Мөслим-информ

24 апрель 2017 яңалыклары

  • 24 апрель 2017 - 18:24
    Очты, очты, каргалар очты. Сыерчык урынына карга "сайравын" тыңлаучылар моң-зары
    Яз хәбәрчеләре - кара каргалар килгән! Быел беренче каргалар 28 февраль көнне күренде, дип яза безгә Вәрәшбаш авылыннан Миләүшә Хәсәнова.
    372
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 17:21
    Игътибар, ут булмый!
    Иртәгә, 25 апрель көнне, линияләрдә ремонт эшләре булу сәбәпле, 9 сәгать 390 минуттан 16 сәгатькә кадәр Элемтә авылының Кооператив урамы 1-27 йортларында ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
    253
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 16:50
    Фермерларга дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм турында беләсезме?
    Республика законнары нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт оештыру һәм финанс ярдәме күрсәтә. Быел да ТР Министрлар кабинеты карары белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга финанс ярдәм чараларын билгеләнде.
    354
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 15:15
    Район ветераннар советы юбилярларны тәбрикли
    Районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Салихов Галимҗан Салих улы (Ташлыяр) - 80 яшьлек, Хамматуллин Ирсал Сабир улы (Иске Вәрәш) - 75 яшьлек, Ибатуллина Фагыйлә Шәйхеләхмәт кызы (Нарат Асты), Саматова Зәмирә Мирзамөхәмәт кызы (Метрәй), Хәлиуллин Лотфулла Нурулла улы (Иске Карамалы), Нургалиева Илсөяр Таһир кызы (Тойгелде) - 65...
    273
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 14:09
    Талпаннар уянды. Ничек сакланырга?
    Узган ел талпаннар 15 апрельдә "уянган" булса, быел алар 3 көнгә иртәрәк активлашкан. Шуңа күрә дә белгечләр талпаннардан саклану чараларын исегезгә төшерә.
    369
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 13:47
    Синең улларың, Мөслим! "Асса" бию төркеме егетләре - Габидуллиннар белән танышыгыз
    Мөслимнең "Асса" бию төркеме бик күп бәйгеләрнең җиңүчесе. Бүгенге көндә ансамбльне Алмаз һәм Рөстәм Габидуллиннар җитәкли. "Ык буе" җыр һәм бию ансамбленең бию группасы солистлары да әлеге егетләр. Түгәрәктә 11-12 яшьлек 26 бала йөри. Авар, татар халык биюләре, стильләштерелгән биюләр башкаручы егет-кызлар тамашачыларыбыз ихтирамын да, мәхәббәтен дә яулап өлгерде.
    320
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 12:41
    Мөслим хуҗалыкларындңа агрохимик тикшерүләр бара
    Мөслим районы авыл хуҗалыгы җирләрендә барлыгы 72073 гектарда агрохимик тикшерүләр үткәрелгән. Шуларның 31904 га ачы җирләр, барлык тикшерелгән җирләрнең 44,3% тәшкил итә. 2015 елда 33231 гектар, 2016 елда 3896 гектар авыл хуҗалыгы җирләре тикшерелгән.
    307
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 11:40
    25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелде
    Бу чорда коры үлән һәм чүп яндыру, ачык утта (учак, мангал) азык әзерләү, урман янгыннары куркынычы бклган авылларда, урман янындагы бакчачылык, дача берләшмәләрендә, сәламәтләндерү оешмаларында 1-3 класс куркынычлы пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.
    304
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 10:32
    Казан шәһәренең Третьяков галереясы "Гений века" күргәзмәсен тәкъдим итәчәк
    29 апреля Государственная Третьяковская галерея с Государственным музеем изобразительных искусств Республики Татарстан представляют выставку «Гений века». Из Третьяковской галереи в Казань приехало более 80 экспонатов - это семьдесят три живописных и восемь скульптурных произведений, сообщает ИА «Татар-информ».
    325
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 09:23
    Мөслим шахматчылары Актанышта узган ярышта 4 урынны алды
    22-23 нче апрель көннәрендә Актаныш районында халыкара класслы мастер, авыл районнарында шахматны оештыручы һәм пропаганда алып баручы Мөхәмәтҗанов Н.М. истәлегенә Татарстан чемпионаты үтте.
    376
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 08:19
    Карамалылар "Мәрхәмәтле Татарстан" атналыгына старт бирде
    "Мәрхәмәтле Татарстан" атналыгы кысаларында Иске Карамалы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен "Шаян туп" исемле чара уздырды. Биредә бары тик туп белән генә уйнала торган уеннар өйрәнелде һәм уйналды, дип хәбәр итәләр безгә Иске Карамалы авыл җирлегеннән.
    352
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 07:14
    Район җитәкчелеге "Намус" агрофирмасында эш торышы белән танышты
    Бүген район башлыгы Рамил Муллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Хуҗин "Намус" агрофирмасының "Михайловка" бүлекчәсендә агрофирма җитәкчелеге, белгечләре һәм механизаторлар белән очрашты.
    292
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 06:10
    Миргарифан Ханнанов "Балкыш" фестивалендә катнашты
    Татарстан Дәүләт филармониясенең концертлар залында республика ветераннар ( пенсионерлар )оешмасы төзелүнең 30 еллыгы уңаеннан үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның "Балкыш" фестивале гала концерты үтте. Анда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргарифан Ханнанов чыгыш ясады. Казанлылар райондашыбызның чыгышын көчле алкышларга күмде.
    373
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 05:46
    Бәрәңгенең кайсы сорты мул уңыш бирә? (һәвәскәр бакчачы киңәшләре)
    Быел нинди бәрәңге утыртырга уйлыйсыз? Яңарак сортны сынап карыйсыгыз килмиме? "Интертат.ру" электрон газетасы һәвәскәр бакчачы Нияз Сабирҗановның мул уңыш бирә торган бәрәңге сортлары турындагы язмасын тәкъдим итә. Нияз, яшь кенә булса да, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында бик оста бакчачы буларак танылган. Олы Мәңгәрдә ел саен бәрәңгенең унга якын сортын...
    318
    0
    0
  • 24 апрель 2017 - 04:06
    Мөслим яшьләре Бөек Җиңү көне уңаеннан акция игълан итте
    Мөслим яшьләре быел да үзенчәлекле акциягә старт бирде. 9 май - Бөек Җиңү көне уңаеннан "Форпост" яшьләр берләшмәсе "Җиңү өчен бабама рәхмәт - истәлеккә фото" акциясен башлап җибәрде. Төп шарт - махсус плакат янына басып фотога төшү һәм өч кешене шушы акциядә катнашырга чакыру.
    300
    0
    0
Реклама
Реклама