Реклама
21 апрель 2015 яңалыклары
-
Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрнең сорауларына җавап бирде
Алдан хәбәр иткәнебезчә, 21 апрель көнне Мөслим радиосы туры эфирда гражданнардан сораулар кабул итте. Туры элемтәдә район башлыгы Рамил Муллин катнашты.
-
Исеменә - җисеме
Районда төзелеп килүче яңа балалар бакчасының исеме билгеле булды. Бакчага тәкъдим ителгән исемнәр шактый иде.140 урынга исәпләнгән балалар бакчасына исеме җисеменә туры килсен дип, "Күбәләк" исеме кушарга булдылар. Бу, үз чиратында, бакчаның эчке һәм тышкы эшләрен эшләгәндә, дизайнын ясаганда да, җиһазлар алганда да исәпкә алыначак.
-
Тагын бер юбилярыбыз район җитәкчелегенең тәбрикләвен кабул итте
Ташлыяр авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Зиннурова Нурлыхаят Хәмидулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы Рамил Муллин, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, Ташлыяр авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев, Ташлыяр авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Равил Минһаҗев барды. Нурлыхаят апага РФ Президенты В....
-
Ә син бурычыңны түләдеңме?
Районның суд приставлары хезмәте агымдагы елда гына да 1505 эш кузгаткан булган. 4 ай эчендә моңа кадәр кузгатылган 1139 эш төгәлләнгән. Суд приставлары кулында бүгенге көндә түләнмәгән штрафлар, алиментлар, кредитлар буенча барлыгы 2920 эш бар.
-
Сәләтлеләр арта арабызда
Сәләтле балалар үзәгендә шөгыльләнүче 8 класс укучысы Зөфәр Мөҗипов (гимназия), 11 класс егетләре Әхмәтхан Фәтхетдинов, Рушан Шәйхетдинов (лицей) "Татарстан эрудитлары - 2015" республика конкурсында катнаштылар. Җиденче ел рәттән үткәрелүче әлеге чарада шәһәр һәм районнардан барлыгы 250 бала килгән иде. Конкурсантлар 101 минут дәвамында төрле фәннәр буенча 101 сорауга язмача җавап...