Мөслим-информ

25 май 2016 яңалыклары

  • 25 май 2016 - 09:15
    Район Эчке Эшләр бүлеге хәбәр итә
    Узган атнада исерек килеш руль артына утырган ике райондашыбыз тоткарланды. Аларның машиналары штраф стоянкага ябылды, үзләренә исә административ беркетмә төзелде. Атна дәвамында 185 беркетмә төзелгән, 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда машиналар техник зыян алган.
    349
    0
    0
  • 25 май 2016 - 09:07
    Милли ашлар көне
    Җәмәгать туклану оешмаларында дистә елга якын инде Татарстан Республикасы җитештерү һәм сату министрлыгы һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче милләтләрнең аш-су көне үткәрелә. Күптән түгел генә "Карина" кафесында татар милли ашларыннан күргәзмә әзерләнде. Комиссия җәмәгать туклануы оешмалары тәкъдим иткән милли ризыкларга баллар куйды. Гомуми балларны...
    338
    0
    0
  • 25 май 2016 - 09:05
    Республикада - беренче
    ТР Энергия саклаучы технологияләрне газлаштыру һәм инженерлык челтәрләре үсеше фонды үткәргән шахмат турнирында безнең районнан Рафик Ханов беренче урынны яулады. Рафик 18 ел Мөслим инженерлык челтәрләрендә котельный операторы булып эшли.
    376
    0
    0
  • 25 май 2016 - 09:00
    25 май - Бәйрәм уңаеннан "Дуслар - клаб" кинофильм күрсәтә
    25 май көнне мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре уза. Шул уңайдан "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре 19 сәгатьтә "Дуслар клаб" кафесының кинозалынңда "Синистер" фильмын күрсәтүне оештыралар. "Чыгарылыш класс укучыларын "Дуслар клабка" көтеп калабыз," - дип хәбәр итә "Мизгел" яшьләр үзәге
    314
    0
    0
  • 25 май 2016 - 08:55
    "Агромастер" җитештерү компаниясе бу көннәрдә Краснодар өлкәсендә һәм Кыргызстан Республикасында узган агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша
    24 - 27 май көннәрендә "Агромастер" җитештерү компаниясенең күргәзмәләрдә катнашачагын хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә компания Краснодар өлкәсенең Усть - Лабинск шәһәрендә "Золотая Нива" дип исемләнгән халыкара агросәнагать күргәзмәсендә катнаша. Агромастерлылар күргәзмәгә дискалы чәчү агрегаты һәм 6000-М агратор диск агрегатын алып барган. Шулай ук алар Кыргызстан Республикасында узучы күргәзмәдә...
    345
    0
    0
  • 25 май 2016 - 08:52
    Сәнгать мәктәбе чыгарылыш кичәсе үткәрде
    23 нче май көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Узып баручы ел мәктәп өчен бик истәлекле. Чөнки, мәктәпнең оешуына 50 ел тула, ә быелгы чыгарылыш 49 нчы. 2015 - 2016 нчы уку елында мәктәпне, музыка, сәнгать, театр һәм хореография бүлегендә белем алган 45 бала тәмамлады. Бәйрәмдә катнашучыларны мәдәният...
    364
    0
    0
  • 25 май 2016 - 08:26
    "Соңгы кыңгырау" яңгырый
    Бүген район буенча мәктәпләребездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме билгеләп үтелә. Г.Тукай исемендәге Мөслим төп гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләргә район башлыгы Рамил Муллин, район мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов килгән иделәр. Рамил Муллин укучыларны котлап, аларга алда торган имтиханнарны уңышлы бирүләрен теләде. Шулай ук район башлыгы мәктәпкә районыбызда...
    976
    0
    0
  • 25 май 2016 - 08:21
    Иҗади конкурс җиңүчеләре
    Спорт мәктәбе апрель ае дәвамында "Без - мөслимлеләр!" проекты кысаларында мәктәпләрдә белем алучы укучылар арасында "Спорт - сәламәтлек, спорт - уңыш!" дип аталган бәйге игълан итте. Районкүләм конкурста 12 мәктәп катнашты. Җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнде. Рәсем конкурсында җиңү яулаучылар гимназиядән Ралина Минһаҗева, Симәктән Ләйсән Зарипова, Вәрәшбаштан Камил Ганиев булды. Фотография...
    600
    0
    0
  • 25 май 2016 - 07:37
    Спорт мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме
    20 майда спорт мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Мәктәпне хоккей, волейбол, бадминтон юнәлешендә шөгыльләнүче 8 укучы тәмамлады. Бәйрәмгә кунак итеп Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров чакырылды. Чарада ел дәвамында район, республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулаган 21 яшь спортчыга мәктәпнең...
    313
    0
    0
  • 25 май 2016 - 07:31
    Сәләтле балалар фестивале
    Кичә район мәдәният йортында Сәләтле балалар фестивале узды. Фестивальне мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Чарага кунак итеп район башлыгы, җитәкчеләр, әти-әниләр чакырылган иде. Спортта, сәнгатьтә, иҗади конкурсларда,фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышларга ирешкән 200гә якын укучы сәхнәгә күтәрелде. Аларга, мәгариф, мәдәният бүлекләренең мактау грамоталары акчалата премияләре бирелде. Район, республика, Россиякүләм...
    309
    0
    0
Реклама
Реклама