18 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
18 гыйнвар 2016 - 08:28Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау максатыннан җирлекләрдә комиссияләр эшләячәкАтна дәвамында газ, мич һәм электр җиһазларына тикшерү үткәреләчәк. Социаль яклау бүлеге, янгын хезмәте, полиция бүлеге, авыл җирлекләре башлыкларыннан торган ведомствоара комиссия биш юнәлештә эш алып барачак.
-
18 гыйнвар 2016 - 07:13Мәртәбәле кунак15 гыйнвар көнне "Мөслим туган як музее" Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов һәм аның кунакларын кабул итте. Алар музейның һәр залы белән танышып, районыбызның үткәне турында киң мәгълүмат алдылар. Теләче районы башлыгы Илдус Фатыйхович дәрәҗәле кунаклар китабына үзенең җылы рәхмәт хисләрен калдырды.
-
18 гыйнвар 2016 - 07:12Истәлекле очрашу15 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә студентлар белән очрашу кичәсе булды. Зилә Кыямова hәм Сания Хафизова укучыларны үзенчәлекле студент тормышы белән таныштырды. Алар төрле инструментларда үзләренең яраткан әсәрләрен уйнадылар. Халык уен кораллары бүлеге укучылары Сания белән Зиләгә укуларында уңышлар теләделәр.
-
18 гыйнвар 2016 - 06:01Методистлар район мәктәпләренә бардыларМәктәптән тыш эшләр үзәге директоры һәм методистлары Әмәкәй, Күбәк утра мәктәпләренә, Баек, Яңа Усы, Салауз-Мухан төп мәктәпләренә бардылар. Алар берләшмәләрнең эшчәнлеге, өстәмә белем бирү буенча документацияләр белән таныштылар һәм берләшмә җитәкчеләренә методик ярдәм күрсәттеләр. Әлегедәй методик чыгышлар алга таба да дәвам итәчәк.
-
18 гыйнвар 2016 - 05:59Ярымфинал үтте15 нче декабрь көнне "Нептун" йөзү бассейнында "Большие гонки» уенының чираттагы ярымфинал уеннары үтте. Алда хәбәр ителгәнчә уенда янгын сүндерү бүлеге, Мөслим икмәк эшкәртү предприятесе , район сәнгатъ йорты командалары катнашты. 7 очко белщн РДК командасы 1 нче урында, 9 очко белән ХПП һәм янгын сүндерү часте егетләре 2 нче...
-
18 гыйнвар 2016 - 05:51"Социаль ипотека" - 4 гаилә фатир сайлады"Социаль ипотека" - ул торакка мохтаҗларны ташламалы шартларда фатир белән тәэмин итүне күздә тотучы республика программасы. Аның буенча, бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр, белгечләр квартира бәясенең 10 процентын алдан түләп, ә башка сфера хезмәткәрләре бу бәянең 20 процентын беренчел кертеп тораклы була ала. Әлбәттә, әгәр дә кеше торак шартларын яхшыртуга...