"Карлыгач" балалар бакчасында 25,26 ноябрь көннәрендә "Нәни Мисс - 2015" конкурсы уздырылды. Районкүләм ярышта 5-6 яшьлек кызлар катнашты. Беренче көнне 12 авылдан 13 мисс килеп көч сынаштылар. Чара дефиле белән башланып китте. Кызлар үзләрен "Визит карточкасы", "Талант", "Мульти-пульти", " Кул эшләре", "Оригиналь костюм" номинацияләрендә әзерлекле килгәннәрен дәлилләделәр. Мәгариф идарәсе методистларыннан...