөзендә сәер үзгәреш, дулкынлану күреп,  Ләйлекәй  нәрсәдер булганын сизенде. Шикләнде.Исәнлек-саулык сорашкач та, Маһинурга сораулы карашын төбәде. Маһинур ым кагып, балаларга күрсәтте: алар янында сөйләшергә ярамаганын аңлатты. Ләйлекәй тиз генә Мулланур белән Дамирәне йомыш кушып озатты.

–Ни булды ?!

–Утыр әле, Ләйлекәй! бар да әйбәт. Менә сиңа бер хат алып килдем.

–Кемнән ?

–Мирзагалидән!

–Китчәли, ни сөйлисең?! Шаяралар мени шулай!

–Мә, укы!

–Хатның чын булуын күз салгач та аңлады – Мирзагалинең кулын таныды да, тын алганчы укып чыкты.

–И Раббым, исән... Мирзагаликәем исән! И Аллам, минем теләгән теләкләремне ишеткәнсең икән! Кабул булган!.. Балаларым бәхетенә аталарын саклагансың!.. –Ләйлебәдәр  сөенечтән  көлде дә, елады да, куанычы эченә сыймады.     

–Яраббый! Күңелем сизгән икән! Үлеменә гелләрем ышанасым  килмәгәние! Төшләремә гел исән килеш керә иде!

Җиде елга сузылган сагышлар, кайгы-хәсрәтләрдән соң килгән бәхет Ләйлекәйне ятимлектән суырып алды! Хәзер дөньяда аннан да бәхетле кеше юк! Аллаһка шөкер! Әле алда гомер озын, алар бит әле карт түгел! Мирзагалигә  кырыгынчы яшь бара, үзенә утыз  җиде яшь кенә! Балаларын бергә-бергә үстерерләр, улларын өйләндерерләр, Дамирәләрен кияүгә бирерләр, Алла бирсә! Җаныкаем, Гөлгенәм генә күрмәде бу шатлыкларны!

Ләйлекәйнең киләчәккә корган планнары чутсыз! Сугышка кадәрге булган тук тормыш, келәт тулы ипи, абзар тулы мал-туар хакында хыяллана. Озакламый Мөхәммәтнур белән Мулланур үсеп җитәр, пәһлевандай өч ир-егет барда, гөрләтеп эшләрләр, яшәрләр!

Ләйлекәйнең шатлыгы тыелгысыз! Менә кешене бәхет нишләтә! Ләйлекәй үзгәрде, өрдән чәчәк аткандай булды: йөзе көләч, йөреше дәртле, унсигезе  яңа тулган диярсең! Бу үзгәрешне авыл халкы да сизде, тик нәрсәгә юрарга белмәделәр. Теле кычытса да, яңалыкны тешен кысып саклады, балаларына да әйтми торды. “Балалы өйдә бур ятмас”, диләр бит.

Маһинур апасы өчен шатланды да, борчылды да. Сөенечләре көенечкә әйләнүе мөмкин икәнен уйлады. Кем белә, нишләп моңа кадәр хәбәр бирмәгән? Кайда ул, нишли? Ялгызмы, өйләнгәнме? Бу уйларын апасына әйтмәде, борчырга теләмәде.

Мирзагалигә  бер нәрсәне дә яшермичә яздылар, ничек бар, шулай: ачлык-хәерчелекне, юклыкны, әнисенең, дүрт яшьлек  Гөлгенәнең үлүен, энесе Миңнулланың, кайнешләре  Гыйлемҗан белән Шәрипҗанның сугышта һаләк булуын хәбәр иттеләр.

Хаттан соң  ай  ярым  чамасы үткәндер, Мәскәүдән Акхуҗага  Ләйлебәдәр исеменә ике  посылка килеп төште.  Көтелмәгән шатлык булды  болар: сигезәр килолы посылкаларда ниләр генә юк иде! Берсендә балаларга киемнәр: күлмәк-чалбарлар, ботинкалар, дәфтәрләр, буяу карандашлары. Икенчесендә дөге ярмасы, чәй, шикәр, конфет-прәнникләр, макарон, кәгазьгә төрелгән “маргарин” дигән май.  Сигез кило ашамлык! Күктән иңгән әкияти байлык булды! Балаларның сөенүләре! Күптән күрмәгән нигъмәтләр! 

Посылканың берсендә хат та бар иде.Гадәти сәламнәр, хәл - әхвәл сорашканнан соң, Мирзагали  Ләйлекәйнең бәхет турындагы өметен чәлпәрәмә китергән:

“Ләйлекәй! Сине алдап яшәргә хакым юк. Мин монда бер хатынга өйләндем. Шулай килеп чыкты инде – мин ул хатынга тормышым белән бурычлы дисәм дә була. Мин синең каршыда гаепле. Син ничә еллар буе балаларны ялгызың үстергәнсең, авыр тормышта ялгызың зур кайгылар кичергәнсең. Мин сезне беркайчан да онытмаячакмын, ташламаячакмын, сезгә ярдәм итеп, балаларны үстерешәчәкмен.”

Ләйлекәй хат тоткан килеш тораташ катты... Ничә еллар тилмереп көткән ирен таптым дип сөенгәндә, кабат югалту үлем белән бер булды...Еламады Ләйлекәй. Мәрткә киткән кебек утыра бирде. Чит бер кешене күргән кебек, Мирзагалинең исәнлеген белгәч үзенең шатлануларын, сөенүен, планнар коруын күз алдына китерде .”Мескен,– диде, үзен кызганып. – Белмәгән килеш яшәгән булсам иде ичмаса!”- дип уйлады. Ләкин бик тиз ул фикереннән кайтты :”И юләр, ни сөйлим! Гомер буе аны үлгән дип,үзәгем өзелеп интегер идем! Ул бит исән! Исән! Балаларым ятим  түгел! Әйе! Балалары бәхетле булса, аңа башка  бер нәрсә дә, бер кем дә кирәкми! Ярдәмнән ташламам, дигән әтиләре. Моңа кадәр яшәде бит әле...Шулай да , ире хәбәрсез югалгач, башкаларныкы кебек кайгы килгәч, авыр булса да кабул иткән иде, ләкин Мирзагалинең  аны исән килеш ташлавын кабул итмәде, гафу да итмәс! Йомшак күңелле,  сабыр Ләйлебәдәр уйларында  ире белән арасын өзде.  Хәзер  аның  ире юк...Бәлки ..шул тиклем нык  сөймәгән, яратмаган булса гафу да итәр иде...

        Әнисенең  шатлыгы сүнгән, кайгылы йөзен күреп,  ни булганын Мөхәммәтнур сизенде бугай.

– Әнкәй! Әллә әткәй кайтмыйм дигән? Нишләп посылка тышында әллә кем исеме язылган?

– Кайту -кайтмау турында язмаган. Улым, атаң  өйләнгән ...

Мөхәммәтнур бу хәбәрдән югалып калды. Аңа куркыныч булып китте. Әтисе ташлагач, әнисез дә калыр кебек тоелды. Мөхәммәтнур аңа чит бала бит...

– Әнкәй, ни... хәзер нишлибез соң ?

– Берни дә эшләмибез, улым, моңа кадәр ничек яшәсәк, шулай яшәрбез! Җан биргәнгә җүн бирер! Моңарчы түздек бит әле! Икәүләп эшләп, апайларыңны аякка бастырырбыз. Ходай исәнлек бирсен!

И рәхәт булып китте Мөхәммәтнурга! Шушы сүзләре өчен, аңа ышанганы өчен әнкәсен үбәсе килде! Эшләр Мөхәммәтнур! Апайларын карар, укытыр! Ул әнкәе өчен барысын да эшләр!

Унбиш яше тулган  Мөхәммәтнур әтисенең башка хатынга өйләнүен хыянәт дип кабул итте.

Ләйлекәй уйланды да уйланды...Сугышка чаклы Мирзагали белән алты ел да җиде ай яшәп калдылар... Аннан соң инде җиде елдан артык вакыт үткән...Төсен дә оныткандыр инде Ләйлекәйнең...Яшь кенә ир кеше шул гомер ничек ялгыз яшәсен?

Уйлана торгач, йомшак күңелле Ләйлебәдәр иренең өйләнүенең сәбәбен аклый башлады... 

Мирзагали сүзендә торды: посылка артыннан посылка җибәрде. Сигезәр кило ярма, ак он, макарон, шикәр, дөге салды. Саклап тоткач, дөге өйрәсе иписез дә туклыклы.

– Мәскәүдә дә  лафкаларда тулып ятмыйдыр инде мондый ризыклар, зур эшкә урнашты микән, ипиле җиргә микән?– дип уйлый Ләйлебәдәр. Маһинурның яшь баласы тууын ишеткәч, аларга да манный ярмалары, ашамлыклар салды.

Бу вакытта Мәскәү халкы да бар нәрсәне талон буенча гына ала иде. Ләйлекәйнең гоманлавы дөрес: Мирзагали азык-төлек базасына йөкче булып урнашкан иде.

 

* * *                           МӘСКӘҮ КУНАКЛАРЫ

Кырык сигезенче елның җәендә салган хатында Мирзагали авылны, балаларын сагынуы турында, кайтырга рөхсәт сорап язды. Ләйлекәй җавапны Мөхәммәтнурга яздырды: кайтсыннар, үз йорты, үз балалары, диде.

Әйтүен әйтте дә, шул көннән тынычлыгын җуйды. Әле күзе күрмәгәч, Мирзагали турында да, марҗасы турында да артык уйламаска тырыша иде. Иреннән хатлар, посылкалар килә башлагач, авылда Мирзагалинең исән икәнен, Мәскәүдә яшәвен дә белделәр. Сугыш вакытында фронтовик хатыннары үлгән ирләре өчен балаларына пособие алганда, хәбәрсез югалганнарның балаларына пособие бирмәделәр. Ләйлебәдәр фронтовик гаиләсе саналмый кимсенеп йөрде, хәзер ул – ире ташлаган хатын. Монысы инде кимсенү генә түгел, хурлык. Гарьлек...

Мирзагалинең киткәненә җиде ел... Әйтергә генә ансат... Ире белән бергә алты ел да җиде ай яшәп калдылар... Хаты килгәнче, хәбәрсез югалган булса да, Мирзагали Ләйлекәйнеке иде... Хәзер – башка хатынныкы...

Ләйлебәдәр ике бәбәй итәкле күлмәген, чигүле алъяпкычын киде. Чәчен ике толым итеп үрде. Тик хәзер толымнарында көмеш тәңкәләре юк – сугыш вакытында бодайга алыштырды. Зәйнәп абыстайның бүләге күпмедер гомерләрен озайтты .

Балалар әтиләре җибәргән яңа киемнәрне киеп куйдылар да, пычратудан шөлләп, тартыныбрак йөрделәр.

Ләйлебәдәр ире белән ничек очрашасын уйлый... Марҗа алдында сер бирмәскә, нык торырга, еламаска, кайгысын күрсәтмәскә, горур булырга исәпли! Көндәшенә мескен булып күренәсе килми!

Капкадан чемоданнар күтәргән ир белән хатынның килеп керүен күреп:

– Әнкәй, тегеләр килделәр! – диде Мулланур. Ләйлебәдәр, үз үзен белешмичә, ишеккә ташланды.

– Мирзагали-и-и!

Ак алъяпкычлы Ләйлекәй очар кош кебек Мирзагалиенә томырылды!     

– Ләйлекәй!! – Мирзагали чемоданын ташлап, кочагын җәеп Ләйлекәйгә каршы йөгерде. Кочаклашып, бер-берсенә сыенып, газаплы бәхеттән тынып калдылар... Торган саен кочаклар ныграк кысылды, йөрәкләр дөпелдәп типте, бу тибүдә озак еллар кичергән югалтуның ачы газабы да, табылу бәхете дә, очрашу шатлыгы да бар иде. Ире кысып кочаклагач, күкрәгеннән элеккечә аз гына папирос исе килде. Бу күкрәк, бу җанга якын таныш ис аның Мирзагалиенеке бит! Шул дулкынландыргыч ис бөтен борчуларын, үпкәләүләрен оныттырды. Күпме еллар тилмереп көткән Мирзагалиенең кочагына сеңеп, тынып калды. Мирзагали хатынының яшькә чыланган йөзеннән, күзләреннән, иреннәреннән үпте. Аһ, бу кочактан чыкмыйча, иренең кадерле күкрәгеннән аерылмыйча үлеп китсә дә үкенмәс иде Ләйлекәй! Төшләрендә күреп, сагынып тилмергән газиз ире, дөньядагы бердәнбер мәхәббәте бит ул Ләйлекәйнең! Аныкы бит ул! Аның Мирзагалие! Ләйлекәй тыела алмыйча елый башлады... Мулланур белән Дамирә, әниләрен кызганып, килеп кочакладылар. Һушына килеп, Ләйлекәй иренең куеныннан чыкты... 

Мирзагали балаларын кочагына алды, битләреннән үпте, күкрәгенә кысып аркаларыннан сөйде. Күз яшләренә чыланган йөзен куллары белән сөртте. Боларны кызганып, Мәскәү хатыны да елый иде..

– Әйдәгез өйгә керик! – Ләйлебәдәр үзен кулга алырга тырышты, балаларын кочаклап өйгә этәрде. Көндәшенә дә эндәште:

– Әйдә!

– Здравствуйте! – диде марҗа өйгә кергәч, ишек алдында исәнләшмәгәннәр иде.

Тыштан кечкенә булып күренсә дә, өй эчтән иркен. Йорт салгач та Мирзагали алып кайткан зәңгәр тимер карават та, өстәл белән урындыклар. Мич кырында Ләйлекәйнең бирнә сандыгы, тәрәзә янында эскәмия. Бар булган җиһаз шул. Мирзагали киткәндәгедән бер нәрсә дә артмаган. Шул ук зәңгәр җирлеккә алсу чәчәкләр төшкән чаршау, тик юа-юа чәчәкләр инде уңганнар... Кырып юылган ап-ак идән сайгакларына басарга кыймаслык.

Суынырга өлгергән самавырны Ләйлекәй яңартырга куйды. Өйдә уңайсыз тынлык урнашты. Беренче минутлардагы куаныч үтте. Йөрәкләрне ачып сөйләшергә, сорашырга чит хатын комачаулады. Хатыннар бер-берсен күзәттеләр. Мәскәү хатыны таза, юан. Өстендә ефәк күлмәк, оегы да ефәк бугай, юан балтырларындагы шәмәхә тамырлары күренә. “Кай җире миннән артык моның?! И-и-и, шушылай итеп көтте мени ул Мирзагалие белән кавышуларын?!”

Ләйлебәдәр чәй әзерли башлады. Чемоданнарын ачып, көндәше күчтәнәчләр, бүләкләр алды. Ашамлыкларны өстәлгә китереп куйды. Ләйлебәдәр “рәхмәт” диде, көндәше өчен белмәгән урысчасына телен сындырып эндәшәсе килмәде. Ләйлекәй самавыры янында үз халәтенә кайтты: ул үз өендә, үз җирендә, үзенә – баш, үзенә – түш! Ул бер кемнән дә ким түгел! Бу фикердән тураеп, яктырып китте! Ул мескен түгел! Ул ялгыз да түгел! Әнә, Муллануры белән Дамирәсе әнкәләренә күзләрен тутырып карап торалар. Аның алма кебек балалары бар!

Мәскәү марҗасына да уңайсыз булды. Кайчандыр иренең шушы чигүле аляпкычлы, озын толымлы, зифа гәүдәле татар хатыны кочагында булуын уйлады. Очрашканчыга кадәр әлләни борчылмады, көндәшен үзләре ягындагы чучка абзарында, саз арасында йөрүче шапшак авыл марҗаларына охшатып күз алдына китерде. Баксаң, “татарочка” аңа куркыныч көндәш икән...

Бу очрашу-күрешү Ләйлекәй белән Мирзагалине коточкыч тетрәндерде...

Ашап, эчкәннән соң бергәләп зиратка бардылар. Мирзагали янәшә җирләнгән әнисе белән кызы Гөлгенәнең каберләре янында башын иеп озак торды, тавышсыз гына елады. Әнисенең дә, кызының да үлгәнен ничә ел белми яшәде... Аның күңелендә алар исән иде... 

***

Мөхәммәтнур белән әтисенең очрашуы җиңелрәк булды. Ишек алдына уртача буйлы, кап-кара чәчле, шомырт кара күзле егет кайтып кергәч, Мирзагали елмаеп каршысына китте.

– Исәнме, Мөхәммәтнур улым !

– Исәнме, әткәй!  – Егет әтисенең кулын кысты.

Мирзагали аны кочаклап алды, аркасыннан сөйде.

– Менә нинди егет булып үскәнсең инде! Мин киткәндә әле кечкенә малай идең.

– Үстек инде, байтак вакыт үтте бит...

Башкача сөйләшер сүз табылмады, тынып калдылар

– Әйдә, улым, юын да ашарга кер!- –диде әнисе.

Коймага кадакланган юынгычта юынганын карап торды, сөртенергә тастымал сузды.

Мирзагали хатынының бу гадәтен исенә төшерде: аның кайтуына да Ләйлебәдәр юынгычка җылы су салып, чиста сөлге бирә торган иде. Бу – улына булган кадер-хөрмәт икәненә төшенде.   

Җәйге көн озын, соң гына караңгы төште. Ләйлебәдәр урын җәергә җыенгач, Антонина чемоданнан ак җәймәләр, мендәр тышлары, өр яңа одеал чыгарып бирде. Өйдәге бердәнбер караватта Ләйлекәй кызы Дамирә белән йоклый иде, Мулланур белән Мөхәммәтнур – кече якта сәкедә.

Ләйлебәдәр караватка урынны кунакларга җәйде. Күкрәгендә йөрәгенең барлыгын элек сизмәгән икән, бүген йөрәге алъяпкыч канатларын селкетеп, бәреп тибә! Хәтта бугазына ук менгән! Ире белән бергә алган, бергә йоклаган караватка Мирзагалинең чит хатын белән ятуын уйлагач, күзләре томаланды, күрмәс булды.

– Мин печәнлектә, лапас түбәсендә йоклыйм, – диде Мирзагали. – Сезнең печәнлектә йоклаганыгыз бармы? – дип сорады улларыннан. – Түбәдә печән бармы ?

– Бар, бар, әле күптән түгел генә чабып, кайтарып өйгән идек, – диде олы улы. – Без дә шунда йоклыйбыз. Анда рәхәт.

Ак җәймәләр өстендә көндәше ялгыз яткач, Ләйлебәдәрнең йөрәге тынычлангандыр, кече яктагы урында шунда ук йокыга китте. Мөгаен, аның бөтен хәлен бүгенге очрашулар алгандыр.

        ***                  

Июль башында эш берсе артынан берсе өелә – бәрәңгене күмәргә кирәк, печән әзерләргә, шул арада урман аланнарында кызарып җиләк тә пешә, анда барырга да йөрәк ашкына!

Көтүдән торып, Ләйлебәдәр мич тутырып бәрәңге дүрочмагы пешерде дә, олы табакка салып, өстен каплап куйды. Иртәнге җиләс һавада эшләп калыйм дип, бәрәңге өяргә чыкты. Мөхәммәтнур үз эшенә – атлар карарга китте.

Башында уйлар өермәдәй кайнагангамы, Ләйлебәдәрнең кәтмәне кулында уйный, бәрәңге төбенә балчык өелә, хатынның күзенә болар күренми, машина эшли диярсең.

– Алла ярдәм бирсен!

Хатын башын калкытты – буразна башында ак майка кигән Мирзагали елмаеп басып тора.

Әллә ире үзе генә булганга, Ләйлебәдәр дә тыныч күңел белән, шаярып җавап бирде:

– Сине монда бирсен !      

– Тагын берәр кәтмән бармы?

– Бар, лапас эчендәдер.

Мирзагали кәтмән алып килеп, янәшәдә эшли башлады.

Алар бик озак шулай янәшә буразналарда бәрәңге өйделәр, бер туктамый сөйләштеләр.

Бу вакытта аларны ике тәрәзәдән ике хатын күзәтә иде. Бакча ягындагы тәрәзәдән күрше Җамалия карчык бу икене күргәч, йөрәккәе әллә нишләде: “И Раббым, кайчаннан бирле ни турында сөйләшәләр микән бичаракайларым? – дип жәлләде. Карчык Мирзагалигә үзе димче булып барган чакларын, кардәше Миңлебәдәрнең кызы Ләйлекәйнең Акхуҗага килен булып төшүләрен, йортлар салып, матур итеп яшәүләрен – барысын исенә төшереп, бу икене жәлләде. “Каһәр суккан сугыш чыкмаса, мондый хәл булырые мыни! Гөрләшеп яшәрләр ие! Шушы йортны салып чыкканнан бирле күрше булып, Ләйлебәдәрнең яхшылыгына, уңганлыгына, эшчәнлегенә шаклар катып яши бит ул! Үзенең тормышы  ничаклы авыр булса да, күрше-күләнгә ярдәмчел: өй юышырга да, башкасына да хәзер кереп җитә. Шушындый хатынны ташлап, ниндәй апара күәсенә алыштырган бит! Үкенәдер әле Мирзагали! Ни кайгылар, авырлыклар күрмәсен, Ләйлебәдәр әле хәзер дә кызларга алыштыргысыз!”

Икенче күзләр яшертен генә өйалды тәрәзәсеннән күзәтә. Аларның бер-берсенә ташлаган карашларына эче янды Антонинаның. Мирзагалинең үзен генә җибәрмичә дөрес эшләгән! Әнә ничек карый элекке хатынына! Йотардай булып! Ефәккә уралмаса да, бу хатын әле сыенда икән: фигура дисеңме, күзләре-кашлары дисеңме! Моны юньлерәк итеп киендерсәң, әллә нинди чибәр булачак. Авылда озаклап торырга ярамый, тизрәк китәргә кирәк, – дигән нәтиҗәгә килде Мәскәү хатыны.

* * *

Мирзагали башыннан ниләр үткәнен кыскачарак сөйләп бирде. Аның бар күргәнен дә сөйләп бетерерлек түгел иде.

“Генерал Власов армиясендә сугыштык без. Генерал нимесләргә сатылган, бөтен армиясе белән нимесләргә пленга биргән. Гади солдат – без ни белик? Германиядә әле бер лагерьга, әле икенчесенә күчереп йөрттеләр. Ачлыктан халык кырылды гына. Кырык өченче елны миңа җай килде –бер нимес алпавыты үзенә  алды. Җире күп, мал үрчетә иде. Мин анда да атлар карадым.”

Күргәннәрне исенә төшерү җанын җәрәхәтләде бугай, йөзе караңгыланып, сөйләүдән туктады. Кәтмәнгә таянып, еракка, үткәннәргә төбәлгәндәй тынып калды... “Плен – коллык инде ул, нимес сиңа кешегә караган кебек карамый! Эш хайванына караган кебек карый ул сиңа! Монда мин ач булмадым, ипине дә, бәрәңгене дә туя ашарлык бирәләр иде. Пленда ачлыктан кала иң авыры – сагыну... Иртәсен дә, кичен дә, айлар – еллар, туган илеңне сагынып саргаясың, һаман бер уй газаплый – сагыну! Үзебезнең авыл төшкә керсә, башта уянгач сөенәсең, авылның һәр кешесен, урамын, үзебезнең өйне,өй янындагы өянкене, сезне уйлап-барлап чыгасың да, бәгырең өзгәләнеп елыйсың...Түзеп булмый сагынуга, түшең белән шуышып булса да кайтыр идең, юллар ябык...

Сугыш беткәч әсирләрне илгә озаттылар. Аннан китте тикшеренүләр...Фильтрационный лагерьлар... Җиде кат җиз иләктән генә түгел, йөз җитмеш кат иләктән үткәрәләр... Язмышыңны, ни буласын белмисең: аталармы сине, төрмәгә тыгалармы, каторгага шахтага сөрәләрме... Сорау артыннан сорау алалар. Бәхетем булгандыр инде, минем делода гаепләрлек эш тапмаганнар. Сигез елга сөргенгә хөкем иттеләр. Мәскәүдә эшчеләр кирәк булган, шунда калдырдылар.

Мирзагали сөйләгәннәр миллионлаган әсирләр өчен уртак язмыш. Тик аңа бик йомшак хөкем эләккән – сигез елга Мәскәүгә сөргәннәр! Моңа ышанырга да кыен, ул бит Мәскәү, Себер яки Колыма лагерлары түгел!

Ишеткәннәре турында уйланып, Ләйлекәй сорап куйды:

– Кайчан төрмәдән иреккә чыктың соң син?

– Кырык алтынчы елның сентябрендә.

Моны ишеткәч, Ләйлекәйнең йөзе агарып-күгәреп чыкты .

– Котылуыңа ике елга якын! Шул гомер иректә йөреп, нишләп безгә хәбәр бирми тордың, Мирзагали?! Нигә шундук әйтеп язмадың?! – Хатынның тавышы калтырады, иреннәре дерелдәде. – Нишләп безнең турда уйламадың? Мин бит сине җиде ел буе күңелемнән эзләдем, тереләр арасыннан да, үлгәннәр арасыннан да! Исәндер дип, синең өчен ясин дә укытмадым! Һаман сине көттем! Сагындым дисең! Мәскәүдә авылың да, өең дә, балаларың да, мин дә исеңнән чыктык мени? Их си-и-ин!! Бәгырькәең ташка әйләнгән икән! Ләйлекәй кимсенеп, гарьләнеп елады...

Мирзагали нишләргә белмәде, кәтмәнен буразнага ташлап, хатынын кочаклады.

– Ләйлекәй, мин синең алда гаепле! Булдыра алсаң гафу ит! Шулай туры килде инде. Мине әле яңадан биш елсыз азат итмиләр. Атна саен барып күренергә тиеш, шәһәрдән чыгарга рөхсәт юк. Миңа әле сезгә посылка салырга да рөхсәт юк, Антонина исеменнән салабыз. Ул йөрмәсә, әле биш елсыз сезнең янга кайта алмый идем..

– Мин монда синең исән икәнеңне белмичә, җаным тынычлык күрмичә җәфа чиктем!! Минеке булмасаң да, өйләнгән булсаң да, синең исән икәнеңне белү миңа барыбер куаныч булыр иде! “Мин исән!” дигән ике сүзең җитәр иде!! Марҗа җиме авызыңны да, миеңне дә томалаган икән, рәхәткә чыккансың! Алай булгач нигә дип хат яздың, нигә монда кайттың? Ял иткәч, тамагың туйгач без дә исеңә төштек мени?!

Ләйлекәйнең хаклы рәнҗүенә каршы әйтерлек, акланырлык сүзләр таба алмады Мирзагали, йөзе агарып китте, үкенү хисе газаплады, гаебе төзәтә алмаслык иде. Йомшак күңелле, миһербанлы Ләйлекәй, ирендәге үзгәрешләрне күреп, артык каты әйтеп ташладым дип уйлады. Кирәк түгел иде алай ук каты әйтергә. Аз интеккән мени ул! Без бит монда барыбыз бергә, үз илебездә! Ул үлем эчендә, дошман арасында йөргән...

                                ***

Мирзагалигә Мулланур белән Дамирә бик тиз ияләштеләр. Юктан бар булган әтиләренең янына елыштылар, башка балалар “әткәй” дигәнгә күпме еллар кызыгып йөргәнгә, җае чыккан саен “әткәй” дияселәре килде. Көләч йөзле, елтыр күзле Мулланур белән Дамирә гел аның янында кайнаштылар. Мирзагали үзе дә балаларына нык беректе: балаларга хас риясызлык белән яратуларына җаны эреде, каны да, җаны да тартты, аларда үзенең төсмерләрен күреп куанды. Кырыгынчы яшькә чыккан ир җиде ел күрмәгән, ул юкта үскән балаларына ата булу бәхетен тойды микән? Бер-бер артлы уллары-кызлары тугандагы сөенечләрен искә төшерде микән?

Сугышта, пленда үткән озак еллар үзенекен иткән, кайчандыр өзелеп сөйгән хатынының сурәтен тоныкландырган иде. Плен газапларыннан соң “маман”ның фатирында җаны ял алган, Себер лагерьларыннан алып калган “маман”га рәхмәтле иде. Ләкин Акхуҗага кайткач бөтен нәрсә: Сәетгали рәис белән Көнкүрмешкә кыз сорарга барулары, Ләйлекәйне кыңгыраулы тимеркүк айгыр җигелгән чанада очыртып кына алып кайтуы, тырышып, дәртләнеп йорт салулары, яңа йортка күчеп сөенеп яшәүләре, Ләйлекәй белән икәүләп яңа ихатага алма, чия, миләш агачлары утыртулары – бәхетле еллары, яшьлеге хәтеренә төште. Беренче очрашуда төсләре-кыяфәтләре үзгәргән тоелса да, күзләре күнеккәч, алар бер-берсенә элекке Ләйлекәй белән Мирзагали булып күренеделәр. Элеккеге хатынына ташлаган кайнар карашын марҗасы күрми калмады. Муртайган агач кебек юан көндәше янында төз гәүдәле, бер мыскал артык мае булмаган тыгыз тәнле Ләйлебәдәр күпкә ота иде.

Мәскәүдәге киң фатирында тавык белән әтәч шикелле яшәвенең шатлыгы, яме кимеде, балаларыннан аерыласы килми башлады. Балалары да хәзер ансыз ничек яшәр? Тормышы турында уйга батты ир. Балалар дип, авылда кала алмый... Әле биш елсыз Мәскәүдән чыгып китәргә рөхсәт юк. Акхуҗа да элекке авыл түгел – ачлык-ялангачлык. Мәскәү белән чагыштырырлык мени?! Тоняны да ташлый алмый, аңа мәңгегә бурычлы... Балаларын карап үстерергә дә бурычлы!

Бер көнне  Мөхәммәтнур печәнгә барырга ат җигеп кайтты.

– Әнкәй, Гыйззәт абыйдан сорадым, урманга печән чабарга бараек.

– И рәхмәт яугыры! Гел шул турыда уйлап җөри ием, Карлыгачка печән әзерлисе бар дип!

Барысы да арбага төялеп, урманга киттеләр. Гомергә арбага утырмаган Антонина көчкә менеп чөмәште.

Печәнлеккә килеп җиткәч, арбадан төшү белән үлән арасында кызарып пешкән җиләкне күреп, Дамирә белән Мулланур капланып җыярга тотындылар. Ләйлебәдәр иелеп берничә тәлгәш өзде дә:

–Ярый алай булгач, сез монда җиләк җыегыз, без эчкәрәк кереп чаба башлыйк, – диде. Өчәүләп урманга кереп киттеләр. Мәскәү кунагы үләнгә утырган килеш калды, аларның кая киткәнен аңламады.

– Куда они пошли?

– Сено косить, – диде Мулланур. “Башка аланга”, – дип әйтә алмады.

Савытларын иң эре, кызыл җиләкләр белән чөмәләм тутыргач, ат кузгалагы яфрагы белән каплап куйдылар да, утырган җирдән генә җиләк җыеп, балалар ипи белән тәмләп ашадылар. Кунак апага да Мулланур бер телем ипи сузды :

– Кушай, Маман!

Марҗа апа кычкырып көлеп җибәрде. Балалар нигә көлгәнен аңламадылар.

Аталары килгәннән бирле бу хатынга гел “Маман” дип эндәшкәнгә, Мулланур белән Дамирә бу апаның исеме дип белделәр. Шикләнүен шикләнделәр башта, “мама” дигән сүзгә ошаган бит.

“Маман” генерал хатыны булган, летчик генерал сугышта үлгән... Генерал да аңа “маман” диеп эндәшкән. Төп Мәскәү хатыны, гимназиядә французча да укыган. Генерал канаты астында гамьсез, мәшәкатьсез яшәгән хатынга, ире үлгәч яшәү кыенлаша. Тол калган генерал хатынына паек башкаларныкына караганда мул булса да, аны алганчы йөреп иза чигә: талонга чират, кибеттә чират. Өч сәгать торып та, бу көнне Антонина ипи ала алмады: аңа чират җиткәнче, сатылып бетте... Кибет ябылды, эш сәгате чыкты.

Ипи тимәгәч, Антонина әрнеп елап җибәрде. Елаган хатынга берәү эндәште:

– Ни булды, ник елыйсыз?

– Иписез калдым, миңа җитмәде, – диде хатын йөзе буйлап аккан яшләрен сөртеп. Елаган хатынны кызганды Мирзагали: өендә ач балалары көтеп торадыр, дип уйлады.

– Борчылмагыз, мин сезгә ярдәм итәрмен. Бераз көтегез!

Мирзагали биредә йөкче булып эшли башлаган иде.Үзенә биргән бер буханка ипине алып килеп теге хатынга сузды:

– Мәгез!

– Ничә сумга сатасыз? – Хатын аны сату итә дип уйлады бугай.

– Сатмыйм. Ул минем үземнеке.

Хатын бу кешегә төбәлеп карады: хәзерге заманда мондый мәрхәмәтлелек, юмартлык гаҗәп тоелды.

– Мин сезне ризыксыз калдыра алмыйм! Үзегезгә булсын!

– Алыгыз. Минем әле калган ипием бар.

Хатынның күңеле йомшадымы, сөйкемле кешегә рәхмәт йөзеннән:

– Алай булгач хәзер безгә керәбез дә, сезнең ипи белән тәмләп чәй эчәбез. Мин якында гына яшим.

– Уңайлы булырмы соң? Гаиләгез...

– Мин ялгыз яшим.

Хатын елмаеп, аңың күзләренә карап, ризалыгын көтә...

Шул чәй эчүдән Мирзагали генерал хатыны янында калды... Антонина аңа паспорт ясатты, пропискага кертте. Акхуҗага кайтырга бер айга рөхсәт алуга да иреште. 

                                    ***                                     

Печәнчеләр өйлә авышкач кына иңнәренә чалгыларын салып килеп чыктылар. Арыган булсалар да, йөзләре шат. Маман аларны шикчел карашы аша кичерде: Мирзагалинең яңаклары алсуланган, яшәреп киткән... Чалгыларын якындагы каен ботагына элеп, ашарга утырдылар.

Ләйлебәдәр иртүк су ташып, мунча ягып, томалап киткән иде. Урманнан кайтышлый, мәтрүшкә җыеп, каен себеркеләре бәйләделәр

– Беренче мунчага кем бара? – диде Ләйлекәй.

– Без! – диде Мулланур. – Алар һәрчак абыйсы белән беренче мунчага баралар.

Марҗа кайнар мунчага барырга теләмәгәч, улларыннан соң, Ләйлебәдәр кызы белән китте. Дамирәне юындырып чыгарды да, мунча ишегенә келәне элеп куйды. Ләүкәгә менеп, йомшак, хуш исле пиннек белән чабына башлаган иде, мунча ишегенең келәсе тартылды, аннан соң сак кына ишекне кактылар. Эчке ишекне ярык кына калдырып ачты.

– Кем бар анда ?

– Ләйлекәй, ач әле! – дип пышылдады ире.

– Кит, юләр, нишләп йөрисең!

– Ач, инде, ач!

– Кит дим! Әнә марҗаң белән керерсең! Син мине кем дип белдең?! Мыскыл итеп йөрмә! Мин бләткә түгел! – Хатын эчке ишекне каты итеп япты.

Мирзагали кабат шакымады, китеп барды.

Хатынының дөньяда сирәк очрый торган саф күңел икәнен белә иде югыйсә, Мирзагалигә уңайсыз булып китте...  

Ләйлекәй эчке ишек тупсасына тезләнгән килеш, хәле бетеп, кузгала алмыйча торды... Әллә кызудан, әллә дулкынланудан тыны кысылды... Шакылдау кабатланмагач, ләүкәгә утырды да, себеркесен тастагы суга манчып, йөзенә каплады: каен исен, мәтрүшкә исен тирән итеп сулады... Йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып типте...

Тастагы каен себеркесенең ямь-яшел суы белән коенды... Мирзагалинең качып кына якынаерга теләвенә хурланды. Адәм тәганәсе! Марҗа алдында хур булсынмы?! Ходай алдында гөнаһ кылсынмы! Пычрансынмы?! Марҗаны аерып, өйләнүе була торган хәл дә түгел: марҗа тырнагына нык эләкмәсә, ияртеп кайтмас иде!  

Мирзагалигә үпкәләде, кимсенде, күңеле суына төште: бердән, ирек алгач, мөмкинлек була торып та, үзе турында хәбәр итмәгән; икенчедән, монда марҗа ияртеп кайтмаса, ябышып алып калыр дип уйлады микән? Җитмәсә, ишек шакып йөргән була... Ир кирәк булса, Ләйлекәйгә җиде ел буе гаеп кешене көтмәсә дә мөмкин ие: кияүгә сораучыларны да, йортка керегә теләүчеләрне дә борып җибәрде... Бармады. Мирзагалигә генә түгел, балаларына хыянәт итү кебек тоелды...

***

Китәр көннәре якынлашкач, Мирзагали борчыла, икеләнә башлады: ничек итеп балаларын ташлап китсен? Ләйлекәй берүзе ничек аларны аякка бастырсын?

Малайларны Мәскәүгә алып китсә? Ләйлебәдәр риза булырмы? Малайларга хәзер һөнәр алырга, училище яки техникумга укырга керергә кирәк. Мөхәммәтнурның җиде еллык белеме турында документы бар, Мулланур да бер елдан җиде класс тәмамлый. Икесен дә урнаштырырга кирәк. Ләйлебәдәр аларны ничек укытсын? Кайда? Мирзагали башта маман белән сөйләшергә ниятләде.

– Мин малайларның икесен дә үзебезгә алып китәргә уйлыйм. Әниләренең аларны укытырга көче җитмәс. Дамирәне ничек тә укыта алыр. Син ни әйтерсең?

Үзенең баласы булмаган “маман” башта куркып калды: ничек карар ул аларны? Каршы килсә, Мирзагали ни дияр? Бәлки ул Мәскәүгә кире кайтмас та, балалары янында калыр? Әнә бит ничек бер-берләренә күнектеләр.

– Син борчылма, малайлар үскәннәр бит, самостоятельныйлар, аларга нянька кирәкми. Үзләре җимертеп эшләрлек, – диде ире.

“Маман” риза булды. Риза булмый хәле юк: үзеннән ун яшкә кече, таза, чибәр Мирзагалине югалтачак.

Улларын Мәскәүгә җибәрү хатынның башына да килмәгән иде! Мирзагали бу турыда сүз башлагач, аптырап калды: нинди авырлыклар белән үстерсен дә, инде үсеп беткәч, нишләп җибәрсен ул балаларын?! Алардан башка ничек яшәсен?!

Ләйлебәдәр уйга калды. Нишләргә? Мәскәүдә укып кеше булсалар, олы бәхет инде. Ләкин ул балаларыннан язса? Алар аны онытсалар? Яңадан монда кайтмасалар? “Маман” аларга ничек карар? Бичаракайларым сагынсалар нишләрләр? Мөхәммәтнур үсте инде, аңа барыбер озакламый армиягә китәсе. Уйлардан башы түнде. Монда колхозда гомер буе ачка бил бөгү дә бәхет түгел! Бушка эшлисең! Кулыңа акча кермәсен, паспортың булмасын, паспортсыз син авылыңнан беркая китә алмыйсың. Колхозда мантырлык түгел.

Ялгыз башы мондый җаваплы мәсьәләне чишәргә кыюлыгы җитмде, Маһинур сеңлесе белән киңәшергә булды – ул шәһәрдә яшәгән кеше, белә.

Маһинур, апасын тыңлагач:

– Ләйлекәй, Мирзагали – үз аталары, чит-ят түгел, җибәр, барсыннар, укысыннар, картлык көнеңә үзеңә бер таяныч булырлар. Малайлар үскән бит инде. Мөхәммәтнур быел берәр техникумга керер, һөнәр алыр, Мулланур да бер елдан техникумга җә училищега керер. Монда авылда калсалар, син аларны кая җибәреп укыта аласың ди?! Читтә укытырлык хәлең юк. Бу тормышның кайчан рәтләнәсен дә белгән юк! Шәһәр кешесе кулына уч тутырып акча алып эшли!

Ләйлебәдәр ризалыгын бирде. Малайлар белән сөйләшә башлаганнар иде, Мөхәммәтнурның Мәскәү турында ишетәсе дә килмәде.

– Бер кая да бармыйм! Әнкәйнең берүзен ташлап китмәем! Барыбыз да ташлап китә башласак, монда берүзе ничек яшәсен?! Минем шәһәрдә торасым да килмәй. Үзебезнең авылда яшим мин.

– Барыбер армиягә китәсең була бит!

– Булсани! Барам да, служить итеп кайтам. Әнә, минем урынга, барасы килсә, Дамирә китсен!

Бу җаваптан Ләйлебәдәрнең күзләреннән эре-эре яшь тамчылыры тәгәрәде. Өлкән улының – чит каннан туган баласының сүзләре аны иреннән дә, марҗасыннан да биеккә, күккә күтәрүе турында башына да килми! Ул бәхетеннән елый! 

Мулланур белән Дамирә Мәскәүгә китәргә риза булдылар. “Мәскәү” дигән сүз аларга  әкият кебек тоела, анда барлык теләкләрең, хыялларың тормышка аша, ни телисең, шул була дип уйлыйлар, чөнки аларның берсенә – ундүрт, икенчесенә унике генә яшь әле. Китә башлагач, алар да әниләреннән аерылырга теләмәделәр, елый-елый киттеләр.

Ләйлебәдәр уйларын бер кемгә дә ачмады, ай буе томан эчендә яшәде: әллә ул, әллә башка бер хатын... Тормышны да, язмышны да үзгәртеп булмый! Югыйсә нинди  бәхетле иде бит башта.! Кызыл чыбылдык эчендә кайнар кочаклар аны ничек иркәли иде... Чын мәхәббәт иде сөюләре... Бөтен гомерләренә җитәрлек... И Раббым, ник чыгардың ул сугышны?!

                                        ***

                     ИЗА ЧИГҮ*

Барысын да Мәскәүгә озаттылар. Өй бушап, тынып калды. Мулланур белән Дамирә бөтен шатлыкларны алып киттеләр...

“Әллә дөрес эшләмәдем инде? Уйлап бетермәгәнмен... Мондый газап чигәсем башыма да килмәгән... Әллә кайгыдан  миңрәүләндем инде?  Мин генә газап утында янам мени? Ул газизләрем нишләрләр? Ничек сагынуларга түзәрләр?!  Аталары үзләренеке булса да, тикмәгә генә “ата – җизнә, ана – казна” димәгәннәр! Балалары турында уйласа, сугыштан соң ничә еллар хәбәр итми тормас иде!

И җаныкайларым, әллә ниткән марҗага биреп җибәрдем сезне! Ана җылысы күрми яшисез... Тамак туклыгы гына мени дөньяда!...Җан газабы – иң ачысы...”

 

Аны хәзер бар дөнья моңландыра: алсу таңнары да, кичке шәфәкъ та, каеннар шаулавы да... Мирзагалинең табылу сөенече, чит хатынга өйләнеп кайту хәсрәте-гарьлеге күңелен бер телгәләсә, балаларыннан аерылу йөрәген яндырды-көйдерде... Тормышының иң авыр чакларында балалары аңа бер юаныч булды, хәзер шул кайнар мәхәббәте иза чигә – балаларын юксына... Ашавы ашау түгел...Еламаган көне юк.

– Җибәрәсе калмаган тегеләрне, яшәр идек әле, тормыш рәтләнергә таба бара. Әллә алып кайтабызмы апайларымны? – диде  Мөхәммәтнур,  кайгы-сагынулардан агарып, ябыгып калган әнисен кызганып.

– Бераз сабыр итик әле, улым, алда тагын күз күрер. – Улының киңәше, хәленә керүе ананың яралы йөрәгенә әфсен кебек, күңелен  юатты: Ләйлебәдәр ялгыз түгел, терәге бар.    

                              ***

Мирзагалинең улы белән кызын Мәскәүгә алып китүе турында авылда төрле сүзләр йөрде.

– Дөрес эшләгән Ләйлебәдәр! Мәскәүдә укып берәр яхшы һөнәр алырлар балалары! Монда ул аларны кайда, ничек укытсын?

–Андагы биспризурникларга, бандитларга эләгеп, малае юлдан язса? Шәһәр – шпана оясы бит ул!

– Кызганыч инде, Дамирәсе бәләкәй бит әле, бишенчедәме-алтынчыдамы укый? Анда атасы үзенеке булса да, марҗа –үги. Бала тапмаган хатынга чит кеше баласының кадере бар дип беләсеңме әллә?

– Шулай-й...Мескен балалар: монда – атасыз җәтим, анда – анасыз...И-и-и бу дөнҗа, гел җәтимнәрдән тора... Сугыш харап итте...

– Ләйлебәдәр бер дә үги малаен җибәрмәгән, үзенекеләрне җибәргән! Мәскәү – Мәскәү инде, шунда укып, шунда калырлар. Калхузга кайтмаслар!

– Атасы башта Мөхәммәтнурны алып китәргә теләгән, малай үзе риза булмаган бит! Әнкәйне ташлап китмәем дигән!

– Менә, җәмәгать, үги ана димәссең, әнкәсе өчен үлеп тора! Акыллы малай үстерде Ләйлебәдәр!

                                    ***

Иртән, сыерын савып, көтүгә чыгаргач, җыелып сөйләшеп торган күршеләре янында туктап исәнләште Ләйлекәй.

– Сау гына әле! Сине искә алып торадырыек, – диде берсе. –Кунакларың киткән икән. Балаларыңны да биреп җибәргәнсең икән.

“Биреп җибәргәнсең” дигәне әллә ничек, уңайсыз, ямьсез ишетелде аңа.

– Аталары алып китте, укытырга.

Ләйлебәдәр башка сүз әйтмәде. Ире кайтканнан бирле авылда аларны тикшергәннәрен белгәнгә, бу турыда сөйләшергә теләмәде. Ничек кенә булса да, Мирзагали аның бердәнбер мәхәббәте, балаларының атасы, аңа да үз балалары газиз.

                               ***

Мирзагалинең кайтканын Вагыйз да ишетте. Хатынының беренче ирен элек тә күрә алмый иде, сугыштан медальләр алып, яраланып кайткач, Мирзагалинең пленда булуын белеп, үзенең өстенлеген тойды, горурланды, канатланды, аны кимсетергә җай чыкты.

– Әнә, кайткан бит синең теге фашистың! Без сугышып, кан коеп йөргәндә, дүрт ел нимес халуе булып яткан да, сугыш беткәч кайтып килгән! Сатлык җан! Придәтел! Полицай булып йөргәндер инде! Нишләп илен саткан өчен терәп атмаганнар?! Баштук придәтел булган ул! Кайда да үзенә җай гына эзләп җөри – катыны белән бер көтү баласын ташлап, Мәскәү марҗасына өйләнгән! Ни йөзе белән авылдагы җәтимнәр, тол калган катыннар алдында оялмай җөри микән?! Ысбулыч !

Вагыйз гомер буе Мирзагалине күрә алмады. Наҗияне җәберләүләре дә көнләшүдән булды. Ул кадәр көнләшмәсә, бәлки малайны да канат астына алган булыр иде. Көнчелектән дә кешенең кешелеген бетерә торган хис юктыр, тиккә генә иң зур гөнаһ саналмыйдыр.

Наҗия бу турыда ишеткән иде инде. Ике авыл арасы ерак түгел, хәбәрләр йөреп тора. Мирзагалинең марҗа ияртеп кайтуына аптырады: ярар, өйләнсен дә ди, ә нигә аны монда алып кайтырга кирәк иде? Ләйлебәдәрне жәлләмәгән...

                                         ***

Киткәннәренә ун-унбиш көн булды микән, Мәскәүдән хат килеп төште. Сөенде дә, елады да Ләйлебәдәр, укыгач азрак күңеле тынычлана төште.

Укырга барырга әзерләнәләр икән. Татар мәктәбе тапмаган Мирзагали, татар теле дәресләре керә торганына биргән. Китаплар, бөтен әсбаплар, мәктәп формалары алганнар. “Метрода йөрдек, морожный ашадык, ул бозлы баллы каймак шикелле бик тәмле әйбер. Без укыйсы мәктәп ерак, метрода бик тиз барып җитәсең. Әнкәй, монда әйбәт булса да, син булмагач кыен, кайтасы килә...”

Сеңлесе язган хатны укып чыккач, Мулланур үз кулы белән өстәп куйды: “Әнкәй, безнең өчен борчылма, бөтенесе дә әйбәт булыр! Алла бирсә, җәйге каникулга кайтырбыз синең янга. Әнкәй, без сине бик яратабыз!”

“И улыкаем, минем хәлне аңлап, юатып язган, олыларча уйлый белә, бәбекәем! Май азагында укулары бетә, июнь башында кайтсалар...тугыз ай бар әле... Ходай исәнлек саулык, сабырлык бирсен!” – дип уйлады.

Сентябрьдә яңа мәктәптә, чит балалар, ят укытучылар янында укый башлагач, Мулланур белән Дамирә авылларын, мәктәпләрен, иптәшләрен, укытучыларын – барысын да сагына башладылар.

Чи татар телендә укыган балаларга рус мәктәбендә уку авыр булды. Сүзләрне дөрес әйтмәсә, классташлары шаулап көлә. Андый чакта күңелләре төшә балаларның... Теш-тырнаклары белән ябышып тырышалар, сөйләргә бирелгәннәрне ятлый-ятлый өйрәнәләр, бу кыенлыклар, күз яшьләре тиккә булмады, тырышлык нәтиҗәсендә икесе дә бар фәннәрдән дә өлгерделәр.

                                            ***

МӨХӘММӘТНУР СОЛДАТКА АЛЫНА

Армиягә караласы елны Мөхәммәтнур җәй буе урманнан утын ташыды. Атлар үз кулында, бригадир сүз әйтми.”Мин служить итеп кайтканчы җитәрлек булсын !”– дип, әнисенә өч кышлык утын әзерләде. Урман кисәргә рөхсәт турында уйласы да юк, бирмиләр. Тик егет җаен тапты: урман чистартырга рөхсәт алды. Олы бер  делянканың корыган, ауган агачларын кисеп, турап ташыды.Кайчандыр киселгән агач төпләрен кубарып, төпләп алып кайтты, ярып өеп куйды. Көзгә тикле  кышлык печән  әзерләп, печәнлекне дә тутырды  Мөхәммәтнур.  Бу нигез, ихата-кура, йорт иминлеге өчен үзен җаваплы санаган егетнең күңеле тынычланды: ул армиядән урап кайтканчы әнкәенә яшәргә була!

 Армиягә китәр вакыты җитте.

–Вакытың барда Наҗия әнкәңнең хәлләрен белеп, саубуллашып кайт. Өч ел гомер яшьләр өчен күп түгел,  олы кеше  ай эчендә дә кырыкка төрләнә. Ана кешенең фатихасын алу зыян итмәс! –диде Ләйлекәй.

Мөхәммәтнурның берничә тапкыр Наҗияләргә кереп чыкканы булды. Анда да Ләйлебәдәр җибәргән күчтәнәчне бирә дә, китү ягын карый. Вагыйз белән очрашасы килми.

 Мөхәммәтнур килеп кергәч, Наҗия каушый төште. Улының  армиягә алынасын белә иде.

 Исәнләшеп, Ләйлебәдәрнең күчтәнәчен тапшыргач:

  –Саубуллашырга килдем,–диде Мөхәммәтнур,–армиягә китәм.

 –Рәхмәт улым, исән-имин йөреп кайтырга язсын! –Хатын сандыктан ап-ак йон оекбаш алып бирде:

  –Менә улым, сиңа дип бәйләп куйган идем.

   –Рәхмәт! –Мөхәммәтнур оекбашны кая куярга белмәде, бишмәт кесәсенә тыкты, дулкынланды, елмаеп, сокланып карап  торган әнисенә ике кулын сузды:

 –Исән бул...Әнкәй... 

Мөхәммәтнурның беренче тапкыр  аңа әнкәй дип дәшүенә  Наҗия чак еламыйча түзде, улы киткәч, баскычта озатып,  күз яшләрен сөртеп теләде: ”И Илаһым, рәхмәтләреңнән ташлама улымны!”

 

                                     ***

Ләйлебәдәр моңа кадәр ялгызлыкның ни икәнен белмәгән икән! Гомер буе  балалары  чолганышында,  еласалар да, көлсәләр  дә, шатлыгын-кайгысын бергә кичереп, кайнап яшәделәр. Мөхәммәтнур  да киткәч, япа-ялгыз калды!  Газиз балалары өчен һәр мизгелдә яратуга, ярдәмгә әзер анага тормышның мәгънәсе бетте!!

Аптырап-йөдәп күпме чыдаган булыр иде, бер көн почта ташучы хытын килеп керде.

–Ләйлебәдәр апа,  бие!

–Хат бармени?!

–Икәү! Берсе Мәскәүдән, икенчесе Куйбышевтан!

–И җаныкаем, рәхмәт җаусын, бик ямансулап торадырыем!

Балаларының хатларыннан да кадерле нәрсә бармы соң Ләйлекәйгә! Мөхәммәтнурның армиядән беренче хаты килде! 

“Исәнме, минем өчен кадерле әнкәй! Сиңа миннән сагынычлы кайнар сәлам!

 Военкоматка  килгәч, безне  машинага төяп, Бөгелмәгә  озаттылар. Районның башка авылларыннан да  җыелганнар иде. Казанда  бер атна яткач, поезд белән Куйбышевка килдек. Хәзер  кайтасы айларны, елларны санап, очрашуны көтәсе  кала. Әнкәй! Монда, бәхеткә,  Әмирхан да,  Фаяз да  минем белән бергә туры килде. Алар белән сөйләшкәч, рәхәт булып китә.  Авылны да, сезне дә сагынабыз. Син берүк минем өчен борчылма, монда тамак тук, өс бөтен, дигәндәй. Барысы да әйбәт булыр.

Син генә бер үзең калдың, кыен булыр инде. Әнкәй! Быелга курмы җитәрлек инде. Киләсе елларда авыр булса, сыер асрап интекмә, сыерны сат. Мин кайткач юнәтербез, Алла  бирса.Үзеңнең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Апайлар хат язалармы? Ярар, әнкәй, сау бул! Сине сагынып, улың Мөхәммәтнур.”

Дамирә белән Мулланурның, олы улы Мөхәммәтнурның

язган һәрбер сүзләреннән, һәр җөмләләреннән җылы килә, ярату, мәхәббәт нуры бөркелгән кебек тоела Ләйлебәдәргә...   

                                               * * *       

       

 Бер кичне  таныш булмаган яшь  кенә кызны   ияртеп, авыл  советы секретаре  Бания  килеп керде.

–Исәнме , Ләйлебәдәр апа, ни хәлләрдә ятасың ?

–Әйбәт кенә әле, үскәнем,  Аллага  шөкер! Әйдәгез, түрдән узыгыз. Мактап йөрисез икән, менә чәем кайнап чыкты, чәй эчәрбез, чишенегез!

  •  Чәйләр эчеп торыйк микән соң? Әле  эштән кайтышлый гына кергән идем.
  •  Эчмәйләр димени!Эпекәйдән олы булырга  ярамай!Ходайга шөкер, ашарга – эчәргә бар бит хәзер!

Ләйлебәдәр челтерәтеп  чәшкеләр тезде, чәй әзерләде.

  •      Бик ямансу түгелме? Мөхәммәтнурдан хат киләме? Ниләр яза соң ?

-Исән – сау , Аллага шөкер!Хатлары килеп тора.

          Бу нинди чибәр кыз була соң әле ? Кунак кызың мени?

            - Ләйлебәдәр апа, Зифа  безнең авылга сатучы булып килде . Фатирга  кертмәссеңме икән дип килдек.Өең иркен ,  үзеңә иптәш тә булыр.

            - Апаем Зифа , кайсы авылдан соң син ?

            -Ташлыярдан.

  • Ата – анаң бармы?
  • Әнкәй бар, әткәй сугышта үлде.

Матур , җыйнак кыз бер күрүдә Ләйлекәйгә ошады.

- Ярый, кил, бергә - бергә күңеллерәк булыр.

 

                                   * **

Җәйге каникулда балалар кайтмадылар, чөнки Мулланур җиденче классны тәмамлап, техникумга керергә әзерләнде.

“...Әнкәй, киләсе җәйгә синең янга кунакка кайтабыз ди әткәй.Быел мин пионер лагерында ял иттем . Бик рәхәт ,күңелле булды. Только мондагы урман безнеке төсле түгел. Монда җиләк тә, бездәге кебек чәчәкләр дә юк.Тетя Тоня чирли.Аягы авырта.Йөри алмый.”

                                        * * *

                                     

      Балалар Акхуҗага  ике ел үткәч кенә кайтып төштеләр.Бу ике елның нинди озын гомер икәнен очрашкач кына төшенделәр: Мулланур  озын буйлы  чибәр  егеткә әйләнгән,  Дамирә  дә ,тазарып,  сокландыргыч кыз  булып җитешкән.

    Яшьләрдәге үзгәреш  янында Антонинаның  тагын да юаная төшеп, таякка таянуы, картаюы кызганыч күренеш  булды. Мирзагалидә  генә әлләни үзгәреш сизелмәде..

  Ләйлебәдәр бу  юлы артык бетеренмәде, кайгырмады,  ирен” кискән телем” итеп кабул иткән иде инде.

Өзелеп сагынган балаларын  кочаклап  сөйде, матур булып үсүләренә куанды.Аулаграк вакыт туры китереп,  сораштырды : ничек анда, марҗа какмыймы, аталары ничек?

    Аларга  зарланырлык сәбәп  юк иде, шуны тоеп, күңеле тынычланды.

     Тагын шул җиләкле июль ае иде. Печән дә чаптылар, бәрәңге дә өйделәр, тик бу юлы Мөхәммәтнур гына булмады, әле солдаттан кайтырына тагын бер ел калган иде...

    Ләйлебәдәргә көндәше  кызганыч тоелды. Аяклары шеш,  таяк белән дә көчкә   аксап йөри.Ләйлекәй  аны мунчага алып барып үзе юындыра, үзе киендерә.

          Мирзагали пошаманда.Ир – атка авыру хатын карау җайлы  түгелдер, күрәсең.Тик бу турыда ул ләм – мим .

    Антонина гына Ләйлекәйгә балаларының ярдәм итүләре турында мактап  сөйләде.Мәскәү хатынының аның балаларыннан  игелек күреп ятуына  Ләйлекәйнең эче пошмады, аларның шулай  эшкә өйрәнүләренә, кешелеклегенә сөенде генә.”Эшләүләре кеше өчен булса, өйрәнүләре үзләре өчен булыр,-“ дип уйлады.

        Ләйлекәй шуны тели.Әнә ,  Зифа да шундый бала! Әйткәнне, кушканны көтеп тормый, үзе белеп бөтен эшне эшли! Ләйлебәдәр эштән кайтуга  идәне юылган, өлгерсә - ашарларына да пешкән була.Булса булыр икән акыллы бала!Хәзер алар - әни белән кыз кебек.Зифасыз тора да алмас шикелле !

      Зифа фатирга кергәннән бирле  Мөхәммәтнурга хатны 

   ул яза.Хәзер хатлар еш языла, Куйбышев белән Акхуҗа  арасында тиз йөри башлады.

          Мирзагали дә Зифаны  мактап телгә алды:”Чын татар кызы: инсафлы, эшчән,  шуның  өстенә  үзе искиткеч  матур!”

    Ләйлебәдәр  эченнән генә уйлап куйды:”Татар кызларының кадерен кайчан белә башладың? Марҗа белән торганнан соңмы?”

    Бу юлы  да балалар Көнкүрмешкә бардылар, әбиләре белән бабалары, Маһинур апалары янында кунак булдылар.Маһинур апаларының дүрт яшьлек  улы Ирек  Дамирәдән калмый йөрде, аны аерып яратты.

           Кайчандыр, кечкенә сеңлеләре  Гөлгенә үлгәннән соң, кайгыдан, ачлыктан  интеккән  чакларында  монда  ышык табып, тамак туйдырып, Маһинур апалары канаты астында җаннарын җылытып яшәгән көннәре исләренә  төште...

      Шулай..Ярдәмгә мохтаҗ вакытта  рәхимле кулыңны сузу – олы савап. Менә хәзер аларның тормышы көйләнде, мохтаҗ да түгелләр.

                                             * * *

    Августның бишесендә Мәскәү кунакларын озаттылар.Китәр алдыннан  Антонина Ләйлебәдәр белән аерым гына сөйләште.

       -Лейла !Я тебе  очень благодарна за все.Ты замечательная  женщина.У тебя и дети хорошие.У меня к тебе просьба : мне , наверное, жить остается немного, ты прости  Мирзагалия  и, когда меня не станет,  переезжай  жить в Москву .

   Ләйлебәдәр аптырап калды.

        - Шту  ты,   шту ты, живи сам!  Бух памужет. Минә эздись  хорошо!- диде.

    Бу сөйләшүдән соң Антонинаны  кызганды.Ләйлебәдәрнең күңелендә  бернинди дә рәнҗеш калмады. Мәскәү турында уй башына да  килми аның!..Мирзагали аңа инде ир түгел.Балаларын укытып кеше итсә, шул бик җиткән. Үтте шул инде аның ир кочагында иркәләнеп яшәр дәртле чаклары...Заяга узды... Хәзер  оялмыйча икенче кабат үзенең иренә кияүгә чыксынмени?! Булмаганны!Кеше көлдерергә! Әле кем белә, Антонинаның хәле ул кадәр үк начар  да  түгел, Ходай  биргән гомерен яшәр.

     Балалар белән шау- гөр килеп,зур гаилә булып яшәгән җиләкле җәй үтеп китте.

Ләйлебәдәр  балалары турында уйлый, сагыну, борчылу газаплары  аша үтеп, инде алда якты көннәр килүенә өметләнә.Балалары аякка басып , үз тормышларын корырга насыйп булсын, Раббым! Шул көннәрне Ләйлебәдәргә күрергә язсын!

                    * * *.

    Мөхәммәтнур кайтасы  елларын санап, ямансулап йөргәндә, әнисеннән чит кеше кулы белән язылган  хатлар килә башлады.Тигез, йомры хәрефләр белән язылган  сәлам хатларын ниндидер Зифа җибәрә.Әнисенекеннән үзгә буларак, бу кыз авыл хәлләрен дә киңрәк итеп яза, укуы күңелле!Тора бара, хатларын укыган саен,   Мөхәммәтнурның  бу кызны күрәсе килә башлады. Үзенең фотосын  җибәрде дә, шул ук хатта кыздан карточкасын сорады.                                                                    

                                * * *

           -   Бәдәр апа, сиңа Куйбышевтан акча килгән!- дип һушын алды почта ташучы.

             -Куйбышевтан ? Китчәли ?! Кемнән ?

              -Бәй, кемең  бар соң Куйбышевта ? Мөхәммәтнурдан !

             -Чынлап сөйләйсеңме ?!     

           -Чынлап булмай ! Кил , кул куеп ал !

            Ләйлебәдәр кәгазьгә карап :

  • И  улыкаем, җүләркәем, үзенә тигән тиеннәрне җыеп салган инде бу!Булса да булыр икән!- диде дә  борынын мышкылдатып сөртеп алды – аның яшерен  яшьләре  ага иде...

        Сөенечтән  көлчә пешереп, Ләйлебәдәр күрше –күлән карчыкларын чәйгә чакырды.Улы салган акчаның беркадәренә Зифадан конфет кайтартты,  карчыкларга  сәдака бирде.

                            Әнисенә  салган акча  Мөхәммәтнурга көтелмәгән җирдән килеп керде :ял көне бер иптәше белән  командирлары  фатирына   барып, хуҗалыкта   булыштылар.Командирның хатыны  юмарт кеше булып чыкты: туйганчы  тәмле ризыклар ашатты, акча да бирде. Хәтсез генә акча кулына кергәч, нәрсәгә тотыйм микән дип уйлады да, әнисенә салырга булды.  Бу уйдан күңеле күтәрелеп, сөенә-сөенә почтага  чапты!.Әнисенең шатлыктан елмайган йөзен күз алдына китерде! Эх, әнкәе белән апайларына  бүләк алырга  хыялланып  йөргәне  булган  иде  бит аның ! Туры килмәде инде ул чакларда...

 

                               * * *

                 ИКЕЧЕ БҮЛЕК

 

                 МӨХӘММӘТНУР            

           

Ләйлебәдәрнең  күңелкәе мөлдерәмә  тулы шатлык: Мөхәммәтнуры армиядән кайтты! 

     -   Ләйлебәдәр  улы кайтуга  кәләш әзерләп куйган!- дип  исе китте  кайберәүләрнең.

       -Әйтәм аны  Зифа   өч ел буе бер кем белән дә йөрмәде, Нурны көткән икән!- диделәр.

       -Бәй, алар хат алыштылар бит !

       Ләйлебәдәр үзе дә аптырашка калды: бер өйдә егет белән кыз, кәҗә белән кәбестә  кебек ! Начар сүзләр чыга күрмәсен, Алла сакласын!

     Мөхәммәтнур белән Зифаның  яшертен генә ташлаган карашларыннан да күреп тора: бер берсен  ошаталар.Яшь инде Мөхәммәтнуры, өйләнергә иртәрәк тә.  

Зифага да :”Башка фатир тап!”- дип әйтә алмый: өч ел буе ана белән кыз кебек яшәделәр ! Ләкин болай да яшәргә ярамый. Аптырады Ләйлебәдәр.Ләкин аңа  озак баш ватарга туры килмәде.

  • Әнкәй,без Зифа белән өйләнешергә телибез, дисәк,син ни диярсең?Син ризамы?

Менә шулай дип ярды да салды улы! Әрмиядән  кыюланып кайткан!

       -Мин дә каршы түгел, улым!Мондый кызны яңадан эзләсәң дә табып булмас!

        Менә шулай тыныч кына авыл советына барып язылышып кайттылар да, никах укытып, яши башладылар. Олыдан кубып, туйлар ясап тору уйларына да килмәде.Аягыңны юрганыңа күрә сузасың...

      Күп очракта ир белән хатын бер – берсенә охшый, Мөхәммәтнур белән Зифаны да туганнар диярсең: кара күзле, кара кашлы,ак йөзле.Ә менә холыклары үзгә: Мөхәммәтнур  җитди, аз сүзле, Зифа көләч,   кояш чыкса ачылырга торган гөл чәчәге кебек -   кешеләргә  мөлаем. Бер – берсенә күнеккән Зифа белән Ләйлебәдәргә  яңа рольгә күнегү  кыен булмады.Зифа рәхәтләнеп ,  авыз тутырып  “әнкәй” дип йөри башлады.

                                     ***                                                                                                     

    Мөхәммәтнур  кайткач та  идарәгә  барды.   Армиядән кайткан егетне  ике куллап каршы алдылар.

  • Кайтуың  бик шәп, ! Синең кебек  егетләр безгә бик кирәк.Укыйм дисәң, любуй курсларга җибәрәбез!Кайда  эшлисең килә?- дип каршылады  яңа сайланган колхоз рәисе Хәкимов.

-Мин армиягә киткәнче атлар караган идем.

            -Слушай, безнең  тимерчелеккә  синең  ише  ныклы, көчле  егет кирәк! Атларны кем дә карар! Габделхак  абзый  оста тимерче дә , түлке олыгайды инде.Тимерчелек  дигәч  тә , ул  хәзер  ремонт мастерскоена  әйләнеп бара!Колхоз ансыз – ике кулсыз.Син керсәң,сварщиклыкка  да өйрәнеп кайтырсың. Ну  ничек , ризамы?

              - Риза.

              -Кайчан эшкә чыгасың ?

               -Хет  иртәгә үк.

  • Менә бу  егетләрчә !Давай, эшлә!Хәзер колхозда да яшәрлек.Эшләгән өчен натуралата да , акчалата да  түли башладык.

 

                                                    * * *

          Илне тетрәндереп,   шул язны , 1953 нче елның  5 мартында Иосиф Виссарионович Сталин  үлде.Бөтен ил буйлап  матәм көннәре игълан ителде. Ничә еллар буе  Сталинны  кояшка тиңләп, аңа  табынып яшәгән халыкның   күпчелеге  моны үзләренең шәхси кайгысы , югалтуы шикелле кабул итте.

             Мәскәүдән  меңнәрчә чакрым ераклыктагы , урманнар эчендәге кечкенә Акхуҗада да    Сталинга багышланган матәм митингсында  күпләр  борыннарын мышкылдатып еладылар. Бу  вакыйгалар  кемгә кайгы , ә кемгә  шатлык  булды : төрмәләрдә яткан бик күпләргә амнистия  чыкты, азат ителделәр.Менә кемнәр  шатланды ул чакта!  Алар арасында  җинаять кылмаган  миллионлаган гаепсез кешеләр  барын  әле   җәмгыять белми иде: алар“халык  дошманы “ дигән тамгалылар.Сталин репрессиясенә эләгеп , бер гаепсез   дистә еллар  лагерларда иза чиккән кешеләр   иреккә  чыктылар.         

  Шул айларда  Акхуҗага  Мирзагалидән  хат килде.

  .    “...Сталин үлгәч, безгә амнистия булды.Хәзер мин  азат кеше , кая телим шунда бара алам, бер кемнән дә рөхсәт сорасы юк. Минем инде болай да  срок җиткән иде.  Сезнең янга кайтып килергә исәп бар иде дә, Антонинаның хәле начар.

      ...Мөхәммәтнур, солдат хезмәтен тутырып кайткансың , әйбәт булган.Нинди планнарың бар ? Мәскәүгә килмисеңме? .Хәзерге заманда белемле кешеләр кирәк.Монда техникумнар, училищелар күп, теләгәнен сайларга була.Эшкә дә урнашырга була.Авылда андый эшне дә, акчаны да табып булмый. Син килеп урнашсаң , әниең дә  килер ,  авылда  инде  сезнең бер кем дә юк бит , бар туганнарың монда, бергә - бергә яшәрсез”...

        Әтиләренең  сүзендә  хаклык бар :энесе  белән сеңлесе үсеп  җиттеләр., икесе дә профессия алалар. Мирзагали өлкән улының  бер һөнәрсез калуына   борчыла. Колхоздагы  тормышның ни икәнен  белә бит  инде...Сугыштан соңгы хәерчелек, ярлылык...

     Мәскәү белән чагыштырырлык  түгел...

* **

                Ил өстендә дә , урманнар уртасындагы  Акхуҗа өстендә дә үзгәреш җилләре исте: акча реформасы  булды, яз саен сигезенче март алдыннан бәяләр төшә, кибетләргә товарлар кайта башлады, тик  авылда гына  тормыш искечә.Товары булса  да, акчасы юк.

     Әтисенең  хаты турында уйланды Мөхәммәтнур. Тик уйларының очына чыга алмады.   Мәскәү аңа  үсмер чактан ук ят тоелды :  әтисен алып калган шәһәргә күңеле тартмады.   Әтисенең  әсир булганын  белеп , кечерәк чакта малайны кимсеткәләделәр. Ятимлеген  тоеп, аталы кешеләргә кызыгып,  беркемнән дә ким булмаска  тырышып , шушы яшенә кадәр үз башыннан яшәде, үз көченә таянды:  дүртенче класстан колхозда эшләде, көтү көтте, атлар карады, урман кисте,сыерларына печән чапты , армиядә хезмәт итеп кайтты.Бердәнбер якын кешесе Ләйдебәдәр әнкәсе булды. Хәзер укыйм дип, әнкәсен калдырып , Мәскәүгә китсенме? Эшләргә кирәк аңа!Тормышны рәтләргә!  Үзең  теләгәнчә,  кешечә яшәргә  иде...

     Үзе теләгәнчә яшәү турындагы планнарын   бер кем белән  дә бүлешмәде, сөйләшмәде...  Үз морадына ирешерлек  рух көче ныгыган ир булып җитешкән иде Мөхәммәтнур.  

      ...  Иртәнге алтыда  тимерчелектә инде  металл чыңлый:  утта йомшаган тимергә   бер ритмда көчле куллар  бәрә : доң  -доң –доң!  Әйтерсең гаять  зур сәгать суга! 

      Мастерскойда  күп нәрсә җитми, инструментларны,  патронный, гаечный ачкычларны  җитәрлек итеп  Габделхак абыйсы  белән үзләре  ясадылар.  

          Колхозның   ватылган – сүтелгән коралларыннан башка, авыл кешеләренең дә йомышы  чыгып кына тора: суы  бетеп эрегән  самавырны ямарга, тишелгән савыт – сабаны кургаш эретеп ябыштырырга, тимердән кисәү агачы  бөгеп  ясарга...Йомышлары  бетәсе түгел!   Мөхәммәтнурга  эш хакы өчен барлы – юклы акчаларын  бирергә  тырышсалар да,егет  беркайчан авылдашларыннан акча алмады, йомышларын үтәмичә  җибәрмәде дә.

         Үзе дә сизмәстән,  Мөхәммәтнур авылда бик кирәк кешегә әйләнде: тормышлар рәтләнә төшкәч, өй түбәләрен калай белән ябучылар Мөхәммәтнурны  чакыралар  - тимер эшен белгән  останың кулы килә. Тимерчелектә  үзе  ясаган мал суя торган олы пычагының  да гел кирәге  чыгып тора  -   көзләрен  авылдашлары мал суярга  чакыралар. Йөрәге  таза  ирнең  кулы беркайчан да калтырамый. Нинди генә эшкә тотынса да , ашыкмас, җиренә җиткереп башкарыр.       

            Шулай да  бер  көнне  аның да  йөрәге  өркеп ,  тез буыннары  йомшап китте.

            -  Мөхәммәтнур абый !Сиңа тизрәк өегезгә кайтырга куштылар!Зифа апа  чирләгән!  - дип килделәр.

              -Нәмә булган?

                -Бүлнискә илтергә кирәк ди !   

      Иртән эшкә киткәндә  алай бер нәрсә дә сизелмәде, Зифа  тыныч күренде. Малайның  хәбәреннән Мөхәммәтнур каушап калды.Бүлнискә  илтергә...ат җигәргә кирәк...

            -Апаем , бар , хәзер кайта диген, мин двурга ат  җигәргә барам.

          Тарантаска  җигелгән ат капка төбенә килеп туктады.  Эчен ике кулы белән тотып, бөгелебрәк ,Зифа тарантас янына килде.Ләйлебәдәр килененә  тарантаска утырырга булышты.Аркасына кечкенә мендәр кыстырды.

           - Атыңны артык  кума, арбаны селкетмәсен, барып җитеп  өлгерерсез, беренче корсактан алай бик тиз бәбәйләмиләр, әйбәтләп алып бар!- диде улына. Йөзе агарып калган улын да , бөгәрләнеп утырган киленен дә тынычландырып :

          - Бары да  әйбәт булыр , Алла  бирсә!- диде.              

                                         * * *

                            

            -Мөхәммәтнур! Сөенчегә   ни бирәсең?!

            - Нәрсә?

            -Малаең туган !  

             Тимер чаңыннан  ишетер – ишетмәс алган  хәбәргә егет ышанмады.

            - Кем ?!

 -Малай!

Мөхәммәтнурның авызы ерылды.

            -Ни   бирәем  ?!

            -Ну, пока  бер ярты !

                                             ***

 

       Бала туганчы  исем  турында сөйләшмәделәр. Исән – сау тууын теләделәр.Зифа белән бәләкәчне  алып кайткач, малайга исем кирәк булды.            

            

  --Яңадан малай тапсам, Газинур куярмын   дип уйлаган  идем  яшь чагымда,-  диде  Ләйлебәдәр,-кыска  да,матур да , мәгънәле дә.

Улы  белән килененә дә  ошады : чыннан да  матур исем!Әтисенең  исеменә туры килә: Мөхәммәтнур – Газинур.

     Уллары  туганнан соң  өйгә килгән бәрәкәт киләчәк  тормышка  якты  өмет  юрады:  малайга    багышлап,  җизнәсе  умарта күче ябып, бакчаларына китереп куйды.Пар булсын дип, тимерченең  игелеген онытмаган күршесе (түбәләрен ябышкан иде) тагын бер умарта  бирде.

    Әле  юкәләр чәчәктә утыралар.  Яңа  тормыш башлаган бал кортлары дәртләнеп  “өйләрен”тәртипкә китерәләр, юкәләрдән бал ташыйлар,бакчада бал исе аңкый.

     -  Быел болардан  бал алып булмай инде, ну үзләренә җитәрлек азыкны әзерләп куячаклар.Киләсе елга бирерләр, Алла бирсә!- диде җизнәләре.

     Бакчага умарта куйгач, дөньялар  үзгәреп киткәндәй  булды: умарталы  ихата күркәм, бай күренә!

    Ни хикмәттер,  Зифа  иренә караганда да ныграк умарталар белән кызыксына башлады. Кортлар аны чакмый, үзе дә кортлардан курыкмый. Җизнәләреннән  өйрәнеп,  умартачыга әйләнде.Тора – бара умарталары унсигез башка  җитте.

    Умарталары   бал бирә башлагач, бал аерткан көнне   Ләйлебәдәр   мич тутырып күмәч сала – мичләренә алты ипи  сыя. Ипиләр пешеп чыккач, Мөхәммәтнур  ясаган  зур подноска  ипи турап,   кәстрүлгә  бал сала  да:

-  Газинур, улым , бар  иптәшләреңне  чакыр!- ди. Урамда уйнап йөргән  бала – чага ничаклы була, барысы  туйганчы баллы күмәч ашап, чәй эчә .Бу көн   Ләйлебәдәрнең  күңелендә бәйрәм : күпме  еллар балаларына рәхәтләнеп  туя  ипекәй , тәм- том ашата алмаганы исенә төшеп   өзелгән   үзәген , җанын юатасы,   балаларны куандырасы килә : ул тормышларыннан канәгать, Аллаһка шөкер!

                                                     ***

     Ләйлебәдәр  оныгын ни өчен шул кадәр яратуын  үзеннән - үзе дә  яшерде.Кара күзле, кара кашлы, кара чәчле Мөхәммәтнур белән Зифаның уллары зәп –зәңгәр күзле , ак йөзле, коңгырт чәчле – нәкъ Мирзагали төсле.“Җылыга  елан да ияләшә,”диләр,  малай да  әбисенә  нык ияләште. Кая барса, малай әбисеннән калмый.  Газинурны  арка кочып, урман аша Көнкүрмешкә кунакка  да алып бара.

  Килененең:

-   Карале, әнкәй, Газинур  сиңа  охшап, зәңгәр күзле булып туган,-диюе белән килешкән атлы була, ләкин сабыйның  бөтен   килеш – килбәтендә Мирзагали чалымнарын  аермачык күрә. Газинур тач бабасына охшап   туды.Мирзагалинең:” Мин сиңа баланы дүртне дә, бишне дә таптырам  әле!”дигән сүзе булган иде,  яңадан  малай туса Газинур кушасы  иде Ләйлебәдәр. Ул малай тумый калды – сугыш башланды...   

                                                    * * *

         Ил башына  яңа кеше килгән саен “тамырдан” үзгәрешләр башлана, яхшыгамы , ямангамы икәнен алдан бер кем дә белми .”Кызыл сабанчы” колхозын бетереп, дүрт авылдан бер колхоз оештырдылар.

Акхуҗа   бригада гына булып калды.Малларны  : атларны- сыерларны алып киттеләр.Халык шаулап алды да , тынды, кая барсын, өстән  әмер шундый! Каш ясыйм дип күз чыгармасалар ярый...

    Мөхәммәтнур  колхоздагы  яңалыкларны  тыныч  кына  кичерде: Габделхак абзасы    белән аларның  мастерское  үз урынында, эшләре муеннан.

   Габделхак  абзый  әллә тагын тумыштан  тимерче булып туган : бөтен эшнең тәртибен  , тәртибен генә түгел  чүкеч серләрен  белә, бар эшкә кулы   килеп тора.  Мөхәммәтнур белән Габделхак абзый  чүкеп  колхозның сабаннарын , тырмаларын, чәчкечләрен – ургычларын  вакытына карап  төзәтеп торалар.Уттай  эш өстендә   киләләр дә :

     - Мөхәммәтнур, трактор сабанының  төрәннәре ашалган , тизрәк  рәтләп  булмасмы?!  Эш туктай бит!-диләр.

        Трактор төрәне  - вак эш түгел , аны заводныкыннан ким итмичә, өр яңадай  итеп , чүкеп юкартырга кирәк.  Габделхак абзый  кләшчә белән кызган  тимерне сандалга куя, Мөхәммәтнур  кувалда  белән дә, вагырак  чүкечләр  белән дә  чүкеп  юкарта. Кулларыннан килә моны эшләү, тик вакыт кына  ашыктыра.Андый чакта  сәгать белән исәпләшми, күпме кирәк , шуның кадәр  эшлиләр.Моны башкарып чыккач, Мөхәммәтнурның  күңеле була , дөньядагы  иң гади, карусыз ир  үзеннән канәгать.

      Ут  көйрәп ,  гөжләп  торган, тимер чаңы  чыңлап торган алачык  аның өчен иң тыныч  һәм  рәхәт урын кебек, чөнки аның  җаны тыныч, кулы  эштә!

 

                                       ***

      Мөхәммәтнур армиядән кайтып эшли башлагач та   , эшләп алган акчаларын  Ләйлебәдәргә   алып кайтып  бирде.  Хатыны  белән  киңәштеләр микән,Зифа да хезмәт хакын алгач , кайнанасына  тапшырды.

     - Әнкәй,  акча  синең кулда сакланса  бәрәкәтлерәк  булыр.

   Акчаларны рәхмәт әйтеп алды, моңа кадәр дә маясыз тормаган кульяулыгына  әйбәтләп төреп, сандыгына салып куйды. Олы акчалар кергәне булмады аның кулына, башка җирдән килерен  көтмәгәнгә , шул әз генә  тәңкәләрен саклап тотты: дөньяда ни  булмас, кисәк кенә кирәге чыкса кая барып  капланасың ?!  

Улы белән килененең  әнкәләрен олылыклау , ихтирам  һәм кадер-хөрмәт  билгесе дип кабул итте.

                                      ***           

   Мәскәүдән килгән хаттан Антонинаның  вафат булуын белделәр. Үлем хәбәре  беркайчан да , беркемне дә  борчымый калмый.Ләйлебәдәр дә       Антонинаны  җәлләде.. . Балаларын  үз канаты астына алган хатын аңа күптән көндәш түгел иде инде. Начар  булмагандыр,  Антонинага үги ана итеп түгел, “тетя” дип карадылар, ул авыргач , алмаш – тилмәш  карап, ярдәм итеп яшәделәр.Ләйлебәдәр  алдында гаебен тоеп ,гел яхшылык эшләргә тырышты: ничә еллар буе посылкалар , акчалар җибәреп торды,  бүләкләр салды. Ул теләмәсә Мирзагали эшли алыр иде микән боларны? Барысыннан бигрәк,белемле, культуралы  Мәскәү хатыны Ләйлекәйне ким санамады, ихтирам итте, аның сабыр, шәфкатьле  икәнен таныды. Антонина белән соңгы тапкыр сөйләшүләре исенә төште. “ Мин үлгәч,Мирзагалине гафу итеп, Мәскәүгә күч,”-дигән иде...

                                      *  **

 Дөньяның шатлыклары белән  газаплары  килә торды,  гомер үтә барды.Ләйлебәдәр - дөньядагы иң тыйнак, сабыр хатын, язмыштан әллә нинди рәхимлекләр көтмәде , бары бер максат белән яшәде: балаларын  акыллы, иманлы, кешелекле итеп үстерергә!  “Яхшылык кылсаң,үзеңә яхшылык булып кайта , яманлык кылсаң- яманлык булып!”- дип өйрәтте бәләкәй чакларыннан ук. “Кеше өчен дә  үзеңә эшләгән кебек эшлә” диде.

        Ләйлекәйнең әле мондый да  гаҗәеп   хис  тойганы булды микән?! Ул хис шундыен да көчле, бөек , җиңү хисенә  тиң  -  аның теләкләре кабул булды, шөкер! Өч баласы да  тормышта  ныклап аякларына бастылар!   Мулланур  техникум тәмамлап , төзелештә эшли башлады, Дамирә дә  диплом  алып ,Мәскәүдән ерак түгел кошчылык фабрикасына бухгалтер ярдәмчесе булып урнашты...  Тырыштылар, түзделәр!Аның балалары бер кемнән дә ким түгел, Аллага шөкер!

       Мондый  нәтиҗә газиз балаларыннан аерылып, әллә нинди марҗага “биреп  җибәргән”е өчен ничә еллар борчылып ,  икеләнеп ,сагынып иза чиккән хатынның   куанычы иде.Ул ялгышмаган! Ходай эше инде, шулай насыйп иткән!   

                                             ***

Колхозчыларның гомуми җыелышында  Ләйлебәдәр  белән    тагын ике колхозчыны пенсиягә озаттылар.Парторг тәмле сүзен җәлләмәде.Трибуна артына басып тантаналы тавыш белән барысын да искә алды:алдынгы сыер савучы булуын да, авыр сугыш елларында тракторда эшләвен дә, яшелчә бакчасындагы уңышларын да, гаиләсендәге татулык, оныкларына зур терәк  һәм яхшы тәрбияче булуын да сөйләде.Авылдашлары алдында колхоз идарәсе исеменнән рәхмәт әйтеп, почет грамотасы һәм чәй сервизы бүләк итте.

Кешеләр алдында  чыгыш ясарга өйрәнмәгән Ләйлекәй, чигүле аляпкычының итәк очын чеметеп кенә тотып, бер генә җөмлә әйтте:

     -Рәхмәт инде болай олылауга ,башкалар ничек эшләсә, мин дә шулай эшләдем инде, булдыра алганча.

                                      ***

                       ЛӘЙЛЕБӘДӘР МӘСКӘҮГӘ БАРА

               

          Мулланур белән Дамирәнең  башлы- күзле булулары исенә төшсә, бар курыкканы  урыс кешесенә туры килмәгәйләре, үзебезнең татар  кызы, татар егете очраса иде дип теләде.Мәскәүдә  ничек  татар очратырлар, урыс арасында?

Ләйлебәдәрнең бу теләкләре дә фәрештәнең”Амин!”дигән чагына туры килде.Мулланур Фирүзә исемле башкорт ягыннан килгән татар кызына өйләнде.Дамирәгә Гаяр исемле мишәр егете гашыйк булды! 

Ләйлебәдәр  бу  яңалыкларны  хат  аша гына белеп торды. Кызының   да , улының да   әнкәләренә  тормышларын , гаиләләрен, балаларын күрсәтәсе,  хөрмәтләп кунак итәселәре  килде.

                                                 ***

    - Әнкәй , мин сине алырга кайттым. Дамирә  дә сине бик сагынды.Безнең  тормышны , балаларны күргәнең дә юк бит әле-дип, әйтми- нитми  Мәскәүдән Мулланур кайтып төште!

          Зифа  белән Мөхәммәтнур” ялт!” итеп бер – берсенә карадылар.Алар  әнкәләреннән башка  яшәүне күз алдына да китермиләр, балаларны калдырып,  иртә таңнан берсе мастерскойга, икенчесе фермага китә.  Ләкин  бу турыда бер сүз дә әйтмәделәр. Ләйлебәдәр Мәскәүгә китәргә  бик тиз генә ризалашмады.Зифа күптәннән сатучылыкны ташлап, сыер саварга  кергән иде.Ишәйделәр: килене дүртенче бәбәен тапты.  Ләйлебәдәр килене  өчен  дә, балалар  өчен дә борчыла,  алардан да  бигрәк Мөхәммәтнур турында уйлый  :  бала- чага   мәшәкате белән, аңа карау  җитмәс,  авыр эштәге ирне   җүнләп ашатмасаң,  тәрбияләмәсәң, хәзер өшәнер. Мөхәммәтнурны  аерыбырак ашата Ләйлебәдәр: итнең зуррак , майлырак калҗаларын  аның алдына куя,   ул ярата дип ,  дүрочмактыр,  бәрәңге тәкәседер, камыр ашлары  салып кына тора.  Зифа ничек  өлгерсен ?

            -Белмим инде, ничек  монда  балаларны ташлап китим ? Миннән башка болар нишләрләр ?

             - Әнкәй, без дә синең  балаларың  бит инде...

       Бу сүз  эшне  хәл итте.Ләйлебәдәр  үзен  гаепле  кеше кебек  тойды, улына   кыенсынып  карады .

                -Әйе шул ,улыкаем, сез дә минем балаларым,  минем газизкәйләрем...

                                    ***

   Акхуҗада  гаҗәеп хәбәр таралды:

   -Ләйлебәдәрне алырга Мәскәүдән улы кайткан!

   -Китчәли?! Бөтенләйгә китә микән?

   -Белмәдем.

   -Менәтерәк!Ләйлебәдәр Мәскәүгә китә диген, ә?

   -Картлык көнендә рәхәттә яшәп кала инде!

   -Кем белсен аны ,кайда рәхәт, Мәскәүдәме, авылдамы ?!   

   -Әйттең сүз! Мәскәү Мәскәү инде!-диде яшьрәк хатын

   -Ай-һай!  Авыл корткасына Мәскәүдә ни калган?Яшь чагы түгел бит!Монда  Мөхәммәтнур  гаиләсе белән менә дигән итеп яшәп яталар!

  -    Ләйлебәдәр кая да сыяр! Андыен да эшчән, әйбәт карчык берсеннән дә артмас!

                                          ***

       Гомере буе  авылдан купмаган  Ләйлебәдәр. авыл күчтәнәчләре төяп, улына ияреп әллә кайдагы белмәгән – күрмәгән   Мәскәүгә  китәргә әзерләнде.Үзе җыеп киптергән урман чикләвеге, зәңгәр мәтрүшкә белән сары мәтрүшкә, каен җиләге кайнатмасы, каклаган каз ,барысына да кәрәзле бал  алды, зур итеп чәкчәк пешерде.

       Ләйлебәдәр килгәнен белгәч, күчтәнәчләр күтәреп, Мирзагали Дамирәләргә  ялгызы  гынә килде.

   Соңгы очрашуларыннан соң байтак гомер үткән икән, бу юлы икесе дә олыгая төшкәннәр: Ләйлекәй  инде  әкиятләрдә сөйләнә торган  йомшак әбигә әйләнгән.    Мөхәммәтнурның  берсе артыннан берсе туган балалары   аңа сарылдылар, кич җитсә”бүген әбекәй белән мин йоклыйм!” дип чират тордылар. Бала мәхәббәтеннән дә олы  берни юктыр! Ләйлебәдәрнең күңеле тулы “кош балалары”!  Ул бик  бәхетле !Бу канәгатьлектән, бөтенлектән  аның сөйләмендә дә  йомшак иркәләү сүзләре күбәйде : оныкларына”җаныкаем” да” бәбекәем”, “кызыкаем” да, “улыкаем “, һәммәсе аның”күз нуры”,”җан кисәге”!

    Чәчләре чаларып, картлык галәмәтләре – җыерчыклар киң маңгаен сырласалар да,төз гәүдәле,  яхшы модный костюмнан, үзенә бик килешеп торган зәңгәрсу күлмәктән, ялтырап торган очлы башлы лаклы түфлиләр кигән  Мирзагалигә үз яшен биреп булмый әле. Аны  Мәскәү тормышы чарлаган, шомарткан,  зур төзелешләрдә  эшчеләр белән җитәкчелек иткән прорабның кыяфәтенә, холкына  чыккан  ниндидер дәрәҗә, хасият сизелә.  Чиккән алъяпкычлы  авыл карчыгы Ләйлебәдәр белән  аермалар зур күренсә дә , алар бер-берләренә бик якын:яшьлекләре, балалары , оныклары , бөтен үткән-күргән язмышлары  якынайта.  

    Мәскәү   Ләйлебәдәргә тынгысыз, куркыныч булып күренде.Урамга чыксалар, яннарыннан  гүләп үткән машиналар аның өстенә килгән кебек тоелды, метрода  шуа торган баскычлардан  куркып,  Дамирәнең  беләгенә чат ябышты. Кызының   фатирында   гына үзен тыныч  сизде.Монда  аның һушын алганы  краннан аккан кайнар су булды.

       Ләйлебәдәр  күбесенчә өйдә утыра. Дамирә белән Гаяр эшкә, Галияләре  бакчага  киткәч ,   тәрәзә  аша  шәһәрне күзәтә.

         Мулланурның хатыны  Фирүзәне  дә, кияве  Гаярны  да  Ләйлебәдәр  ошатты . Тормышларына куанды . Барлык уңайлыклары булган фатирлары, бөтен- кирәк яраклары  бар , ашарга- эчәргә  мул , Ходай  тигез  гомер,  исәнлек – саулык  бирсен.! Оныкларына   да  күз тимәсен, матур булып  үсеп киләләр. Дамирәнең   дүрт яшьлек  Галиясен  тупылдатып сөя,  сөйләштерәсе килә, сөйләшеп кенә булмый: татарча  берни  белми. Авылларында  Мөхәммәтнурның балалары гел  әбисе белән, кич булса :

         -Әбекәй, әкият сөйлә!-диләр. Әкиятнең  азагында йоклап та китәләр.                                                                                                    

   Галиясенә дә сөйләр иде  Ләйлебәдәр,  бала татарча аңламый.. Дамирәне бераз шелтәләп алды:

         -  Икегез дә татар була торып, нишләп   Галияне татарча сөйләшергә өйрәтмәдегез?

  - Мин аз- маз өйрәткәлим дә , ул көн буе  бакчада урысча  сөйләшә бит.

          - Сөйләшсә ! Ә син монда сөйләш, ипилек- тозлык булса да өйрәнер. Үскәч  үзегезгә үпкәләр , нигә өйрәтмәдегез  дияр. Бала кеше  барысын да тиз сеңдерә бит ул, урысча  да, татарча да  тиз өйрәнер.

                                               * * *

    Эшсез торырга күнекмәгән  карчыкның  эче поша, кыен була башлады, үзенең өен, авылын  сагынды.

Зур шәһәрдәге  тормыш аңа кысан булып тоелды- монда  фатирыңның ишеге артында ук чит җир,үзеңнең киң ишегалдың юк, урамнары тынычсыз,сакланмасаң бәреп китәрләр, бөтен кеше ят, исәнләшүче юк. 

 Ләйлебәдәр кайту турында  сүз кузгатты. Дамирәнең  әнкәен  җибәрәсе килмәде.

  • Әнкәй , мин сине  озакка , бәлки  бөтенләйгә  килерсең дип уйлаган идем. Нигә ашыгасың ,рәхәтләнеп  ял ит, гомерең буе эшләдең, сиңа да ял тиеш бит инде...
  • Кайтам инде,кызым, килдем , кунак булдым , күрдем , сиңа да , кияүгә  дә зур рәхмәт, бик тәрбияләдегез.Ходай үзегезгә  имин  тормыш, тигез гомер насыйп итсен!

Китәр алдыннан  күчтәнәчләр, бүләкләр алырга  дип, кибетләргә алып чыктылар.

   Ләйлебәдәрне Мәскәү күчтәнәчләре төяп  озаттылыр.

 

                                      * * *

           АЛТЫН  КУЛЛЫ  ОСТА                

 

          Колхозга  ДТ -54 тракторлары кайтты.Ләкин бу яңа тракторлар  көчле  булсалар да, бер кимчелекләре  ачылды: рамнары  бик тиз какшый. Төзәтеп , ремонтлап  җибәрәләр, озак та тормый тагын  эштән чыга. Нишләтергә? Уйлана торгач, Мөхәммәтнурның   башына бер фикер килде, үзенчә эшләп карарга булды.

         Колхоз рәисе  үзәк хуҗалыктан  Акхуҗага  еш  килә, килгән саен Мөхәммәтнур  мастерскоена  кагылмый китми . Аз сүзле, һәрчак  эш белән мәшгуль ир ошый колхоз рәисенә.Күп очракларда шушы  алтын куллы оста коткара аларны.

          Бу  юлы да  председатель аны  урап узмады, кереп хәлен белеште.

           - Хәлләр  ничек? Эшләр  барамы ?

            -Ярыйсы.- Мөхәммәтнурның  рәискә  әйтәсе  сүзе

бар иде.Ничек башларга гына  белми торды.Әллә моны сизеп, председатель үзе  сорады:

  • Идарәгә үтенечләрегез юкмы ?
  • Үтенеч  дип ... Бер фикер бар иде.Бу  яңа ДТ-54 тракторларының рамнары  тиз какшый. Без  какшаган рамнарны клепать итәбез.  Алай да озакка чыдамый, ватыла.
  • Шуннан ? Берәр фикерең бармы ?
  •  Әгәр дә лонжеронны кондуктор аркылы  тишеп ясасак, рамнар ныклырак булыр иде.

-Ясап караганың бармы соң?

-Ясадым, ныклы  була.

-  Карале ! Молодец! Инженерлар уйлап бетермәгәнне төзәткәнсең! Давай, шулай  эшләгез!

         Мөхәммәтнур белән сөйләшкәннән соң күңеле булган  рәис:”Шәп егет , әйбәт кеше! Бүләккә  тәкъдим  итәргә  кирәк  үзен “,- дип күңеленә салып куйды.

                                    * * *

                       ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

                             ГАЗИНУР                   

                                    

                МИНЗӘЛӘГӘ УКЫРГА КИТҮ

                    Иртә таңнан берсе фермада, икенчесе мастерскойда  гомерләре үткән  Мөхәммәтнур белән Зифа  балаларының  үскәннәрен сизми дә калдылар. Әле  кайчан гына  идәндә машина тәгәрәтеп уйнап йөргән Газинурлары     мәктәп тәмамлады. Райком кушуы буенча чыгарылыш  укчыларын  класслары белән колхозда эшкә калдырырга дигән карар чыкты.Бу карарга буйсынырга теләмәгән өч егет Минзәләгә медучилищега  керергә җыендылар.

            -  Мин   Минзәләгә ФАШ ка укырга керәм!- диде   Газинур   әтисе белән әнисенең һушын алып.

             -  Туктале, кем  белән киңәштең соң әле син?Безгә әйтмичә кая  җыендың?- диде әтисе.

              -Малайлар белән. Өчәү китәбез.

-Һе! Малайлар белән ! Ата – ана белән киңәшмичәме ? Ала-ай...Нык үскәнсең икән...Ата- ана  әллә бар, әллә юк!

        Мөхәммәтнур улын авыл җирендә  эшләрлек  һөнәр үзләштерүен тели иде.

      -     Егет кешегә , хәзерге заманда җүнләп яшисең килсә, техника өйрәнергә кирәк!Машина йөртергә, трактор! Яшь чагым булса үзем шулай итәр идем!Минзәләгә бармайсың!Әнә, Чистайда авыл хуҗалыгы машиналарына укыталар, шунда барасың!!

Мөхәммәтнур шулай каты итеп кырт кисте.Улы әтисенә каршы бер сүз дә әйтмәде, ләкин  эченнән  аның белән ризалашмады.Шул кадәр дәртләнеп  план корганнар иде малайлар!Директор да аларның китәргә  җыенганын белгәч, җибәрмәс өчен ничаклы үгетләсә дә, каршы тора алдылар!Менә хәзер Газинурга нишләргә? Озакламый  Минзәләгә гариза илтергә кирәк... Малайларга ни дияр?

Очрашкач  белде :иптәшләренең әти- әниләре каршы түгел.

-Бәй, әниең сөйләшсен әтиең белән!Ул ризамы соң җибәрергә?

-Белмим, бер сүз дә әйтмәде.

-Сөйләш!

                                        ***

 Әнисе  улының теләгенә каршы түгел иде.

  Оныгының   медучилищега  керергә теләвен Ләйлебәдәр  белә . Алар бу турыда  сөйләшкәләделәр. Карчык яраткан оныгын ак халатлы духтыр  итеп күз алдына китерә, шатлана, морадына  ирешүен  тели !

     Улларын  колхозда калдырырга үгетләп ,  мәктәп завучы өйләренә килде.

      Мәктәпкә ата-аналар җыелышына  хатыны йөргәнгә , Мөхәммәтнур әңгәмәгә кушылмый торды.Завучны тыңлагач, Зифа башта тыныч кына башлаган иде, кызып киткәнен сизми дә калды. 

        -Безнең генә балалар колхозда калырга тиеш димәгән ! Муды керттеләр : имеш класслары  белән колхозда калалар!  Начальник балалары  бер ел эшләп , институтка керер  өчен стаж турында справка алалар да , шәһәргә таялар! Бер ел гомерен малай бушка уздырсын мени? Аның бит армиягә дә барасы  бар!Бигайбә,  үпкәләмәгез , колхозга  әнкәйнең, Мөхәммәтнур белән минем эшләгән дә бик җиткән! Газинурны  училищега  Минзәләгә  яки Чистайга  укырга җибәрәбез!

Мөхәммәтнур  үз фикерен әйтеп, әңгәмәгәне йомгаклады:  

      -Армиягә киткәнче Чистайда авыл хуҗалыгы машиналары  училищесында  һөнәр алсын  дибез!

     Хатынының сүз төбеннән, Минзәләне хуп күргәнен аңлады Мөхәммәтнур.

        -Кайда бара булып чыга инде Газинур?-диде завуч киткәч.

      -Нигә , әтисе, фельдшер булса начармени?

      -Икесе дә әйбәт инде: шуфир булса да, брач булса да,- дип, үз фикерен әйтергә булды әбисе.Ул оныгы яклы.

       Мөхәммәтнур эндәшмәде.Сизеп тора : улы да, хатыны белән әнисе дә бер сүздә.

        -Сынауларны бирә алырмы соң?-дип куйды бераздан. 

           -Анысы үзеннән тора.Августка кадәр вакыт бар әле, хәзерлән улым!

      Барысы да бер фикердә булгач, Мөхәммәтнур   улының теләгенә каршы килмәскә булды . Зифа белән Мөхәммәтнур балаларын   әбиләренә  гаиләдә иң олы, баш  кеше итеп карарга өйрәттеләр. Кайчан кайтсалар  да  әбекәйләре  өйдә, самавыры  кайнаган, коймагы пешкән ,җылы мичтә ашы көтә. Көн дәвамында  ни булган, барысын да әбиләренә сөйлиләр. Бу йортта тормыш  рәхәт , тамаклары тук, өсләре  бөтен.Мөхәммәтнур дөньяга эш өчен туган - аның бар максаты, бар зәвыгы  - эш. Балаларына  да  тынгылык  бирми, эшләтә!Бу өйдә  җөгәнсез, бушка вакыт үткәреп , чабып йөргән  кеше юк: башта кушылган эшне эшлә, аннан уйнарга чыгарсың !

    Башкалар  урамда трай тибеп йөргәндә, Газинур  әнисенә ярдәм итәр өчен, фермага барып,Зифаның сыерларын савыша, кайчак егермешәр сыер сава.  “Ничек шулай эшчән синекеләр?! “- дип аптырыйлар хатыннар.

 

                                                ***

       Акхуҗаның өч малае  Минзәләдә  сынау  биреп, медучилищега   укырга кергәч, авылда  шаккаттылар!

         Өйләрендә  бәйрәм! Менә, аларның да  гаиләсеннән укымышлы кеше чыгачак!

      Укымышлы  дигәннән, Мөхәммәтнурны да  көчләп  диярлек  кичке мәктәпкә язып, урта  белем турында аттестат алды.

     -    Миңа алачыкта  эшләргә  аттесттат нәрсәгә кирәк!-  дисә дә, укырга  йөрде.

     Сентябрь башында  Газинур  дус  егетләре  белән Минзәләгә китте. Тулай торак булмады, фатирга урнаштылар.

                                                      * * *

                               БҮЛӘК

 

          Ноябрь урталарында  Мөхәммәтнурны  колхоз идарәсенә чакырдылар.

        Колхоз  рәисенең  кәефе шәп бугай, елмаеп, кулын каты кысып исәнләште дә:

       -   Мөхәммәтнур, сине Мәскәүгә чакыралар!- диде.

Мөхәммәтнур аңламады, рәискә аптырап карады.

        - ВДНХ га, Авыл хуҗалыгы казанышлары  күргәзмәсенә тәкъдим иттек синең кандидатураны , социалистик ярышта  җиңүче буларак.

       -Рәхмәт. Кайчанга инде ? Бару обязательнеме?

Авыл кешесе  тик томалга  эш ташлап, каядыр чыгып китәргә күнекмәгән, ул ял дигән нәрсәне белми.

        - Район буенча  дояркалар, комбайнерлар , агрономнар, зоотехниклар, тимерчеләр, башка төр эшчеләр бара.Җитәкчегез Акмал  Әхмәтшин  була. Бару обязательно! Син нәрсә, отказаться итәр идеңме әллә ? Анда ,понимаешь, иң алдынгыларны гына  җибәрәләр ! Күрмәгәнне күреп кайтасыз инде !Мәскәү тикле Мәскәүне!

       “Мәскәү” сүзе  Мөхәммәтнурга  алай ук ялтырамый.Мәскәү аның әткәен алып калды...

       Бу хәбәрне ишеткәч, Ләйлебәдәр  килененә  киңәш бирде:

       -  Үзен генә  җибәрмә , син дә бар ! Күргәзмәсен дә карарсыз, Дамирә   белән Мулланурларның хәлен дә белерсез, кунак булырсыз!

       Ләйлебәдәр ялгыз үткән гомерен, ир кадерен аз гына күреп  калган яшьлеген  уйлый, шуңа да  үзенә  җитмәгән  кадер – хөрмәтне  Зифа күрсен ди.  

                                             * * * 

                                         

       

            Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе чыннан да искитмәле  икән ! Андагы  павильоннарда  ниләр генә юк! Күргәзмә мәйданын карап чыгу  өчен бер генә көн  җитәрлек түгел!

           -  Җәй көне  килсәгез иде! Мондагы  матурлыкка гаҗәпләнерлек!- диде   Мулланур, абыйсы белән  җиңгәсен күргәзмә  залларында йөрткәннән соң  кунакка алып киткәндә.                    ***

       Антонина  үлгәннән соң  Мирзагали тагын Акхуҗага кайтып китте , исәбе  Ләйлебәдәрне  Мәскәүгә  барырга ризалаштыру  иде.Ничек килгән , шулай кайтып китте Мирзагали. “Гафу итә алмады  ,шулай  көчле булды микән яратуы?Үпкәләде .Горур , кеше арасында сүз таралудан да читенсенә,   абруен  саклый,”-дип нәтиҗә ясады  элекке ире . Мирзагали Валя исемле рус хатынына  өйләнгән иде.Өйләнгәнен ишеткәч,   Мөхәммәтнур  хәтта  канәгать булды, чөнки  әтисенең  Ләйлебәдәргә тыныч карый алмавын, тәмгысын  сузуын ошатмады,  оятсызлык кебек тойды. Әнисен  кимсетү кебек.

    Абыйлары белән очрашырга   балаларын ияртеп , Дамирә белән Гаяр, Мулланур белән  Фирүзә  килеп  җитте.

          Бу кичне   иң кадерле кешеләре арасында  бары  әнкәләре генә җитми иде.

        Өстәл янындагы  әңгәмәнең уртасында  Мөхәммәтнур . Бу кич   аңа  багышланган -әтисе дә , туганнары да   аның  хезмәтен шулай  югары  бәяләүләренә  шатландылар, горурландылар.  Якыннарының  хөрмәте аның телен ачты : гомергә аз сөйләшүчән   Мөхәммәтнур, ачылып китеп,   дөнья турында , колхоздагы  хәлләр турында иркенәп   сөйләде.Андагы  бу  үзгәрешләргә  Зифа  исе китеп утырды. Нилектән  болай  булуы турында уйланып, нәтиҗә чыгарды:”Мөхәммәтнур  олыгая  башлаган!”

       “Олыгая башлаган “ Мөхәммәтнур   әле   иллегә  дә җитмәгән. “Акыл сандыгын   тутырган”  иргә болай  иркенләп  гәпләшергә,  мөгаен, менә шушындый   тыңлаучылар кирәк  булгандыр...

        Туганнары Мөхәммәтнур абыйлары белән Зифа җиңгәчәләренә Мәскәүне күрсәттеләр, Кызыл Мәйданда, музейларда, кибетләрдә йөрделәр.Зифага Мәскәү ошады:  әнкәләренең  сандыгында  төргәккә җыелган     акчаларга  гаиләсенә кием- салым җыйды! И-и, акча туздыруның рәхәтлеге! Мәскәүдә җаның ни тели шул бар бит!Зифа күргән бер нәрсәгә ташланмады, ул язып алып килгән исемлек бик озын, иң кирәклеләре генә иде. И куанды Зифа : каенанасын, балаларын  сөендерәчәк!  Бу  сәфәрдән соң Мәскәүгә ешрак барырга ниятләделәр.

                                                             * * *

           Январь аенда   колхозның  отчет – сайлау  җыелышы булды. Җыелыш   азагына  якынлашты.

            -Хәзер  җыелышның   күңелле  өлешенә  керешәбез,- диде кабат сайланган колхоз рәисе канәгать  йөз белән .- Алдынгы колхозчыларны  бүләклибез.  Зиннуров  Мөхәммәтнур  Мирзагали  улы  Бөтенсоюз  Авыл  хуҗалыгы казанышлары  күргәзмәсенең  медале  белән бүләкләнә!

        Рәис  кулындагы  кәгазьне  тантаналы  яңгыратып,  кычкырып   укыды :

        “ За  успехи   в  социалистическом сельском  хозяйстве  товарищ   Зиннуров  Мухаметнур  Мирзагалеевич  Постановлением  главного комитета  Всесоюзной  сельскохозяйственной  выставки  награжден  малой  серебряной  медалью .

           Главный комитет  ВСХВ”      Москва    5  января   1975 г.

          - Мөхәммәтнур абый , колхоз идарәсе  исеменнән,  монда утыручы иптәшләр  һәм шәхсән үземнең исемнән, чын күңелдән котлыйм! Сиңа  яңадан яңа  уңышлар телим !

         Залда кул чабулар  яңгырады.

    

           -Монысы  идарә исеменнән  ,- дип конверт  бирде.

             Медальне  өйдәгеләр кулдан – кулга йөртеп  карадылар.Бу олы бүләккә иң нык шатланучы, горурланучы кеше кем булды дип уйлыйсыз?Билгеле инде –әни кеше! И горурланды Ләйлебәдәр!

            -Эшеңне күреп,  шулай бәяләгәннәре өчен рәхмәт инде .Синең тырышуыңа көмеш кенә түгел, алтын медаль тиеш!-диде Ләйлекәй.

      Мөхәммәтнур  бүләкләүләренә канәгать. Мактаулар, бүләкләр аның өчен максат түгел, ә шулай да балаларга бер истәлек булып калыр.Һәр кеше үзенең хезмәтенә  күрә бәяне алырга тиеш.Шулай гына гадел була.

 

                                                * * *  

              НАҖИЯНЕҢ ФАҖИГАСЕ

                                           

           Бала – чага  йокларга  ятты.Өйдә  тынлык  урнашты.

           Зифа белән Мөхәммәтнур  йокы бүлмәләрендә  ни турындадыр  әкрен генә сөйләшкәннән соң, Ләйлебәдәр  янына  чыктылар.   

  • Әнкәй, синең  белән киңәшәсе барые,- диде Мөхәммәтнур.
  • Әйт , улым, нәрсә  турында ?
  • Наҗия  әнкәйнең  өе бик искергән, колхоз  ремонтлап  бирмәкче , ди.   Аңынчы әллә үзебезгә алып кайтып  торыйкмы,  дим.  Башка торыр урыны  юк  бит. – Бераз  паузадан соң  өстәде  - түлке син риза  булсаң  гына, риза булмасаң...

           Ләйлебәдәр    килененә  текәлде.

             -Зифа, син  ризамы соң? Син нәрсә дисең?

              -Риза , әнкәй, риза!

  • Алай булгач  ,алып  кайт , улым, сыярбыз.

Әнисенең риза булуына  шикләнмәде  Мөхәммәтнур.Ләкин  эш гади  түгел  иде  шул..

  • Әнкәй, ул  сукырайган  бит...
  • Әстәгъфирулла!  Бичаракаем... Бәй , шулай булгач, аны  ничек алып кайтмыйсың ди ! Иртәгә иртүк  барып апкил! 

                              * * *

  

  Наҗия күптән күзе начарланганын сизә башлады.Ерактан да, якыннан да бар нәрсә майга буялып, элпә каплаган кебек күренә.Бүген  иртән торгач, көн һаман яктырмады,  кояш чыкмады ...Кара  пәрдә күзен каплаган.Элпәне ачарга теләп , күзен кулы белән дә , яулык очы белән дә сөрткәләде, тик файдасы  тимәде.Бу коточкыч бәхетсезлектән  карчык  тораташ катты: ул дөм сукыр!Аңа бөтен дөнья хәзер ят...Берсен дә белми ,күрми...

Карчыкның кыймылдыйсы, көндәлек эшләргә тотынасы килмәде.Чәй дә әзерләмәде, ашамады – эчмәде.Үзен тере үлек итеп тойды...

Шулай дөньядан ваз кичеп утырганда, ишекне шакып кемдер килеп керде.

    Мөхәммәтнур күчтәнәчләр алып,хәлен  белешеп кенә чыгарга дип кергән иде.Наҗия  тын гына  караватта утыра.

    -Әнкәй, хәлең ничек?-диде Мөхәммәтнур.

 Наҗия  битараф кына, чит кешегә эндәшкән кебек:

  • Бер килеш  кенә ,- диде.
  • Әнкәй , мине танымыйсыңмыни?- дип аптырады  улы.
  • Мөхәммәтнур, синмени , улым ?

Карчык елап җибәрде. Яулыгының почмагы  белән яшьләрен  сөртте.

- Бер  нәрсә дә күрмәем, сукырайдым  мин улым! Ходайның каһәре  төшкәндер  миңа !Синең яшьләрең  төшкәндер!Бу  дөнҗада  бер  нәрсә дә тиккә  булмай.Менә  хәзер уйлаем: сине  ташлап  киткән  гөнаһым  өчен  бу !

Улы  бер  нәрсә дә  әйтмәде, юатыр сүз тапмады, тик сукыраюын ишеткәч , анасын нык кызганды.

- Мин  иртәгә  сине үзебезгә  алып  китәрмен.   Кирәк  әйберләреңне  җыештыра   тор.Калганнарын    яңадан   килеп урнаштырырбыз.Күзеңне дә врачларга күрсәтербез.

Карчык  тагын елады.

-Ходайның  рәхмәте  яусын! Игелекле бала булдың! Ләйлебәдәргә  рәхмәт!

                                  * * *

Наҗия  байтактан ялыз  яшәде.Ире  эче авыртып  дүрт – биш көн өйдә  ятты , фельдшер  карагач, болницага барырга кушты:

  -Вагыйз абый , врачларга күрен , бәлки  операция кирәк  булыр!

    Вагыйз картайса да,һаман шул үзсүзле булып калды, бармады . Хәле  бөтенләй начарлангач    илткәннәр  иде, соңга калгансыз, диделәр.Операция ясадылар ясавын ...”Эчәгеләрдә  некроз” дигән яман диагноздан китеп барды...

    Уллары Имаметдин  салгалап йөрде  дә , акча эшләргә  дип,  Себергә  чыгып китте. Усинск дигән  шәһәрдә күрүчеләр  булган,   күптән  хәбәре  юк...   Ялгыз картлык  яман  икән...      Наҗиянең  хәзер Вагыйз белән үткән гомерен уйламаган  көне юк.Тормышының  күңелле чаклары гына исенә төшә... Җанын телгәләгән кайгылы  көннәрен  искә төшермәскә  тырыша...Гомер азагында тагын да зур бәхетсезлек көткән аны – кояш яктысыннан мәхрүм иткән...

                               ***
          Наҗияне алып килгәч,  авыл хатыннары , күрше  -күлән Ләйлебәдәрне   җәлләп:

     -  Менәтерәк , бу  ниткән  эш, гел сиңа иреңнең катыннарын карарга  җазган микәнни ?! Теге марҗасын  карадың, хәзер монысы ! Сукыр кешене  бала  караган кебек  карарга  кирәк бит  аны, үзе  берни  эшләй алмай.

     -  Миңа бер кыенлыгы да юк аның! Без карамый аны кем карасын?! Ул бит чит кеше түгел,Мөхәммәтнурның анасы! Улы тәрбиясенә  хакы бар аның! Ана хакы!- дип җаваплады .Тегеләр, исләре китеп, Ләйлебәдәрне чүт исәргә санамадылар.

    - Җә дивана, җә әүлиядыр бу Ләйлебәдәр!Баласын ташлап киткән хатынның” ана хакы бар ”ди!

                                     ***        

    Авырыксынмый Ләйлебәдәр.Наҗия дә  яңа  урынга ияләште. Бәдрәфкә бара торган  сукмакка  бау суздылар,  комганын  алып, бауга тотына- тотына  йөри.Ике карчык бик  килештеләр.Кич утырып  Ләйлебәдәр  йон  җегерли,  Наҗия  биш энә  белән  оекбашлар  бәйли.Күзе күрмәсә дә, бармаклары  тоя- гомер буе эшләгән  эш  бит...

      Тик оныклар гына  Наҗияне  кабул итмәделәр.  Аптырадылар : аларның әбиләре бар бит инде!  Оныкларның күңелендә   Наҗиягә  урын табылмады.Сүз әйтмәделәр, карышмадылар,   ләкин чит иттеләр. һәр оныгын  йомшак  сүзе, мәхәббәтле , нурлы  карашы  белән яратып иркәләп  үстергән  Ләйлекәй  түгел  шул Наҗия .  Ләйлекәйнеке  кебек  күңел җылылыгы да, тугры йөрәк тә ,  фидакарьлек тә   Ходайдан бирелмәгән ...       

 Бер елдан, өен ремонтлап  бетергәч, Наҗия  үзен илтеп куярга кушты.

     -  Үз өемдә  миңа  бөтен  җир ,бар почмаклар да таныш .Күзем дә  аяк  юллык   күрә  башлады сыман, теге  Бәрия  биргән  даруның  файдасы тиде  бугай. Сезгә рәхмәттән  башка сүзем  җук!Ләйлебәдәр , иткән изгелегеңне  онытмам, яхшылыгың  үзеңә йөзе  белән кайтсын!

       -Китмә, яши алган кадәр яшик әле бергә- бергә! Синең белән миңа күпме кирәк!Ашарга- эчәргә җитәрлек, әлхәмдел иллаһ!- дип карады Ләйлебәдәр.

Наҗия үз сүзендә нык торды, алда аның үзе генә белгән өмете бар :  улы Имаметдин кайтыр дип көтә...

 Ләйлебәдәр  я бер оныгын, я икенчесен  ияртеп, гел  аның янына барып  йөрде. Сукырайган карчыкка ул  дөньяның бер якты тәрәзәсе булды...

                             ***

 

         Газинурга авылдан алып килгән ашарга  җитеп  тора, тик менә акча ягы  такыр,  атасы Газинурга  куелганнан  артыгын бирми : фатир өчен, юл өчен,  ашау  өчен ,тагын азрак  кирәк –яракка.Колхозда  “акча акмый, тама гына”, анысын  да  җиде кат тиреңне агызып  аласың. “Юрганыңа карап аягыңны суз” дигән  әйтем белән яшиләр өйдә: Газинурдан башка   җиде  җан.
       Шулай да бу “законны” бозып булса да, Ләйлебәдәр әбисе  кешегә(әтисенә ) күрсәтми генә  пенсия  акчасыннан  оныгына  өлеш чыгаргалый.    

          Башыңны  эшләтсәң, акча табып була икән! Дөресрәге, кулыңны  эшләтсәң :  егетләр рәтен таптылар -   карчык  - корчыкларга утын кисеп, ярып , унбишәр тәңкә эшләгән көннәре була ! Кинога да , морожныйга да  , вак – төяккә дә ярап тора. 

                                        *  * *

                      ПРАКТИКАДА

 

              Практикага Әлмәт  шәһәренә  җибәрәселәрен   белгәч, Газинур  аптырашка калды :Минзәләдә йөргән кием белән Әлмәт шәһәренә барырга оят! Монда  да  әле кимсенәләр: шәһәрнекеләрдән   аерылып торалар  - Минзәлә яшьләре    арасында  джинсы  модада.  Каян табалардыр ? ! Магазиннарда  юк ул . Әлмәттә  кара чалбар киеп йөрсәң  , “деревня”  диячәкләр!  Нефтьчеләр каласы  бит, байлар.

Акча булса,  базарда табып  булыр иде дә ...Ул кадәр акча сорарга  әтисеннән курыкты.  Андый акчаны утын ярып кына  эшләп булмый ! Нишләргә соң?Практикага йөрергә сумкасы да юк...Шәһәрнекеләр  дипломат йөртәләр.Күңеле кителеп, кимсенеп байтак йөрде... Егетнең  кешедән ким буласы килми!

Уйлый торгач,  дҗинсы  белән дипломат табу юлын тапты.

           “Здравствуйте , дорогие дедушка и бабушка!”  - дип язды да , аптырашка калды : Ләйлебәдәр әбисе күз алдына  килде. Ничек инде  әллә нинди Валя исемле  рус карчыгы аңа әби булсын ? Үзенең әбисенә хыянәт иткәндәй  тойды... “Валя әби” дип төзәтеп,  хатны  яңа биткә күчерде.Авыр эш булып чыкты бу хат язу, тирләде, пеште !    Моңарчы хат  язарга туры  килмәгән икән...

            “ ... Хәлләрегез яхшымы? Минем хәлләр яхшы. Чирләмисезме?  Бабай ,безне Әлмәткә практикага җибәрәләр.Миңа дҗинс чалбар белән дипломат кирәк иде.Алар монда юк.Сез җибәрә алмас идегезме?Мөмкин булса җибәрегез әле, зинһар !Сәлам белән  оныгың Газинур.”

     Бу хатны алгач Мирзагали сөенде! Әле моңа кадәр “бабай” дип, турыдан- туры хат язганы юк иде.Гомумән, берни дә сораганнары  булмады.  Оныгына кирәк әйберләрне  табып  җибәрде , тизрәк  куандырасы килде!

      Газинур Мәскәүдән хәбәрне  түземсезләнеп көтте .

Хаты кыска булса да , кадерле  бүләкләр озакламый килеп төште! Эх! Бастырып куйсаң үрә катып тора торган чып – чын     импортный    каты  джинс чалбар  белән  шыртлап ябыла  торган  дипломат !Күпме  яшьләрнең  хыялы !  Бәхет  яуды егеткә ! “Деревня” дип карасыннар хәзер!

     

                                               ***

   Әлмәт  зур  шәһәр  булмаса да , бик чиста, матур, яшел шәһәр  икән! Газинур белән  Илдусның  практикасы   нефтьчеләр  больницасында үтте. Минзәләнең хан заманындагы    иске  больницасы  белән  чагыштырмалы  түгел ! Бөтен  нәрсә  өр  яңа ! Инструментлар, мебель  дисеңме !   Егетләр  яңа  җиргә  тиз ияләштеләр, йөзеп кенә йөриләр!  Газинур  белән   истә калырлык  хәл  дә булды. Төнге  дежурга калган иде. Стерилизаторга су салып, шприцларны кайнатырга куйды. “Одноразовый” дигәннәре ул вакытта юк иде әле . Өстәл янында утырган килеш  йоклаган  бит! Көйгән искә уянып китте! Стерилизаторның суы бетеп, көя  башлаган! Йокы аралаш  дуамал баштан, стерилизаторны ачты да , салкын су салды. Шарт та  шорт! Шприцлар ярылып  чыкты ! Баш  бетте!Нәрсә  белән  төнге уколларны  ясар ?!

       Пыяла ватыкларын  чүп савытына  яшерде. Бу хәлдән ничек чыгарга?

          Аптырап торганда ,өске каттан Илгизә исемле шәфкать туташы төште.

          -Барамы эшләр?-диде елмаеп.

Кыз белән танышырга өлгергән иде Газинур.Хәлен аңлатып бирде:

            -Зинһар коткар, шприцлар табыш, үземнекеләр янды!

            Илгизә башка  отделениелардан шприцлар  җыеп алып килде.

            -Ну, малай,рәхмәт , мәңге онытмам яхшылыгыңны!

             -Рәхмәт белән генә котылмакчы буласыңмы?

      Ныклап йөргән кызы булмаса да, туры килгәндә кызларны кочаклаштыргалаганы булды  Газинурның.Кыю

егет мут кына елмайды да, Илгизәне бөтереп алып, кочаклап үпте.

             -Карале моны, мыштым гына йөргән була, үзе азау ярган Донжуан икән! –Кыз көлә –көлә егет  кочагыннан ычкынды.- Миңа шоколад кына да ярый!

                                       ***  

          

          Егетләр сынатмадылар:  йөкләнгән эшләрне  әйбәтләп башкардылар,      практикаларын “бишле”гә тапшырдылар. Тырышлыкларын    баш  врач та күрде.:

           - Укып бетергәч, эшкә  безгә  килегез, торыр урын да  бирербез!- дип чакырды.               

Чакырып торганда, Әлмәт  ише  шәһәргә кем  эшкә  бармасын ! Ләкин   эшли генә  башлаганнар иде,Минзәлә  военкоматыннан повестка килде:  армиягә алалар !

      Газинур өйләренә хәбәр итте:

       -Безне армиягә  алалар, егерме икенче сентябрьгә  озатырга  Минзәләгә килегез!

                                                     * * *

                    КАРА ДИҢГЕЗ ФЛОТЫНДА          

 

        Хәтсез  озак көттереп, ниһаять , Газинурдан  хат килде.

     “... мине  Краснознаменный   Черноморский   флотка алдылар! Безнең корабль  Севастополь  рейдында тора.  Минем  хезмәт  -  фельдшер войсковой части. Корабльдә үземә аерым  медпункт бар.  Монда  гаҗәп  тәртип, чисталык. Ашарга  тәмле  пешерәләр. Камбуздагы  чисталыкны да , (ашарга пешерә торган кухня  монда камбуз дип атала) ,  ашларны да  мин тикшереп торырга тиеш. Ну  барыбер әбекәй пешергән ашлар түгел инде! Ул пешергән ашлар, бәлешләр , тәбикмәкләр  тел төбендә тора...”

        Хатны  кырыкмаса – кырык тапкыр укып, таушатып бетерделәр.  Сөенечләре  эчләренә генә сыймады,...Энесе   малайлар алдында  моряк  абыйсы  белән  мактанмыйча  түзә алмады.   Диңгездә  хезмәт итеп кайткан егетләр  иң   абруйлылар  бит! Формалары гына    да  ни тора !  Севастополь  шәһәре дә   - герой  шәһәр !

      Ләйлебәдәрне  дә   яраткан  оныгы  ничек итеп искә алган ! “Әбекәйнең  ашлары тел төбендә” дигән! Исенә төшкән саен  Ләйлекәй    елмаеп  куя.

          Газинур  барысы турында  да  язып бетергән булса, болай ук шатланырлар иде микән: ул ГКС -  24 дигән  су асты көймәсендә  хезмәт итә башлады.

        Күпме  миль диңгезләр  гизгәндер , Газинурга мичман  званиесе  бирделәр. Егетне  капитан да,  экипаж  да  ихтирам итә. Мичман Зиннуров   парадный киемендә    диңгез ярына   увольнениегә  чыгу  белән   кояшта   янып  шоколад  төсенә кергән  кыска итәкле    Севатополь  кызлары    күзләрен  уйнатып, әрсезрәкләре  “ сыланырга” тора.   Капитан да ,  башка  офицерлар  да   егетләргә сак булырга, “шантажга”  бирелмәскә кушалар. Комсорг та  моряклар  белән “политбеседа” үткәрә. Кызлар  белән танышу кыска вакытлы  - азга гына  җирдә йөриләр дә,  юк та  булалар, кайчан очрашулар да  билгесез.

      Газинур  хезмәтенең  болай   буласын  уйламаган да иде.! Сау- сәламәт егетләр  чирләмиләр, аларга фельдшерның ярдәме кирәкми. Берничәсенең   аяк  бармаклары  бозылгалады .Ярдәм  күбесенчә кокларга кирәк була: алар еш кына     пешәләр. Ә менә   корабль  портта ремонтта торганда  гражданский эшчеләргә  ярдәм иткәне булды.       

        Газинурның хезмәт срогы тулыр алдыннан,  капитан  аның белән  бик  җитди сөйләште.

          - Сынок, ( ул яратып , аңа   “сынок” дип дәшә), я тебе предлагаю остаться на сверхсрочную  службу. Если останешься, получишь в городе квартиру, твердо  обещаю.

        Севастополь  кебек  шәһәрдә фатир   алу  кемгә  берәүгә  тия ?! Газинур  шатланып ризалашты. Севастополь  шәһәр генә түгел, гөлбакча булып күренде авыл малаена: язын бакчаларда, паркларда мимозалар ,каштаннар, ак акациялар чәчәккә күмелгәч , һава хуш исләрдән куерган кебек тоела, магнолиянең  чәй тәлинкәсе чаклы  ак чәчәкләренең  исен  шешәгә  ислемай итеп тутырмалы.Акхуҗаның чәчәкле урманнарында, болыннарында   үскән  егет диңгез буендагы шәһәрнең матурлыгына  гашыйк булды.    

        Газинур флотта калырга теләген белдергәч , Мөхәммәтнур  каршы килмәде, улының карарын хуплады. Дөнья  Акхуҗа белән генә чикләнмәгән, аныкылар да  яктырак, рәхәтрәк,күңеллерәк тормыш  кичерсеннәр, яңача яшәп карасыннар, тора – бара күз күрер дип уйлады.Зифа  ире белән килеште.  Ләйлебәдәрнең  генә әллә нишләп йөрәге урыныннан купты : оныгын  башка  күрә  алмас  кебек тойды..

 

                                               * * *

                             ЗУР ЮГАЛТУ 

     Капитан  әйткән сүзендә  торды – бер  елдан  Газинурга  чират буенча  бер  бүлмәле  фатир  бирделәр.Бер генә бүлмәле  булса да , бик иркен, зур күренде фатир :  бүлмәсе дә, кухнясы да  киң ,   балконы  үзе бер бүлмә чаклы !Үзен  хуҗа итеп  тою  рәхәт иде Газинурга !  Акча  җыеп,кечкенәрәк  өстәл  белән  бер – ике урындык, диван алып куярга   кирәк булыр, дип уйлады.

          Чираттагы  почтада  Газинурга  хат бар иде. Йөзе балкыды:  кадерле дә соң туган яктан килгән  хатлар !Ләкин әнисенең кулы  белән язылган  ак кәгазьдә коточкыч хәбәр килде.

       “Улым,   әйбәт кенә йөргән  җиреннән, уйламаганда , көтмәгәндә  әбекәең  китте.. Бер генә  көн  чирләде дә , вафат булды.Үләр дип  башка да килмәде.  Бәрия апаң килеп карады , тыңлады  да, “йөрәк”  диде.Укол  кадап китте. Районга  алып  барып  җиткерә алмассыз, шушында  тыныч кына  ятса,   бәлки  үтәр, дигән иде...

    ...Үлгәндә дә һушында иде.”Бер генә үкенечем бар – Газинурымны күрмичә китәм,-диде әбекәең....”

     Егет өнсез  калды.Хатны тоткан килеш , медпунктка  кереп бикләнде дә, кычкырып елап җибәрде.  Ничек  болай  булган ? Йөрәгеннән зарланмый  иде.Инфаркт ! !Инфарктан үлгән әбекәем !

   Ул көн буе тынычлана алмады, әбисен уйлап, кызганып, сагынып  газап чикте.  Әбисенә дип алган бик матур зур  ефәк шәлъяулыкны  җибәрмәвенә  үкенде...Үзе кайткач бүләк итәргә уйлаган иде...Әбисе аның күңелендә иң кадерле, изге урын биләгәнен  аны югалткач аеруча тойды... 

      

                                                       * * *

      Кайнанасының   үлемендә  Зифа  үзен гаепле  сизде.

  • И,  кайттым  да, әнкәйгә  Зәлифәттәйнең  хәле начар икән  дидем.Ашый да, эчә дә алмый икән  дидем.Шуннан соң әнкәй  бәрәңге кыстыбые пешереп,  бал алып , Зәлифәттәйләргә китте. Озак торып кайтты. Кайтканда йөзе бик үзгәргән, арыган, күзләре  әллә ничек куркыныч иде.”Нәрсә булды , әнкәй?”- дип сорадым.

“Бераз арыдым , ятып торам әле “,- дип урынына  ятты. Кичке ашка  да тормады , ашамады, эчмәде.”Минем бер җирем дә авыртмый,-“ диде .И, ичмаса, берәр атна булса да ятып чирләмәде әнкәй, карый да алмадым,  үләсе көнне дә безгә кыстыбый пешереп ашатты,-дип үкенеп елады Зифа...

                                                * * *

       ...  Ләйлебәдәр  Зәлифә яткан карават  кырына килеп, өстәлгә  кысытыбыен, балын ,  тәмле итеп ясаган хуш исле  чәен куйды.

  • Нишләп әле син, Зәлифәкәй ,  болай ятарга ниятләдең ? Син бит әле миннән яшь!
  • И  Ләйлебәдәр, чир синнән – миннән сорамай, яшькә дә карамай, китереп  кыса... 
  • Чир килә дә , китә дә ул! Терелерсең ,Алла  бирса! Әле  бик  матур күренәсең,- диде.Бусы инде  алдашу булды, Ходай ярлыкасын! Зәлифә  нык ябыккан , йөзенә   сары коелган .

-Менә йомшак кына итеп, камырын юка гына  җәеп кыстыбый пешергән   идем.Әйдә , аша әле кайнар килеш1

  -И Ләйлебәдәр, ашай алмаем  мин, үтмәй бит.Эчә дә алмаем.

    - Әйдә әле , менә  бәләкәй генә итеп  бирәм, - дип өзеп авыруга каптырды. Чәй калагы  белән авызына  чәй салды.

      Йота алмады  Зәлифә...Аның газапларын күргәч,  Ләйлебәдәрнең  тамагына  төер утырды, күңеле  болганып , күкрәге чәнчеп авыртты, хәле бетте.

           -Рәхмәт инде  килүеңә...Бәхил бул, мин  китәм бугай инде,- диде Зәлифә яшь аша .

          Байтак кына авыру янында утырып,  хушлашып чыгып киткәндә , аяклары тыңламас  булды.Ләйлекәйнең     мәрхәмәтле  йөрәге үз гомерендә  күпме  кешенең  кайгы – хәсрәтләрен  сыйдырды, үзенеке  күпме  булды... Зәлифәнең газапларын  күтәрә алмады....

       “ И Раббым Аллам! Өйгә кайтып җитә алсам иде... Үз урыныма...”

 

Ләйлекәй кайтып җитә алды.Үзенең урынына  яткач,  йөрәк кысуы  басылды, тынын җиңелрәк алды.

             Кайнанасындагы үзгәрешләрне күргәч, Зифаның коты очты.

  • Әнкәй, чәй  биримме?
  • Юк, Зифа , эчәсем килми, рәхмәт.
  • Әнкәй , кай төшең авырта ?
  • Бер җирем дә авыртмый.Әллә нишләп  хәлем генә бетте, арыдым.
  • Мин Бәрия апаны чакырам, хәзер кайтам. –Зифа авыл фелдшерына йөгерде.

Бәрия бик тиз килеп җитте.Сумкасыннан фонендоскоп чыгарды.

             -Әйдә әле, Ләйлебәдәр апа, йөрәгеңне тыңлап алыйк.

Тәҗрибәле фельдшер   йөрәкнең  тибешеннән хәлне аңлады .

  •  Ләйлебәдәр апа , менә бу  даруны тел астына сал,-дип , нитроглце рин таблеткасы бирде.- Хәзер  укол кадыйм. Алай әлләни куркыныч юк. Ятып кына тор , йөрмә.Кичкә тагын килеп укол ясармын.

Озатырга чыккан Зифага дөресен әйтте:

  • Хәле әйбәт түгел , ирфарктка ошаган,  районга алып барып җиткерә алмассыз, урынында ятып торса, бәлки үтәр. Йөрәге кадый башласа   валидол белән  бер таблетка нитроглицерин  каптыр ,    утыз – кырык тамчы валокордин  бирсәң дә ярый.   Туалетка тышка чыгармагыз.

 

                                              ***

“Башка чакта  чирләр алдыннан  төш күрә идем : я кара карлыган  җыям , я кап – кара шомырт тәлгәшләрен өзәм, я кара  бөрлегән.Бу юлы  бернәрсә дә  төшкә  кермәде.  Бу кайгы  миңа түгел  ... Балаларга...  Чир  генә  түгел инде бу...

           .Һәр нәрсәгә, һәр вакыйгага , күренешкә игътибарлы, сак һәм үткен карашлы  Ләйлебәдәр моның нәрсә икәнен төшенде. Килене белән  икәүдән икәү генә калгач әйтәсе сүзләрен әйтте.

             -Зифа , кызым , күңелеңә авыр алма, минем хәлем әйбәт түгел. Ипләп кенә  минем  киемнәремне алыштырыйк, балаларга әйтми  тор, курыкмасыннар.Калганнарын карчыклар оештырыр.Минем бар әйберем дә әзерләп куелган.Бер генә үкенеч бар – Газинурымны күрми китәм.Сиңа, Зифа, мең- мең бәхил, безнең бәхет өчен туган бала булгансың.Син дә бәхил ит!

         Зифа  , карават  кырыена чүгәләп, каенанасының кулын  учына алып үпте, коелган яшьләре  белән чылатты .

      -Әнекәем , үлмисең әле , үлмисең!Үлмә! Без синнән башка ничек яшик!

       Карчыкның    күзендә  аның җавабын  көткәнен сизеп, ашыга – ашыга кабатлады:

-Әнкәем, мин дә мең- мең бәхил! Син миңа газиз әнкәем булдың!

    -Мөхәммәтнурны  сакла!-диде  карчык.

Аңында булган кеше мәңгелеккә китәр алдынна ниләр уйлаганын бер кем дә белми.Бары  гөманлап кына буладыр.Исәннәр  хәтерендә  мәңгегә  чиккән аляпкычлы ,  ачык , көләч йөзле , мәрхәмәтле   булып   сакланган  Ләйлекәй  иң матур көннәрен –  бала чагын, әткәе белән әнкәен , чишмә буендагы  туган  өен ,  сылу кыз булып  җитүен ;салкын декабрь  аенда  толыпка төреп , кыңгыраулар  чыңлатып, биленнән кочып  Мирзагалие  Акхуҗага  алып кайтуын;  кызыл чыбылдык эчендәге назларны;   балаларын  ,оныкларын исенә алгандыр. Язмышына  разый булгандыр , чөнки ул авыр кайгылар гына түгел , якты дөньяда  бик күп шатлыклар кичерде.Тормышны  сөеп яшәде, беркайчан, бер мизгелгә дә нигә туганына үкенмәде. Ирен сөйде, балаларын, ата-анасын, оныкларын, авылдашларын ,Акхуҗаны, урман –  кырларын- барысын- барысын  яратты.

Ярата белү – Аллаһның бөек бүләгедер.Ләйлебәдәр үзен  җиһандагы бөтен җан иясе белән бертуган тоя – аларны Ходай яраткан!Хайваннар, бөҗәкләр, агачлар ,үләннәр , чәчәкләр – барысының да җаны бар!

         ...Февраль аеның кояшлы чалт аяз салкын бер көне иде. Әле кеше эзе төшмәгән ап-ак кар кояшта күзләрне чагылдырып җемелди .Ләйлекәй  зәп-зәңгәр күк гөмбәзендәге  әллә нинди  үтә күренмәле ефәк  болытларга карап бара...Күңеле шул биеклеккә менеп китте – шул ефәк болытлар арасыннан бу илаһи аклыкны- пакълекне  бар иткән Аллаһ аны күреп торадыр кебек тоелды  :” И Раббым, мине шушы гүзәл дөньяга бар иткәнең өчен мең шөкер!Мең рәхмәт!”Хатынның  шатлыгы, бәхете күкрәгенә сыймый: оҗмахны күргәндәй  тойды...Табигатьнең һәр мизгеле  аңа  могҗиза , куаныч  булды... 

    Ләйлебәдәр  бар дөньяга, бер Раббысына рәхмәтле булып китте...

                                                    ***

     Акхуҗада  Ләйлебәдәрне  өзелеп  җәлләделәр.

  • Изге  җан  иде, мәрхүмкәем, урыны  җәннәттә булсын!

Кайгылы көннәрдә  Ләйлекәйне  җәлләп,  сагынып сөйләгәндә, кешеләрнең йөзендә  якты нур чагылды, ул яктылык Ләйлекәйнең бу  дөньяга , кешеләргә калдырган  җан  җылысы, рухының якты  нуры  булгандыр...

-И-и-и , Ходайның  яраткан бәндәсе булган икән  Ләйлебәдәр, йөргән җиреннән китте дә барды! Кемгә тия андый бәхет!-диделәр замандашлары.

       Оныклары үкереп елап  калдылар...

 

 

                                                     * * *

Әнкәенә  чардуганны  Мөхәммәтнур  үзе  ясады.Кызган  тимер кисәгеннән   кечкенә  лалә  чәчәген   чүкегәндә туктаусыз аккан яшьләре   мыек очларыннан тамды. Лалә - әнкәенең яраткан  чәчәге, аның  һәр  яңа алъяпкычына  күчә барды: ак алъяпкычына зәңгәләрен, алсуларын  чикте,  кара  сатин аляпкычында   кып- кызыллары , алсулары   янып  тора иде.   Бәләкәй  чагында  Мөхәмәтнурга да  күлмәк  чигеп   кидергән иде...

        Менә хәзер    чәчәкле  алъяпкычлы  , ике  бәбәй  итәкле  күлмәкле ,озын толымында  чыңлап торган көмеш  тәңкәле  Ләйлекәй  әнкәсез  ничек  яшәр?! Картайгач та  әнкәе  аның  өчен  яшьлегендәге  балкыш  булып  исендә   калды...

                                      ***

     Күп тә үтмәде,  Иске Хуҗадан хәбәр иттеләр:

    -Мөхәммәтнурның Наҗия әнисе дә вафат.

Ләйлебәдәр улына  васыят әйтеп калдырды:

-Улым, Наҗия әнкәеңне онытма, ташлама, хәлен белешеп тор, ярдәм ит!

Мөхәммәтнур болай да онытмас, ярдәм иткән булыр иде.Күңелендә әнисенә бер үпкә дә, рәнҗеш тә юк:  ни өчен үз әнкәе аны карап үстермәгәнен белә, аны кызгана , тик...барыбер Ләйлекәй әнкәен яраткан кебек үк ярата алмады...

   Дөньяның шатлыкларын, бәхетләрен аз, михнәтләрен чамасыз күп күргән  бичара ана гомере ахырында улының кадер- хөрмәтен тоеп ,йөрәк җәрәхәтләре төзәлеп, мәңгелеккә китте...

 

                                             * * *

                 ТОРМЫШ ТУРЫНДА УЙЛАНУ

Алтмыш  яше  тулганда  Мөхәммәтнурны  колхоз идарәсенә чакырдылар.

   -  Колхоз идарәсенә  тиккә генә  чакырмыйлардыр , әйбәтләп киенеп  бар,- диде Зифа.Шкафтан  күлмәге  белән кәчтүмен  алып бирде.

Мөхәммәтнур үзе дә  чамалады – бригадир серне чишкән иде: алтмыш яшен билгеләргә берәр бүләк – санак  әзерләмәкче булалардыр, дип уйлады.

         Ире кәчтүме эченнән зәңгәрсу күлмәген киеп, муенына галстугын бәйләп куйгач,Зифа соклануын яшерә алмады:

      -Тфү-тфү, егетләрдән ким түгел!Сине кем алтмышта дип уйласын!

Мөхәммәтнур көзгедәге сүрәтенә күзен кысып, мыегын сыпырып куйды.Ул да үзен  алтмышта дип  тоймый иде.

    Колхоз рәисе киңәшергә чакырган икән.

-Мөхәммәтнур абый, синең планнар ничек, эштән китмәссең бит әле?Без  эшләрсең дип өметләнәбез!

       Бу сүзнең күңел өчен генә әйтелгәнен белсә дә , аны  санлау, ихтирам итү дип кабул итте.

 -Рәхмәт . Мастерскойда хәзер менә дигән оста егетләр бар. Көне җиткәч тә туктыйм.Яшь барыбер үзен сиздерә.

    -  Ярый  алай булгач, сине торжественный итеп  пенсиягә озатырга хәзерләнербез, Мөхәммәтнур абый!

         -Артыгын  тырышмасагыз да  була, башкаларга ничек, миңа да шулай ярай.         .

                                              * * *

     Пенсия яшенә җиткән өч колхозчыны  гомуми җыелышта . әйткәннәренчә , бәйрәм төсендә озаттылар.

 Почет грамоталары  һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.Чыгыш ясаучылар  мактап сөйләгәндә, Мөхәммәтнур кыенсынып, кызарып –тирләп  чыкты. Артык   төче сүзләр яратмый ул.   Бәйрәмчә киенеп  -ясанып  килгән Зифа чын күңеленнән  куанып,ире белән  горурланып утырды.              

        Кичәдән соң Мөхәммәтнур  озак йоклый алмый  уйланып ятты. Алтмыш яшь... Бер гомер.Шул гомер эчендә ниләр генә булмаган да, ниләр генә күрмәгән...

       Эшли башлавына кырык биш ел тулган.Сугыш чорында, сугыштан соңгы еллардагы  ятимлекне, фәкыйрьлекне, ачлыктан шешенүләрен, сеңлесе Гөлгенәнең чирдән, ачлыктан үлгәнен  ул беркайчан онытмады.Тук тормыш эзләп читкә китмәсә дә, кешечә яшәргә теләде,  моның өчен   тормышны ат урынына тартты, тырыш та , көчле куллы да булды, үзен аямыйча эшләде.Көнгә төнне ялгады, урманын кисте, печәнен чапты, мал  -туар карады, умартасын тотты,  балаларына да корырак торды – эшләтеп үстерде.Ирештеме соң үзе теләгәнчә  яшәү бәхетенә? Кырык биш ел эшләп нинди тормыш  корды?  Үзеннән соң калдырып китәр ние бар?

  •  Зифа,  син тормыштан канәгатьме ?

 Йокымсырый башлаган  хатыны аңа борылып ятты.

  • Нигә сорыйсың?
  • Беләсем килә.Син бәхетлеме?
  • Исәр!Төн уртасында уятмасаң!Бәхетле, бәхетле!

-Ни өчен  бәхетле?

Зифа иренең хәлен аңлады: бүгенге вакыйга аны нык дулкынландыргандыр, уйланадыр.

         -Барыбыз да исән- сау, тамагыбыз тук, өстебез бөтен.

          - Бәхет өчен шул җитәме?

           -Миңа җитә.”Бәхет ул – җан тынычлыгы” дия иде әнкәй мүрхүм.Кешедән көнләшмәсәң, начарлык эшләмәсәң, җәберләмәсәң, оялырлык  гамәл кылмасаң  күңел тыныч буладыр инде.Аннары әнкәй сүз саен иминлек тели иде: илгә, кешеләргә.

     -Ярар, йокла!

Хатынының  тормыштан бик азга да риза булуына, Ләйлебәдәр әнкәенең тормыш фәлсәфәсенә  - иң якын,

 кадерле кешеләренең  зирәк акыллылыгына   исе китте!

 Аларча барысы  да бик гади! Чыннан да , дөньяда   кулың , көчең җитмәслек  кызыктыра торган  ымсындыргыч нәрсәләр күп !Тормышка ашырырга мөмкин булмаган   теләкләрдән   башыңны  катырып ни файда?Мөхәммәтнур шулай яшәде дә: кулыннан килгәннең барысын да эшләде.

                                       ***

            Пенсионерга  өйдә дә эш муеннан  ! Хәзер  Мөхәммәтнурның ихатада, бакчада умарталарын   иркенләп карарга   вакыты бар,  Зифага берүзенә  авырга килә - ул да  бит олыгаеп  бара.Хәзер самай  рәхәтләнеп  үзең өчен яшәр  вакыт: балалар урнашып бетте. Кызлары кияүгә чыгып, үз тормышларын кордылар, балалар үстерәләр,  кече уллары Рәүф Чаллыда инженерлыкка укып ята...Болын кебек өйдә Зифа белән икесе  калды.

     Зифа  пенсиягә  иреннән алда чыкты.”Лаеклы ял” дигәннәрендә   җигелеп дөнья көтәсең! Колхозчының пенсиясе әйттем исә кайттым! И –и –и, безнең илдә ...үзең тырышмасаң,  хөкүмәт биргән пенсиягә  генә яшәрлек  мени...  Ярап тора инде...Ул турыда уйласаң  эч поша башлый...Тормышка да , заманасына да, өстә утырганнарга, депутатларга җен ачуы чыга!Юк инде, тәртип юк бу илдә! Булачак та түгел! Гомер буе  куркып яшәгән мескен өлкән буын  “сугыш  кына булмасын”,- дип, булганына канәгать. Яшьләр башкача уйлый! Кешечә яшәргә тели! Ул төшенчәгә,”өс бөтен – тамак тук”кына җитми шул!Кешечә яшәр өчен күп нәрсә кирәк!

      Бер кичне Мөхәммәтнур белән Зифа эшләрен бетереп, икәүләп телевизор карап утыралар иде.Мәскәүдә бер хатын, француз журналисты , Измайлов паркына  җыелган олы яштәгеләрдән сораштыра:

      -Сез үзегезнең тормыштан ризамы? Пенсиягез яшәргә җитәме? Хөкүмәтнең  кайгыртуын тоясызмы? –ди.

     Бер кыю гына, ябык кына карчык :

 -Ничек җитсен!Бәяләр коточкыч югары!Минем   инде күптән ит ашаганым юк. Безнең илдә кеше нуль! -, дип өметсезлектән, рәнҗеп , кулын гына селтәде . Бу карчыкның җавабыннан соң бераз сөйләшми генә утырдылар.

-Дөрес  инде. “Обвал”дип  башта  халыкның акчасын таладылар, соңыннан бәяләрне күтәрделәр.Кибеттә киштәләргә карасаң,  бәяләр чәчең үрә торырлык!-диде Зифа.Мөхәммәтнурның бу турыда сөйләшеп,кәефен бозасы килмәде:  аларның да машинага дип ничә еллар җыйган акчасы шунда ... янды.

 

                                           * *  *

                                ХУШЛАШУ...

Көтмәгәндә  Газинурга флот хезмәтен өзәргә туры килде.

Авылдан хәвефле хәбәр алды: әтисе авырган.Шул көнне үк командирына рапорт язып, хезмәттән азат итүләрен сорады.Командирның яраткан  егетне җибәрәсе  килмәсә дә , соравын  канәгатьләндерделәр. 

          -   Мондый яхшы специалистны  җибәрүе кызганыч! Ләкин ни эшлисең, сәбәбе бик җитди . Намуслы тырыш хезмәтең өчен  Флот командованиесе исеменнән рәхмәт, улым! Гражданкада да намус белән эшләрсең , үзеңне яхшы яктан гына күрсәтерсең дип ышанам! Сиңа уңышлар телим!

        Капитан  Газинурны чын күңеленнән яратып,һәрчак ”улым”дип эндәште, вәгъдәсендә торып аңа фатир бирде.Озатканда  бәхетләр теләп калды.Ничә еллар бергә хезмәт иткән дусларыннан аерылу  ямансу булды...Севастопольдәге фатирында тәки яшәргә язмады:башка кешегә тапшырып китте.

                                                      ***

       Гаиләләрендә  әтисенең сүзе закон иде.  Кычкырмады, сүгенмәде, кул күтәреп сукмады да . Ул кушканны үтәми кара –бер сүз әйтүе җитә иде. Газинур әтисе  белән горурланып үсте. Тимерчелектә эшләгәндә көчле, гайрәтле кулларында  авыр  кувалда уенчык  шикелле  җиңел күренә. Әтисе үзе дә тимердән коелгандай:  тыгыз , калын мускуллары уйнап тора.Газинурның исендә  әтисе гел шулай ...

     Улларының кайтуы олы сөенеч булды!

    -Аллага шөкер , үзебезнең врач кайтты!-дип куанды Зифа.Улы кайткач әтисен дәвалар, терелтер дип  өметләнде.  

  Әтисендәге үзгәрешләрне  күреп,  улы эчтән сызды.Медицинаның   көчсезлегенә гаҗиз булды , әткәенә  ярдәм итә алмавына  газапланды. .Ләкин,  ул кайткач,  барысына  да  җиңел булып китте:

әтиләре караулы , Газинур вакытында укол ясый,  массажлап тора,  әтисен   азга гына да   авырту газабына  бирми-   көчле  дарулар  белән дәвалый.

          Бер  көнне , икесе  генә калгач,  Мөхәммәтнур  күңелендә  йөрткән  иң  мөһим  сүзләрен улына әйтте :

         -  Улым , син баш бала, калган туганнарыңа ата урынына  каласың! Шушы  нигезне корытма, шушында яшә!. .   Туганнарыңны , сеңлеләрең белән энеңне  чит итмә, бергә - бергә яшәгез, дус булыгыз. Алар  туган нигезгә  кайтканда ачык йөз белән каршыла. Әнкәеңне   ташлама,  кара. Менә шул , улым. Сезгә әлләни  калдырыр   байлыкларым  юк... Бәхет байлыкта гына түгел... Бу нигездә  яшәп киткәннәр – бабаң да , әбекәең дә,  мин дә  кеше рәнҗетмәдек.Үзган  гомер  өчен  үкенерлек түгел.   Гөнаһлар бардыр инде  ул, Аллаһы Тәгалә үзе ярлыкасын . Мин сезгә -  балаларыма  бик бәхил.

           Әтисенең   сүзләре  Газинурның  йөрәгенә , миенә чаң каккан  кебек тетрәндерде  ...

-Васыятеңне үтәрмен, әткәй..

                                            *  * *

                       ТУГАН  АВЫЛ  ТӨШЛӘРГӘ КЕРЕП  ҖИРСЕТӘ  ...

             2013 елның  җәе чамасыз кызу  булды. Мәскәүнең Флотская  урамындагы  26  йортның  икенче   катына кадәр үскән  тирәкнең  күләгәсендәге   тәрәзә  ачылды.  Хатын – кыз   үрелеп карады да , тәрәзәне кире  япты.  

       Дамирә,  бүлмә кызмасын дип , тәрәзә  пәрдәләрен   төшереп куйды.

       Бүген  әллә нишләп иртәдән күңеле алгысый...Йокыдан    бала  чагын  төшендә күреп уянды. Имеш, алар Акхуҗада  Тимерхан  буасы янында  бәбкә  саклыйлар.Ямь- яшел  чирәмдә     сап  -сары  бәбкәләр  үлән кыркып йөриләр.Кызлар  чишенеп суга керделәр.Чирканчык алганда  чыр – чу килеп, йөзә башладылар.Су  җылы, чиста , рәхәт.

       Шул рәхәтлекне  тоеп уянды.Нәрсәгә  булыр  бу  төш ?  Яшел  үлән, чиста су  килешә инде. Шатлыкка  булсын , дип юрады. Авылын, әнкәсен, бала чагын  сагынып, җирсеп,  уйланып ятты.

    Авылына  күптән кайтканы юк.Әнкәен  җирләгәннән   бирле...Үзе  әнкәсе яшенә җитте.Бала  чагы да  , яшьлеге  дә  әле  яңа гына  сыман, исең- акылың  китәр- җитмеш тугыз   яшьне  тутыра! Яшәгән  дә кебек түгел...

  Аларның  урамнарында бала- чага утызлап иде. Урам  башында  тыкырык. Тыкырыктан чыккач – күпер.  Чишмәне буып буа ясаганнар.”Күпер мең ел торса да   җимерелмәс, аны  балчыкка  сарык  җоны  кушып  ясаганнр”,- дип сөйлиләр. Тимерхан  буасында  без  - бала –чага  керәбез, чөнки ул  сай. 

        Дамирә   яшел чирәмле  урамнарын, һәр йорт каршында   үскән миләшләрнең көз җиткәч  кып – кызыл булып  пешкән тәлгәшләрен күз алдына китерде.Кырау төшкәч, әнкәләре миләшне  бүкәнләп, чоланга  элеп куя.Кыш көне мич томалаганнан соң, башларына ис тисә,  шул бозлы миләшне  алып кереп  бирә.И тәмле дә була  өшегән миләш!

        Хатынның авызына  су  җыелды, шул еракта калган  кызыл миләшне ашыйсы килде.

         .Мәңге кире кайтмас , еракта – еракта  калган балачагын  сагынды... Авыл  хәзер нинди микән ? Ул буалар, коелар, чишмәләр    бар  микән ?  Безнең  яшьтәшләр исән микән ?

        Еллар  эченә алып кергән хәтер рәхәт моңга чорнады, үзәкне өзде: гомернең  азагы  җиткәне, үләсе бары искә төште, соңгы тапкыр  шул бәбкә   үләнле  урамнан  үтәсе,  туган нигезен күрәсе килде... Бер ел элек Гаярын  бакый дөньяга озаткан  карчык  нык  ямансулады.    

                                                       * * *

          Кан  тартуы  булдымы, җан тартуымы,  Газинур да  Дамирә апасын исенә төшерде. Әнисе исән чакта хатыны  Наилә  белән әллә ничә тапкыр Мәскәүгә  барганнар иде. ”Галиягә шалтыратырга кирәк, Дамирә апаны әле үз аягында йөргән чакта, авылга алып кайтсын!Туган авылын, якыннарын  күреп калсын!Яңадан  әллә кайта ала, әллә юк.Яше олы бит инде!”Шунда ук  мобильнигына Галиянең  номерын  басты.  Хәлләрен белешкәч, кунакка чакырды.

   Мәскәү кунакларын  Наилә   белән шортылар һәм  кыска топиклар кигән , озын чәчләре аркаларына төшеп торган   ике  чибәр   кыз  каршылады.

    - Боларның   кайсы   Ләйлә, кайсы  Гөлгенә ?-дип ,Дамирә тулырак  күкрәкле, җиләктәй пешеп өлгергән кызны кочып

       -Мин Ләйлә ,- диде кыз апасын кочаклап.

          - Значит, син Гөлгенә!- Дамирә көлеп, икенче кызны да кочагына алды. Озын зифа буйлы  кызлар  янында  Дамирә белән Галия  тәбәнәк кенә булып   күренделәр.

      Очрашуның беренче мизгелләре  үтте, Дамирә  ишек алдын,  биек нигездәге  яңа  йортны    күзәтте.Элекке урынында  кымшанмыйча исән- имин торган ,  бәләкәй чакларында үзләре  таптап шомарткан   тупсалы  туган өйләрен күргәч, тамагына  төер утырды,   күзе  яшьләнде.  Шунда  йөгерәсе килде...

      -  И  Газинур , әйтмәдең дә ! Өйгә тимәгәнсең, сүтмәгәнсең  икән!

        -  Нишләп  сүтим !Әбекәйләрнең , әткәй  -  әнкәйнең  истәлеге булып торсын дидем Ул әле сипсемәгән дә ! Хет  бүген кереп яши  башла!

      Наилә  юлда арып килгән кунакларны  өйгә чакырды:

      -   Әйдәгез, өйгә керик.  Ашым әзер. 

        Юлда  тәүлектән артык  коры – сары  ашап килгән кунакларга  токмачлы аш, шулпалы  бәлеш  тансык булды.

 Бераз ял итеп алганнан соң, мунча кереп чыктылар.

        Газинур юынып чыгарга дип  мунчага  киткән генә иде,  чакырып килделәр:

           -  Сәлим   ялгыш   колорада  коңгызы   агуын   эчкән..

             -Хәле ничек ? Аңындамы ?Күп эчкәнме?

             -Аңында ,   күп эчмәгән, сизеп алган  ,эче авырта  .

       Газинур аннан – моннан гына сөртенде дә , чыгып чапты.Дарулар сумкасын ул һәрчак   өенә алып кайта –  медпунктка барып,аны ачканчы күпме вакыт үтә ! Андый чакта  минутлар  хәл итә !

          Озак торып, караңгы төшкәч кенә кайтып керде.

           Хатыны борчылып каршылады:

  • Ничек? Исәнме ?
  • Исә-ә -ән!   Әллә ничә литр  су белән  ашказанын юдырттык . Ярый  өлгердек.Үләр иде. Кан  басымы  төшеп беткән . Система куйдым.
  • И бу  эчкән кеше! Үләрен белми, эчәргә генә булсын !- диде үртәлеп  Наилә.
  • Хатыны  бәрәңге агулаганнан калганын шешәгә салып куйган.
  • Анысын да  әйтер идем инде !   Сәлименең  гадәтен белгән килеш!  

        Дамирә  энесенә  сокланып , горурланып  утыра ,   кешене  үлемнән алып калган бит!

  • Авыр  да,  тынгысыз да  эшең, Газинур !
  • Төрле чак була  инде. Кешеләргә ярдәм итә алсаң  күңел була.Сөенәсең.

                                          * * *

             Газинур әтисенең васыятен  үтәүне   изге  эш  итеп карады.Зур  шәһәрдә  яшәп кайтса да ( яшәп , дип инде, дөресрәге булгалап , гомере күбесенчә диңгездә  үтте) , аңа туган авылы  газизләрдән газиз,  матурлардан матур  җир.Мондагыдай урманнар, чишмәләр, саф һава,  яшел болыннар бер җирдә дә юк! Мондагыдай кешеләр дә юк.  Акхуҗа  өстендәге  күк  гөмбәзе    дә  бәла – казалардан  ышыклый, саклый  торган калкан  кебек тоела.

       Әтисен җирләгәннән соң  бераз вакыт район үзәгендә  ашыгыч ярдәм бүлегендә  эшләп алды.Баш  врач  егетнең   белемле, тәҗрибәле икәнен, кискен, катлаулы  хәлләрдә    югалып калмавын, кыюлыгын белде .

         -Зиннуров, сезнең авыл  фельдшеры    озакламый  пенсиягә  чыгачак,  сине  аның урынына  билгеләргә  уйлыйм. Син  ризамы?

         -Риза!

                       МӘХӘББӘТ

 

      Зифа,  үзе исән чакта  улын өйләндерәсе килеп,сүз кузгаткалады.Газинур  шаярып:

         -  Әй, качмас әле, өлгерермен,-дип котыла.

    Егет өйләнгәнен үзе дә сизми калды  диярлек.Күрше  Иске Хуҗа  авылына  дусты янына барган иде,  бер кызны   күрде  дә  гашыйк та булды!

  • Солтан, бу нинди кыз ?
  • Наилә.
  • Шушы авылныкымы? (Наилә   бик кәттә киенгән иде)
  • Әйе, түлке ул Әлмәттә  яши.
  • Кайда   эшли ?
  • Әптиктә.

“Йөргән егете бармы?”- дип сорамады.- Мондый кызның артыннын йөрүчеләр күптер...Егетнең күңеле алгысый ,  кызны  башка егеттән  көнләшә  үк башлады, әллә нинди  тынгысызлык канын кайнатты... Музыка  яңграуга , аның янына килеп басты.

-Сәлам, Наилә! Биибезме?!

 Таныш булмаган  егетнең болай үз итеп сөйләшүенә  аптырабырак  биергә чыкты.

-Әллә  танымый инде?-дип шаяртты  егет. Күрше авылда яшә дә, белмә имеш! Мин сине  үземә булырсың дип, карап  үстердем!

 Шаяруыннан, кыюлыгыннан Наилә моряк Газинур икәнен аңлады.  .

Кич буе Газинур кыз яныннан китмәде, флотскийлар әйткәнчә, “тулысынча абордажга алды”!

   Кыюлыгы ,шаянлыгы белән генә түгел, бар килеше-килбәте белән Газинур  кызга бик ошады .Хәрбилеге  гәүдәсенә дә, холкына да чыккан: төп-төз, иңсәләр киеренке, үзе каядыр ашкынган, талпынган бөркет кебек күренде Наиләгә.

  Егетне  кызның  зур кара күзләрендәге  очкыннар  чакыра ,  сихерли , аңын томалый, бу  ялкын  ирлек  дәртен  кайнарлый ... Менә хәзер, шушы минутта   бу кыз  аныкы булуын тели!

   -Бу очраклы гына танышу түгел,Наилә! Язмыш эше, диләр олылар.Сине очратасым булганга өйләнми йөргәнмен .

   Син – минеке! Миңа кияүгә чыгасыңмы?

    Кыз  көлеп җибәрде.

   -Нигә көләсең?!  Мин шаярмыйм!

    -Син бит мине белмисең! Мин дә сине...

   -Ничек инде белмисең? Менә мин – синең каршыда! Бывший мичман  военно-морского флота!Лейтенант медслужбы в запасе Зиннуров! Мин дә сине беләм –минем булачак хатыным!Чибәрем,гүзәлем!  

      Кызның риза булуына  өметләнә Газинур: егетне сихерләгән күзләрдә шундый ук  ялкын шәйләнә ...

         -Уйларга вакыт бир,-диде Наилә.

                                   ***

   Егетләр белән очрашкаласа да,Наиләгә  әле тәкдим ясаучы булмады. Газинурның бер күрүдән өйләнешергә  ризалыгын соравы  аны  уйларга салды , тынычлыгын  җуйды . Нишләргә?Уенда гел Газинур! Бик ошый!

     Газинурның да  ял җиткәнне көтәргә тәкате калмады-Әлмәткә китте.

     Аптека  пыяласы аша  елмаеп  аны күзәткән  Газинурны күреп, кыз  дару көткән кешеләрне онытты!

 Бер- берсенә карап елмаешып торганда, бер карчык:

    -Кызым ,мине җибәрәсеңме?- диде.

    - Хәзер, хәзер...

Газинурны арткы бүлмәгә чакырып, кул изәде. Дарулар җибәрергә икенче кыз чыгып басты. 

Дискотекада ут сүндереп биегәндә очрашкан кыз белән егетнең  көн яктысында  беренче күрешүләре  иде. Наилә каушап, оялчан гына елмаеп каршылады.Көн яктысында алар бер- берсенә тагын да сөйкемлерәк,  матуррак күренделәр.

                                     ***

 

  Икесе генә калгач, Газинур кызны  кысып  кочты, озак итеп үпте.

      -Ой, җитте, мөдир килеп керүе бар!

      -Куркасыңмы?

      -Куркам!       

      -Алай булгач , әйдә киттек!   

      -Кая? Мин бит эштә, китә алмыйм.

      -Ничек инде китә алмыйсың?Ул кыз эшләп торыр!Гашыйкларның хәленә кереп!Шуның өчен миннән бүләк булыр!   Әйдә ,үзең белгән берәр күңелле җиргә алып бар! Әйдә, матурым!

      Егетнең ашкынып , кабынып чакыруына  ихтиярсыздан буйсынырга гына калды Наиләгә...

   ... Парктан барганда  бу матур парга күпләр сокланып  карап үттеләр. Аулак почмак табып утыргач,Газинур кызны кочагына алып, күзләренә карады.

  -Я,  уйладыңмы инде, матурым,җавабыңы ишетергә килдем. Чыгасыңмы миңа  кияүгә?-Егетнең карашы үтә җитди иде.

-Кайчан?

-Хет бүген, хәзер! Әлмәт ЗАГСына барабыз да язылышабыз!

-Нигә син шулкадәр ашыгасың?Мин әле гел дә кияүгә чыгу турында уйламый идем .

-Хәзер дә уйламыйсыңмы?

Кыз    бераз гына эндәшми торгач:

-Уйлыйм ,- диде.- Ләкин бераз сабыр итик,”ашыккан – ашка пешкән”диләр бит.

-Мин сиңа ошамыйммы?

-Ошыйсың...

-Ә нәрсәдән куркасың?- Кыз җавап бирмәде.

-Мин , Наилә үскәнем, сабыр итеп, свиданиеләргә йөрер яшьтән үткән.Тормыш корырга кирәк.Менә  сине очраттым, яраттым, бәхетле булуыбызга ышанам .

      Шәһәрдәге мохиткә , модаларга  башы белән чумган кыз ,  балкып торган нефтяникларның башкаласы  Әлмәтне ташлап, караңгы урманнар эчендәге Акхуҗага килен булып төшү турында  уйлады. Акхуҗада Наилә нишләсен? Анда бит аптека юк .Газинур Әлмәткә күчсә, аны монда теләсә кайда алырга дүрт куллап  риза булырлар!

   -Газинур, син Әлмәткә килсәң , чыгам!

    -Юк, бу мөмкин түгел!

-Ни өчен? Сине монда бөтен җирдә эшкә алырга риза булырлар!Фатир да бирерләр!

  -Бу сорау ябык.

  -Акхуҗада аптека юк бит, мин анда нишлим?!

  -Мин сиңа эш таба алам!

  -Нинди эш?!

  -Медпунктка санитарка  штаты каралган.

      - Нәрсә-ә ?Мин шуның өчен укыдым мени?

      -Башка вакансия  юк шул, гүзәлем.  

Кыз үпкәләде, хурланды... Кем дип белә ул   аны,юеш чүпрәк тотып,идән юып йөрергә ...

-Әлмәткә килсәң генә чыгам...

 -Ярар алай булгач , хуш!

                           ***

Икесенә дә олы борчу, сынау башланды...”Яратса риза булыр!”- дип уйлады икесе дә. Бер атнадан соң Газинур  тагын Әлмәткә китте. Кыз уйлагандыр , Акхуҗага килер дип өметләнде. Наилә егетнең яратуын белеп, үз сүзен сүз итте:

   -Аңламыйм, нигә син шул Акхуҗага ябышып ятасың?Эш тә, фатир да бирәбез дип торганда, Әлмәткә килергә  кем риза булмас иде?!

-Мин туган нигезне ташламаячакмын.Акхуҗада да тормыш начар түгел, яшәргә була. Әлмәтнең ике бүлмәле фатирына гына торырлык йорт җиткереп була:газы, уты, суы кергән!Шәһәрдән ким түгел!Артыгырактыр  да әле...  Шәһәргә барырга теләсәң  , кырык минутта килеп җитәсең!

-Ну, миңа анда эш юк бит!

 -Ярый алай булгач, үзең кара...Эш кадерлерәк булса...

 Ни өчен авылын ташларга теләмәвен  кызга әйтмәде, аңлатмады. Күңел түрендә яшерен сер итеп саклаган уйларын, хыялларын  ачмады.

     Газинурны ирлек горурлыгы  тотып тора : яратуы чын булса, ризалашыр дип көтә.Әнә , тормышта  нинди генә үрнәкләр юк: әллә нинди дворян кызлары – декабрист хатыннары  байлыкларын, ата- аналарын калдырып,  себергә киткәннәр, каторгадагы ирләре янына...

         Газинур киткәч , Наилә шул минутта ук үкенә башлады,  утка – суга төште, мәңгелеккә аерылгандай , мәхәббәтен югалткандай булды. Аннан башка яши алмаслыгын аңлады. Горурлыгын артка куеп, егеткә   үзе  шалтыратты:

            -Газинур... Мин риза...Кайчан киләсең?

                                             ***

                   Зифа , улы  өйләнгәч ,бу  дөньяда  бурычын үтәгән  кебек, шатланып, тынычланып калды :Аллага  шөкер, улы  башлы – күзле  булды. 

     Кайчандыр Мирзагали бабасы салган, әткәе янкорма  төзеп киңәйткән  өй янына Газинур  биек  нигезле  яңа зур  кирпеч йорт  төзеп керде.Бу якты, тыныч йортта  Зифа  иркәләп  -назлап  оныкларын  үстереште . Тормышта   язмышлар кабатлана  , күрәсең , тикмәгә генә  “килен каенана  туфрагыннан була “димиләрдер , Зифа да, каенанасы Ләйлебәдәр кебек,  әүлияга тиң игелек иясе,дөньяда  нурлы эз калдырып китте...   

                                   * * *

     Мәскәү  кунаклары  йокыдан соң гына тордылар. Юынып, чәйләр  эчкәч, Дамирәнең   үзе   яшәгән  иске өйне  карыйсы килде.

           -Наилә, иске өйгә керергә  ярыймы?

            - Ярый , ярый. Әйдәгез. Аның бер ягында умарта  коралларын, кәрәзләрне, кирәк- яракларны  тотабыз.Бал кортлары  ияләшмәсен  өчен бикләп йөрибез.

         Наилә    йозакны ачып ,  кунакларны  үткәрде.Тыштагы кояшлы   бөркү   һавадан   соң,  мондагы   бал һәм умарта кәрәзе, прополис  исләре  аңкыган  гаҗәеп  тәмле  җиләс һава  һушыңны алырлык иде. Алгы бүлмәдә  өстенә  япма каплаган ак  металлдан ясалган  бал аерткыч тора , берничә  бал флягасы, тартмаларда  умарта рамнары   тезелгән .  Ташландык өйләрдә була торган  тузан – мазар, пәрәвезләрнең эзе дә юк. Мөхәммәтнур абыйсы төзеткән янкормада тәрәзәләргә   эленгән матур челтәрләр дә  ап – ак, идәндә  кайчандыр  бик күптән сугылган   буй- буй  паласлар ( дорожкалар)  җәелгән. Дамирә  сүзсез генә эскәмиягә утырды. Биредәге  тынлыкны бозасы килми... Монда элеккеге   тормыш, элеккегеләр  гомере... Кайчандыр ишек борысына буйларын үлчәп , пычак белән ясаган  киртләр  буяу астыннан да  сизелеп  тора...  Алар шушы  идәндә тәгәрәшеп үстеләр..Башта  дүртәү. Аннан өчәү калдылар...Гөлгенәләре ...Кайчан исенә төшмәсен, Дамирәнең  йөрәге” җу” итә! Кечкенә сеңлесенең   үлгән  көне  йөрәген телгәли...

      Шушыннан  алар Мулланур  белән  Мәскәүгә киттеләр. Гомере  әнкәен  сагынып үтте... Тегеләй дә ятим  иделәр, болай да ... Әтисе үзләренеке булса да, тетя  Тоня аларга   әни  булмады бит ...  Әнкәен  борчымас  өчен,  сагынудан   ниди газаплар кичерүен  язмады, сөйләмәде ,  аны  кайгыга салудан  курыкты.

    Менә хәзер  берсе дә юк.Әнкәе дә, әткәе дә.

                                                   ***

        Ләйлебәдәрнең вафатын ишеткәч, Мирзагали бер мәлгә аңграеп,уйлау сәләтен югалткандай булды. Ничек инде үлгән?Һәрчак якты йөзле, мәхәббәтле, ашкын күңелле, хәрәкәтчән , ак алъяпкычлы – аккоштай Ләйлекәйне үләр дип уйламаган Мирзагали..Ул.гомер буе  Мирзагалинең күңелен тартып торды !Аның барлыгын белү җанын җылытып торды. Юк, беркем дә,башка бер хатын- кыз заты да Ләйлекәйнең урынын алмады, аның кебек сөйдертмәде!Нык үзәкле булган Ләйлекәй!Ни соң ул “үзәк”?Җандыр ул!Андый да җан – башкалар өчен фида кылырга һәр  мизгел  әзер җан  юк!Мирзагали үкереп  елаудан тыелып калды, сул як күкрәген учы белән кысып, тынсыз утырды...

    Ничә тапкыр кайтты Мирзагали  Ләйлекәйне алырга дип!Ризалашмады.Гафу итә алмавы булгандыр.Шулкадәр көчле булды микән сөюе?!Ходай белсен...Мирзагали андый көчкә ия булалмаган...Хәзер Ләйлекәй тагын да көчлерәк, югарырак...Ул  киткәч , Мирзагалигә  дөньяның яме калмады...

                                                        ***

      Бер  ел  да үтмәгәндер , аны да  балалары   Мәскәү зиратына илтеп  җирләделәр.Гомерләре Сак  белән Сок кебек, бер – берсен сагынып үтте...Ичмасам теге  дөньяда  җаннары кавышсын иде...

Берсе дә калмады:  Мулланур   абыйсы  да, Мөхәммәтнур абыйсы  белән Зифа җиңгәчәсе   дә ,  Гаяры  да  ... Дамирә  үзе генә калды... Аңа да күпме  яшәргә язгандыр...        

        Галия белән  Наилә   моңга  чумган  карчыкның  хисләрен  тоеп,  тын калдылар.

                                       * * *

Төшләренә кереп сагындырган авылын,яшел хәтфә болыннарын, элеккеге биш буаны кушып төзегән зур буада йөзгән ап-ак казларны хозурланып карап йөрде Дамирә.Алар кайтып килгәндә бер йортның капка төбендә ялтыравык чәчәкле күлмәге өстеннән бәйләм камзол кигән, челтәрле ак яулык бәйләгән карчык тора иде.

        -Дамирә кайткан дип ишеткәнием,сез буласыздыр инде,- дип каршылады.

         -Мин,-диде Дамирә аптырабрак.Якын килеп , күрешергә кулын сузды.

 Саумысез! Кем дип әйтим, таный алмыйм?..

Карчык Дамирәнең кулларын нык кына кысып исәнләште.Аның куллары сөякчел, каты иде.

    -И ,каян танымак кирәк!Ничаклы гомер үткән! Синең белән биш ел бер партада утырып укыган Рәсидә мин!   

     -Рәсидә!Сине күрер көн булган икән!

    -Әйтмә дә! Әйдә, Дамирә,  безгә  ,  сезнең болынга төшеп киткәнне күреп калган идем.Чәй куйдым.Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз.

   Сүз башы бәләкәй чакларыннан башланды.Салкын мәктәптә , ач тамакка укып йөрүләрен,, әнкәләренең кайгыларын, шул авыр замандагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр.

         -Сугыштан соң да бик ачыктык бит әле.Сезнең атагыз табылгач, син миңа әткәң посылка салган  вакытларда әллә нинди тәмле әйберләр бирә  торганыең! И шул чаклардагы сөенүләремне белсәң!Күз күрмәгән, колак ишетмәгән ашамлыклар!Мин аларны әле дә онытмаем! Юмарт идең син!!Әткәң табылгач, сез иркенрәк яши башладыгыз.

Сөйләшә – сөйләшә , икенче чәйнекне кайнатырга куйдылар

-Менә шулай яшәп ятабыз.Тормыш Аллага шөкер.Газ кергән, су кергән, пенсия килеп тора.. .Калхузлар беткәч, авылда эш калмады.Шунысы яман.Яшьләр башка җиргә эш эзләп китә.Безнең авылда әле чүтеки яшьләр бар- авыл бетмәй:мәктәп тә, балалар бакчасы да, медпункт  та бар.Башка авылларда  пучты да, медпункт та эшләмәй.Безнең Газинур бигрәкләр әйбәт, миһырбанлы. Барыбызны да карап, дәвалап тора:укылын да ясай, даруларын да алып кайта.Кирәк булса, районга бүлнискә үз машинасына утыртып илтеп куя,рәхмәт яугыры!

Рәсидә сөйләгәннәр Дамирә өчен яңалык иде.Авылдагы үзгәрешләрне Мәскәү пенсионеры каян белсен? Башка темалар икесенә дә уртак:ирләрен бакыйлыкка озатканнар, сагынып яшиләр;Мәскәүдә пенсия зуррак булса да,чыгымнары  да күбрәк:шәһәргә чыксаң, автобусына, метросына дөнья чаклы акча тотасың,шуңа күрә әлләни йөрмәскә тырышасың.Ике бүлмәле фатиры өчен түләргә пенсиянең яртысы китә.

 Ләкин боларның  берсе дә очрашу шатлыгын киметмәде, күңелләре шат, бер очрашу – бер гомер!Алар үз гомерләреннән бик канәгать.

                                                   ***             

              -  Әйдәгез ,    тыныч  чакта, ул – бу булганчы, мин сезне  зиратка алып барам,-дип кайтты Газинур.

      Зират капкасына  җиткәнче, машинасын алдарак туктатты. Кече капканы ачты.    Зиратта гына була  торган  дымсу һавада  куе булып мөтлек исе таралган. Кояш төшкән ачык урыннарда җир җиләге  кызарып пешкән.   Зәңгәргә буялган  чардуганнар   янына җиткәч, Газинур туктады.Калганнар да аның янына килеп бастылар.

        Монда  рәттән   иң якыннары  җирләнгән:   Гөлгенә , Ләйлебәдәр, Мөхәммәтнур,    Зифа ...Дамирә   тавышсыз гына елады, яшьләрен сөртеп, әрвахлар рухына догалар укыды.

      Иң кадерле кешеләренең мәңгелек йортларындагы  тынлыкны  бозарга  базмыйча,  йөрәк  түрләрендәге   кайнар ярату, сагыну  дулкынында  тынып калдылар...

                                      * * *         

          Кадерле кунаклары  хөрмәтенә Газинур  якын туганнарын   мәҗлескә  җыйды.  Чаллыдан  Рәүф  энесе кайтты, авыллардан  сеңлеләре ирләре ,балалары  белән килде , якын дусларын чакырдылар.  Мәҗлес  -   тәмледән – тәмле ашлар, нигъмәтләр  генә  түгел,  кадерле кешеләрең  белән  аралашу  бәхете.Зур  бүлмәдә  озын  өстәлләр   ризыклардан  сыгылып тора.Түшәмдә якты  люстралар  балкып яна.Хисләр тулышканда   күңелләр  җыр  тели. Газинур  баянын  алып, уйнап  җибәрде.Берәү дә кыстатып тормады,   Наилә  җыр  башлауга  кушылдылар.

                             Ишек алдында  йөримен ,

                             карлар яуса көримен  шул,

                              Карлар яуса көримен.

                             Синнән  башка  ямь  табалмый ,

                              җаным – бәгърем ,

                              Ямансулап  йөримен..

    Ләйлә  белән  Гөлгенә,   тыела алмыйча, көлеп  җибәрделәр! Аларның нигә көлгәненә төшенеп, башкалар да  көлә башладылар!  Тышта утыз градуслы  җылы  җәй, ә монда  кар көриләр!

           - Җыруның  җыртыгы  җук!- диде берсе.Газинур яңа көй башлады.

                           Болыннарда  йөрим сине уйлап,

                            Болыннарда  сагыш   онытыла.

                            Сайрый  тургай, моңланмаска куша,

                            Күңел сиңа гына ашкына.

                            Чәчәк  җыеп, чәчәк тотып,

                             Мин килермен каршыңа.

                             Хыялыңда йөрегән минут-

                             Бердәнбер тиң  яр  сиңа

          

            

                                             * * *

          Акхуҗада яшәүчеләр өйләренә  соң гына таралышкач, калганнар   өстәлләрне  җыештырып, савыт – сабаны  юып   урнаштырдылар. Залдагы утларны сүндереп, тәрәзәләрне киң итеп  ачып куйдылар. Авыл өстендә  күк гөмбәзе   һаман якты - әллә кичке шәфакь   сүнмәгән, әллә таң беленә  башлаган...Ишек алдындагы  карт өянкедә   чутылдап  былбыл сайрый... Тып – тын  калып тыңлый дөнья   - җил дә исми, бер тавыш  юк...

          - Оя  кордылар   бугай  өянкедә , һәр кич сайрый ,- дип пышылдады  Ләйлә.

           -Без аны кич саен тыңлыйбыз,- дип өстәде Гөлгенә.

Сандугачның     чутылдавы  Дамирәнең  күңелен  кузгатты, җанын  иркәләде, назлады , әйтеп – аңлатып бирә алмаслык   шатлыклы   хисләрдән  күңеле тулды,  елыйсы ,тыңлыйсы да тыңлыйсы килде...Бик күптәннән  ишеткәне  булмаган икән  былбыл сайравын...      

           -Сезнең  үзегезнең  өегез дә сандугач  оясыннан ким  түгел :  җырлы ,   моңлы!- диде Дамирә,  туганнарының тормышына сокланып.

 

 

                                              * * *

         Мәскәүлеләрне   булдыра  алганча   кунак иттеләр : көн саен  мунча яктылар ,  татар ашлары пешерделәр,  урманда  җиләк , мәтрүшкә  җыйдылар;  мәчеткә  бардылар.Китәр алдыннан  Газинур, зур  банкаларга тутырып,  туганнарына  күчтәнәчкә юкә балы  бирде.

          -И Газинур,  артык күп  булмыймы соң  бу?!- диде апасы, өч литрлы авыр банканы  кулына алгач.

          -  Әткәйдән калган умарталар  бит, әткәй күчтәнәче  дип ал !  Барыгызга да  өлеш чыгарырга  тырышам .  

           Бу  нигездә  һаман да  киткәннәрнең  мәрхәмәтле  рухы  яшәгәнен тойды Дамирә...

                                                 * * *

             

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: