25 февраль 2017 яңалыклары
-
25 февраль 2017 - 15:12"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы катнашучысы - Марат Сөләйманов"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Марат Сөләйманов. 1996 елгы Мөслим егете бүген Наро-Фоминск шәһәрендә хезмәт итә. Марат хәрби хезмәткә 2016 елның 1 июнендә алынган. Тавыш бирергә онытмагыз!
-
25 февраль 2017 - 13:24БУЛГАННАН БАР ДА БУЛА (Нияз Авзаловның 50 яшьлек юбилеена багышлана)Таләпчән, кешелекле, ярдәмчел. Нияз Авзалов белән аралашкан һәркем - сыйныфташымы ул аның, хезмәттәшеме, кул астында эшләүчеме - аның турында шундый фикердә. Исеме дә җисемгә тиң. Нияз гарәпчәдән "бүләк", "рәхәт", "бәхет", "рәхмәт" мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Беренче карашка яшьтәшләреннән берни белән аерылмый ул. Гади авыл егете. Гаиләдә олы бала буларак, кечкенәдән кул...
-
25 февраль 2017 - 11:51Салават Галиев - конкурсыбызның 24нче катнашучысыЯңа Сәет авылы егете Салават Галиев Санкт-Петербург шәһәре яр буе сагы хәрби частендә хезмәт итә. Туган ягына Салават 11 майда кайтырга чыга.
-
25 февраль 2017 - 09:27Симәк авыл җирлегенең смотр концерты (ФОТОЛАР)24 февраль көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Симәк авыл җирлегенең смотр концерты узды. Симәклеләрнең җыр-биюләре мөслимлеләргә чын мәгънәсендә бәйрәм бүләге булды.
-
25 февраль 2017 - 09:03"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы катнашучысы - Динар НизамовТашлыяр авылы егете Динар Низамов бүген Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан хәрби частьтә хезмәт итә. 2016 елның 7 декабрендә армия сафларына алынгар егет бүген якыннарын яхшы хезмәте белән сөендерә.
-
25 февраль 2017 - 07:09Нияз Авзалов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде"Строймелиосервис" җәмгыяте директоры, "Авзалов" фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нияз Гаяз улы Авзалов авыл хуҗалыгында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы һәм "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Нияз Гаязовичның юбилеена килгән "Татмелиорация" траст компаниясе җитәкчесе Әнвәр Залаков үз...
-
25 февраль 2017 - 06:25"Солдатта булган диләр..." фотоконкурсы катнашучысы - Ринат ИсламовЧираттагы катнашучыбыз - Ринат Исламов. Әлеге актив егетне Мөслимдә белмәгән кеше юктыр. Бүген Ринат солдат хезмәтен башкара. Уңышлар сиңа, Ринат. Син булдырасың!
-
25 февраль 2017 - 05:17Радий Җәлилов өчен тавыш бирәсезме?Сеаастопольдә хезмәт итә, тырыш, тыңлаучан солдат, әти-әнисенеө горурлыгы, районыбызның үрнәк егете кем ул? Радий Җәлилов - фотоконкурс катнашучысы.
-
25 февраль 2017 - 04:36Солдат Айдар Гыйздәтов Бурятиядә хезмәт итәАйдар Гыйдәтов намуслы, тырыш хезмәте белән мактаулы. Бурятия республикасының Улан-Удэ шәһәрендә урнашкан хәрби частьтә Айдар 29 ноябрьдән бирле солдат вазыйфаларын үти. Исән-имин әйләнеп кайт, солдат.
-
25 февраль 2017 - 04:12"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы катнашучысы - Айназ МөхәммәтҗановАйназ Мөхәммәтҗанов - Мөслим егете. Хәрби бурысын 2016 елның 28 июненнәр бирле үти. Фотоконкурста әлеге егетебез күпме тавыш җыяр икән?
-
25 февраль 2017 - 03:08Фотоконкурс катнашучысы - Динар ГазымовЧираттагы катнашучы - Динар Газымов. 16 июньдә армия сафларына озатылган. Әти-әниләрп улларының кайтуын зарыгып көтеп ала.
-
25 февраль 2017 - 02:05Равил Хәмитов фотоконкурста җиңү яулармы?"Солдатта булган диләр!" конкурсына фотолар кабул итү төгәлләнде. Бүгеннән конкурсантлар өчен тавыш бирү башлана. Равил Хәмитов өчен кемнәр тавыш бирер икән? Равил бүген Омскида хезмәт итә. Хәрби бурычын 27 июньдә тәмамлаячак.