Укучыларыбыз яза. Әйдә, халык хезмәткә!
Төрле чаралар оештырып, халыкның бәйрәмен, ялын, буш вакытларын бик матур үткәрсәләр дә, мәдәният хезмәткәрләренең күңелен кем күрә икән? Көн кичкә авышып, эш һәм дөнья мәшәкатьләреннән талчыккан халык телевизор каршына урнашкан бермәлдә эшкә чыгып китүе, үз дөньясында гына кайнарга өйрәнеп килгән кешене мәдәнияткә, сәнгатькә тартуы җиңелме бүген?