Мөслим-информ

10 февраль 2017 яңалыклары

  • 10 февраль 2017 - 15:29
    Мөслим кызы Мәликә Талыйпова – Халыкара конкурс җиңүчесе
    ."Ак карга-2016" өченче халыкара күргәзмә-конкурска йомгак ясалды. Балаларның иҗат эшләре буенча узган әлеге бәйге "Балалар тормышны ясый" девизы астында үтте. Жюри әгъзалары барлыгы 1018 эш караса, күргәзмәгә яшь рәссамнарның 100дән артык эше тәкъдим ителде. Алар арасында кечкенә райондашыбызның эше дә булуы сөендерә. Лицейның беренче сыйныф укучысы Мәликә Талипова бу бәйгедә...
    451
    0
    0
  • 10 февраль 2017 - 14:50
    МТВ 10.02.2017
    557
    0
    0
  • 10 февраль 2017 - 13:45
    Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә ремонттан соң видеокүзәтү урнаштырылачак
    Җирлегебездә капиталь ремонт эшләре ныклы адымнар белән бара. Бүген төзүчеләр җиң сызганып "Ләйсән" балалар бакчасында һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге бинасында ремонт эше алып бара. Үзәктә шактый эш башкарылды - бүлмә аралары, идәннәр демонтажланды, тәрәзәләр куела, идәнгә бетон җәелә, стеналар гипсокартон белән эшләнеп килә.
    393
    0
    0
  • 10 февраль 2017 - 12:40
    Районда социаль ярдәм күрсәтүнең торышы ничек?
    Район хакимиятенең актлар залында узган ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының район бүлеге оешмалары коллективларының хисап җыелышында шушы сорауларга җавап эзләнде. Җыелышта муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, министрлык буйсынуындагы бүлек мөдирләре, социаль хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр катнашты.
    700
    0
    0
  • 10 февраль 2017 - 10:17
    Лицейдан Рәвилә Закирова – "Искиткеч әйдаман" конкурсы җиңүчесе
    Гимназия базасында "Искиткеч әйдаман - 2017" конкурсының муниципаль туры узды. Бәйгедә район мәктәпләреннән 14 әйдаман көч сынашты. Беренче урыны Мөслим лицееннан Рәвилә Закирова яулады.
    461
    0
    0
  • 10 февраль 2017 - 09:13
    Лицей укучылары өлкәннәргә ярдәм күрсәтә
    Мөслим лицее өлкәннәргә даими ярдәм итә. Шушы көннәрдә технология укытучысы Касыйм Әмиров җитәкчелегендә 6Б сыйныфы укучылары пенсиядәге укытучы, тыл һәм хезмәт ветераны Әнвәрә Сабировага барып ярдәм итеп кайттылар. Карлар көрәделәр, юллар ясадылар. Әнвәрә Сабировна балаларга һәм Касыйм Зәкиевичка зур рәхмәтләрен белдерде.
    457
    0
    0
  • 10 февраль 2017 - 08:06
    Агымдагы елда туган балаларга ТР Президенты исеменнән котлау папкалары тапшырылачак
    ЗАГС хезмәте оешуга быел 100 ел тула. Юбилей датасы уңаеннан республика шәһәр һәм районнарында, шул исәптән Мөслимдә дә төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Юбилей елында туган балаларга исә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән адреслы котлау папкалары тапшырылачак.
    425
    0
    0
  • 10 февраль 2017 - 06:04
    Районда 173 баланы 76 гаилә тәрбиягә алган
    Районда 28 бала якын туганнарына опекага бирелгән, 173 баланы 76 гаилә тәрбиягә алган (аларның 27 се - инвалид), 44 бала уллыкка алынган. Әлеге гаиләләр балаларга тиешле тәрбия бирергә сәләтле, балалар кайгырту күреп, гаилә җылысын тоеп үсә.
    439
    0
    0
  • 10 февраль 2017 - 05:44
    Яшьләр хисап тотты
    Бүген яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган оешмалар еллык эшчәнлекләре буенча хисап тотты. Утырышта район башлыгы Рамил Муллин, башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Хамматов, спорт төрләре буенча федерация җитәкчеләре, спорт ветераннары катнашты.
    501
    0
    0
  • 10 февраль 2017 - 05:18
    Имамнар киңәште
    Чәршәмбе көнне район Советы бинасында имам-хатыйплар белән очрашу узды. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы аксакаллар шурасы рәисе, ТР мөфтияте киңәшчесе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты. Сүз дини кануннар, зиратларны чистарту-төзекләндерү, мәчет биләгән җир территорияләрен рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр хакында барды.
    583
    0
    0
Реклама
Реклама