29 ноябрь 2016 яңалыклары
-
29 ноябрь 2016 - 16:19Ноябрьдә 9 райондашыбыз исрек хәлдә руль артында тоткарланганРайон юл хрәкәте иминлеген дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълуматлар буенча, ноябрь аенда, юл йөрү кагыйдәләрен бозган 252 машина йөртүчегә карата административ беркетмә төзелгән.
-
29 ноябрь 2016 - 14:10Тат. Бүләр мәктәбе укучылары район үзәгендә экскурсиядә булганНәни райондашларыбыз әледән әле Матбугат үзәгенә үзләренең күңелле сәяхәтләре турында язмалар юллый. Соңгы вакытта район үзәгенең зур үзгәреш кичерүен исәпкә алганда, авыл җирлекләрендә яшәүче егет-кызлар өчен Мөслимнең яңарган урыннары буйлап экскурсиядә булу да - олы бәхет. Тат Бүләр мәктәбеннән Булат Нургалиев сыйныфташлары белән бергә Мөслимдә экскурсиядә булуын сөйләп язган. Хатны...
-
29 ноябрь 2016 - 12:071-4 декабрь көннәренә һава торышы1 декабрь -11, -9, аязучан болытлы, җил - төньяк-көнбатыштан. 2 декабрь -11, -9, аяз, җил - көньяк-көнчыгыштан. 3 декабрь -8, -6, аязучан-болытлы, җил - төньяк-көнчыгыштан. 4 декабрь -8, -7, болытлы, кар, җил - төньяк-көнчыгыштан.
-
29 ноябрь 2016 - 11:03Газ приборларың төзекме?Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек бүлеге белгечләре, район газ хуҗалыгы һәм "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте хезмәткәрләре белән берлектә күпкатлы йортларда, социаль әһәмиткә ия булган объектларда - район картлар һәм инвалидлар йортында, коррекция интернат мәктәбендә һәм "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең, газ приборларыннан файдалану кагыйдаләренең...
-
29 ноябрь 2016 - 10:01Форпост командасы югары бәя алды25 ноябрь көнне Казанда республикадагы Айдинов отрядлары - Форпост командалары арасында спартакиада үтте. Форпостлылар Калашников автоматын сүтеп җыю, беренче медицина ярдәме күрсәтү, эстафета, интеллектуаль викторинада көч сынаштылар.
-
29 ноябрь 2016 - 09:34Китапханәдә эстрада артистлары Лилияләр белән очрашу узачак"Йолдызга ун сорау" проекты дәвам итә. 30 ноябрь көнне үзэк китапханәдә әлеге проект кысаларында Лилия Хәйруллина һәм Лилия Гыйматдинова белэн очрашу узачак. 4 декабрьдә исә проектның кунагы Фирдүс Тямаев булачак. Теләгән һәркемне 15.00 сәгатьтә китапханәдә көтеп калабыз.
-
29 ноябрь 2016 - 09:31Дәүләт Советы депутаты кабул итәчәк"Бердәм Россия" партиясенең Мөслим җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, җаваплылыгы чикләнгән "Органик Групп" җәмгыяте генераль директоры Гыймадиев Илдар Шамил улы гражданнарны кабул итәчәк.
-
29 ноябрь 2016 - 07:28"Әдәби хәзинә" тапшыруында мөслимлеләрне карагыз!Мөслимдә "Татарстан-Яңа гасыр" каналында баручы "Әдәби хәзинә" тапшыруының иҗат төркеме эшләде. Алар якташ язучыларыбыз Фоат Садриев һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановның тормыш һәм иҗат юлы турында тапшыру төшерделәр.
-
29 ноябрь 2016 - 05:22Лилия Садриева – Язучылар берлеге әгъзасыҖирлегебездә яшәп иҗат итүче шагыйрә Лилия Садриева күптән түгел генә ТР Язучылар берлегенә кабул ителде. Ул - "Өр яңа яз" һәм "Күңелләр чәчәк тели" китаплары авторы. Лилия Яссировнаны зур дәрәҗәгә лаек булуы белән котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез.
-
29 ноябрь 2016 - 04:09Мөслим әниләрне зурладыЗифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап, бәйрәм концерты узды. Тантанада район башлыгы Рамил Муллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов әниләргә тәбрикләүләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.