Киңәшмәне район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Сүз мәгариф системасының эшчәнлеге, белем бирүнең сыйфаты, мәктәпләрнең киләчәге турында барды. "Тормышка яраклы буын тәрбияләргә кирәк. Моның өчен мәктәп һәм әти-әниләр, шул исәптән җәмгыять кулга-кул тотынып эшләргә тиеш", диде район башлыгы.