25 август 2021 яңалыклары
-
Кабак турында
Кабактан салатлар ясарга, ботка, аш һәм икенче ашлар пешерергә мөмкин. Кабактан хәтта коймак, бәлеш һәм торт пешереп тә була. Аннан ясалган компот белән кесәл дә телне йотарлык. Шул ук вакытта мичтә пешерелгән кабак үзе генә дә бал яисә сироп белән ашарга бик тәмле десерт санала.
-
Кама елгасында көймәдә йөзеп киткән егетнең гәүдәсе табылган
Ике яшүсмер моторлы көймәгә утырып чыгып киткәннән соң югалганнар иде.
-
Хушлашу сүзе
Район Советы, Башкарма комитеты, ветераннар советы, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Мөслим-информ” филиалы, район җәмәгатьчелеге якташыбыз, хезмәт ветераны – элеккеге елларда район газетасы редакторы, ВЛКСМ райкомының беренче секретаре, КПСС райкомының икенче секретаре булып эшләгән Вәлитов Марсель Галиәкбәр улы вафат булу сәбәпле туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
-
"Наше время - Безнең заман» IX фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе башланды
«Наше время – Безнең заман» IX Республика эшче яшьләр телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды. 2021 елгы Фестиваль Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган. Гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
-
Халык җыеннары узды
Соңгы елларда бик күп эшләр эшләнде, үз җирлегегезгә хуҗа булып, шөкер итеп, булганнарны саклап калырга тырышыйк, барсы да бит үзебез өчен"- дип ассызыклап үтте район башлыгы Рамил Муллин.
-
26 август көненә һава торышы
Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.
-
Урманда йөрмәгез!
Чамадан тыш эссе һәм коры җәй нәтиҗәсе – Россиянең төрле регионнарында урманнар яна.
-
Владимир Путин: Бер тапкыр бирелә торган акча полиция хезмәткәрләренә һәм хәрби училище курсантларына кагылачак
«Бердәм Россия» программасы тормышка ашырырлык булды, ә кайбер күтәрелгән темалар буенча конкрет карарлар кабул ителде, дип белдерде Дәүләт Башлыгы Мәскәүдә партия съездының икенче этабы барышында пленар утырышта.
-
Фәридәдән – салат
Уңган хуҗабикәләр кышка әзерлек йөзеннән кайнатмалар, салатлар ясый. Помидор һәм болгар борычы быел мул уңыш бирде. Мөслимдә яшәүче Фәридә Ганиева әлеге төр яшелчәләрдән бик җайлы салат рецептын тәкъдим итә.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада ретро фотолар тәкъдим ителә.
-
Актаныш районында янгын вакытында үлгән кешеләрнең шәхесен ачыклыйлар
Актаныш районындагы Яңа Кормаш авылында янгын турында кичә 21.35 сәгатьтә коткаручыларга хәбәр итәләр.
-
Дарулармы, әллә акчамы?
Сәламәтлек мөмкинлекләре буенча федераль ташламалардан файдаланучылар 2021нче елның 1 октябренә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасының формасын сайларга тиеш.
-
Җирлекне төзекләндерү буенча Мөслим – үрнәк
20 август көнне Мөслимдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.