"Халык инспекторы" конкурсының район этабы 20 сентябрь көнне төгәлләнде. Конкурста 6 "халык инспекторы" катнашкан иде, беренче урынга 3854 тавыш ,ягъни 49.2 процент белән Гыйздуллин Илнар Илсур улы чыкты, икенче урында 3347 тавыш белән Фәхрәзиев Айдар Васыйл улы, өченче урынга 333 тавыш белән Ильясов Вячеслав Фирдәвис улы лаек булды.