29 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Мөслимлеләрне зират өмәсенә чакыралар
30 сентябрь көнне Мөслим авылының яңа зиратында гомуми өмә оештырыла. Өмәгә үлән чапкыч, пычкы, балта, чалгы, тырма белән килү сорала. Өмә иртәнге 8 сәгатьтә башлана. Зиратака ашлык кабул итү предприятиесе яклап керергә кирәк. Барлык райондашларыбызны өмәгә көтеп калабыз, дип хәбәр итәләр чараны оештыручылар.
-
Мөслим табиблары белемен арттыра
Бу көннәрдә Мөслим үзәк хастаханәсенең актлар залында урта медицина хезмәткәрләренең укулары дәвам итә. Чираттагы атналык укуның темасы санитария нормаларын һәм кагыйдәләрен искә төшерү, алдагы Росздравнадзор һәм Роспотребнадзор тикшерүенең темасы белән танышу.