Татарстанда су белән тәэмин итүнең һәр бишенче җир асты чыганагы санитар таләпләргә туры килми, узган ел Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарында хәл начарланды, Менделеевск муниципалитетында уңайсызлыклар юк, Кайбыч һәм Чистай районнарында бераз яхшырак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведомство башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.