22 июль 2016 яңалыклары
-
22 июль 2016 - 14:28Студентлар "Башваткыч" уенында көч сыныштыларСтудентларның каникулларын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, 10 июль көнне Мәлләтамак авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Башваткыч" уены үткәрделәр. Уеннарда республиканың төрле шәһәрләренең югары, урта уку йортларында белм алучы, җәйге ялларга туган авылларына кайткан студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Егет-кызлар актив катнашып, кичке уен позитив нотада барды.
-
22 июль 2016 - 14:26Балалар татар әдәбияты белән таныштыларБаек авыл китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Гәрәй Рәхимгә багышланга "Күп кирәкми" дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте. Балалар язучының шигырьләрен яратып укыдылар. Китапханәче балаларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм китап күргәзмәсе белән таныштырды.
-
22 июль 2016 - 14:25Районара футбол ярышлары узачак25 июль көнне "Яшьлек" спорткомплексында 2004-2005 елгы яшьүсмерләр арасында районара футбол буенча ярышлар узачак. Әлеге очрашуда Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә шәһәренең һәм Җәлил эшчеләр поселыгыннан командалар катнашачак. Мөслим районы өчен Мирас - 2004, 2005 һәм 2006 ярышачак. Футбол ярышы 10:00 сәгатьтә башланачак.
-
22 июль 2016 - 14:22Мөслим районы "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" унитар оешмасы бу көннәрдә Гагарин урамын чәчкәләргә күмәТөзекләндерү һәм яшелләндреү оешмасының эш мәйданы тагын да киңәя,, эш фронты зурая бара. Бүген оешма хезмәткәрләре Гагарин урамы киселешеннән алып, Пушкин урамындагы күпфатирлы йортлар тирәсен үзләштерә башлады
-
22 июль 2016 - 14:13РФ Дәүләт Думасы депутаты Мөслимдә эш визиты беләнБүген районга эш визиты белән Россиянең Дәүләт Думасының депутаты Пешков Виктор Петрович килде. Ул иң беренче район үзәге белән танышты, визитын дәвам итеп Мөслим коры сөт заводында, "Чайка" крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән кызыксынды. Эш визитында Виктор Петрович үзәк китапханәдә журналистлар белән дә аралашты, соңыннан җирле халык белән очрашу үткәрде.