11 февраль 2016 яңалыклары
-
11 февраль 2016 - 12:56Илнур Шәймарданов ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләндеБүгенге көндә Алабуга шәһәрендә эшләүче якташыбыз, Мөслим егете Шәймәрданов Илнур Зөфәр улы кеше һәм гражданлык хокукларын һәм иреген тәэмин итүдәге аеруча хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
11 февраль 2016 - 12:39Вәсилә Хәйдарованың "Елар чакта көл икән" китабы тәкъдир ителде10 февраль көнне Мухан авылы мәдәният йортында, күп еллар мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән Вәсилә Хәйдораваның иҗат җимеше "Елар чакта көл икән" дип аталган китабы тәкъдир ителде. Очрашуга татарстан Республикасының дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов килгән иде. Ирек Ильдусович Вәсилә Нургалиевнага китапны чыгаруда ярдәм кулы сузган. Кичәдә шулай ук...
-
11 февраль 2016 - 12:32"Көмеш кыңгырау" газетасы бездә кунактаСәнгать мәктәбендә үткәрелгән Мөҗәһит Әхмәтҗановның 65 яшьлек юбилеена кунак булып Яр Чаллы шәһәрендә чыгучы "Көмеш кынгырау" газетасынын баш мөхәррире, шагыйрь, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, "Көмеш кыңгырау" газетасы журналисты Айсылу Сәлимова, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова килделәр. Алар мәктәпнең эшчәнлеге белән таныштылар, музейда булдылар, бездәге талантлы балаларнын күплегенә сокландылар. Районыбызның...
-
11 февраль 2016 - 12:2914 февраль көнне "Татарстанның чаңгы юлы" ярышлары үтәчәк14 февраль көнне Иске Вәрәш авылы янында 10 сәгатьтә "Татарстанның чаңгы юлы" ярышлары үтәчәк. Катнашучыларны теркәү 8 сәгать 30 минутта башлана. Чарага оешма-предприятие, учреждениеләрдә эшләүчеләр, мәктәп укучылары, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр чакырыла, ярышта шулай ук чаңгы спортын үз иткән һәркем катнаша ала. Программада: 2016 метрлы дистанциядә узышу, пневматик винтовкадан ату, канат...
-
11 февраль 2016 - 12:26Техника булса төзек...Авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү бара. Район буенча тырма ремонты төгәлләнде. Культиваторларның - 67%ы, чәчкечләрнең - 50, тракторларның 58%ы әзерлек сызыгына куелды. "Туган як" агрофирмасында, тракторлар һәм тагылма коралларны ремонтлау төгәлләнү алдында. "Исламов" фермер хуҗалыгында ике "К-700" тракторыннан кала барлык агрегатлар да төзекләндерелде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тагылма...
-
11 февраль 2016 - 08:25Бүген район мәдәният йортында иҗтимагый совет утырышы булдыРайон мәдәният йортында Мөслим муниципаль районы каршында эшләп килүче иҗтимагый совет утырышы булды. Анда район башлыгы Рамил Муллин, иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, дин әһелләре, район активы, мөслим халкы катнашты.
-
11 февраль 2016 - 07:57Мөслимдә гыйнвар аенда 22 бала туганРайонның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, гыйнвар аенда Мөслим районы буенча 22 бала туган, узган ел бу сан 19 гына иде. 30 кеше үлгән. 3 пар язылышкан, 5 пар аерылышкан. Узган елның шушы чорында 9 пар язылышканы, 4 гаиләнең таркалуы да мәгълүм.
-
11 февраль 2016 - 07:1015 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көнРоссия ул сугышта 14 меңнән артык кешесен югалта, 6 меңнән артык кеше соңрак шул сугышта алган яралардан вафат була, 300 ләп кеше хәбәрсез югала. Мөслим районыннан Әфган сугышына 113 кеше җибәрелә, аларның 6сы әлеге канкойгыч яуда ятып кала. Туган җирләренә исән-сау кайткан 107 кешенең тагын 18е төрле елларда сугышта алган...
-
11 февраль 2016 - 07:07Дмитрий Туманов Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә кунакта булдыРоссия Федерациясенең мәдәният өлкәсендәге хөкүмәт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә кунакта булды. Мәртәбәле кунак сәнгать мәктәбенең эшчәнлеге белән танышты, балалар шөгыльләнә торган кабинетларны, рәсем сәнгате бүлеге укучыларының кул эшләрен карады. "Шәhәр уку йортлары белән тиңләшерлек мәктәбебез Дмитрий Александровичка...
-
11 февраль 2016 - 07:03Башкалабыз Казанның ТР Министрлар кабинеты гражданлык хәлләр актларын теркәү идарәсендә коллегия утырышы булды2015 елга нәтиҗә ясап, алдагы елга бурычлар һәм планнар билгеләүне максат итеп куйган утырышка республика шәһәр һәм районнарының ГХАТ бүлекләре җитәкчеләре чакырылды. Коллегияне ГХАТ идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева алып барды. Утырышта Мөслим районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Магалимова да катнашты.
-
11 февраль 2016 - 06:50Гыйнвар аенда 24 юл-транспорт һәлакәте теркәлгәнМөслим районы ДАИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның гыйнвар аенда җирлегебездә 24 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда өч кеше тән җәрәһәтләре алган. Узган ел теркәлгән аварияләр саны 31 иде. Балаларын махсус креслодан башка транспортта йөрткән 13 шоферга административ беркетмәләр төзелеп, аларның һәрберсе 3 мең сум күләмендә штрафка тартылган.
-
11 февраль 2016 - 06:19Яңа мәчет сафка басып киләТөзелеп килүче яңа мәчеткә 2015 елда нигез салынган иде. Бүгенге көндә модна кызу темплар белән эш гөрли.
-
11 февраль 2016 - 06:17Мәдәни көндәлек кысаларындаУкучының мәдәни көндәлегенә сәяхәт акциясе кысаларында Мөслим матбугат үзәгендә кунакта Елгабаш мәктәбе укучылары булды. Алар үзәкнең эшчәнлеге, хезмәткәрләре белән танышты.