11 апрель 2016 яңалыклары
-
11 апрель 2016 - 13:34“Мизгел” яшьләр үзәгендә Мөслим муниципаль районының 3 нче чакырылыш 9 нчы сессиясе уздыСессияне район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов алып барды. Сессия эшендә 14 мәсьәлә каралды. 2015 елда Мөслим муниципаль районында бюджетның үтәлеше, район милкендә булган җир участокларына аренда түләүләренең күләмен билгеләү, җир участокларына бәя кую тәртибе һ.б. мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
-
11 апрель 2016 - 12:59Мөслим районы командасы республикакүләм үткән баскетбол ярышларында 2 урынны яулады9-10 апрель көннәрендә Азнакай шәһәрендә 2002-2004 елгы яшүсмер кызлар арасында баскетбол буенча республикакүләм зона ярышлары узган. Район данын яклап Дамир Шәйхетдинов җитәкчелегендә гимназия җыелма командасы чыгыш ясаган. Команда Чирмешән, Әлмәт, Бөгелмә, Ютазы районнарыннан килгән көндәшләрен артта калдырып, бары тик Азнакай районы командасына гына оттырып, гомуми зачетта икенче урынга лаек булган....
-
11 апрель 2016 - 12:53“Йолдызлык” финалы старт алдыБүген Казанда XVI «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы старт алды. Мәгълүм булганча, Республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион проекты Татарстан Президенты химаячелегендә оештырыла. Тантаналы ачылышта Татарстанның мөхтәрәм шәхесләре дә катнашты. Оештыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, иҗади ярышта республикабызның төрле районнарыннан җыелган 400 бала катнаша. 1 февральдән 31 мартка кадәр фестивальнең зона ярышларында һәм сайлап...
-
11 апрель 2016 - 12:4711 апрель – Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көнеБөек Ватан сугышы вакытында Германия һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләве мәгълүм. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән...
-
11 апрель 2016 - 12:44Йөк ташыр өчен рөхсәтне интернет аша ал15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстан юлларында авыр йөк ташучы машиналар хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Бу кагыйдә күчәренә төшкән авырлыгының (осевая нагрузка) тиешле күрсәткечтән арткан транспорт чараларына кагыла. Татарстан юллары өчен 1, 2, 3 күчәрле йөк автомобильләре арбасының һәр күчәренә төшкән авырлык 6, 5, 4 тонна тәшкил итәргә мөмкин. Бу чикләүләргә...
-
11 апрель 2016 - 09:19Әлки районында республика кубогына бадминтон буенча ярышлар узды9-10 апрель көннәрендә Әлки районының Базарлы Матак авылында бадминтон буенча республика кубогына 3 нче этап ярышлары узды. Парлы уенда Айнур Җәлилов беренче урын алды. Тренеры - Инсаф Ханов.
-
11 апрель 2016 - 09:14Республикакүләм "Русская песня - 2016" конкурсында "Рябинушка" ансамбле катнаштыӘлмәт шәһәрендә Республиканский конкурс"Русская песня - 2016" узды. Мөслим районы, Михайловка авылы "Рябинушка" фольклор ансамбле катнашты.
-
11 апрель 2016 - 08:308 апрель көнне Алабуга шәһәренең 9 санлы мәктәбендә КФУның Алабуга филилалы сәләтле укучыларның һәм укытучыларның III төбәкара “Елабужский Парнас” дигән конференциясе уздӘлеге конференциядә безнең районнан 12 укучы катнашты. Шуларның иң активы гимназия укучылары булды.
-
11 апрель 2016 - 08:25Район мәдәният йортында "Иске Казан түгәрәк уены" фольклор фестиваленең зона туры уздыСоңгы араларда Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында еш кына республикакүләм оештырылучы фестиваль-бәйгеләрнең зона турлары үткәрелә. 7 апрельдә биредә "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклор фестиваленең зона этабы узды. Фестиваль кысаларында "Күп аһәңле Татарстан" конкурсы да үткәрелде. Бәйгедә катнашучылар ике номинациядә чыгыш ясадылар. Беренчесе - милли уен коралларында уйнау, икенчесе...
-
11 апрель 2016 - 06:16Язгы кыр эшләренә старт бирелде"Туган як" агрофирмасы игенчеләре язгы кыр эшләренә старт бирде. Кичә ике "Туман" агрегаты уҗым басуларын тукландыруга кереште. Игенчеләр көзге культураларның һәр гектарына 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы кертә. Шушы көннәрдә башка хуҗалыклар да уҗым тукландыруга чыгачак.
-
11 апрель 2016 - 06:13"Яшь бөреләр" талантлы балалар фестиваленең сайлап алу туры бара"Яшь бөреләр" талантлы балалар район фестиваленең беренче сайлап алу туры 9 апрель көнне Иске Карамалы зонасында узды. Биредә Дусай, Баек, Октябрь, Әмәкәй, Яңа Карамалы, Иске Карамалы авылларыннан 3 -12 яшьлек җыр-бию яратучы, сәнгатьле сөйләүче балалар көч сынашт, 10 апрель көнне сайлап алу туры Симәк зонасында узды, уңышлы чыгыш ясаучылар 18...
-
11 апрель 2016 - 06:07Башкортостан Республикасында узган волейбол буенча ярышларда районның җыелма командасы 2,4 урыннарны яулап кайтты9 апрель кызлар һәм ир-егетләр волейбол буенча җыелма командасы Башкортостан республикасы Илеш районы Яркәй авылында Фәрит Марваров истәлегенә үткән волейбол ярышларында катнаштылар. Ярышларда 25 команда көч сынашты, нәтиҗәбә ир-егетләр командасы 15 команда арасыннан 2 урынны яулады, беренче урында Нефтекамск шәһәре командасы, өченче урында Уфа командасы, кызлар командасы 9 команда арасыннан,...