Республикакүләм һәм шулай ук безнең районыбызда да "Игътибар, балалар!" берайлыгы башланып китте. Ул 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. ЮХИДИ инспекторлары бу көннәрдә аеруча "Пешеход" һәм юл-йөрү кагыйдәләрен бозган райондашларыбызга игътибарларын арттырачаклар. Белгәнебезчә җәйге каникулларгада санаулы көннәр калып килә. Күпчелек вакытны балалар үз-үзләренә тапшырылган була. бу чорда аеруча аяу булырга кирәк.