28 ноябрь 2016 яңалыклары
-
28 ноябрь 2016 - 13:28Форпостлылар әйдинчеләр отрядлары арасында көчен сынадыРайон яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге каршында эшләп килүче "Форпост" яшьләр берләшмәсе ел саен республика күләмендә оештырылган конкурс-бәйгеләрдә катнаша. Шушы көннәрдә генә "Форпост" командасы Казан шәһәрендә уздырылган Әйдинчеләр отрядлары арасында спартакиада ярышларында катнашты. Мөслим егет-кызлары яхшы күрсәткечләргә ирешкән, күп кенә Мактау грамоталарына лаек булган.
-
28 ноябрь 2016 - 11:20"Бакый бул, Баек" исемле китап дөнья күрдеКулымда - "Бакый бул, Баек" дип аталган китап, дип башлана ТР Язучылар берлеге әгъзасы Илүсә Нәбиуллина газетабызга юллаган хатында.
-
28 ноябрь 2016 - 09:13Кече авылда да зур сәхнә артистлары яши (Сал. Мухан авыл җирлеге турында)Алдан хәбәр иткәнебезчә, Сал. Мухан авылы мәдәният йортының театр коллективы күптән түгел генә Айгөл Әхмәтгалиеваның әсәрен сәхнәләштергән иде. Мәдәният йорты директоры Илмира Әюпова шушы тамашаның ничек барлыкка килүе белән уртаклашып, Матбугат үзәгенә шушындый эчтәлекле хат юллаган.
-
28 ноябрь 2016 - 08:47Район мәгариф учреждениеләре милли белем алымнарына нигезләнеп эшли25 ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм укыту буенча директор урынбасарлары катнашында семинар - киңәшмә үтте. Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе коллективы белем бирү һәм тәрбияләүдә, "Милли белем - тәрбия нигезе" максатын куеп эшли. Мәктәптә семинар - киңәшмәнең узуы да юкка түгел.
-
28 ноябрь 2016 - 06:44Район театр коллективлары җиңү өчен көрәшәРайон мәдәният йортлары һәм авыл клубларының, театр коллективлары арасында бәйге дәвам итә. Дусай авылы мәдәният йортының "Нур" театр коллективы да, әлеге бәйгедә катнашып, Зариф Мөэминовның "Яман чир" исемле әсәрен сәхнәләштерде.
-
28 ноябрь 2016 - 03:34Исәнсеф авыл җирлеге - җиңүче24 ноябрь көнне Район мәдәният йорты сәхнәсендә шаяннар һәм тапкырлар төркемнәренең финал туры булып узды.