29 апрель 2019 яңалыклары
-
Чигү чиккән кеше бозымнан арына
Игътибар иткәнегез бардыр, кул эше белән утырган кешенең йөзенә ниндидер гаҗәеп рәхәтлек хисе чыккан була. Кемдер бәйли, кемдер чигә... Кайсы файдалырак икән соң боларның? Әйдәгез, бергәләп барлыйк әле.
-
“Безнең күңелләрдә син, Тукай!” исемле шигырь бәйрәме узды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Анда халык язучысы, прозаик Фоат Садриев, балалар шагыйре, А.Алиш, С.Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, мәктәп укучылары катнашты. Шигырь бәйрәмендә театральләштергән күренешләр белән бергә матур җырлар, аһәңле шигырьләр бик күп яңгырады.
-
ТӘМЛЕТАМАК. Фәния Хафизовадан шүкә балыгын кыздыру рецепты
"Балыкның файдалы ризык икәнен һәркем белә. Ә менә аны кыздыру һәм пешерүнең үз сере бар", - ди Баланлы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Хафизова. Ул бүген шүкә балыгын кыздыру серләре белән уртаклаша.
-
30 апрель көненә һава торышы
Урыны белән юеш кар,яңгыр көтелә.
-
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе “Бердәм Россия” праймеризында катнашачак
Татарстанда алдан тавыш бирү көне 26 майда узачак.
-
Бу көнне тарихта
Халыкара бию көне.
-
Цифрлы телевидениегә күчәбез
Цифрлы телевидение күпкә сыйфатлы: сурәте дә, тавышы да чиста. Телевизорны “Триколор” спутник антенналары яки IP-телевидение (“Летай”) аша карау, мәсәлән, – цифрлы телевидение мөмкинлекләре. 3 июньнән бөтен кешегә дә цифрлы телевидение карау мөмкинлеге тудырыла.
-
Язылып калыгыз!
2019 нчы елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына язылу бара.
-
Роструд кыска эш атнасы турында искә төшерә
1 майдан 5 майга кадәр Россия халкын озын ял көннәре көтә.
-
Йолдызнамә (29 - 5 май)
Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?
-
Казаннан – тун белән
Мөслим кызы Регина Шәйгәрданова анда конферансье номинациясендә җиңү яулады.
-
Уяу булыгыз!
Бу чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык һавада ризык әзерләү, урман-парк зоналарында һәм урман белән чиктәш территорияләрдә пиротехника куллану тыела.