Тойгелде авыл җирлеге ветераннары хөрмәтләнде
Тойгелде авыл җирлегендә бүгенге көндә 46 тыл һәм 1 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Матур традицияне дәвам итеп, бу атнада әлеге җирлектә гомер итүче ветераннарыбызга Җиңүнең 70 еллык юбилей медальләре тапшырылды.