23 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Музейда мәртәбәле кунак
22 сентябрьдә "Мөслим туган як музее"нда Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, икътисад фәннәре докторы, Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Вәлитов Марсель Галиәкбәр улы кунак булды. Ул музей экспозицияләре белән якыннан танышты, "Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә" дип исемләнгән филиалда булып, югары бәя бирде. Музейга үзенең шәхси дипломнарын, грамоталарын тапшырды.
-
Коррекция мәктәбендә 78 бала белем ала
Тойгелде коррекция мәктәбендә бүгенге көндә 78 бала белем һәм тәрбия ала. Биредә 19 укытучы һәм 9 тәрбияче эшли. Балаларны көнгә 5 тапкыр ашату каралган. Бирегә укучылар Яр Чаллы шәһәреннән, Сарман һәм Мөслим районнарыннан киләләр. Балаларның буш ваытларын файдалы итү максатында район үзәгендәге Туган якны өйрәнү музеена, 123 санлы янгын сүндерү...
-
«Татарстанның бадминтон өметләре» турнирынын 3-че этабында катнашу өчен, 21 нче сентябрь көнне спорт мәктәбендә яшьүсмерләр арасында сайлап алу ярышлары үтте
Ярыш ике категориядә 2005-2006 нчы һәм 2007 нче елгы һәм кечкенә балалар арасында уткәрелде. Бәйгедә 50 гә якын бала катнашты. 2007нче елгы һәм кечкенә кызлар арасында 1-нче урынны Динара Сыйтдикова, 2-нче урынны Диләрә Кәлимуллина яуладылар, 3-нче урынга Фатима Хәбибуллина һәм Тәнзилә Фәрхетдинова лаек булдылар. Егетләр арасында 1-нче урынны Ринас Ханов,...
-
МТВ 21.09.2016