25 декабрь 2018 яңалыклары
-
КУКУРУЗ ОНЫННАН БЕЛЕН рецепты
Кукуруз онының файдасын барыбыз да беләбез. Ул пешекчеләр һәм кулинарлар тарафыннан гына түгел, диетологлар тарафыннан да мактала. Бүген искиткеч тәмле кукуруз коймаклары белән сыйлана аласыз.
-
Ярминкәгә килегез!
Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, агрофирмалар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк.
-
Эш графигы
Район үзәк хастаханәсендә табиблар һәм шәфкать туташлырыннан торган кизү тору графигы төзелде.
-
Үз-үзеңә стоматолог
Щетка кылларын бармаклар белән изгәләп йомшартыгыз. Һәм шул щетканы еш-еш суга манчып, теш уртларын йомшак кына массажлагыз. Әлеге массаж теш уртларын бик шәп чистартачак.
-
Гыйлем алыйк!
Дөреслектә тормыш ул – сынау мәйданы. Аллаһы Тәгалә безнең һәрберебездән шушы дөньялык тормышыбызда имтихан ала. Ничек яшибез? Нинди гамәлләр кылабыз? Үзара нинди мөнәсәбәт төзибез? Гаиләләребездә нинди хәлләр бар? Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне нинди максатларда кулланабыз? Раббыбызга шөкер-рәхмәт кылабызмы? Аның каршында тиешенчә гамәл-гыйбадәттәме яки гөнаһларга чумып яшибезме? Дөньялыкта тормышын Аллаһы Раббыбыз риза булырлык итеп, дөрес һәм хәерле алып барырга теләгән һәр кеше, әлбәттә, гыйлем алырга тиеш.
-
26 декабрь көненә һава торышы
Урыны белән кар, буран. Юлларда бозлавык.
-
Җиңүчебез билгеле булды
Бүләкне матбугат үзәгеннән килеп алыгыз.
-
WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты ачылышында Россия һәм чит илләрдән 500 артист катнашачак
Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында киләсе елның 22-27 августында узачак.
-
Чит илдә акчаң бармы?
ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе исегезгә төшерә: 2018 нче елның 1 мартыннан 2019 нчы елның 28 февраленә кадәр салым түләүчеләр үзләренең чит илдәге активлары һәм счетлары турында хәбәр итә ала.
-
Татарстаннан йөзләп бала Мәскәүдәге Президент чыршысына барачак
Илкүләм чыршы бәйрәмендә республика приютларында тәрбияләнүче балалар да катнаша.
-
Чәйләрегез тәмле булсын!
Урамнан туңып кергәч, салкын кышкы кичләрне тәмле чәйләр эчеп уздырыгыз. Кайнар чәй якыннарыгыз белән әңгәмәне тагын да җылы итәр. Ә без сезгә берничә хуш исле чәй төнәтү ысулын тәкъдим итәбез.
-
Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре артачак
Бу арту 1 гыйнвардан булачак. Пенсиянең артуы ел саен була торган индексация механизмы ярдәмендә үтәчәк.
-
Организмның киеренке хәленә каршы тору өчен 10 киңәш
Ни генә эшләсәгез дә, ашыкмый гына, җай гына эшләргә тырышыгыз. Ашыгу, кабалану үзе организмның киеренке хәлен тудыра.