Мөслим-информ

19 февраль 2017 яңалыклары

  • 19 февраль 2017 - 15:20
    Район мөхтәсибәте спортчыларының медальләре бүген тагын бергә артты
    Районда кышкы спартакиада кысаларында спорт уеннары дәвам итә. Оешма-предприятиеләр арасында узучы уенда дин әһелләреннән торган мәчет командасы бүген матур уен күрсәтте һәм кул көрәшендә катнашып, 12 оешма арасыннан 4 нче урынны алды.
    286
    0
    0
  • 19 февраль 2017 - 13:16
    Район хакимиятендә - иң яхшы бадминтончылар, үзәк хастаханәдә иң оста кул көрәштерүчеләр эшли
    Мөслимлеләр инде берничә атна рәттән спорт корылмаларыннан кайтып керми. Күп кенә оешма-предприятие командалары эш сәгатеннән соңгы вакытны да спорт залларында шөгыльләнеп уздыра. Спорт белән бу дәрәҗәдә дус булуның нәтиҗәсе сөендерә. Кайсы гына спорт төрен алма, райондашларыбыз барысын зур теләк һәм активлык белән җиңеп чыга. Бу атнада, мәсәлән, оешма-предприятие спорт сөючеләре...
    280
    0
    0
  • 19 февраль 2017 - 11:15
    Аграр көллият студентлары республика командасы составында WorldSkillsта катнашачак
    ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов фәрманы белән Сарман аогаг көллиятенең Мөслим филиалы укучылары Рәмис Ханов һәм Илдар Дәүләтшин ТР командасы составына кертелделәр. Дүшәмбедән алып алар WorldSkills кысаларында Россия беренчелегендә катнашырга әзерләнә башлыйлар.
    271
    0
    0
  • 19 февраль 2017 - 10:06
    Татарстанга аномаль җылы һава торышы килә
    Татарстан синоптиклары 18-22 февральдә һава шартларының начарлануын һәм аномаль җылы һава торышы булачагын кисәтә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бу көннәрдә республика территориясендә һава торышы атлантик циклон тәэсирендә булачагын җиткерә. Урыны белән юеш кар, буран, шуның аркасында күз күременең кимүе, һава температурасы түбәнәйгәндә юлларда көчле бозлавык булуы көтелә....
    315
    0
    0
  • 19 февраль 2017 - 08:56
    Алдагы атнада Олы Чакмак һәм Симәк авыллары концертка чакыра
    Авыл җирлекләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Яшьнәп яшә, җырлы халкым" район смотр конкурсы дәвам итә. Киләсе атнада да Мөслим сәхнәсендә концерт программалары күрсәтеләчәк. 21 февральдә - Олы Чакмак, 24е - Симәк авыл җирлеге үзешчәннәре сәхнә тотачак.
    313
    0
    0
  • 19 февраль 2017 - 07:15
    Мөслим кибетләрен баскан каракны кулга алганнар
    Хәбәр иткәнебезчә, бу атнада район үзәгенең берничә кибетенә караклар хөҗүм иткән иде. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ике кибеттә дә шул ук бер кеше караклык кылган. Бүгенге көндә әлеге райондашыбыз кулга алынган. Суд тикшерүе бара. Карак әле күптән түгел генә төрмәдән чыккан булган.
    279
    0
    0
  • 19 февраль 2017 - 07:06
    Игътибар, ФОТОКОНКУРС: "Солдатта булган диләр!"
    Мөслим матбугат үзәге 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан фотоконкурс игълан итә. Конкурста катнашу өчен бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче якыннарыгызның фотосын электрон почтабызга җибәрүегез кирәк. Конкурс шартлары буенча хәзерге вакытта хәрби бурычын үтәүче улыгыз, абыегыз, туганыгыз яки дустыгызның фотосы белән бергә исем-фамилиясе, хезмәт итү урыны, армия сафларына...
    564
    0
    0
  • 19 февраль 2017 - 06:17
    Мөслим укытучылары республика спартакиадасында 3 урынны алды
    18 февральдә Актаныш районының «Актаныш» спорт комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы финалы старт алды. Спартакиадада мең ярымлап кеше - 45 муниципаль районнан укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре һәм идарә җитәкчеләре, шулай ук мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Алар чаңгы эстафетасы, тимераякта узышу (шорт-трек), хоккей, волейбол, өстәл теннисы, аркан...
    311
    0
    0
  • 19 февраль 2017 - 05:58
    Вәрәшбаш зонасында узган спартакиадада Мәлләтамак авыл җирлеге җиңде
    18 февраль көнне авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиада уеннары старт алды. Зоналарга бүленеп, Вәрәшбаш зонасында узган ярышта Вәрәшбаш, Крәш. Шуран, Мәлләтамак һәм Симәк җирлекләре командалары уйнады. Чаңгыда катнаш эстафета, шахмат, шашка, армспорт һәм волейбол буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында - Мәлләтамак, 2 урында - Вәрәшбаш, 3 урында - Симәк...
    285
    0
    0
Реклама
Реклама