30 октябрь 2019 яңалыклары
-
Ноябрь аена намаз вакытлары
Ноябрь аена намаз вакытлары.
-
Исерек хәлдә рульдә йөрсәң
Мөслим районы кешесе кабат исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән.
-
Егетләрне сынар чак...
1 октябрьдән республикада көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Унсигез яше тулган 200дән артык егетебез медицина комиссиясе тарафыннан тикшерү үтте. Бу көздә армия сафларына 25 егет алыныр, дип планлаштырыла. Беренче озату 24 октябрьдә булды. 12 егет Ерак Көнчыгыш, Оренбург, Саратов, Самара якларына җибәрелде.
-
Авылның аяклы тарихы
"Авылыбыз хәзинәсе, аяклы тарихы” диләр Тәзкирә апаны. Мәгариф ветераны, 40 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыткан райондашыбыз, РСФСРның атказанган укытучысы, җирлекнең хөрмәтле кешесе ул. Авылдагы бер генә чара да аннан башка узмый. Аның кул эшләре авыл музеенда, мәктәптә кадерле ядкәр булып саклана.
-
Иске Карамалы авыл җирлегендә күчмә семинар-киңәшмә үтте. Фоторепортаж
Анда район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашты.
-
31 октябрь көненә һава торышы
Юлларда урыны белән бозлавык.
-
Тынычланыр өчен дисбе тарт
Психологлар тынычлану өчен дисбе тартырга тәкъдим итә. Стресс ва-кытында, җепкә сәйлән бөртекләре тезеп, шуны уч төбеннән шудырырга кирәк.
-
Үз кешеләр
Инженер-механиклар – һәркайда үз кеше. Чөнки куллары алтын аларның. Мөслим мелиорациясендә баш инженер вазыйфасын башкаручы Радик Фәттаховны да оешмада “чын интеллектуал” диләр.
-
Айзирәдән –өчпочмак
Татар ашлары нигездә ит белән бәрәңгедән тора. Әби-бабаларыбыз элек- электән туклыклы һәм тәмле ашарга яраткан. Татар табынының визиткасы булган өчпочмакны кем генә яратмый икән?!
-
Игенченең җиңе сызганулы әле
“Август-Мөслим” агрофирмасы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның гектарыннан уртача 30 центнер уңыш алды быел. Уҗым культуралары уңышы тагын да югары – 37 центнер булды.
-
Ат яратучы Салават
Тат. Бүләр авылы егете Салават Салихов кечкенәдән атлар ярата. Аларны ничек тәрбияләгәнне, ничек үсүләрен күзәтеп үскән малайның атларга тартылуы юкка түгелдер.
-
Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары
Район үзәге халкы әйбәт юлларга тиенеп килә: асфальт түшәлгән урамнар һаман күбәя. Хуҗалыкларда да асфальт каплаган мәйдан сизелеп арта: менә әле бу көннәрдә дә “Алга” һәм ХХII партсъезд исемендәге колхозларның терлекчелек комплексларында, ашлык кабул итү пунктында кызу эш бара.