Мөслим-информ

16 октябрь 2017 яңалыклары

  • 16 октябрь 2017 - 18:35
    Мөслимдә хәйрия концерты үтте
    "Игелек уят!" волонтерлар төркеменең каты авыру белән көрәшүче Йолдыз Җәлиловага ярдәм йөзеннән оештырган акцияләренә райондашларыбыз да бердәм кушылды. 14 октябрь көнне район мәдәният йортында узган хәйрия концертында районыбыз үзешчәннәре белән бергә Казаннан кайткан артистлар да чыгыш ясады. Шул ук көнне Тат. Бүләр авылында Алия һәм Илнур Сәхбетдиновлар үзләренең иҗатташ дуслары...
    383
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 17:34
    Табиблар чәч буяуның яман шеш авыруы белән ни дәрәҗәдә бәйле булуын ачыклаган
    Чәчне елга алты тапкырдан да артыграк буяу күкрәктә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин, дип яза "Татар-информ". Чәчне елга алты тапкырдан да артык буяу күкрәктә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Лондон Princess Grace Hospital хастаханәсе профессоры Кефан Мокбел җиткергән, дип хәбәр итә "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы The...
    427
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 16:27
    "Мөслимлеләр" "Безнең заман" фестиваленнән җиңү белән кайтты
    Эшче яшьләрнең Яр Чаллы шәһәрендә узган "Безнең заман" ачык телевизион республика фестиваленең зона турында безнең районнан 14 үзешчәнне берләштергән команда катнашты. Ирек Салихҗанов җитәкчелегендәге "Ык буйлары" бию ансамбле, җырчы Гүзәл Галиева үз номинацияләрендә - беренче урынны, Илфират Зәйниев өченче урынны яулап, фестивальнең Казанда узачак финал турында катнашу хокукы алды.
    465
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 15:31
    Рөстәм Миңнеханов "Рубин" һәм "Ак Барс" командаларын җиңүләре белән котлады
    13 турдан соң "Рубин" исәбендә - 17 очко, 20 матч уздырган "Ак Барс" 43 очко туплады, дип яза "Татар-информ". Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан "Рубин" футбол клубын Россия чемпионатында Ростов-Донда "Ростов"ны җиңүе белән котлады. Котлау республика лидерының Instagram аккаунтында урнаштырылган. Рөстәм Миңнеханов шулай ук котлау сүзләрен Казанның "Ак Барс" хоккей...
    425
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 14:29
    Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесе үтәргә тиешле төп бурычларны искәртте
    "Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк", - диде Президент, дип яза "Татар-информ". Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясендә кунакта булды. Шул форсаттан файдаланып, бөтен республика халкына сәламен җиткерде. "Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән бүген сезнең белән аралашырга мөмкинлегебез бар. "Татар радиосы" белән...
    457
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 14:25
    Казанда шартлаткыч турында ялган хәбәрдән соң 89 мең кеше эвакуацияләнгән
    Террорчылык акты турындагы ялган хәбәр аркасында 200дән артык җинаять эше кузгатылган, дип яза "Татар-информ". Казанда шартлаткыч куелу турында ялган хәбәр аркасында 89 меңнән артык кеше эвакуацияләнде, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков шәһәр Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Шулай итеп, 16 сентябрьдә...
    424
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 13:29
    Мөслимдә яшелләндерү эшләре дәвам итә
    Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты Саба районында урнашкан махсус питомниктан чыршы һәм мамык чыгармый торган тополь үсентеләре алып кайтты. 510 данә үсенте Мөслим урамнарына һәм социаль объектлар территорияләренә утыртылачак.
    390
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 12:28
    Татарстанны томан каплаячак, күз күреме 500 метрдан артмаячак
    Һава торышы 17 октябрьдә төнлә һәм көндез начарая, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча Татарстанда 17 октябрьдә төнлә һәм көндез томан көтелә, күз күреме 500 метрдан артмаячак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә....
    399
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 11:31
    Мөслим волейболчылары мамадышлылар белән көч сынашачак
    12 октябрь көнне Мөслим районы спорт мәктәбенең волейбол буенча жыелма командасы Алексеевскийда узучы Татарстан Республикасы беренчелегендә ике уенда жиңү яулады. Мөслим командасы Мамадыш районы командасы белән ярымфиналга чыгу өчен көрәшәчәк. Команданың тренерлары - И. Кашапов, И. Мадяров
    393
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 10:41
    Дәүләт Думасына ришвәтчелек турында хәбәр итүчеләрне яклый торган канун проекты кертелде
    Документ Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан, дип яза "Татар-информ". Дәүләт Думасына ришвәтчелек турында хәбәр итүчеләрне яклый торган канун проекты кертелде. "Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына "Ришвәтчелеккә каршы көрәш турында"гы Федераль канунга ришвәтчелек буенча хокук бозулар турында хәбәр итүчеләрне яклау өлкәсендә канун проекты кертелде", - диелгән Министрлар Кабинеты сайтында басылган...
    404
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 09:50
    Мөслимдә ат чабышлары оештырылды
    "Нурлагаян" паркы янындагы ипподромда "көзге стартлар" исемле ат ярышлары үтте. Ярышларда барлыгы 14 ат: 7 юртак һәм 7 чабышкы катнашты. Бәйгегә Актаныш, Азнакай, Зәй районнарыннан да вәкилләр килгән иде. Ярышта катнашучыларны район башлыгы, ат спорты федерациясе җитәкчесе Рамил Муллин сәламләде. Ярышлар ике заездда узды. Җиңүчеләргә район яшьләр белән эшләү һәм...
    420
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 09:08
    Мөслимнең мәгариф ветераннары белән экскурсия оештырылды
    Район мәгариф бүлеге лаеклы ялда булган хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора. Шушы көннәрдә бертөркем мәгариф ветераннары белән очрашу үтте. Өченче ел рәттән үткәрелүче әлеге очрашуда лаеклы ялдагы булган мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, директорлар һәм укыту буенча директор урынбасарлары бар иде. Кунаклар Мөслим гимназиясендә, лицейда, Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәптә, мәктәптән тыш...
    384
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 08:01
    Атна башы яңгырлы булачак
    Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе атна башына һава торышының нинди булачагын җиткерде. Бүген, 16 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Минималь һава температурасы төнлә - +2..+7....
    377
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 07:07
    Ноябрьнең беренче атнасында өч ял көне көтә
    4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне шимбәгә - ял көненә туры килә һәм якындагы эш көне булган дүшәмбегә күчерелә, дип хәбәр итә "Татар-информ". Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә. Бу хакта Россия хезмәт һәм мәшгульлек буенча (Роструд) федераль хезмәтнең матбугат үзәге җиткерә. "4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне...
    387
    0
    0
  • 16 октябрь 2017 - 06:08
    Салым түләдегезме?
    Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе салым корреспонденциясен массакүләм басу һәм җибәрү "Налог-сервис" федераль казна учреждениесе һәм аның филиаллары аша башкарылуы хакында исегезгә төшерә. Шул сәбәпле салым кәгазьләре салынган конвертларда җибәрүче буларак нәкъ менә "Налог-сервис" ФКУ филиалы күрсәтелә, документта исә салымны исәпләгән салым инспекциясе координатлары языла....
    518
    0
    0
Реклама