Мөслим-информ

3 февраль 2016 яңалыклары

  • 3 февраль 2016 - 07:45
    Рәис Хәбибуллин истәлегенә кичә узачак
    3 февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим районының оештыру комитетын җитәкләгән, 20 елдан артык КПССның Мөслим район комитетының беренче секретаре булган Рәис Хисам улы Хәбибуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан якташыбызны искә алу кичәсе була. Башлана 19.00 сәгатьтә.
    323
    0
    0
  • 3 февраль 2016 - 07:42
    10 февральдән эт һәм песиләргә вакцинация үткәрелә башлый
    Узган ел райондагы йорт һәм кыргый хайваннар арасында котыру авыруының җиде очрагы ачыкланган (бер төлкедә, бер песидә һәм биш мөгезле эре терлектә). Эт яисә песи тешләде дип, гражданнардан 68 мөрәҗәгать кергән. Йорт хайваннарында котыру авыруын кисәтү максатында 10 февральдән этләргә һәм песиләргә вакцинация үткәрелә башлый. Вакцина һәм вакцинация үткәрү бушлай....
    360
    0
    0
  • 3 февраль 2016 - 07:35
    Республика программасы гамәлдә
    Иске Карамалы авылында урнашкан "Кояшкай" балалар бакчасында бүгенге көндә күләмле ремонт эшләре бара. Республика программасы нигезендә ремонт өчен 2 млн 700 мең сум акча бүленеп бирелгән. Ремонт эшләрен "УКС" оешмасы башкара. "УКС" тарафыннан Яңа Усы авылындагы мәктәп бинасы да ремонтлана. Киләчәктә мәктәп бинасына балалар бакчасын да күчерү планлаштырыла. Ремонтны башкарып...
    362
    0
    0
  • 3 февраль 2016 - 07:33
    Заман таләпләренә туры китереп
    Мөслимдәге 1977 елда төзелгән "Кояшкай" балалар бакчасында да ремонт башланды. Бакча зур үзгәрешләр кичерәчәк. Бинаның ике катында да яңача планлаштыру ясалып, спортзал да эшләнәчәк. Бакча территориясе дә үзгәрешләр кичерәчәк. Ремонт дәүләт ярдәме белән башкарыла.
    327
    0
    0
  • 3 февраль 2016 - 05:46
    Коррекция мәктәбе сафка басып килә
    Кичә район башлыгы Рамил Муллин капиталь ремонт баручы объектларда булып, эш барышына бәя бирде. Түбән Табын авылындагы коррекция мәктәбенә ремонт 2015 елда башланган иде. Бүгенге көндә бинаның фасады керамогранит белән тышлана. Мәктәпнең эчке өлешендә идәнгә плитә җәелә, стеналар штукатурлана. Бинага коммуникацияләр үткәрү төгәлләнгән.
    935
    0
    0
Реклама
Реклама