Мөслим-информ

28 апрель 2016 яңалыклары

  • 28 апрель 2016 - 13:15
    Шимбә көнне мәңгелек йортта зур өмә узачак
    Бүген Мөслим авылы зиратында узган җыеылышта оешма-предприятие, мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, район активы, район ветераннар советы вәкилләре катнашты. Җыелышны район Башлыгы Рамил Муллин алып барды. Билгеле булганча, 30 апрель, шимбә көнне Мөслимдә зур өмә уздырылачак. Якыннарыбыз, туганнарыбыз җирләнгән зиратта чистарту эшләре башкарылачак. Өмәгә район үзәгендә яшәүче, оешма-предприятиеләрдә эшләүче, шәһәрләрдән бәйрәмгә...
    567
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 12:06
    28 апрель Хезмәтне яклау көне
    Бу көнне төрле чаралар һәм бәйрәмнзр уздырыла. Әлеге дата Россия 1989 елдан билгеләп үтелә башлады.Бүген администрация бинасында әлеге чра буенча җыелыш узды. Җыелышны район Бшакарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматов алып барды. "Мөслим инженерлык челтәрләре җәмгыяте" җитәкчесе Рамил Хафизов ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министерлыгының дипломы белән бүләкләнде.
    521
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 11:27
    1975 елгы хатын-кыз 1969 елгы ирен пычак белән кадап үтергән
    Өч көн элек Баек авылында аяныч хәл була. 1975 елгы хатын-кыз пычак белән 1969 елгы иренә пычак белән кадап үтерә. Низаг эш көненнән соң килеп чыга, ир белән хатын эштән соң кайтып спиртлы эчемлек кулланалар. Шуннан соң ир кеше хатыннан ашарга сорый, бу хатын -кызга бик ошап җитмәгәндер мөгаен, пычак...
    553
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 11:23
    26 апрель көнне Чернобыль атом электр станциясендә булып узган авариягә 30 ел тулды
    Шул уңайдан районыбызда яшәп гомер итүче Чернобыль ветераннары белән төрле чаралар үткәрелде. Иң элек ветераннарыбыз вафат булган 4 хезмәттәшләренең каберләренә зиярат кылдылар, "Туган як" музеенда кунакта булып, музей экспонатлары белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр. "Гүзәл" кафесында узган чәй өстәле артында ветераннарны котларга Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Әхмәтҗанов Азат...
    611
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 11:17
    Г.Тукай шигырьләре "Пушкин"скверында яңгырады
    26 апрель көнне "Пушкин" скверында Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан лицей укучылары һәм укытучылары тарафыннан бәйрәм чарасы оештырылды. Укучылар Г.Тукайның әсәрләренә таянып театрльләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Әлеге күренештә берничә әсәр бер компазимциягә үрелеп барды, шулай ук балалар үз идеяларын, үз уйларын кертеп яңа формат белән тамашачыга күрсәттеләр. Бәйрәмнең кунаклары...
    565
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 11:02
    Архитекторлар җирлек халык белән берлектә семинар уздырдылар, семинарда ТР президенты ярдәмчесе Наталья Фишман катнашты
    «Мизгел» яшьләр үзәгендә ТР президенты Р.Миңнеханов ярдәмчесе Наталья Фишман белән берлектә семинар узды. Әлеге семинар Хафизов урамында булачак парк һәм «Ык» елгасы буендагы пляжга багышланган иде. Исегезгә төшереп китәбез 2016 ел татарстанда « Елга, су зоналар саклау» елы дип игълан ителде. Шушы программа нигезендә республиканың 7 районында әлеге зоналарда зур...
    1009
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 10:48
    Балалар Г.Тукай шигырьләрен татар, рус, чит телләрендә укыдылар
    26 апрель көнне район үзәк китапханәсе каршында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмдә төрле авыллардан килгән балалар татар, рус, чит телләрдә Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов Тукайга багышлап язылган шигырьләрен укыды. Чарада, "2015 елда иң...
    555
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 06:51
    МТВ 27.04.2016
    402
    0
    0
Реклама
Реклама