Район мәдәният йортында якташларыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Харрас Әюповны һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюповны искә алу кичәсендә катнаштылар. Харрас Әюповка багышланган китапны тәкъдир итү дә биредә үтте.