20 октябрь 2016 яңалыклары
-
20 октябрь 2016 - 16:29Линар Сафин: "Шоферларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәве, юлларны саклавы кирәк"Район хакимиятенең видеоконференцияләр залында, журналистлар өчен республикада юл төзелеше эшләрен йомгаклауга багышланган брифинг узды. Аны республиканың транспорт һәм юл төзелеше министры Линар Сафин алып барды.
-
20 октябрь 2016 - 14:26"Мөслимнең мөслимәсе" түгәрәге үз эшен башлыйМөслим район үзәк китапханәсе, Бөтендөнья Татар конгрессының Мөслим җирле бүлеге һәм татар мөселманнары берлеге белән берлектә, һәр айның соңгы җомгасында "Мөслимнең мөслимәсе" исемле түгәрәк үткәрә.
-
20 октябрь 2016 - 12:26Бәладә ялгыз калдырмыйк!Бурдан кала, уттан калмый, ди халык. 13 август көнне Крәш. Шуран авылында яшәүче Ландыш Софина ихатасында янгын чыгып, йорты янып бетте. Ландыш биш бала белән урамда калды. Бүгенге көндә гаилә Михайловка авылыннан сатып алырга йорт тапкан, тик моның өчен аларга 350-400 мең сум күләмендә акча кирәк. Райондашларның әлеге сумманы җыюда...
-
20 октябрь 2016 - 12:10Сандугач сайрар җирем!29 октябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында, традицион музыка уен коралларында уйнаучыларның "Многодарный Татарстан" исемле республика фестиваль-конкурсының йомгаклау туры үтәчәк. Конкурста республикабызның 15 районыннан аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнашыр дип көтелә. Шул ук көнне 16.00 сәгатьтә узачак гала-концертта Башкортстан республикасыннан, Кукмара районыннан килгән кунаклар белән бергә районыбызның үзешчән...
-
20 октябрь 2016 - 12:06Катнашабызмы?Ел саен үтүче "Эколидер", "Кеше һәм табигать" республика конкурсында катнашырга теләүчеләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Азнакайда урнашкан Ык буе территориаль идарәсенә материалларны 10 ноябрьдән дә соңга калмыйча җибәрә алалар. Мәгариф учреждениеләре һәм җәмәгать берләшмәләренең конкурс материалларында агымдагы елда табигатьне саклау буенча оештырылган чаралар, акцияләр, өмәләр һ.б. чагылырга тиеш.
-
20 октябрь 2016 - 12:02Гамьле очрашуРайон үзәк китапханәсендә дин кардәшләребез катнашында "Изгелектә үтсен гомер" дип исемләнгән очрашу үтте. Чараны китапханә хезмәткәре Гөлнара Минһаҗева оештырды. Очрашуга кунак итеп чакырылган Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Моратов чараны оештыручыларның һәм әби-апаларның ислам дине нигезләренә һәм йолаларына кагылышлы сорауларына җавап бирде, Коръән аятьләре укыды. Районның иҗтимагый совет рәисе Моряк...
-
20 октябрь 2016 - 11:47Салым түләүчеләргә уңайлыкСалым түләүчеләргә уңайлык тудыру максатында, район почта элемтәсе узелының Мөслим бүлеге 23 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр ял көннәрендә төшке ялсыз халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Салым түләүләрен башкару өчен 9.00-14.00 сәгатькә кадәр почта бүлекчәсенә килә аласыз. Шул ук вакытта читтә эшләүче райондашларыбыз извещение буенча салым уведомлениесе килгән хатларны да алып китә ала,...
-
20 октябрь 2016 - 11:39Киңәшле эш таркалмасЧәршәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комитетында башлангыч оешмалар секретарьләре белән катнашында киңәшмә үтте. Аның эшендә партиянең Мөслим җирле бүлеге сәяси советы члены, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов катнашты. Киңәшмәнең көн тәртибендә дүрт сорау куелган иде. Сөйләшүне партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова...