Мөслим-информ

27 июль 2016 яңалыклары

  • 27 июль 2016 - 15:11
    Ремонтлана, төзекләнә - Юлларга игътибар бирелә
    Мөслим авылы гомуми файдалану юлларында юл эшләре программасы кысаларында, Вахитов урамындагы күпфатирлы йортлар территориясендә, ишегалды эчендәге юллар төзелеше алып барыла. 2016 елда муниципаль юл фондын финанслау күләме 7,2 млн. сум тәшкил итә. Бүгенге көндә ҖЧҖ «Мост» оешмасы булачак асфальт-бетон катламы астына нигез җәюне төгәлләп килә. Шушы көннәрдә ҖЧҖ «АвтоСтрой» асфальт...
    782
    0
    0
  • 27 июль 2016 - 13:51
    "Мөслимдә үсеш ноктасы барлыкка килде" ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов
    Бүген районга эш визиты белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рамил Муллин белән басу-кырларны вертолетта карап чыкканнан соң, "Исламов" КФХ ның арпа басуында урак барышы белән һәм "Агромастер" компаниясендә җитештерелгән ресурс саклау технологиясенә корылган агрегатлар белән танышты. Республиканың баш аграрие республикада урак барышы белән...
    1088
    0
    0
  • 27 июль 2016 - 05:48
    МТВ 22.07.2016
    467
    0
    0
  • 27 июль 2016 - 05:41
    Мәрзия апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
    Метрәй авылында яшәүче Хәйбрахманова Мәрзия Гали кызына 90 яшь тулды. Мәрзия апаны юбилее белән район җитәкчелеге тәбрикләде һәм РФ Президентының котлау хатын, күчтәнәчләр тапшырды. Мәрзия апа район ветераннар советының, Метрәй авыл җирлеге башлыгының һәм Метрәй авылы ветераннар советының да котлауларын кабул итте.
    785
    0
    0
  • 27 июль 2016 - 05:40
    "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә китапханә кунакта
    Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән очрашу үткәрде. Балаларны яңа кайткан китаплар, китапханә тарихы белән таныштырдылар, табышмаклар бәйгесе уздырдылар. Балалар һәм китапханә хезмәткәрләре очрашудан кәнагать калдылар.
    806
    0
    0
  • 27 июль 2016 - 05:39
    "Яшел Мөслим" акциясенә синдә кушыл
    Бүген "Мизгел"яшьләр үзәге "Яшел Мөслим" акциясенә чыгалар. Акция кысаларында "Очкын" хәрәкәте активистлары һәм үзәк белгечләре Мөслим урамнарында утыртылган агачларга су сибүчәкләр һәм тирә-юньдәге чүпләрдән арындырачаклар. Чисталыкка һәм матурлыкка, яшәгән җирлегенә битараф булмаган райондашларыбызны бүген фонтан янында көтеп калабыз дип хәбәр итәләр "Мизгел" яшьләр үзәгеннән.
    781
    0
    0
  • 27 июль 2016 - 05:35
    Иске Карамалы су буена Нептун килде
    Иске Карамалы авылының су буенда "Нептун" бәйрәме узды. Бәйрәмнең кунаклары су анасы һәм су падшасы булды. Чарада кызыклы уеннар, күңелле стартлар үткәрелде. Бәйрәм җыр бию белән үрелеп барды. Кунакларны уха һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Чараны районның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, авыл яшьләре һәм "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә оештырылды.
    339
    0
    0
Реклама
Реклама