26 август 2016 яңалыклары
-
26 август 2016 - 13:01Мөхтәсибәт тормышыИсламда иң олы гыйбадәт булган хаҗ сәфәренә быел районыбыздан дистәдән артык дин кардәшебез барырга ниятли. Изге сәфәр алдыннан булачак хаҗилар өчен Мөслимдәге үзәк мәчеттә дәресләр үткәрелде. Аларга хаҗ вакытында кылынырга тиешле гамәлләр турында аңлатылды.
-
26 август 2016 - 10:52Мөселман лагерендә конкурс уздыАвгуст аенда елдагыча Мөслимдә кыз балалар өчен мөселман лагере эшләде. Утыздан артык бала лагерьда дин гыйлеменә өйрәнү белән бергә төрле бәйгеләрдә, конкурсларда көч сынашты. Мөслимәләрнең үз куллары белән әзерләгән камыр ризыкларыннан ярминкә дә оештырылды. Мөселман лагерен оештыручы һәм спонсоры - хаҗия Розалия Габдрахманова.
-
26 август 2016 - 10:47Мөслим коры сөт заводы 20 тонна сөт кайтараБүгенге көндә Мөслим коры сөт заводы май, эремчек ясый һәм сыворотка киптерә. Продукцияне Мәскәү, Санкт - Петербургк шәһәрләренә, Пенза һәм Свердловск өлкәсенә җибәрә. Көннәр кызу тору сәбәпле сөт күләме кими, шуңа күрә завод Чувашиядән 20 тонна сөт кайтара.
-
26 август 2016 - 10:46Метрәйдә балалар йога белән шөгыльләнәМетрәй авылында урнашкан балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хуҗина балалар өчен йога күнегүләре үткәрде. Балалар саф һавада күңелле күнекмәләр ясап ял иттеләр.
-
26 август 2016 - 10:30Черномор 2 урынга лаек булды13 август көнне Чувашияның В.И.Чапаев исемендәге ат заводының 90 еллык юбилее уңаеннан ат чабышлары оештырылды. Ярышларда Мәлләтамак авылыннан Минтаһир Сабировның Черномор кушаматлы аты да катнашты. Черномор олы яшьтәге юыртаклар арасында 2 урынны алды. Минтаһир Сабиров бәйгедә кыйммәтле пакет белән бүләкләнде.
-
26 август 2016 - 07:21"Көчле Татарстан!Бердәм Россия!" эстафетаМөслимдә "Көчле татарстан" - "Бердәм Рссия" шигаре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар белән очрашу үтте. Очрашуда бермандатлы сайлау округы һәм сәяси партияләр исемлеге буенча сайланучы кандидатлар катнашты. Чарада катнашучылар алдында район Башлыгы Рамил Муллин, Әлмәт бермандатлы сайлау округыннан кандидат Ринат Хәйров, Федераль исемлек буенча кандидат Ирек Зиннуров, район...