15 апрель 2017 яңалыклары
-
15 апрель 2017 - 18:05Спектакль карарга килегез!Район мәдәният йорты каршында оешкан халык театры мөслимлеләр игътибарына тагын бер спектакльне сәхнәгә куя. Алар Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" комедиясен сәхнәләштерәчәк. Тамаша 20 апрель көнне район мәдәният йортында булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
-
15 апрель 2017 - 17:57Баланлыда Лилия Садриевага багышланган кичә үттеБаланлы авылы китапханәсендә якташ шагыйрәбез Лилия Садриевага 55 яшь тулу уңаеннан түгәрәк өстәлгә җыйналдылар. Шагыйрәнең тормыш юлы ,балачагы белән танышып үттеләр. Авылдашы Илхамия апа истәлекләре белән бүлеште.
-
15 апрель 2017 - 16:53Мөслимдә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр арта13 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә чакыручылар белән очрашу утте. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре булачак ил сакчыларын армия узенчәлекләре белән таныштырды. Әлеге очрашуда шулай ук контракт буенча хезмәт итергә теләуче егетләр дә катнашты.
-
15 апрель 2017 - 15:49Мөслимдә төзеләчәк патологоанатомия бүлегенә нигез салына12-13 апрель көнне Мөслим район үзәк хастаханәсе территориясендә АО "Азнакай Нефтемаш заводы" АҖ эшчелэре патологоанатомия бүлеге өчен субайлар урнаштырдылар.
-
15 апрель 2017 - 13:31Шуганкалылар космоска очарга әзерләнәШуганка авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә Косманавтика көненә карата әдәби кичә үткәрделәр. Әлеге чарада Юрий Гагаринның тормышы, эшчәнлеге белән таныштырылды. "Син космосны беләсеңме ?" темасына сорау-җаваплар әйтелде. Рәсем конкурсы үткәрелде, кичә ахырында җиңучеләр бүләкләнде.
-
15 апрель 2017 - 12:28Мөслимнең "Ак калфаг"ы бөтендөнья форумында тәҗрибә уртаклашты13-15 апрель көннәрендә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтте. Анда Татарстан районнарыннан, Россиянең 67 төбәгеннән, ерак һәм якын 15 чит илдән 400 ләп делегат катнашты.Безнең районның делегаты булып форумда "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Тимергалиева...
-
15 апрель 2017 - 11:25Фермерлар арасында конкурс игълан ителәТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуны уздыру турында конкурс игълан итте. Документлар һәм гаризалар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан 2017 елның 12 апреленнән 11 маена кадәр түбәндәге адрес...
-
15 апрель 2017 - 10:17"Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсының икенче этабы бара"Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсы дәвам итә. Бүгенге көндә Мөслимнең 16 волонтер командасы катнашу теләген белдергән. Конкурс 4 этапта уза. Шуларның беренчесе төгәлләнеп, хәзер конкурсантлар "Язгы игелек атнасы" исеме астында акцияләр оештыра. Соңгы этап 20 майда тәмамлана.
-
15 апрель 2017 - 09:12Организмдагы яшерен вируслар турында нәрсә белергә кирәк?Галимнәрнең әйтүенә караганда, кеше организмында йөзләгән төр вирус һәм аннан да күбрәк паразитлар - гөмбәчекләр, суалчаннар "йокымсырап" ята. Чир эләктердең исә, алар шундук хәрәкәткә килә, сәламәтлеккә зыян салу өчен барысын да эшли. Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары да, диабет, инсульт, артрит, склероз, псориаз авыруларының "уянуына" сәбәпче булып тора. Күп очракта...
-
15 апрель 2017 - 08:15Мари халкы Күгечене каршы алдыМари халкының Кугече бәйрәме - язгы календарь циклының төп бәйрәме. Ул пәнҗешәмбе көнне (Уярня (Масленица) бәйрәменнән соң җиде атна үткәч) билгеләп үтелә. Кугече - яз бәйрәме, җиргә - уңдырышлылык көче, хуҗалыкларга - муллык, гаиләләргә сәламәтлек иңү чоры. Бәйрәмгә дүрт көн кала өй-кер юабыз. Һәр җирдә чисталык һәм тәртип булдырабыз. Элеккеге...
-
15 апрель 2017 - 07:10Апрель аеның кайсы көннәре сәламәтлеккә йогынты ясарга мөмкин?Апрельдә магнит давыллары 8.04-22-24 сәг. 9.04-20-22 сәг. 10.04-19-21 сәг. 11.04-20-22 сәг. 14.04-19-21 сәг. 17.04-8-10 сәг. 20.04-10-12 сәг. 22.04-10-12 сәг. 26.04-12-14 сәгатьләрдә булырга мөмкин, дип фаразлый белгечләр. Бу көннәрдә үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игъбарлырак булыгыз.
-
15 апрель 2017 - 06:07Синең кызларың, Мөслим! (Шагыйрә Лилия Садриева турында)Адәм баласының мәңге күңеленә уелган, мәңге җуелмас истәлекләре балачагында каладыр. Безнең балачак ишле гаиләдә, пар канатлар ышыгында үтте. Гаиләдә без 7 бала үстек. Барыбыз бергә - ун җан. Әнкәебез, балачагыннан ук ятим калып, зур кыенлыклар күреп үскән, олуг илаһи зат, авыл халкына яктылык, белем нуры сибүче, бик тә сабыр, гыйлемле...
-
15 апрель 2017 - 04:59Хуҗалыклар булачак уңыш җирләрен ашлама белән баета"Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында көзге культуралар 2939 гектар мәйдан били. Кардан ачылган участокларда уҗымның яхшы кышлавы күренә. Бүген агрофирманың "Авангард" бүлекчәсендә 516 гектарда үстерелгән уҗым басуларын тукландыру башланды. Тәҗрибәле механизатор Илдар Шәйгәрдәнов "Роса" агрегаты белән кырга аммиак селитрасы кертә. - Азотлы ашламаны һәр гектарга 1 центнер исәбеннән кертәбез. Бу...
-
15 апрель 2017 - 03:56Гимназиядә барган ремонт эшләреннән фотоларМөслим гимназиясендә капиталь ремонт бара. Бу көннәрдә мәктәпнең тәрәзәләрен алыштыру эше бара. Кичә 4 б сыйныфына пластик тәрәзәләр куелды.