6 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Якташыбыз Фирая Исламовадан күчтәнәч: "Ялгыз хатын" хикәясе
Беренче сентябрь - Корбан гаете. Зәбирә, балалар кайтыр дип, иртән иртүк торды, үзенчә әзерләнде. Кибеткә чыгып оныкларына күчтәнәчләр алып кайтты. Коймакларын да пешереп куйды, бәйрәм бит, таба исе чыгарырга кирәк. Тәрәзәдән күзен дә алмыйча, балаларын көтте ялгыз хатын. Үзе дә сизмәстән, уйлар диңгезенә чумды.
-
Крәш.Шуран авыл җирлегендә су линияләре яңартыла
Халыктан җыелучы үзара салым акчасы авыл җирлегендә яшәүчеләргә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Крәш.Шуран авыл җирлегендә быел 346 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган.
-
АЙСЫЛУ ЛЕРОН, ГҮЗӘЛЕМ, АЛСУ ФАЗЛЫЕВА: КИЛЕН КАЙНАНАСЫНА БУРЫЧЛЫМЫ?
Бу сорау һәр дәвердә каршылыклы фикерләр тудырган. "Әлбәттә, - дияр кайнаналар. - Без килен булган чакта, кайнаналарыбыздан иртәрәк торып, барлык эшләрне бетереп куя идек, самоварны кайнатырга куйгач кына, аларны уята идек".
-
Мөслимдә "Тоннель" операциясе узды
Республика күләмендә юлларда үткәрелүче "Тоннель" операциясенең чираттагысы Мөслимнең Урожайная урамында узды. Полиция ике сәгать дәвамында руль артындагыларның юл кагыйдәләре таләпләрен ничек үтәүләрен күзәтте.
-
ТР Конституциясе көне уңаеннан Тегермәнлектә яшәүче Гөлфия Мөхәммәтгәрәева фикере
- Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чарада республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов "Конституцияне белү һәм хөрмәт итү, аны гамәлгә ашыру дәүләт органнарының эше генә түгел, ә бөтен татарстанлының, киң җәмәгатьчелекнең эше һәм бурычы да", - диде. Бик дөрес сүзләр дә бит...
-
"Татавтодор"ның Мөслим участогы кышка әзерләнә
"Татавтадор" акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогыннан алынган мәгълүматлар буенча, бу көннәрдә җәмгыять эшчеләре кышкы чорда юлларны карауга әзерләнәләр.
-
ТР Конституциясенең төп нигезләре турында лекция укылды
Быел ТР Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулды. ТР Конституциясенең төп нигезләре турында халыкка аңлату, искәртү максатында бу көннәрдә республикабыз районнарында лекцияләр укыла. Мөслимдә республикабызның төп законнары турында ТР Конституцион суды судьясы Эльмира Мостафина сөйләде.
-
Мәлләтамак авылы мәчетендә җылы идән ясалды
Мәлләтамак авылы мәчетендә күләмле эшләр эшләнде. Мәчеткә экономияле яңа газ котелы куелды.
-
Михайловкадан Галина Светлякова Мөслим районы халкын бәйрәм белән котлый
- 6 ноябрь көнне без юбилей - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бу бәйрәм барыбыз өчен дә бердәмлек, тынычлык һәм үзара килешү символы булып тора.
-
Ит җитештерүдә кошчылар нәтиҗәле эшли
Район буенча ел башыннан 4700 тонна ит житештерелде.
-
Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинның ТР Конституциясе көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле мөслимлеләр, районыбыз кунаклары! Муниципаль район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас тәбриклим.