Мөслим-информ

17 июль 2017 яңалыклары

  • 17 июль 2017 - 19:10
    Игътибар, ут булмый!
    Иртәгә, 18 нче июль көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 9 сәгать 30 минуттан 16 сәгатькә кадәр Тугаш, Креп Краснояр, Түбән Табын һәм Тегермәнлек авылларында ут булмаячак, дип хәбәр иттеләр район электр челтәрләреннән.
    370
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 18:01
    Бәрәңге җирләренә куркыныч авыру яный!
    Соңгы көннәрдә халыктан, бәрәңге яфракларының көрәнләнүе һәм каралуы, аннан соң куакның шиңүе һәм үлүе турында хәбәрләр һәм моңа бәйле сораулар еш килә. Бу сорауга ачыклык кертү өчен без «Россельхозцентр» ның Яңа Чишмә районы филиалы җитәкчесе Рафис Зиниятуллинга мөрәҗәгать иттек, дип яза район газетасы сайты.
    389
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 17:49
    Мөслим сабан туе БАТЫРЫ быел суыткыч отты (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ+ФОТО)
    Милли бәйрәмебез Сабантуйның күрке - көрәш. Әлеге ярыштан башка бәйрәмне күз алдына да китереп булмый. Көрәшне яратучылар бил алышу тәмамланмыйча мәйданнан китмиләр. Мөслимлеләргә дә хас бу гадәт. Көрәш барган урын тамашачыларның күп булуы һәм көч бирүче авазлар яңгыравы белән аерылып торды.
    540
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 16:28
    ТӘМЛЕТАМАК: Үзе гади, үзе тәмле
    Азнакайда яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан бутерброд рецептын тәкъдим итәбез. Иртәнге ашка "ә" дигәнче әзер булачак!
    428
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 15:06
    Мөслимгә яшенле яңгыр килә
    18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булырга мөмкин, дип яза "Татар-информ".
    405
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 13:37
    Свияжск шәһәрендә туристлар өчен үзәк ачылган
    На острове-граде Свияжск в Зеленодольском районе Татарстана в здании пожарного обоза XIX века открылись информационно-туристический центр и художественная галерея Свияжского музея-заповедника, сообщает ИА «Татар-информ». Первый Президент Татарстана, Государственный советник РТ Минтимер Шаймиев сегодня ознакомился с отреставрированными постройками, где поднялся на восстановленную каланчу и полюбовался панорамой острова-града. В свою очередь во...
    391
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 12:16
    Районда узган савымчылар бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр (ФОТО+ВИДЕО)
    Сабан туенда район хуҗалыклары арасында үткән машина белән сыер саву осталары бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.
    520
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 11:00
    "Сабантуйдан селфи" фотоконкурсының беренче катнашучысы - Лариса Гыйләҗева
    Матбугат үзәгенең "Сабантуйдан селфи" фотоконкурсына материаллар килә башлады. Беренче катнашучыбызы - Мөслимнән Лариса Гыйләҗева. Ул дус кызы Алия Зиннурова белән Мөслим сабан туенда төшкән селфи-фотосын юллаган. Уңышлар сезгә кызлар!
    426
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 10:57
    2022 елда Казан йөзү буенча Дөнья чемпионатының кыска суда йөзү ярышларын уздырачак
    Чемпионат мира по плаванию на короткой воде 2022 года пройдет в Казани. Международная федерация плавания (FINA) выбрала столицу Татарстана для проведения соревнований, пишет "Татар-информ".
    412
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 10:06
    Мөслим кыр батырларын хөрмәтләде (ФОТОЛАР)
    Мөслим сабан туена дәрәҗәле кунаклар, танылган якташларыбыз чакырулы иде. Алар арасында республика Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "ТНВ" телеканалы генераль директоры Илшат Әминев, "Ватаным Татарстан" газетасының махсус корреспонденты Рәшит Минһаҗев бар иде.
    413
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 09:51
    Мөслим мәктәптән тыш эшләр үзәге – республика буенча 5 урында
    Өстәмә белем бирү учрежденияләре конкурсында да Мөслим мәктәптән тыш эшләр үзәгенең рейтингы үскән. Төрле конкурслар, бәйгеләрдә алдынгы нәтиҗәләр, педагогик составның белем дәрәҗәсен күтәрү, әлеге үзәктә сәламәтлекләре чикләнгән затларга уңай мохит тудыру һ.б. критерийлар буенча мәктәптән тыш эшләр үзәге былтыр 21 урында булса, быел 5 урынга сикергән.
    398
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 08:48
    Яшьләр көнендә Мөслимдә велойөгереш һәм буяулар фестивале узачак
    29 июль көнне Мөслимдә Яшьләр көне узачак. Быел үзенчәлекле программа әзерләнгән. Иң элек, "Нурлыгаян" паркында Буяулар фествале (Фестиваль красок) узачак. Ул 18.00 сәгатьтә башлана. Соңыннан велойөгереш старт алачак. Анда катнашырга теләүчеләрне 18 сәгать 30 минутка "Мизгел" яшьләр үзәгенә җыелырга чакыралар. Велойөгерештә артислар да катнашачак. Яшьләр көне эстрада йолдызы Мөнир Рахмаевның...
    403
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 07:50
    2017 елда "Салават Күпере" торак комплексында 4709 фатир тапшырырга ниятлиләр
    В Татарстане планируется в 2017 году построить 14 тыс. 430 квартир. В столице республики запланировано сдать 4709 квартир в 15 домах «Салават Купере». Согласно очередности, на получение квартир претендуют 3170 человек. Жилья хватает для всех категорий граждан. Об этом заявил заместитель исполнительного директора Госжилфонда при президенте РТ Булат Гилманов, сообщает...
    389
    0
    0
  • 17 июль 2017 - 06:53
    "МӨСЛИМ Сабан туе - 2017" (ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Якшәмбе, 16 июль көнне Мөслимдә район сабан туе узды. Райондашларыбыз, якташларыбыз, кайткан кунаклар кичә "Нурлыгаян" паркына җыелып, күңел ачты. Иң элек, тамашачылар өчен районыбыз үзешчәннәре, мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш тәкъдим ителде. ИГЪТИБАРЫГЫЗГА ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ тәкъдим итәбез.
    393
    0
    0
Реклама
Реклама