28 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Колхоз урамын газификацияләү буенча киңәшмә узды
26 ноябрьдә Мөслим муниципаль районы Советының бинасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхметов һәм Мөслим авылы Колхозная урамы буенча яшәүчеләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Колхоз урамына Фонд газификация оешмасының коммерцияле лизинг программасы ярдәмендә газ кертү буенча сораулар каралды.
-
"Мизгел" яшьләр үзәге директоры Казанда семинарда булып кайтты
27 ноябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гараева "Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның төп күрсәткечләре һәм аларны муниципаль берәмлекләрдә куллану" темасына Казан шәһәрендә узган семинар эшчәнлегендә катнашты.
-
МТВ 27.11.2015
-
Һич ярамый "Әни" сүзен таптарга
27 ноябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге специалистлары " Очкын " активислар хәрәкәте белән берлектә 29 ноябрь - Бөтенроссия Әниләр көне уңаеннан акциягә чыктылар. Барлык узып баручы Әниләребезне киләчәк бәйрәм белән тәбрикләделәр, үз куллары белән ясалган чәчәкләр бәйләме бүләк иттеләр.