Мөслим-информ

12 декабрь 2016 яңалыклары

  • 12 декабрь 2016 - 18:20
    Олы Чакмакта янгын булган
    Ел башыннан җирлегебездә 14 янгын очрагы теркәлде. Соңгысы аның 15 ноябрь көнне Олы Чакмак авылында булды. Авылның буш торган ашлык склады янды. Янгын ут төртү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Янгын хезмәткәрләренең вакытында килеп җитүе бинаны янып китүдән саклап кала.
    272
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 16:03
    Метрәйнең яңа паркында ярминкә булачак
    17 декабрь көнне Метрәй авылының Мирзанур паркында ярминкә оештырылачак. Сатуда авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә. Шулай ук үзегездә җитештерелгән продукцияне дә сату мөмкинлеге булачак.
    416
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 14:51
    Каенсаз авылында ФАП ачылачак
    Соңгы елларда Мөслим районы авылларында 6 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Тагын берсе шушы көннәрдә Каенсаз авылында ачылыр дип көтелә.
    413
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 12:48
    Исрек машина йөртүчене 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр
    Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Ел башыннан ДАИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 99 райондашыбызны тоткарлады, шуларның берсе - исерек килеш кабаттан рульгә утыручы.
    309
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 10:44
    Якшәмбе көнне Мөслимдә юл-транспорт һәлакәте булган
    Һава торышына бәйле рәвештә юлларда бозлавык саклана. Декабрь аенда гына җирлегебездә 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
    268
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 09:42
    Аграр көллият студентлары эшмәкәр булырга әзерләнә
    Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы студентлары белән очрашу үтте. Очрашуда Түбән Кама территориаль органының дәүләт алкоголь инспекциясе өлкән инспекторы Назиф Гыйзетдинов катнашты.
    253
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 08:37
    "Новый путь" бүлекчәсе ашлык кабул итү предприятиесенә составына күчерелде
    «Органик групп» җәмгыятенең "Новый путь" бүлекчәсе үзгәреш кичерә. Әлеге бүлекчә ноябрь аенда ашлык кабул итү предприятиесе составына тапшырылган. Бүгенге көндә хуҗалыкта меңгә якын мөгезле эре терлек исәпләнә. 311 савым сыерлар, 122 баш тана, 500 дән артык бозаулар бар.
    278
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 06:27
    Мөслимлеләр мөмкинлекләре чикле райондашларына акчалата ярдәм күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    9 декабрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында ""Без бергә" исемле хәйрия марафоны үтте. Акциядә район җитәкчелеге, оешма - предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм аерым гражданнар катнашты.
    262
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 04:22
    Инвалидлар ункөнлеге тәмамланды (НӘТИҖӘЛӘР)
    Инвалидлар ункөнлеге быел да төрле чараларга бай булды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбыз, авырлыкларга бирешмичә, актив, сәламәт тормыш алып баралар. Декадага старт биргән инвалидлар спартакиадасы - моның ачык мисалы. Дартс, шашка, шахмат, урыннан ераклыкка сикерү, күңелле стартлар кебек бәйгеләрдә егермедән артык райондашыбыз катнашты, һәр төр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә яшьләр...
    512
    0
    0
  • 12 декабрь 2016 - 02:47
    12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә
    1993 нче елның 12 декабрендә тарихи күтәрелеш чорында күпмилләтле Ватаныбыз Төп законга ия булды. Россия Федерациясе Конституциясе Кешене, аның хокукларын һәм ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Яңа хокукый системага нигез салды, илнең сәяси һәм икътисадый корылыш нигезләрен билгеләде. Социаль дәүләт төзү, чын федерализмның һәм җирле үзидарәнең үсеш юлларын...
    545
    0
    0
Реклама
Реклама